16+

“Шуышып чыкканда, аягым тиресенә эләгеп сөйрәлеп барды...”

Махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең тыныч тормышка ияләшүе үзе бер вакыйга.

“Шуышып чыкканда, аягым тиресенә эләгеп сөйрәлеп барды...”

Махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең тыныч тормышка ияләшүе үзе бер вакыйга.

Бигрәк тә каты яраланып, сәламәтлеген җуйганнарга авыр. Актаныш авылында яшәүче Әлфис Шәйхелмәрдәнов дусларына гына түгел, безгә дә үрнәк күрсәтеп, янып яши. 

Бу көннәрдә махсус хәрби операция ветераны Әлфис Әзһәм улы 57 бистәдә йорт салып ята. Осталар килеп яңа өйнең стеналарын өйгәннәр. Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, дигәндәй, түбә ябасы калган да, ишек-тәрәзәләр куясы бар. Ишек алдында йөгереп йөргән Әлфиснең бер аягы протез икәнен аерып та булмый.
– Кеше гомере бик кыска икән, шуңа һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Вакытның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә телим, – ди утлар-сулар кичкән батырыбыз.
2022 елның октябре Әлфис Шәйхелмәрдәновның тормышын ике өлешкә бүлгән дә куйган. Бер якта ваемсыз яшьлек, үз-үзеңне эзләү, тормышта үз юлыңны табарга омтылу, ә икенче якта Ватан өчен гомереңне дә кызганмыйча ут эченә ташлану һәм аннан соңгы чор.

Тыныч тормышта
Әлфис – Иске Сәфәр авылында Әлфинур һәм Әзһәм Шәйхелмәрдәновлар гаиләсендә икенче бала. Мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлагач, Казанга юл тота яшүсмер. 123 нче лицейга укырга керә, булачак электрчы параллель рәвештә юридик белем ала. 2014 елда армия сафларына чакырыла. Әрмәнстанда чит ил гаскәрләрендә пулеметчы булып хезмәт итә.

– 2015 елда хәрби хезмәттән кайткач, эшләп карамаган эшем калмады. Авылда хуҗалыкта комбайнда уракка чыктым, атлы эштә эшләдем. Күпләп мал да асрадык, – дип искә төшерә Әлфис.

2017 елда Чишмәбаш авылы кызы Айгөл белән очраша башлыйлар, мәхәббәтләренең чынлыгына инангач, гаилә корып җибәрәләр. Төп нигездә әти-әниләре белән яши башлыйлар, уллары Ислам туа. 2018 елда авылдан Актанышка күчеп киләләр, фатир яллап торалар. Икенче уллары Бәхтияр якты дөньяга аваз сала. Гаилә башлыгы «Актаныш» агрофирмасына килә, электрчы, слесарьлек эшләрен башкара. Эретеп ябыштыручы да була. Уңган куллы, һөнәрле егет соңыннан үзмәшгуль булып китә, бригадасы белән төрле хезмәтләр күрсәтә, төзелеш эшләрен башкаралар. 57 бистәдә милек сатып алалар, исәпләре – йорт салып, үз ихаталары белән дөнья көтеп матур итеп яшәү.

Мобилизация
2022 елның октябрендә Әлфис махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Казанда өйрәнүләр узганнан соң солдатларны Украинага, Көньяк Донецк өлкәсе Угледар шәһәре янындагы Никольск авылына озаталар. 

– Безнең язмышка мондый сугышлар күрергә туры килер, – дип уйламаган идем. Бу куркынычка ияләшү авыр булды. Бертуктамый һөҗүм барды. Мин оборонада идем. Үзебезнең якны сакладык. Соңыннан штурм бригадасына күчерделәр. Анда өч ай хезмәт иттем, – ди Әлфис.

– Кайда яраландың?
– Штурмга озатучы булып кергәндә гадәт буенча алдан бардым. Гел йөргән юл булгангамы, бер дә шикләнмәдем. Гыйнвар аенда туңдыра бит, ә без кергәндә инде аяк асты җебеткән иде. Шунда минага бастым. Сул аякны өздердем. Үземә-үзем беренче ярдәм күрсәттем, сөяге сынган иде, үзебезнең якка шуышып чыкканда, аягым тиресенә эләгеп сөйрәлеп барды, кисеп калдырырга йөрәгем җитмәде. Бераздан башка сугышчылар янына кушылдым. Мине ун сәгать алып чыктылар, баш өстеннән туктаусыз аталар, шуңа да карамастан, ташламадылар. Сугышчан дусларыма рәхмәтем чиксез. Әмма аларның берсе дә исән түгел хәзер. 

– Аякны саклап калып булмый идеме соң?
– Кызганыч, булмады шул. Украинада Донецк янындагы госпитальдә аякны кистеләр. Вертолет белән Ростовка озаттылар. Анда бер ай дәваладылар. Бик яхшы карадылар. Мәскәүдәге Вишневский исемендәге госпитальләрдә биш ай булдым. Анда да бик көчле табиблар эшли. Мине аякка, бастыру өчен бар көчләрен куйдылар. Икенче төркем инвалидлык бирделәр. 

– Протезга озак ияләштеңме?
– Тырыштым, йөрергә өйрәндем. Протезлар буенча Казанга «ОртПрофи» үзәгенә йөрим. Соңгысын шунда ясадылар. Актаныштагы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Актаныш районындагы социаль координаторы Ландыш Бариева ярдәме белән тиздән йөгерү өчен спорт протезым булачак. Аңа читтән запас частьлар кайтканын көтәбез. 

– Тыныч тормышка син бик тиз кереп киттең. Ә бит кайберәүләргә адаптация өчен вакыт күп кирәк, үзенә дә, якыннарына да авыр. 
– Махсус хәрби операциядән кайтучыларга шуны әйтәсем килә, үз-үзеңне ничек тә кулда тотарга кирәк. Үзебезнең районнан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аерым группабыз бар. Сөйләшеп, аралашып торабыз. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз.
Әлфис кечкенәдән хайваннар ярата, малай чагында ук әниләренә маэмай алдыра, аннан бер дә аерылмый. Яңа ихатасында да лабрадор һәм королевский корги токымлы бик матур этләр асрый. Аның куяннар тотуын ишеткән идек. Озынколаклары үскәннәр, ишәйгәннәр, хәзер 7 куяннары бар. Тавыклар белән бергә балаларның, Әлфиснең кайгыртуында үсеп яталар. 

– Әлфис тормышны бик нык ярата. Беркайчан да югалып калмый, алга карап атлый. Аның дөнья көтәргә тырышып яшәвен күргәч, без әле тормышның кадерен тиешенчә бәяләмибез дип уйлыйм. Бик күпләргә үрнәк ул. Сәламәтлеген югалтса да, беркайчан да үткәненә үкенми, илебезнең киләчәге өчен борчылып тора. Кызыксына, иптәшләре белән аралаша, аларга ярдәм итә, – дип язмам героена район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова хөрмәтен җиткерде. 

Фәйрүзә Сөнгать кызының сүзләре белән тулысынча килешәбез. Әлфискә изге теләкләребезне әйтеп, яңа корган нигезендә гаиләсе белән тигез, тыныч тормышта яшәвен теләп саубуллаштык.

Ләйсән Газизова, Актаныш районы.
Автор фотолары.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading