16+
#Язмыш 06 марта 2025, 11:18 Уку өчен 5 минут
4698
0
0

Нәни кызына әле бик күп еллар “әни” дип әйтергә насыйп булсын

06 марта 2025, 11:18
4698
0
0
Уку өчен 5 минут

“Сынау килсә – аңа сабырлык белән каршы тор” – диләр. Сабыр төбе – сары алтын дисәләр дә, кайвакыт сабырлыкның да чиге булырга тиештер сыман.

Нәни кызына әле бик күп еллар “әни” дип әйтергә насыйп булсын

“Сынау килсә – аңа сабырлык белән каршы тор” – диләр. Сабыр төбе – сары алтын дисәләр дә, кайвакыт сабырлыкның да чиге булырга тиештер сыман.

Кайбер сынауларга сабырлык белән каршы торырга кирәкме икән?! Шулай да андыйлар бар. Өстенә ишелеп хәсрәт килсә дә, сабыр итә ул. Андый сабырлык хәзерге яшьләрдә юк диләр. Ә менә анда бар. Аның хакында бернинди начар сүз әйтеп булмый. Әйтерлек сәбәбе юк. Шулай да аның сабырлыгын бер кырыйга алып атасы килә кайчакта. 

Алинә минем күзлектән
Сүзем Алинә хакында. Мин аны 2012 нче елдан беләм. Без шул елны 9 нчы сыйныфны бетереп, төрлебез төрле яктан җыелган авыл балалары Арча педагогия көллиятенә укырга кердек. Ни өчендер миңа тулай торак башыннан ук булмады, квартирлар эзләп йөрдем. Аннан кураторыбыз тулай торак булды дигәч, сөенә-сөенә урнаштым. Ә мин урнашканда инде безнекеләр бер-берләре белән танышып беткән иделәр. Алинә белән танышкан көнемне әле дә хәтерлим. Ничектер тиз арада принтер кирәк булды миңа шулчак. Кая барып бәрелергә белмим. Кайсыдыр берсе Алинәдә принтер бар диде. Кем соң ул Алинә? “Коридор буйлап бар, иң соңгы бүлмәдә Алинә тора”. Кеше белән танышу авыррак булса да миңа, барып ишеген шакымый чарам булмады. Ике кыз торалар икән, берсе Айгөл, икенчесе Алинә. Икесе дә яктырылып эндәштеләр. Чыгартып та бирделәр. Никтер шунда барганчы кертмәсләр дә инде болар мине дип барган идем мин. Әллә кешеләрдән яхшылык көтмәгәнгә, әллә ышанмаганга.. Хәер, монысы нәрсәгә кирәк. шулай да, Алинә белән танышуыбыз шулайрак булды. 

Тора-бара мин аларның Пошалымнан булуларын да белдем. Алар турында сүз чыкканда “Өч Пошалым арасы” дип кыстыргалый идек. 4 ел буена без аның белән берәр тапкыр булса да сүзгә килдекме икән, хәтерләмим. Кеше артыннан сөйләми, ошамаса үзеңә әйтә торган, гадел, һәрнәрсәгә үз фикере булган кыз ул. Көллияттә уздырылган чараларда да актив катнаша, әйбәт укый, үзе кеп-кечкенә. Кечкенәнең эче төш кенә дип Алинәгә турында горурланып әйтергә була. 

Таянырлык иптәш
4 ел уку – 4 көн уку кебек тиз үтсә дә, соңгы ел бик тә күңелдә сакланыр. Тулай торактан чыктым да, кайтып йөрим имеш. Көн якты вакытта була да ул, кышы барын никтер уйламадым ул чакта. Квартиралар да эзләмәдем. Уку бетүгә кайтып китәм, иртүк кире киләм. Арча-Балтач арасы шулай таптала башлады. Көннәр кыскара җайлап. Үзем сер бирергә тырышмасам да, Арчада калу турында уйлана башладым. Ләкин ниндидер әбиләргә кереп тору минем өчен түгел иде. шулвакыт мине Алинә үзе янына чакырды. Алар Айгөл белән бер өйдә торалар икән. Өй Алинәнең танышларыныкы. Бездә бер карават бар, болай йөрмә, кер безгә диде. Алинәне дә Айгөлне дә әйбәт яктан гына белгәнлектән, мин алар белән торырга риза булдым. Бергә укырга бара идек, бергә кайттык. Бары бергә, югы уртак булды. Бергә пешердек, бергә җыештырдык. Серләребез дә уртак булды. Гомумән, бик рәхмәтле мин аңа. 

