Апас районы Кормаш авылында яшәүче Сөрмәдия апа Зиннәтуллина һәр көннең кадерен белә, аны файдалы уздырырга тырыша.
Тынгысыз күңелле, уңган куллы, җор телле, тәмле, шул ук вакытта туры сүзле ул. Җитезлеге, хәтере белән дә таң калдыра. Күптән түгел генә Сөрмәдия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Сугыш чоры балалары без
Сөрмәдия апа үзе Арча районы Урта Курса авылы кызы. 9 балалы гаиләдә туып үсә.
- Эне-сеңелләремне кайгырту, аларга тәрбияче, укытучы, табибә булу да олы кыз буларак, миңа йөкләнгән иде. Әтисе тимер юлда эшләп, гел күченеп йөргәнлектән, язмыш Апас якларына алып килде. 1946 елда Каратунга күчтек. 5 класс кына белем алу насыйп булды. Яшел Үзәнгә китеп, хәрби заводта эшләдем. Язмышым авыл белән бәйләнгән булган, күрәсең, - ди Сөрмәдия апа.
Яшьлегендә күргән авырлыкларны бүген дә онытмаган ул.
- Кырга эшкә чыктым. Аякта – күтәртмәле чабата. Күтәртмәне балчык каерып алып кала. Чабатаны салып куеп, бозлы җирдә яланаяк эшли идек. Сугыш чоры балалары без. Әнинең бәрәңгедән коймаклар пешергәне истә. Сыерыбыз бар иде. Ул безне ач итмәде. Ул вакытта яшәү бер кешегә дә җиңел булмады, - дип ерак елларны искә ала.
Авылның сөйкемле, чая, җитез кызы аулак өйдә яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан, чибәр, булдыклы егет белән таныша. Озак та үтми, 1958 елда гармунчы, көрәшче, һәр җирдә өлгер Фәрит абый Сөрмәдия апага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Алар 63 ел парлы, матур гомер иткәннәр.
Сөрмәдия апа озак еллар сатучы хезмәтен башкара, төрле эшләрдә йөри.
- Колхозда эшләдем, фермада хезмәт иттем. Келәт араларында җилкәдә капчык йөрткән чаклар күп булды, орлык әзерләү эшендә катнашырга туры килде. Кырда эшләгәндә кечкенә балаларымны арба белән тартып бара идем. Беренче баламны аркама асып йөрдем. 1975 елда кибеткә эшкә кердем. Биредә 1991 елга кадәр эшләдем. Колхоз ашханәсендә механизаторларга ашарга пешердем. Балалар бакчасында да яратып эшләдем. Гектар-гектар чөгендер эшкәрттек. Гомерем хезмәттә узган, - ди ул.
Балалары, оныклары өчен үрнәк, киңәшче булып тора. Балалар туган йортка еш кайта, Сөрмәдия апаның ялгызлыгын сизгәне юк.
Бер минутны бишкә бүләрдәй булам
Сөрмәдия апа бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә. 10 айда төсле җепләргә күңел җылысын да кушып, 56 әтәч рәсеме чиккән. Бәйләгән урындык япмаларының санын да хәтерләми. Бер кич утырганда түгәрәк урындык япмасын төгәлләп тә куя. Башмаклары да бихисап. Кечкенә “сувенир” башмаклар бәйләп оныкларын, якыннарын сөендерергә ярата. Аларны никах туйларында бүләк итә. Бәйли башлаган башмагын шул ук көндә тәмамламыйча калдырмый. Бер атнада бишәр пар башмак бәйләгән чаклары да бар.
Соңгы вакытта алмазлы мозайка белән мавыга. 4 елда 100дән артык картина чиккән. Алар белән өен бизәгән, күбесен якыннарына, танышларына бүләк иткән. Кечкенә картинаны 6 сәгать эчендә чигеп куя ул. Берьюлы 10ар мозайка алып кайта. Аларны чигеп бетермичә тынычланмый.
- Кайбер вакытларда 1 минутны 5кә бүләрдәй булам. Бераз да тик тормыйм. Эшсез торсам авырый башлыйм. 14 яшемнән кулыма чигү алдым. Әлеге осталык әниемнән килгән. Яшь чакта бик күп сөлгеләр, мендәр тышлары чиктем. Хәзер дә чигәргә яратам. Аның рәхәтлекләрен белсәгез икән! Кайвакыт ашамыйча да чигәсе килә. Тормышта бит борчулар күп. Әлеге эш тынычландыра, сабырлык өсти. Бернинди дару да кирәкми. Мин шул чиккән әтәчләрем белән сөйләшәм. Алардан көләм. Эшләремне күреп рәхәтлек алам. 16 “әтәчемне” бүләк иттем. Аларның һәрберсе догалы, бер генә күзе дә догасыз түгел, - ди ул.
Сөрмәдия апа беренче әтәч сынын 12 көн чиккән. Каян тотынырга да белмичә, ике аягын ике төстән чигеп куйган көннәрен бүген инде мәзәк итеп сөйли. Соңгысын исә 3 көндә эшләп куйган.
- Изге җомга көнне тотынам. 3 көндә чигеп бетерәм дә, аннары берничә көн ял итәм. Ул арада тагын җомга килеп җитә. Ошамаган, дөрес булмаган җирләрен сүтеп, яңадан эшләгәнем дә бар. Хәзер күз йомып та чигә алам инде, - ди өлкән кул остасы.
Сөрмәдия апа дин юлында. Намазларын калдырмый. 73 яшендә мәчеткә йөреп гарәп хәрефләрен укырга өйрәнә. Коръән китабын барлык якыннарына багышлап, 26 тапкыр укып чыккан. Нинди эшкә алынса да, изге догадан башлый. Кешеләргә яхшылык эшләүдән, ярдәм итүдән көч ала. Күңеле изге, йөрәге олы аның.
Илһам килә дә төшә
Сөрмәдия апа күңел хисләрен ак кәгазь битенә дә сала. Аның 9 китап җыентыгы басылып чыккан. Тагын 10 дәфтәр туп-тулы шигырьләре дөньяга чыгуын көтә.
- Бер ошаган сүз булса, шигырь язып китәргә шул җитә. Күп вакыт төш күреп язам, такмаклап ятам да, аннан торып теркәп куям. Шигырьләр, бәетләр иҗат итәм. Шигырьләремне 1996 елда яза башладым. Лаеклы ялга чыккач, ул миңа бер шөгыль, күңел тынычлыгы бирде. Күңелгә килгән хисләрне календарь битләренә, гәҗит кырыйларына, кая буш урын күрәм, шунда язып куя идем. Вакытында теркәп куймасаң, уйлар борчак кебек чәчелә дә китә. Илһам килә дә төшә. Дәфтәрләр һәм ручкамны гел кул астында тотам. Күбрәк кешеләр, туган як, табигать, ай, кояш болыт турында языла. Һәр шигырьдә минем тормышым, һәр язуда минем язмышым. Алар миңа бик якын, - ди Сөрмәдия апа.
Эшли башлагач, вакытны сизмим дә
Аш-суга да бик оста ул. Аның камыр ашлары телеңне йотарлык була. Берәр тәмле әйбер пешерсә, аны урам буйлап күршеләренә, туганнарына да тарата.
Изге җанлы, күңелендә һәрчак дога йөрткән Сөрмәдия апаның өендә гөлләр дә шаулап үсә. Ул аларны гел коендырып, “хәлләрен белеп” тора. Бер эш артыннан икенчесен уйлап таба.
- Тик кенә телевизор карап уздырган сәгатьләремне әрәм иткән кебек күрәм. Шуңа да кино караганда да кул эшләре алам. Эшли башлагач, вакытны сизмим дә, тоймыйм да, - ди ул.
Барчабызны да вакытның кадерен белеп яшәргә, гомерне заяга уздырмаска өнди.
Озын гомернең серен игелек кылып эшләүдә күрә Сөрмәдия апа.
- Игелек кылып яшәргә кирәк. Чиста күңелле булып, йөрәгең гел изгелектә булса, барыр юлың да киң ачыла, - ди үзе.
Сөрмәдия апа Зиннәтуллина озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. Хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асраганнар. Гомер буе умарта тотканнар. Җитеш тормыш, балаларны аякка бастыру өчен күп тырышлык салганнар. Үткәннәрнең нәтиҗәсе бүгенге матур, рәхәт тормышында, эзгә басып килгән балаларда, онык-оныкчыкларда чагыла. Уллары Рөстәм, Рамил, кызлары Рамилә, киленнәре, кияве, 6 онык, 7 оныкчык өчен бик кирәк һәм кадерле ул.
- Без әни янына гел килеп йөрибез. Матур яшибез. Ул әле дә актив, үз акылында, үз аягында, балаларым дип көтеп тора. Тавыкларын да карап керә. Әле дә камырлар ашлары пешерә. Бик тәмле итеп чәк-чәкләр пешерергә ярата. Кунак табынына да ул ясаган чәк-чәкләрне куйдык, - диде балалары Рамил һәм Гөлзидә Зиннәтуллиннар.
Сөрмәдия Зиннәтуллинадан шәшәрә рецепты:
0,5 килограмм эремчек, 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты кап (125 грамм) сыер мае, ярты кап маргарин салып болгатабыз. Аннан сүндереп 1 бал кашыгы сода, кашык очы белән тоз салып болгатабыз. Әзер массага он салабыз. Камыр бик каты булмый. Кечкенә генә түгәрәкләргә бүлеп, манный ярмасында әвәлибез һәм сыек майда пешерәбез. Шәшәрәне икенче төрле бавырсак дип атарга да мөмкин.
Ләйлә Шиһабиева
Комментарийлар