Бер сугыш аркасында миллионлаган язмыш үзгәрә. Нәгыймә һәм Гайфетдин Мөхетдиновларның бәхетле мизгелләрен Бөек Ватан сугышы үзгәртә.
Көтеп алган беренче балалары Илдус 1941 елның 22 июнендә дөньяга килә. Нәкъ шул көнне сугыш башлана. Мәктәптә хәрби әзерлек укытучысы Гайфетдинне тиз арада сугышка китәргә тиеш була. Баласы тугач, өч көнгә кичектерү бирәләр. Балтач районының Бөрбаш авылыннан беренчеләрдән булып сугышка китә.
Әтисез үскән балачак
Хәрби әзерлеге булган татар егетен командир итеп куялар. Беренче мәлдә хатлары килсә дә, аннан хәбәре булмый. Әнисенә ярдәм итәр өчен Илдус абый бик иртә тормыш йөген тарта, уфалла арбасы тартып көн күрәләр. Сугыш тәмамлана, иренең кайтмавын белгән Нәгыймә, соңрак авыл егетенә кияүгә чыга.
18 яшендә Илдус абыйны армиягә алалар. Аягын имгәтеп, хезмәткә яраксыз дип кайтарып җибәрәләр. Кайтуга, Арча районының Үрнәк училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1960 елда авылдашы Хаҗәр белән гаилә кора. Бу вакытта аларга 19 яшь була. Килен булып мунча кебек кенә кечкенә иске йортка килдем, дип балаларына сөйли торган булган Хаҗәр апа. Кешедән калмас өчен, икәүләү тормыш йөген тарталар, абзар тутырып терлек асрыйлар.
Тик берничә ел бала алып кайта алмыйлар. Хаҗәр апаның кияүгә чыккач кисәк кенә эче авырта башлый, аптырап хастаханәгә бара. Куркыныч әйбер юк, дип кайтарып җибәргәндә, Балтач хастаханәсендә аңын җуя. Тиз арада операция өстәленә салалар, сукыр эчәгесе шартлаган була. Шул вакытта табиблар 6 сәгать гомерең калган булган дигән сүзне әйтә. Бары өч елдан соң гына беренче балаларын Илсурны алып кайталар.
Эшләп узган гомер
Тракторчы буларак, Илдус янына гозер белән килүче авылдашлары бик күп була. Печән, бәрәңге вакытында капка төпләреннән кеше өзелми, төннәр буе кеше сүзен тыңлап, иртән йокламыйча эшкә киткән вакытлары шактый була. Ул чорда авылда печән өсте кызу уза. Совхоз эшчеләренә урманга барып печән әзерләр өчен берничә көн ял бирелә. Халык урманнан кайтмыйча печән чаба. Һәркем вакытында печәнен урнаштырып калырга тырыша. “Илдус абый беркайчан да кеше араламады. Башкаларга сүз үтмәгән вакытлар күп булды, ә ул үзенә авыр булса да, гозеребезне кире какмады, печәнебезне урманнан алып кайтып бирде”, - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев аның турында искә алып.
Таш яуса да, яңгыр ишеп явып торса да, ул чор кешеләре совхоз басуыннан кайтып кермәгән. “Әти кешенең сүзен тыңлап, иң соңыннан гына үзебезнекенә чират җитте. Басудагы совхоз бәрәңгесе дә иң соңыннан безнеке алынды. Әни аптырап, кул белән бәрәңге казыр иде. Әти ник безнекен беренче алмый дип әнидән сораган вакытлар күп булды. Авыр балачагы узгангамы, әти кешеләргә карата бик мәрхәмәтле булды”, - дип искә ала кызы Илсөяр апа Гыйльметдинова. Кешегә ярдәм итүне беренче урынга куйса да, тормышлары авылда бер дигән була.
- Безнең әни дә бик тырыш иде. Әти алып кайтканны урнаштыра, тота белде, бер әйберне әрәм-шәрәм итмәде. Алны-ялны белмичә икесе дә эшләделәр. Әни дә гомере буе фермада терлекләр карады. Аннан кайткач төн буе шәл, оекбашлар бәйләп сатты. Әти сәламәтлеге какшагач, трактордан китәргә мәҗбүр булды. Әни янына фермага чыкты, кочегар булып, дуңгызларга ашарга пешерде. Әти беркайчан да кешегә авыр сүз әйтә белмәде. Алар икесе дә гомерләре буе ярдәмләшеп яшәргә яратты, - ди кызлары.
Нәселдән килгән игелек
Тик Илдус абыйның гомере генә кыска була. Авыр балачак, ачлы-туклы тормыш еллары үзенең эзен калдыра. 1997 елда нәкъ Сабан туе көнендә кыр батыры 57 яшендә вафат була. Ашказаны асты бизенә бер ел элек операция ясаткан була, бер ел дигәндә китеп бара. Парлы тормыш 37 ел гына дәвам итә.
Өч балага гомер биргән әлеге пар, өчесенә дә төпле бирем бирәләр. Балачаклары, яшьлекләре авырлык белән узса да, Хаҗәр апаның картлыгы бәхетле була. Төп йортта улы Тәбрис, килене Гөлнара белән яшәп, моннан алты ел элек бакыйлыкка күчә. Нәселдән килгән халыкка игелек эшләү аларның балаларына да күчкән.
Кызлары Илсөяр апа Саба районының Явлаштау авылында 37 ел фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга. 18 ел гомер иткәннән соң ире вафат була. 3 баласын ялгызы үстерә. “Ирем вафатыннан соң, ир туганнарым төп терәкләрем булдылар. Төп йорт безнең өчен гомер буе ачык, кайчан килмә, якты чырай белән каршы алалар. Ике ир туганым да авылда төпләнеп калды, авыл кызларына өйләнделәр. Мин аларга бик рәхмәтле”, - ди Илсөяр апа.
Хаҗәр апа белән Илдус абыйның ике уллары Илсур белән Тәбрис әтиләре кебек тракторчы һөнәрен сайлый. Заманалар үзгәргәч, үзләренә трактор алып, нәкъ әтиләре кебек инде менә ничә еллар авыл халкын печәнле итәләр. Бәрәңгесен дә утыртып та, эшкәртеп тә, алып та бирәләр. Ни кызганыч, язмыш кабатлана. Тәбрис белән Гөлнараның төпчек уллары Расил бабасы батырлыгын кабатлады. Мобилизация белән ил сагына китеп, батырларча һәлак булды. Бу хакта безнең газетабызда да язылды.

Төп фото: http://baltaci.ru
Комментарийлар