16+

Нигеземне ялгыз итәсем килми

Ялгыз әбиләр яшәгән өйләр гадәттә, хуҗасының озын гомеренә шәйләгәндәй, моңаеп кына бер якка авышкан була.

Нигеземне ялгыз итәсем килми

Ялгыз әбиләр яшәгән өйләр гадәттә, хуҗасының озын гомеренә шәйләгәндәй, моңаеп кына бер якка авышкан була.

Тышкы диварларының йә төсе уңа төшә, йә тәрәзәләре тоныклана. Картлыкка тиңдәш сагыш сөреме галәмәте ул. Ә менә Арча районының Якты-Көн авылында гомер итүче Суфия апа Сабирҗанованың йорт-җире мәгърүр, нык! Үзе генә яшидер дип һич әйтмәссең. 

Рәхәт картлык
- Бәхетле мин. Инде оныкларның рәхәтен күреп яшим. Кызларым да бер дигән. Оныкларым – йөз аклыгым! Марат оныгым йорт-җиремне яңартты, ишегалларымны гөл итте. Өй эче тулы яңа җиһаз. Яңадан яңа бит, сеңлем! Минем гомергә искеләре дә җитәр иде дә. Әби, исән чагыңда сиңа дөньяның бар матурлыгын күрсәтәсем килә, ди бит балакаем. Рәхмәттән ары ни әйтим? Рәхәт яшәсеннәр, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди Суфия апа.

– Холкым шундый – елак мин. Күңелем йомшак. Яхшы сүздән дә күземнән яшь тәгәрәп төшә. Авыр заманда тусак та, кырыс тәрбия күрмәдек. Әти сугышка киткәч туганмын. Исән әйләнеп кайтты ул! Хәтерлим әле, биш яшь миңа, зиһен ныгып килә торган вакытым. Иртән шинель кигән бер хәрби тәрәзә шакыды. Әни бөгелепләр төште, үзе елый, үзе куана бичара. Аннары күршеләр кереп тулды, сабантуе сыман авылдашлар җыелды. Без – алтау, әтинең бертуган сеңлесе яшьтән вафат булып, аның ике ятиме безгә кушылды, бер ояда сигез бала канат очырдык. Әти – кибетче, әни урактан кайтып кермәде, гел авыр эшкә җиктеләр мескенемне. Мәктәптә дүрт кенә сыйныф укыдым. Бик укыйсы килә дә, әни белән әти көне-төне эштә. Мин – олысы, үземнән соңгыларны карарга, өс-башларын юарга кирәк.

Беләге ныгымас борын эшкә җигелә дә кияүгә чыкканчы 15 еллап күмәк хуҗалыкта эшләргә җитешә ул.
- Равилнең әтисе мәрхүм иде. Минҗамал кайнанам минем өчен бик әйбәт булды. Авыл кешесе белә, әни белән кыз сыман, бик тату яшәдек. Әти пенсиягә киткәндә мине үз урынына калдырды. 30 ел буе авыл кибетендә сатучы булып эшләдем. Равил ат җикте. Бөтен авыр эш аңа эләкте инде. Соңыннан кибеткә ипи ташыды, менә шул елларда гына кара эштән бераз сулыш алгандыр ул, - ди Суфия апа.

Тузан өермәсе...
Авыл кешесенең тормышы әче таңнан кара төнгәчә сузылган хезмәттән тора. Тырыш гаилә сер бирми.
- Бер-бер артлы өч бала алып кайттык. Башта кызлар туды. Равилә белән Рәмзия! Егет алып кайтканчы, дигән иде Равил, төпчегебез булып Рамил туды. 1965 елгы иде. Йөрәк ярам ул... Егерме ике яшендә югалттык без аны, – ди әңгәмәдәшем.

Апалары әзрәк көнләшә төшсәләр дә, төпчекне артыграк иркәлиләр әлбәттә. Көтеп алынганы бит – ир-бала!
- Яратылгандыр... Рамилсез каласымны сизенеп тә, үз гомеремнән артык күреп яраттым мин улымны. Кечкенәдән үзгә иде, бик акыллы, тәртипле үсте. Укытучылар да сокланалар иде аңа, дөрес тәрбияләгәнсез, диләр иде. Мәктәптән соң йөртүчелеккә укыды. Бераз эшләргә дә өлгерде әле, аннары Рамилне хәрби хезмәткә алдылар. Ике ел хезмәт итте. Көз кайткан иде, җәен юл һәлакәтенә дә юлыкты, югалттык... – ди Суфия апа.

Һәр яңа заманның үзенә генә хас бер “шаукым” ярала. 1987 нче елларда исә халыкны дәртләндереп матай шаукымы канат яра.
- Эте дә, бете дә матайга утырып йөгерә башлады. Олыраклар бишекле матайга, яшьләр бишексезенә кызыкты. Рамил сорагач, кешедән ким булмасын дидек микән, без дә аңа мотоцикл алып бирдек. Баламның куанулары... – ди ул. 

Кайчагында шатлыклар да күтәргесез хәсрәтләргә нигез түши. Шундый хәлләрнең берседерме... Матур табигатьле Якты Көн авылына бер төркем табибларның “Ашыгыч ярдәм” машинасына төялеп, бәйрәм итәргә килешләре була. 21 июнь. Яңгыр тәменә сусаган җир өстендә калын тузан катламы, басу юлындагы һәр хәрәкәттән күккә кадәр өермә булып күтәрелә, Рамилне дә шул хәрәп итә.

- Авыл башыннан бер генә чакрым ераклыкта җан бирде... Рамил хуҗалыклардан сөт җыярга керште. Ул көнне балакаем, справка алырга дип, Кәче авылына китте. Әни, мин җәһәт кенә төшеп менәм, дигәне әле дә колагымда. Ишегалдында матаен кабыза алмыйча да озак кына тилмерде. Алай итеп карый, болай боргалый... Бәндәм, ашыкма әле, сабыр ит, соңгы сәфәрең, дигән сыман киреләндеме инде ул. Ике апасы ишегалдыннан мотоциклны этеп чыгарып кабыздылар. Шул уңайга Рамил утырып та китте. Үз кулларыбыз белән этеп, үләргә чыгарып җибәрдек, дип бик елады апалары. Кем белгән бит шулай килеп чыгасын? – дип әрни Суфия апа.

Басу буйлап түшәлгән авыл юлының ике очындагы хәрәкәтне, кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары күрми. Матай каршысына килгән машинаны Рамил тизлеген әкренәйтеп, үткәреп тә җибәрә. Әмма аның артыннан ук тагын бер машина килгәнен шәйләргә өлгермичә, күтәрелгән тузанны аралап, алга ыргылуы була...

- Әле күптән түгел теш куйдырырга бардым. Сөйләшеп киттек. Табиб, кырык елга якын эшлим дигән иде, йөрәгемне пәке кисеп үтте мени... Син минем улымның ничекләр итеп үлгәнен күргәнсең инде болай булгач, дигәнемне сизми дә калдым. “Беләм апа, беләм... Искитмәле иде ул хәл, әллә кайлардан гына тузан эченнән килеп чыкты бит, күрми дә калдык”, – диде. Тизлекләре әллә ни кызу булмаса да, бик каты бәрелешәләр шул. Рамилнең башында каскасы булса да, балакаемның башына бик нык зыян килгән. Табиблар аңа шунда ук хәлләреннән килгән беренче ярдәмне күрсәткәннәр дә соң. Бер көн реанимациядә үлем белән көрәште әле... Аннары үлем җиңде. Янына керттеләр, рәхмәт. Безне күрсә дә, таныса да, үз хәле-хәл булгандыр, алай сүз әйтмәде. Аңында өзелде. Җан бирүе кайтып киткән чагыма туры килде, әтисе белән апалары калган иде. Егерме икенче июнь көнне иртәнге сәгать дүрттә китеп барган. Елап кайтып керделәр... – дип сөйли Суфия апа.

Онытылмас...
Киселгән яраның, әлбәттә, ике ягы да авырта. Мәңгелеккә күченгән мәрхүмнәргә дә җиңел түгелдер анысы. Фанилыкта калган якыннар бар...

- Баштагы мәлләрдә еш төшемә керде. Әллә күп уйлаганга, әллә бик елаганга. Әни, мин бит су эчләрендә ятам, – диде берсендә. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, дигәндәй, мондагы хәлләрнең бөтенесен дә белеп яталар икән. 38 ел булды менә, – ди Суфия апа. – Әти белән әни дә, ирем дә үлде, моның кадәр үк әче хәсрәт булмады берсе дә. Рамилнеке әле дә йөрәктә. Безнең авылда аңа кадәр яшь кешенең үлгәне юк иде. Рамилне гүргә салулары бигрәк кыен булды, дип сөйләгәннәр зираттан кайткач ирләр. Бер сыйныфташы әле дә авылда яши. Чик сакчылары көне җитсә, сәдака китерә, бүген Рамил белән безнең бәйрәм бит, ди. Икәүләшеп утырып бер елыйбыз. Сыйныфташларыннан да беренче булып кузгалды шул Рамилем... 

Равил абый исән чакта бер кайгыны икегә бүлеп күтәрәләр. Рамилне җирләгәч, кайгыдан күзне ачарга да өлгерми, ике елдан әтисен, тагын ел ел вакыт үткәч бертуган сеңлесен, бер елдан әнисен, 3 елдан соң Зөлхәбирә кайнанасын, ә 2003 елда хәләлен җирли Суфия апа. 

– Декабрь аенда 72 яшен тутырды, февральдә кузгалды да... Йөрәк. Шулай да була икән, аксап та карамаган йөрәге, туктады да калды, исең китәр... Балаларым терәк. Равиләм башкалада яши. Себердә эшләүче егеткә кияүгә чыккан иде, 17 ел читтә гомер иттеләр дә, Аллага шөкер, монда кайтып урнаштылар. Рәмзиям гомере буе пешекче булып эшләде. Иргә чыкмады, ялгыз олыгаеп килә. Бер бүлмәле фатиры бар, атна саен яныма кайтып йөри. Бөтен хезмәтем аның кулында, – ди Суфия апа.

Авылның ак әбисе ул! Мәет булган йортларда мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын үтәү аның кулында. Кәфенлеген дә кисә, хатын-кыз өммәтендәгеләрен үзе юа да. Коръән дә укый!.. Көненә биш чакрым җәяү йөри, үзешчән сәнгатьтәге активлыгын да җуймый.

- Үлемнән калдым, намазга басуларым гына коткаргандыр дим. Элек динсез яшәлде бит, үзлегемнән намазга өйрәндем. Халык теленә чыкканчы, озак еллар өйдә шыпырт кына укыдым. Аны бит мактаныр өчен эшләмиләр инде, бурычыбыз. Гарәп хәрефләрен дә өйрәндем, Коръән укуның күңелгә рәхәтлеген әйтеп бетерә алмыйм, сеңлем, – ди Суфия апа. – Гомере буе салкын кибеттә эшләүнең әҗередер инде. Мич юк, кышларын ничек түздем икән? Көннәр буе аяк өстендә. 1999 елны мин урынга егылдым. Табиблар, операция ясап, бер бөеремне алдылар. Терелеп аякка баскач та кибеткә эшкә чакырып үзәгемә үттеләр. Сәхнәләрдән төшмичә, гел кеше арасында йөри торгач, әллә күз тидеме, тагын авырып киттем. Бертуган сеңлем белән зиратта чардуганны буйыйбыз шулай, бер ягымны ток суккан сыман булды. Абау, сеңлем, әллә нишләдем, дидем дә чардуган кырыена аудым, шуннан берни хәтерләмим. Мине, машина чакыртып, өйгә алып кайтканнар, күршеләр кергән. “Ашыгыч ярдәм” килгән. Хастаханәгә алып килгәч, табиб безнең хәлдән килмәс дип, мине Казанга җибәргәннәр. Операция ясаганнар. Инсульт түгел, икенче бер авыруның зыяны булып, баш миендәге кан тамырым шартлаган. Улым хәсрәте бетерде мине. Рамилдән соң мин нәрсә ашаганымны, нәрсә эчкәнемне белмәдем. Кием ихласлыгы әле дә юк, кызларым алып кайтып биргәч, әни, шушыны киеп йөр, дип кат-кат әйтеп киткәнгә генә киям ул матур күлмәкләремне дә. Сәхнәләргә дә күңелем уйнап торганга түгел, авылыбызның мәдәният йорты мөдире ялынып килгәнгә генә чыгам. Авылда мин өлкән кешеләрнең берсе, сәхнә кирәкме?! Терлекләрне дә күптән бетердем. Тавыкларны да кирәксенмим. Кышкы кичләр бик озын. Ялгызлык та авыр. Балалар шәһәргә китәргә кыстаса да, нигеземне ялгыз итәсем килми, шуңа биредә яшим. Арча районында да иң матур авыл безнеке бит – Якты Көн! Хәсрәтләрсез генә якты көннәрдә яшик, теләгем шул бар кешегә дә! 



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading