16+

«Мин хәзер эшкә керәм, догада булыгыз...»

1 июль көнне махсус хәрби операция зонасында көрәшче егет Булат Вафин мәңгегә күзләрен йома.

«Мин хәзер эшкә керәм, догада булыгыз...»

1 июль көнне махсус хәрби операция зонасында көрәшче егет Булат Вафин мәңгегә күзләрен йома.

Туган ягына аның җәсәде 14 октябрьдә кайтып җитә. Яу кырында куйган батырлыклары өчен егет берничә медаль, орден белән бүләкләнгән.

Келәмдәге пәһлеван ир-егетләр артыннан күз иярми. Бөтерчек сыман. Татарстан чемпионы, Россия чемпионы исемнәренә лаек булган көрәшче Булат Вафинның җыелма образын да ике сүз белән аңлатырга буладыр. Ут егет. Спорт мастерына кандидат исеменә лаек була ул! Зур нәтиҗәләргә ирешүенә карамастан, үтә дә тыйнаклыгы белән аерылып торган. Вакыты булган саен көч сынашырга, күнекмәләргә йөрергә яраткан пәһлеван Булат. Күп булган аның көч сынашулары, кыска гына гомерендә кемнәр белән генә алышырга туры килмәгәндер аңа. Ә көче аның яу кырында да кирәк булган. Пәһлеван ир-егет яу кырында көрәшеп-сынашып китеп барган. Көрәшче булып.

«Күпме тир түгүе, күпме тырышлыгы нәтиҗәсе бу»
Булатның әнисенең апасы Резидә апа Хәсәнова белән истәлекләрне барлыйбыз. Алга китеп булса да әйтик, көрәшче егетнең әнисе улының үлемен бик авыр кичергән. Шуңа аның ярасына кагыласы итмәдек.
— Әтисе Фәннүр һәм әнисе Илзирә икесе дә Мамадыш районы Югары Яке авылыннан, бик яшьли өйләнештеләр. Булат 1995 елның 24 мартында туды. Өч елдан соң аңа иптәшкә энесе Рәсилне алып кайттылар. Булатка 7 яшь тирәсе булгандыр, Түбән Камага күченергә булдылар. Шул арада Илзирә белән Фәннүрнең юллары аерылды, –ди Резидә апа. 
Малайлар шаян-шук була буй җиткезә, көчләрен каядыр куярга кирәк. Көрәш түгәрәге барлыгы турында ишетеп кайткан да Булат келәмгә басарга тәвәккәлләгән.

— Җиңүләр көчле әзерлек таләп итә. Һәр уңышы өчен Булат тренеры Рафаэль Хәмидуллинга, Илнар Гәрәевка бик рәхмәтле булды. Аларның ярдәме һәм ышанычы аны нык үсендерде. Шулай да иң кырыс тәнкыйтьче –ул үзе булгандыр. Тугызынчы сыйныфка кадәр Булат Түбән Каманың 14нче лицеенда укыды. Моннан тыш, ярышларда катнашырга да өлгерә иде. Мин хәзер ул укыган лицейда хисапчы булып эшлим, биредә бик яхшы яктан гына искә алалар энемне. Мәктәптән соң көллияттә юридик белем үзләштерде. Яше җиткәч, армиягә китәр өчен хәрби комиссариат бусагасын күпме таптагандыр. Берәүләр, ничек тә калырга тырышса, ул киресенчә, – ди горурланып Резидә апа.

Әле шул ук елны Мамадыш район Сабан туенда 18 яшьлек егет баш батыр булып кала да төп приз – тәкәне иңенә сала. Күпме тир түккәне, күпме тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Әлеге җиңүләренең ничек бирелүен көрәшче егет үзе, тренеры гына белә һәм аңлый.

Чиләбедә ракета гаскәрләрендә хәрби чыныгу алган ул.  Аннан кайткач юридик белем алуны дәвам иткән.
— Армиядән соң да хәрби хезмәт аны җибәрмәде. Контракт төзеп калырга булды, – дип Булатның тормыш юлын бәян итте апасы. – Шуннан соң 4 ел Мәскәү өлкәсендә янгын сагы җитәкчесе булып эшләде. Аннан кайткач, шул өлкәдә Түбән Камада эшләде. Тик аны холкы тынгысыз булуы йөртте димме соң. Россия хәрби кораллы көчләре белән янә контракт төзергә булды. Таҗикстанда ел ярым хезмәт итте. 2022 елның мартында, нәкъ менә Украина белән низаг башлану чорында Россия чигендә булды алар. Тик озак тормады ул анда, ни сәбәпледер килешүен өч айдан өзеп кайтты. Мобилизация игълан ителгәч Булат повестка килүен көтте, чөнки әзерлеге бар, димәк, алачаклар. «Энемне алганчы, үзем барам», дип фикерләде Булат. Без аның тиз арада нидер уйлап, шуны чынга ашыруына күнеккән. Ут малай бит ул безнең. Кунакка килсә дә, очып килеп керә, шул ук секундта чыгып та китә. Күрми дә каласың. Йөрәге урынында тормады. 2022 елның 24 октябрендә өеннән җыенып чыгып китте. Мотоукчылар ротасына билгеләнгән. Яу кырында булган чорда да аның өчен никтер күңелем тыныч булды. Нинди генә хәлләрдән дә исән калган бит ул.

Ялга кайткач та Булат туганнарына кунакка кереп үзенең бәхетле йолдыз астында тууын сөенеп сөйли. Өч ел буе күпне күргән, күпне ишеткән, иптәшләрен югалткан ир-егетне, әйтерсең лә, чыннан да фәрештәләре, әбисенең догалары саклап, яклап йөрткән. Яу кырында Булат тәненә доганы тату итеп төшерттерә. Штурмга кергән саен апасы, әнисенә шалтыратып: «Мин хәзер эшкә керәм, догада булыгыз», дип хәбәр сала.

— Быел 24 мартта аңа 30 яшь тулды. Булат беркайчан да заданиегә, штурмга керәм дип сөйләмәде. Ул моны «эш» дип атады: эшкә керәбез, эштән кайтабыз янәсе. Штурмнан чыкканнан соң да үзен фотога төшереп җибәрә иде. Өч тапкыр ялда булды. Шул арада көрәшергә дә өлгерә. Әлмәттә үткәрелгән турнирда өченче урынны яулады. Аннан соң Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә оештырылган турнирда катнашты. Медале хәзер улы Арсланда саклана. Ялдан соң кире яу кырына киткәндә нидер сизенеп китте, ахыргы смскаларында да: «Бу юлы керәсем килми, аягым тартмый, элек уйлап та карамый идем. Керәм дә чыгам. Бусында нидер кире тарта», диелгән. Алга таба да язып торды әле. «Менә 10 чакрымны җәяүләп кердек, тагын 5 чакрымы калды». 1 июльдә иртәнге сәгать дүрттә элемтә өзелде. Яу кыры бит төрле шомлы хәбәрләр килеп торса да, Булатыбыз да ут өеренә эләгер дип башыбызга да китермәдек. Штурмга бер ай шуңа әзерләнделәр. Харьков өлкәсендәге Отрадное бистәсен алганда бик каты бәрелешләрнең берсендә өч егет белән бергә миномет утына эләккән ул. Ачыклыктан урманга йөгерүләре булган. Менә шунда террорчылар сагалап торган аларны. Булатның исән кайтачагына нык инандым һәм ышандым. Хәбәре килми торгач, Булатның бер дусты эзләшергә булды. – Резедә апага бу юлларны сөйләве дә авыр. Үз улы кебек күреп үстергән Булатның мәңгегә күзләрен йомуы һәркем өчен зур кайгы. 

Булатның дусты хәрби егетләрнең туганнары булган бер төркемдә аны эзләп язган булган, шунда ук бер хәрби: «Кайгыгызны уртаклашам», дип язган. Әлеге хәбәр 3 октябрьдә билгеле булган.
– Әнисенә әйтмәдек, Булат әнисенә Зәй районының бер авылында йорт алып биргән иде. Мин аларга ялларга кунакка кайтырга тиеш идем. Әни кеше көтә бит. Бар сүзе Булаты белән бәйле булды: «Менә ул кайтыр, болдырны буяп куярга кушкан иде, шуны яңарттым әле», ди куанып. Аның янында начар хәбәрләр турында сөйләшмәдек тә. «Кайтыр дип уйлыйсыңмы?», дидем үзем дә сизмәстән. «Әлбәттә, көтәм. Нишләп алай дисең, апа», диде әле ул. Соңрак әнигә: «Апа нидер белә ахры», дип әйтеп елаган. 6 сентябрь көне Булатның энесе Рәсил белән сөйләштек. Булатның гәүдәсен Ростовтагы моргка китергәннәр, танып алу процессы җиңелләшкән, чөнки тәнендәге татулары бар иде. 14 сентябрь көнне Түбән Кама татар зиратында җирләдек. Әнисенең өзгәләнүен сөйләп тә тормыйм. Бик авырлык белән үстергән бала бит алар. Булатыбызны искә төшерсәм, елыйсым килә башлый. Булат белән хушлашырга кайдан гына килмәделәр: Әлмәт. Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Казан көрәшчеләре. Дуслары шундый күп иде бахыркаебызның, – ди Резедә апа. 
 Булат өйләнгән булган, улы Арсланга 9 яшь. Әнисе белән Түбән Камада яши, яллар булган саен әтисе ягыннан дәү әнисе Илзирә янына ашыга. 
– Арсланым тәнәфес саен керә, әтисенең копиясе бит ул. Аңа карыйм да елыйм. 14нче лицейда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләргә мемориал такта ачачаклар. Шул 9 егет арасында безнең Булат та бар, – ди Резидә апа. 

 Бер туган энесе Рәсил Вафин:
–Тормышта нинди генә матавыклар булмасын, Булат бервакытта да артка чигенми иде. Куйган максатларына ирешү өчен һәрвакыт алга барды. Бергә үскән вакытта да гел яклый иде мине. Көрәш түгәрәгенә дә бергә йөри идек, ул мине көрәшкә алыр барды да, шуннан мин дә җәлеп ителдем. Ул вакытта миңа 6 яшь булгандыр. Безнең уртак серләребез дә шактый иде, икебез арада гына калды инде. Бик юксынам абыемны.

Икетуган сеңлесе Руфинә Хаҗиева:
 – Өч абыем арасында бик бәхетле кыз булып үстем. Кечкенәдән үк бергә үстек. Мин алар өчен 3 яшемдә дә кечкенә яраткан сеңелләре идем, хәтта 23 яшемдә дә шулай булып калды. Ләкин, кызганычка каршы, ике абыем гына калды. Булат абый мине бик ярата иде, «матурым» гына дип эндәшә ул миңа.

Көрәш буенча Россиянең спорт остасы Шамил Локманов:
– Кечкенә чактан ук таныш мин аның белән, бергә көрәшкә йөрдек. Ул миннән 3 яшькә кечерәк Талантлы көрәшче, минемчә, аның кебек оста көрәшчеләр бик аздыр. Көндәшенә карата һәрчак ихтирамлы булды, келәмдә Булат кулланган алымнарны карасаң да үрнәк итеп алырлык. Тормышта та эштә дә лидер кешеләр була бит, әлеге характеристика Булат турында. Соңгы тапкыр Чаллыда үткәрелгән турнирда күрешеп сөйләшеп утырдык. Яу кырындагы вазгыятьне дә эчке сыкрау белән искә алды, штурмнарга кергәнче ул эвакуация отрядында эшләгән. Күпме егетләрнең гомерен саклап калып, медикларга тапшырган. Кайсыларының якыннарына киресенчә күңелсез хәбәр әйтергә туры килгән. 3 ай хәбәре булмады аның, шул вакыт эчендә әнисе белән элемтәдә тордык. Һәлак булуы турында да ул хәбәр итте. Булат үзеннән соң якты эз калдырып китте. Тыныч йокла, дустым. Син безнең күңелләрдә.

«Шинник» спорт комплексы көрәш бүлегенең өлкән тренеры Илнар Гәрәев:
Булатның беренче тренеры – Рафаэль Хәмидуллин. Келәмдәге беренче адымнарын да аның кулы астында атлаган. Түбән Камага күченеп килгәч миндә шөгыльләнә башлады. Шул ук елны Беренче Президентыбыз Кубогына көрәш буенча республика ярышлары узды. Булат анда катнашып беренчелеккә калды. Билбау, ирекле көрәш буенча бик көчле көрәшче иде ул. Армиядән кайткач ир-атлар арасында көрәшеп беренче булды. Ялларга кайткан саен күрешеп, аралашып утыра идек. Күп тапкырлар штурмга кергән. «Кыл өстендә яшәгән кебек. Эмоциональ яктан да авыр», дип сөйләгәне хәтердә. Күпме көрәшче егет Булатны озатырга җыелды. бу үзе үк аны ничаклы хөрмәтләүләре турында сөйли. Быел декабрьдә яу кырында башын салган Булат Вафин исеменә багышлап балалар арасында билбау көрәше буенча турнир үткәрергә җыенабыз. Егетләр белән сөйләштек. Меценатларга чыгасы булыр. Аның исеме яшәргә тиеш.

Булатка 18 яшь











Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

33

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Ииииии Аллам, чибэрлеклэре Нига сон, нигэээээ эээээээ, шунын очен устерэме ата-ана???

    • аватар Без имени

      1

      0

      Авыр туфрагы жинел булсын! Урыны жэннэттэ булсын! Эти ,энисенэ,туганнарына,якыннарына ходай сабырлык бирсен! Бик кызганыч.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Туганнарынын кайгысын уртаклашам,мэнгелек герой

        Мөһим

        loading