Алинә авырый
Укып чыгып, дипломнар алгач, бик сирәгәйде аралашулар. Җәй көне туган йортымда янгын булганнан соң Алинә кабат пәйда булды. Гөлзилә, шундук ярдәм итә алмадым, җаем булмады, бераз ярдәм җибәрдем дип хәлләр сорашты. Әле вакытында җибәрә алмадым дип гафу да үтенде. Мин бу вакытта аның хәлләрен белми идем әле. 

Көннәрдән бер көнне Алинәнең статусын күреп аптырадым. Ул башына кигән. Ярдәмегез, терәк-таяныч булганыгыз өчен рәхмәт” дип кемнәргәдер рәхмәт язган. Ни булды дип сорамыйча кала алмадым. Менә шул чакта белдем мин аның авырганын. Ә бит ике ел элек кенә бертуган абыйсын югалткан иде. Үзе нинди авыр хәлләргә калып та, кешегә ярдәм итү турында уйлый торган Алинәбезгә бүген ярдәм кирәк. чәчәк күк чагында нинди авыр көрәш биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Ә ул түзә, ул сабыр итә. Ярдәмне күптән сорыйсы иде дә, ул безгә рөхсәт бирмәде. Кирәкми, үзебезнеке үзебезгә җитә дип әйтә килде. Әрсезнең бәхете артык диясе килә. 

Көллияттәге дусты Гөлназдан:
 “Алинә белән без беренче көннән үк аралаша башладык. Массажны әйбәт ясый ул. Арса да каршы килми иде, көн дә ясап чыгара иде” - ди Гөлназ. Бик күп темаларга сөйләшә идек, төпле киңәшләр бирә иде ул миңа. Үз яшенә караганда, бик акыллы кыз, укыган чакта бик күп серләребез уртак булды. Саранлык дигән сыйфат, гомумән, аңа кагылмый, соңгы ипиен дә биреп чыгара иде тулай торакта чакта. Укып бетергәч, безнең элемтә өзелде, аралашмый башладык, моңа әле дә үкенәм. Бик төгәл, сабыр, юмарт, күңелендә бернинди начарлык юк аның. Бик күп сер сыя аңа, бервакытта да кеше серен кешегә сөйләми, аннан сер чыкмый, - ди Гөлназ. 

Аны белгән һәркем күз тигәндер аңа диләр. Бардыр, барысы да бардыр инде. Кечкенә кызлары бар, матур гаилә. Сокланмый мөмкин түгел. Бу сынаулар аларга вакытлыча гына бирелгән бер кара полоса булып, тизрәк үтеп китсен. Алинәбез тизрәк бу яман чирдән котылсын, гаиләсендә кадерле хатын, бәхетле әни булып озын-озак гомер кичерсен. Кечкенә кызына әни назы, әни җилгәсе, әни мәхәббәте кирәк. дәвалау курслары алырга киткән чакта да елап калган нәни кызы хакында укып, күпләрең йөрәкләре телгәләнә. Мондый сынауларга ул бала лаекмы? 

Ышаныч, өмет сүнмәсен!
Җирдә мәрхәмәтле кешеләр бик күп. Изге Рамазан айларында шушы гаиләгә ярдәм итик! Сабырлардан сабыр Алинәгә ярдәм итик, бәлки чит илдә дәвалау курсы үтәрлек мөмкинлекләр булыр. Мин моңа бик тә өметләнәм. Нәни кызына әле биик күп еллар “әни” дип әйтергә насыйп булсын. Кызларын тигезлектә үстерсеннәр. Аларга бүгенге көндә һәр тиен кадерле. Үзе бөтен кешегә ярдәм итәм дип торган Алинәнең бүгенге көндә үзенә ярдәм кирәк булуын белгән һәр кеше аны бары тик мактап кына телгә ала. Алай гына да түгел, бик күпләр шакката аның бу кадәр сабырлыгына. Каян көчләр ала? 
Реквизитлар: +79600883185 Тимергалиева Алина К. (Сбербанк, Т-банк, Ак барс банк)
+79656090629 Тимергалиев Ильназ (Т-банк)

Гөлзилә Фәһретдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading