16+

Өч кыз анасы, йөзләгән балага терәк: Эльвира Садретдинова тарихы

Өч кызның әнисе, балаларга мәхәббәт һәм игътибар бүләк итүче җитәкче Эльвира Садретдинова турында.

Өч кыз анасы, йөзләгән балага терәк: Эльвира Садретдинова тарихы

Өч кызның әнисе, балаларга мәхәббәт һәм игътибар бүләк итүче җитәкче Эльвира Садретдинова турында.

Ана йөрәге... Аның никадәр зур, никадәр сабыр һәм көчле булуын сүзләр белән генә аңлатып бетереп буламы икән? Ул үз балалары өчен генә түгел, кайчак бөтен дөнья балалары өчен дә борчыла, һәркайсының уңышына сөенә, авырлыкларын йөрәге аша үткәрә. Әгәр дә ана күңелендәге җылылык гаилә кысаларыннан чыгып, йөзләгән сабыйга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итүгә юнәлсә, бу инде аерым хөрмәткә лаек тормыш юлы.

Казан шәһәрендә яшәүче Садретдинова Эльвира Әзгам кызы — шундый хатын-кызларның берсе. Өч кыз тәрбияләүче сөекле әни, Казан федераль университетының «БЕЗ БЕРГӘ» махсус балалар бакчасы мөдире, доцент, тәҗрибәле педагог һәм психологик-педагогик эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш кертүче белгеч. Аның тормышында гаилә дә, хезмәт тә бер үк кыйммәткә ия.

Өч кыз — өч бәхет, өч өмет

Эльвира ханымның иң зур байлыгы — кызлары. Өлкән кызы Амалия магистратура тәмамлаган, бүген психолог булып эшли. Уртанчы кызы Әмирә да әнисе юлын сайлаган — психолог белгечлеген үзләштерә. Ә төпчекләре Әминә тугызынчы сыйныфта укый, киләчәк һөнәрен сайлау алдында тора.

Өч кыз, өч төрле холык, өч төрле хыял... Әниләре өчен аларның һәрберсе кадерле. Балаларының үз юлларын табуы, белем алуы, тормышта мөстәкыйль булуы — аның иң зур шатлыкларының берсе.

Әмма бу гаилә тормышында сабырлык һәм көч таләп иткән сынаулар да аз булмаган. Эльвира Әзгам кызы балаларын ялгызы үстерә. Бу хакта ул үзе дә бик гади, әмма тирән мәгънәле итеп сөйли:

— Тормышымда Аллаһка шөкер укыйм! Балаларымны, тормышны, эшемне яратам. Һәр нәрсәнең плюсларын табарга тырышабыз: йокыдан исән-сау уянганбыз икән — бик яхшы! Ни генә булмасын, бөтен нәрсәнең уңай ягын күрә белергә кирәк, ул һичшиксез бар! Язмышта шулай язылгандыр инде, балаларымны ялгызым күтәрәм, әмма зарланырлыгым юк. Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген дә, көч-куәт тә бирә. Дәүләтебезгә рәхмәт, күп балалы ялгыз аналарга ярдәм итә, — ди ул.

Бу сүзләрдә никадәр сабырлык, тормышка мәхәббәт һәм рухи көч ята! Кайберәүләр авырлыклар алдында кул кушырып утырганда, ул һәр көннең кадерен белеп яшәргә, булганына шөкер итәргә, алга барырга өйрәтә.

тз. фото автора

Үзен дә көчле әни тәрбияләгән

Эльвира Әзгам кызының тормышка карашы, мөгаен, балачактан ук әнисе үрнәгендә формалашкандыр. Ул Әлмәт шәһәрендә туып үскән. Әнисе Римма Габдрахмановна 42 яшендә тол калып, өч кызын ялгызы тәрбияләп, аякка бастырган.

Өч балага берүзе терәк булу, аларны кеше итү, тормыш авырлыкларына бирешмәү — моның өчен нинди зур йөрәк һәм ихтыяр көче кирәк! Бүген Римма Габдрахмановна исән-сау. Кызлары аның янына кайтып йөри, ул да аларга килә. Әниләренең исән булуы — кызлары өчен зур бәхет, яшәү көче һәм ышаныч чыганагы.

Әни биргән тәрбия, күрсәткән үрнәк еллар узгач та югалмый. Бүген Эльвира ханым үзе дә нәкъ шулай: балалары өчен терәк, гаиләсе өчен таяныч, хезмәттәшләре өчен җитәкче, күпләгән гаиләләр өчен ярдәм чыганагы.

Үз балаларын гына түгел, башкаларны да кайгыртып

Эльвира Садретдинова Казан федераль университеты структурасында 2004 елдан бирле хезмәт куя. Бу еллар эчендә ул үзен югары профессиональ белгеч, грамоталы җитәкче һәм сәләтле оештыручы итеп таныткан.

Бүген ул аутизм спектры тайпылышлары булган балалар өчен «БЕЗ БЕРГӘ» махсус коррекцион балалар бакчасын җитәкли. Мондый учреждениедә эшләү зур җаваплылык, сабырлык, тирән белем һәм һәр балага шәхси якын килүне таләп итә.

Аның җитәкчелегендә балалар бакчасында корпоратив идарә итү стиле булдырылган. Һәр хезмәткәрнең шәхси мөмкинлекләрен ачуга, иҗади эшләүгә, яңа алымнар куллануга шартлар тудырылган. Чөнки мондый үзенчәлекле балалар белән эшләгәндә бердәм команда, белгечләрнең үзара аңлашуы һәм ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлек аеруча мөһим.

2022 елдан башлап Гаиләне озата бару үзәге эшчәнлеге кысаларында 431 бала диагностик тикшерү узган. Бу — 431 кечкенә язмыш, 431 гаилә, 431 өмет. Һәр сан артында баласының киләчәге өчен борчылган әти-әниләр, вакытында ярдәм алуга өметләнгән гаиләләр тора.

тз. фото автора

Белем, тәҗрибә һәм уртак миссия

Эльвира Әзгам кызы балалар бакчасындагы эш белән генә чикләнми. Ул Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында доцент булып эшли, мәктәпкәчә белем һәм махсус дефектологик белем бирү кафедраларында студентларга лекцияләр укый. Теоретик белемнәрен практик тәҗрибә белән берләштереп, булачак белгечләргә аутизм спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик озата баруның үзенчәлекләрен өйрәтә, КФУ лигасы әгъзасы булып тора.

Аның инициативасы белән 2022–2023 елларда «БЕЗ БЕРГӘ» махсус балалар бакчасы базасында Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән белгечләр өчен стажировка мәйданчыклары оештырылган. Бу тәҗрибә менталь үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү алымнарын таратуга хезмәт итә.

Эльвира Әзгам кызы җитәкчелегендә ел саен «Аутизм: БЕЗ БЕРГӘ» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Ул шулай ук «Импульс достижений» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын һәм «Мир РАСкрасим вместе» халыкара балалар рәсемнәре бәйгесен оештыру инициаторы булып тора.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дә киң колачлы. Ул төрле фәнни лабораторияләр белән хезмәттәшлек итә, педагогик тәҗрибәсен халыкара мәйданчыкларда уртаклаша. Үзбәкстан Республикасының Чирчик шәһәрендә узган Халыкара педагоглар форумында, Нальчиктагы V Бөтенроссия «Психология һәм мәгариф» форумында катнашуы, халыкара вебинарларда чыгыш ясавы — шуның ачык мисалы. Шулай ук IX Халыкара педагогик белем бирү форумы IFTE эшендә модератор буларак та актив катнаша.

Соңгы елларда аның авторлыгында студентлар һәм ата-аналар өчен методик кулланмалар, фәнни мәкаләләр, монографияләр дөнья күргән. Алар арасында аутизм спектры тайпылышлары һәм башка менталь үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә консультация бирү буенча методик тәкъдимнәр, «Университет родительства» мәгълүмати-агарту басмасы да бар. Соңгы биш елда Россия һәм халыкара басмаларда берничә фәнни хезмәте, уку-методик тәкъдимнәре, интеллектуаль милек патентлары басылып чыккан.

Хезмәтләре дә тиешенчә бәяләнгән: Эльвира Садретдинова — Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасы лауреаты, «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсенең отличнигы» билгесе иясе.

тз. фото автора

Йөрәк җылысы башкаларга да җитә

«Республикабыз һәм Казан федераль университеты файдасына горурланып хезмәт итәм», — ди Эльвира Әзгам кызы. Бу сүзләр артында күпьеллык тырыш хезмәт, өзлексез эзләнү, балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге ята.

Өйдә ул — өч кызның газиз әнисе, ә эшендә йөзләгән бала һәм аларның әти-әниләре өчен ярдәм, аңлау һәм өмет чыганагы. Үз әнисеннән алган сабырлыкны, көчне һәм тормышка мәхәббәтне ул бүген үз кызларына тапшыра, шул ук вакытта хезмәт юлы аша күпләгән гаиләләргә дә бүләк итә.

Ана булу — баланы дөньяга китерү генә түгел, аңа ышаныч бирү, канат кую, авыр чакта терәк булу. Ә кайчак ана йөрәгенең җылысы үз гаиләңнән чыгып, меңләгән башка йөрәккә дә барып җитә.

Эльвира Садретдинованың тормыш юлы — моның матур үрнәге. Чыннан да, ана йөрәгенең зурлыгы үзе тәрбияләгән балалар саны белән генә түгел, ә башкаларга күпме җылылык, өмет һәм игелек бүләк итә алуы белән дә үлчәнә. Ә андый йөрәкләр җәмгыятьне мәрхәмәтлерәк, тормышны матуррак итә.

тз. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading