Алга таба Лина апа сөйләгәннәрдән. – Күптән түгел генә махсус хәрби операциядә һәлак булган улымны алып кайтып җирләгәнне беләсең бит инде. Ул узган ел ук снарядка эләгеп шартлады дип хәбәр иткәннәр иде. Бер ел буе эзләдек. Ике тапкыр ДНК ясап кына гәүдәсен алып кайтып, туган җир туфрагына иңдерә алдык. Гәүдә дип... гәүдә дә түгел иде инде ул.
Туган көне көнне җирләдек улымны. Шулай туры килде. Бишенче март көнне кайчандыр мин тәүге тапкыр әни булган, беренче тапкыр сабыемны кулларыма алып, кечкенә кып-кызыл йомшак битләреннән үбә-үбә имезгән көнем иде... 35 ел мин әни булдым, “әни” дигән иң матур сүзләрне улым авызыннан ишетеп яшәдем. 35 ел бары тик аның өчен тырыштым. Хәзер мин үземнең ни өчен яшәгәнемне дә аңламыйм, тормышымның яме калмады. Бала кайгысы сәламәтлекне дә сыпырып кына ала икән. Ярый әле улымның дүрт баласы калды. Аларга карап юаныр идем, алар да ерактарак яши шул, еш күреп булмый үзләрен. Кунакка да каникул вакытына гына киләләр, килен күбрәк үз ягына алып китә иде элек тә, әле инде мине бөтенләй дә онытмасалар сөенеп торырсың. Кайтсам үзем генә, китсәм дә үзем генә... ичмасам, иремнең дә гомере кыска булды шул. Авырлыкларны ике җилкәгә бүлеп күтәрсәң җиңелрәк булыр иде. Бүгенге көндә мин улымның кечкенә вакыттагы фотоларын карап юанам, еламаган көнем юк.
Ярый әле кечкенәрәк вакытта фотоларын күп итеп ясатып алып калганмын. Мәктәпкә кергән вакытта ук кулында гармун иде балакаемның, аннары баянга күчте. Бәйрәмнәр үзәгендә дә ул булды. Соңгы берничә елда төшкән фотолары компьютерда, телефонда сакланган. Аларны да ясатырмын дип уйлыйм. Югалтырмын дип куркам. Хәрби киемдәге фотоларын да телефонга җибәрде бит. Анда да кулында баян. Тик үзенең яраткан кызыл баяны түгел. Кемнекедер, белмәссең. Ә үзенең баяны миндә, туган йортында калды. Сугышка китәсе кичне туганнар бездә җыелган иде, шуңа баянын да алып кайткан иде балакаем.
Лина апа мине тыңлыймы икән дип текәлебрәк карап торды да, сүзен дәвам итте. – Менә хәзер алга таба сөйлим инде. Кибеткә барган идем, өй ишеген ачарга диеп кулымны күтәрдем, ә өйдә баян тавышы! Беләсеңме, чын-чынлап улымның баянда уйнаганын ап-ачык ишетәм. Бер мизгелдә йөрәгем сөенечтән сикереп куйды, улым кайткан бит! Кабаланып ачкычны эзлим. Ә өйдә өзелеп- өзелеп улым баянда уйный. Колакка ишетеләме соң дип уйлыйм, юк, чып-чынлап ул уйный. Өй ишеге бикле, өйгә ничек керде соң? Ишекне ачып кердем бер кеше юк, баян мин куйган урыннан читкәрәк күчкән... гаҗәп.
Улымның баянын алып кочаклап елыйм гына, ярый әле кеше юк, рәхәтләнеп елыйм мин өйдә берүзем булгач. “Ии улыкаем, баяныңда уйнарга кайттыңмы?” дип үз-үземә сөйләнә-сөйләнә баянны кабат урынына күчереп куйдым. Кечкенә япма белән каплап та куйдым, үземчә тузан да кундырасы килми бит. Улымның истәлеге, төсе ул. Көн шулай үтеп китте. Бераз тынычланып чәй куеп эчтем, өйләрне җыештыргандай иттем, тик янымда ниндидер җылылык тоеп тордым, никтер улым кырыемда кебек тоелды. Төн җитте, бераз бәйләм алып утырдым да, йокларга яттым. Шундый рәхәт, тыныч итеп йоклап киттем. Төнге икеләр тирәсендә аяк тавышларына уянып киттем.
Улымның аяк тавышлары... ул вакытта нинди хисләр кичергәнемне әйтеп тә, сөйләп тә бирә алмыйм. Куркыныч та, шомлы да, рәхәт тә, улым өйдә йөри бит! Бер ара тынымны да алмый аяк тавышларын тыңлап яттым. Менә ул газ плитәсе янында, өстәл янына килде, аннары телевизор каршындагы диван янында торды, минем яныма килеп басты. Беләсеңме, мин аны сизәм, кырыемда икәнен тоям, хәтта җылысын да тоям кебек...
Күзләрем яртылаш йомык, ачарга да куркам, ул шулай бераз басып торды да, ишеккә чыгу юлына атлады. Шунда мин түзмәдем, сикереп тордым да, ишек тоткасына ябыштым, күз яшьләрем белән “улым, китәсеңме инде?” дигән сорауны бирдем. Бер мизгел авыр тынлык эленеп торды һәм улымның тавышын ишетәм “әйе әни, китәм...”. Ирексездән ишекне ачып җибәрдем, аяк тавышлары коридорда ишетелде дә, тышка атлады. Мин улымны үзем, үз кулларым белән ишекне ачып чыгарып җибәрдем. Ул китте, бөтенләйгә китте, мәңгегә. Менә шулай, әле елый да алмыйм бугай инде хәзер, догалар өйрәндем, шуларны укыйм, тынычланам, улыма да, миннән иртәрәк киткән иремә дә, әти-әниемә дә миннән дога гына кирәк инде.
Комментарийлар