Гомәр абый әле дә: “Рузалия апаңның кулына газета алып кайтып тоттыруың булды, догалар укый, мәчетләргә йөри башлады”, – дип көлеп искә ала. Заманында озак еллар элемтә министрының сәркәтибе булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рузалия апаның дин юлына кереп китәсенә ул чакта хәтта гомер иткән ире дә ышанмады. Газетада чыккан догалар гына җитми башлагач, дин сабакларын укырга дип мәчет мәдрәсәсенә укырга керде. Илдә мобилизация башлангач, егетләргә ярдәм итү максатыннан “Мәрҗани” мәчетендә оешкан волонтерлар янына бара. Тегүчеләр кирәклеген белеп, кулы эш белгән Рузалия ханым тегү тегәргә була.
– Сетка үрүчеләр шактый булса да, тегүчеләр бик аз иде. Мин кулдан килгәнчә тегү белән ярдәм итәрмен, дидем шул вакытта. Госпитальләрдә ятучы егетләргә кирәк әйберләр шактый. Заказларны әйтүгә тегә башладым. Көн саен йөрү авыр икәнен аңлагач, өйдә эшләргә булдым, – ди Рузалия апа.
Бүген аларның өйләрендә ике тегү машинасы. Берсе ватылса икенчесендә тегәрмен дип тагын бер машина сатып алган. Тукымаларны кешеләр бирә. Кемнәрдер мәчеткә китерә, волонтерларның офисына китерүчеләр дә, Рузалия апаның өенә алып килүчеләр дә бар. “Кешеләрдә тик ята торган тукымалар шактый. Кемдә нәрсә бар, китерәләр. Тукыманың төренә карап, егетләргә кирәк әйберләрне тегәм, сатып алган юк. Ә менә сеткалар үрер өчен кызларга чималны сатып алырга туры килә”, – ди Рузалия апа.
“Фатирны бушаттык”
Гомәр абый көлә, фатирда артык әйбер калмады, тик яткан бар тукымадан киемнәр тегеп бетерде, ди. Аңа Рузалия апа кушыла, өйдә булган ике әйбернең берсен егетләргә җибәрдек, артык әйбер калдырмадык, ди. Гомәр абыйның гомер буе җыйган бөтен эш кораллары егетләргә киткән. Берничәсе генә калган. Хәтта ике чәч алу машинасының берсен егетләргә җибәргәннәр. Безгә караганда егетләргә күбрәк кирәк, ди Мостафиннар.
– Бакчада кадаклар бик күп иде. Кирәкмәс инде болар дип ташлаган идек. Менә шуңа бик үкенәбез. Егетләргә кирәк булыр дип ул вакытта башыбызга да килмәде. Сугыштагы егетләргә безнең ярдәм бик кирәк. Алар һәрвакыт бер урыннан икенчесенә күченеп йөри, алга барган саен бөтен әйбер яңадан кирәк, – ди Гомәр абый.
Узган ел ахырында үзләре йөри торган җиңел машиналарын да егетләргә җибәргәннәр. “Гомәргә машинада йөрү авырлашты. Оныкка бирмәкче идек, алмады. Улыбызга да әйтеп карадык, ул да баш тартты. Гомәр белән сөйләштек тә, егетләргә җибәрергә булдык. Фронттагылардан рәхмәт сүзләре килеп иреште, безгә мондый машина җирле халык арасында йөрү өчен бик кирәк иде, рәхмәт сезгә, дип язып җибәрделәр. Монда күгәреп, тик ятканчы, егетләргә файдабыз тисен, дип әйттек”, – ди Рузалия апа.
Юкса, уллары юл һәлакәтенә эләгеп, машинасыз калган иде. Артурның үзенә дә шактый гына дәваланып йөрергә туры килде. Әти-әнисе үз машинасын бирергә уйлагач та, сезнең тырышып алган машинагыз үзегезгә дә бик кирәк, дип әйткән булган. Әти-әнисе исә егетләргә бүләк итүне дөрес дип санаган, аларның бу фикеренә балалары каршы чыкмаган, риза булганнар.
– Безнең белән волонтер булып эшләгән Сәрия хәзер егетләр янына йөри. Кайткач, кайвакыт яралы егетләрнең фотоларын күрсәтә, анда булган хәлләрне сөйли. Шуларны күрәм дә, ишетәм дә, йөрәгем телгәләнә. Алар да бит кемнеңдер газизе. Танышларыма өйдә тик ятканчы волонтер булып йөрегез, вакытыгыз файдага узар, дим. Ул минем эш түгел, диләр. Минем дә тегүче белемем юк, егетләргә ярдәмем тисен дип тырышам. Яу кырында бер генә якын кешем булмаса да, әмма анда булган бар егет минем өчен газиз, – ди Рузалия апа.
Алай гына да түгел, картлар йортында яшәүче өлкәннәргә, ятим, авыру балаларга да ярдәм итәргә тырыша. Әле шушы көннәрдә генә ул хатын-кызларга алты күкрәкчә (жилет) теккән. Шул ук вакытта картлар йортларына да, балалар йортларына да барып, андагыларның хәлләрен белергә тырыша. “Берсендә Алабугадагы картлар йортына бардык. Урын өстендә ятучы ханымга ике пар оекбаш биргән идем, ул елый башлагач, минем дә күңелем тулды, икәү бергә еладык. Урын-җирләре дә чиста, бүлмәләре дә якты, әмма күңелләре китек. Андый җиргә баргач өлкәннәрне шулкадәрле җәлләп кайтам. Яшел Үзән районының Норлат балалар йортына баргач, Соня исемле бер кыз бала яныма килде дә, сезгә ничә яшь, дип сорады. 77 яшь дигән идем, боегып калды. Өлкәннәргә бала биреп җибәрмәүләрен алар да белә, минем алып китә алмаячагымны аңлап, моңсу сагышы йөзенә чыкты. Башка андый җирләргә йөрмим, күңелемә авыр, иң яхшысы бүләгемне әзерләп җибәрүем, дип кайткан вакытларым да күп”, – ди Рузалия апа.
“Кызларны да яз!”
“Син мине генә язма, безнең кызларның да эшчәнлеген күрсәт”, – диде Рузалия. Аның сүзен аяк астына салырга ярамый, ул шундый кеше.
Комментарийлар