Сирин абый белән аралашуны күптән планлаштырган идем. Әмма ашыктырмадым.
Вакыт узсын, йөрәк ярасы бераз булса да басылсын, дип уйладым. Тик сөйләшү барышында шул аңлашылды, бала хәсрәте еллар узса да кимеми дә, югалмый да. Кеше аны бары тик йөрәге белән яшәргә өйрәнә генә.
Сөйләшү башлану белән үк күзләр дымланды. — Ул бит безнең белән әле дә... — дип башлады Альфредның әтисе Сирин абый. Һәм тынлык урнашты.
Кайчак кеше турында сөйләү өчен сүзләр дә җитми. Чөнки аның тормышы, кылган гамәлләре, кешеләр күңелендә калдырган эзе сүзләргә генә сыймый. Әңгәмә шулай да иң якты хатирәләрдән башланды.
Балачагы Галимов Альфред Сирень улы 1985 елның 16 маенда Азнакай шәһәрендә туган. Гади гаиләдә үскән ул. Әмма бу гади гаиләдә иң зур байлык — тәрбия булган. Бу хакта миңа әңгәмәдәшләрем дә кат-кат әйтте.
Альфред кечкенәдән үк тере, шаян, әмма бик игътибарлы малай булып үскән. Кара-коңгырт күзләре һәрвакыт кызыксыну белән дөньяга караган. Әтисе Сирень абый бер вакыйганы елмаеп искә ала:
— Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне үк ул бөтен класс белән танышып чыккан. Өйгә кайткач: “Әти, бездә шундый кызык балалар!” — дип сөйләп утырды. Альфред гаиләдә ике апасы, бер сеңлесе арасында буй җиткезгән. Әти-әнисе балаларын бер кагыйдә белән үстергән:
— Бер-берегезгә терәк булыгыз. Бу сүзләр Альфред күңеленә гомерлеккә кереп калган да.
Мәктәп еллары Альфред Азнакайның 1 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем алган. Беренче укытучысы Земфира апа Шакирова аны болай искә ала:
— Ул бик тәрбияле бала иде. Өй эшен эшләмәгән чаклары да булды, әлбәттә. Әмма ул моны яшерми иде. Киресенчә, үзе килеп: “Гафу итегез, мин әзерләнмәдем”, — дип әйтә. Бу — аның холкының бер сыйфаты турында сөйли, намуслылык. Башкаларга ярдәм итәргә яратты. Кайчак хәтта үз эше калса да, иптәшләренә булышты.
Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, Альфред белем алган мәктәпкә Бөгелмә шәһәрендәге татар-төрек лицее вәкилләре килгән. Сәләтле балаларны үзләрендә белем алу өчен сайлап алганнар. Альфред та сынауларны уңышлы үткән. Әмма гаиләдә әти-әнисе озак кына уйлашкан.
— Баланы еракка җибәрәсе килмәде, — дип искә ала әтисе. Ләкин Альфред үз сүзендә торган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, әти-әнисе сөйләшеп баланы ничек тә калдыралар, тик инде егет 8гә күчкәндә шул мәктәп вәкилләре янә килә килә бит.
Альфред та күңеленә салып куйган хыялын читкә тибәрәсе килмәгәндер, үз сүзендә нык торган. Бер кичне ул әтисенә болай ди: — Әти, мин барып карарга телим. Әтисе аңа карап торган да: — Әгәр син моны чынлап телисең икән — бар, — дип җаваплаган. Менә шул сүзләр Альфредның тормышында беренче зур адым булган.
Лицей, Казанда уку Бөгелмәдәге татар-төрек лицее Альфред өчен зур мөмкинлекләр ачкан.
Монда ул инглиз һәм төрек телләрен тирәнтен өйрәнгән. Укытучылары аны тырыш, җаваплы укучы итеп искә ала. Анда укыганда Альфред дөньяга киңрәк карарга өйрәнгән. Ул чит илләр, мәдәниятләр, телләр белән кызыксына башлаган. Мәктәптән соң Альфред Казанга юл тотып Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының көнчыгыш телләре факультетына укырга кергән. Студент еллары аның өчен актив чор булган. Төрле чараларда катнашкан, студент тормышының үзәгендә кайнаган.
Университетта уку чорында Альфред чит илләргә чыга башлаган. 2006 елда ул АКШның Аляска штатына эшләү һәм ял итү программасы буенча киткән. Аннан соң Төркиядә стажировка үткән. Берничә тапкыр Таиландта гид-тәрҗемәче эшен башкарган. Бу сәяхәтләр аңа күпме тормыш тәҗрибәсе өсти: телләр, тәҗрибә, яңа танышулар, яңа дуслар. Тик туган як барыбер үзенә тарта.
Чөнки аның өчен Азнакай — туган йорт, нигез. 2010-2011 елларда ул Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Соңрак тормыш аны башка илләргә дә алып китә: 2017 елның апреленнән ноябренә кадәр ул Төркиядә гид-трансфер һәм экскурсия гиды булып хезмәт куя.
Ләкин чит илләр, сәяхәтләр, төрле илләр күрү аның күңелендәге төп теләкне — укытучы булу теләген — сүндерә алмый. Ул яңадан туган якларына кайта. 2019–2021 елларда Альфред Урсай авылында укытучы булып эшли. Ә 2021–2024 елларда Җиңү һәм Сукаеш авылларында инглиз теле укытучысы булып хезмәт итә.
Альфред Сирень улы укучылары өчен гади укытучы гына булып калмый Ул аларны илһамландыра белгән остазга әверелгән. Аның дәресләре грамматика кагыйдәләрен яисә сүзләрне генә өйрәнү белән чикләнмәгән. Д
Дәресләрендә балаларны дөнья белән таныштырган, төрле мәдәниятләр турында сөйләгән, яхшылык, батырлык, намус кебек кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр иткән.
Гади генә инглиз теле дәресләре Альфред белән бергә кайчак мавыктыргыч сәяхәткә әверелгән. Укучылар, карта каршында басып, дөнья буйлап «сәяхәт» итә, чит ил кешеләренең тормышы, гореф-гадәтләре турында ишетә. альфред балалар күңелендә телләргә кызыксыну гына түгел, ә белемгә мәхәббәт тә уята алган. Укучылары аны бүген дә зур җылылык белән искә ала.
— Без үз-үзебезгә ышанмаганда да ул безгә ышана торган укытучы иде. Аның һәр дәресе — инглиз теле генә түгел, ә тормыш дәресе булды, — дип сөйлиләр алар.
Башкалары исә болай ди: — Ул безне хаталардан курыкмаска, кыю сөйләшергә, алга барырга өйрәтте. Хәзер аңлыйбыз: ул үзе дә шул принциплар буенча яшәгән — ахырга кадәр.
Күпләр өчен Альфред укытучы гына түгел, ә якын дус, киңәшче дә булган. — Без аның елмаюын, дәрестәге шаяртуларын, ә безнең берәр нәрсә килеп чыккач, аның чын күңелдән горурлануын хәтерлибез, — ди укучылары. Шуңа күрә ул эшләгән мәктәпләрдә Альфред турында әле дә бер үк сүзләрне кабатлыйлар: ул укытучы гына түгел, ә балалар күңелендә өмет уята белгән кеше иде.
Ватан чакырганда 2022 елда ил өчен катлаулы вакытлар башлана. Альфред бу вакыйгаларны читтән генә күзәтеп кала алмый. Берничә тапкыр контракт нигезендә хәрби операция үткәрелгән җиргә барырга омтылган. Әтисе Сирин абый әйтүенчә, үз вакытында армиягә барып хезмәт итә алмавы өчен үзен кимсетелгән итеп хис иткән. Чөнки аның якын ир туганнары барысы да ил алдындагы бурычларын үтәгән. Әнә шуңа йөрәгендә ватан сагына басу хисен сүндерә алмаган укытучы ир. — Мин барырга тиеш, — дип кат-кат кабатлаган ул әтисенә. Аны бу фикереннән хезмәттәшләре кире кайтарырга тырышалар. — Син укытучы бит, — диләр.
Ләкин ул үз сүзендә нык торган: — Әгәр илгә кирәк икән — мин барырга тиеш. 2024 елның 11 октябрендә ул контракт буенча хәрби хезмәткә киткән.
Штурмовик Альфред фронттан да элемтәне өзми. Сирәк кенә булса да, якыннарына, хезмәттәшләренә хәбәр җибәреп тора. Аның сүзләрендә — тынычлык та, ихласлык та, ныклык та сизелә.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова белән ул һәрвакыт элемтәдә була. Бер хәбәрендә ул болай дип яза: — «Исәнмесез, Нәфисә Римовна! Бәйрәм белән сезне! Хәлләрегез ничек? Минем хәлләр, Аллага шөкер, яхшы. Әлегә частьта, укулар бара. Тиздән безне хәрби бурычка җибәрәчәкләр. Позывной — “Альфа”. Ашаталар, яшибез — урманда, землянкада. Барысы да тәртиптә, түзеп була. Бу — армия, тормыш мәктәбе, аны мин үтәргә тиеш. Мин курыкмыйм. Алга гына! Исән-сау кайтсам, сезгә һичшиксез кунакка кереп чыгармын…»
Бу юлларда бернинди зарлану юк. Киресенчә — тыныч кабул итү, язмышка ышаныч һәм ныклык бар.
Икенче хәбәрендә ул тагын да тирәнрәк уй-фикерләрен уртаклаша: — «Алла бирсә, исән-сау әйләнеп кайтырмын. Бөтен нәрсә Аллаһ кулында. Үзем дә өйгә исән кайтырга телим — өйдә мине барысы көтә. Мәктәпне дә сагына башладым. Кайткач, эшемне дәвам итәрмен дип ышанам… Алла бирсә, бөтен әйбер яхшы булачак», — дип тәмамлаган ул хәбәрен. Әлеге гади сүзләр артында никадәр зур көч, никадәр тирән ышаныч ятканын бары тик шул юлларны укыган кеше генә аңлый ала.
Соңгы сулыш 2024 елның 26 декабрендә Донецк өлкәсендәге Шевченко бистәсе өчен каты бәрелешләр барган. Бу урын нык ныгытылган булган: мина кырлары, чәнечкеле чыбыклар. бетон ныгытмалар. Штурм вакытында иң авыр участокка нәкъ менә алар кергән. Шунда дроннар һөҗүме аркасында Альфред батырларча һәлак булган. Аңа үлгәннән соң Батырлык ордены бирелгән.
– Җиңүгә ирешү өчен халыкның бердәм булуы зарур. безнең төп көчебез — бердәмлектә. Геройларыбызның батырлыгы, аларның исемнәре һәм кылган эшләре һәрчак күңелләрдә сакланыр, киләчәк буыннар өчен үрнәк булып калыр. Алар безгә тугрылык, кыюлык һәм Ватанга мәхәббәтнең чын мәгънәсен аңлата. Шуңа күрә без, аларның истәлеген кадерләп, бердәм булып, якты киләчәк өчен тырышырга тиешбез, - диде безгә Сирин абый. Герой әтисенең сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Герой әтисенең сүзләре чынлыкта һәркайсыбыз өчен әһәмиятле: бердәмлек булганда гына без авырлыкларны җиңә алабыз һәм алга таба ышаныч белән барабыз.
Комментарийлар