16+

Тәрәзә артындагы гомер: Казанда авыру хатын-кыз ярдәм көтә

1983 елның 13 ноябрендә Казанда дөньяга килгән Лилия Рәхимова язмыш сынауларын бик иртә татыган.

Тәрәзә артындагы гомер: Казанда авыру хатын-кыз ярдәм көтә

1983 елның 13 ноябрендә Казанда дөньяга килгән Лилия Рәхимова язмыш сынауларын бик иртә татыган.

Әти-әнисе аңа нибары дүрт ай ярым чакта аерылышкан. Әтисе кызын беркайчан да күрмәгән, тәрбияләмәгән, алимент та түләмәгән. Ассоциаль тормыш алып барган ирдән ярдәм өмет итәрлек булмый.

Лилия әнисе Талия апа белән әби-бабасы йортында үскән. Иске фатир, агач бүлемнәр, кысан шартлар... Әмма анда иң мөһиме җылылык, гаилә терәге тоеп үскән кыз. 2005 елда әби белән бабай мәрхүм булгач, алар әнисе белән бергә фатирны сатып, тормыш шартларын яхшыртырга ниятләгән. Яңа өметләр белән 2007 елда шул эшне башлап, 2008 елда фатирларын сатуга ирешәләр.

Ышану хатасы һәм җимерелгән өметләр 
Танышлар аша табылган риелтор аларга беренче карашта ышанычлы кеше булып күренгән. “Тәртипле, тәҗрибәле, күп кенә килешүләр үткәргән белгеч”, — дип мактаганнар аны. Әмма ул кара ниятле булып чыккан...

Килешүләрне рәсмиләштергән арада риелтор елап-сыкрап, гаиләсендә авыр хәл булуын, өч көнгә генә акча кирәклеге турында ялварган. Ниятендә инандырыр өчен расписка да язган. Ләкин паспорт мәгълүматларын дөрес күрсәтмәгән. Яшь, кешеләргә тиз ышанучан Лилия дә, әнисе дә алдануларын соңрак кына аңлаган. 

Бер миллион ике йөз мең сумга якын акчалары юкка чыккан. Риелтор элемтәгә чыгудан туктаган. Полициягә, прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр — “җинаять составы юк” дигән җавап кына алган алар.

Әлеге хаталану аларның тормышын астын-өскә китергән. 

Чир куәтләнгән еллар
Шушы стресс фонында Лилиянең сәламәтлеге какшый башлаган. Баш әйләнүләр, һуштан язу, даими баш авыртулары кабатланган. Табибтан-табибка йөрүләр, озак вакыт дөрес диагноз куелмавы хәлне катлауландырган. 
2011 елда, күп санлы тикшеренүләрдән соң, аңа таркау склероз диагнозы куелган. 

Лилиянең хәле елдан-ел начарайган. Башта өченче төркем инвалидлык бирелгән. Аннары — икенче. Уң ягы параличланган, сөйләме югалган. Көчле гормональ препаратлар вакытлыча гына ярдәм иткән. 2016 елда аңа беренче төркем инвалидлык билгеләгәннәр. Соңрак — гомерлеккә.

Белешмә
Таркау склероз — үзәк нерв системасының аутоиммун чире. Иммун система организмның үз тукымаларына һөҗүм итә, ми һәм умыртка баганасындагы миелин катламы зарарлана. Чир еш кына яшь чакта башлана, хатын-кызлар ир-атларга караганда ике тапкыр күбрәк авырый. Ул кешене иртә инвалидлыкка китерергә мөмкин. Көчәю һәм вакытлыча басылу чорлары була.

Фатирдан фатирга 16 ел күчеп йөрүләр
Авыр чир белән көрәшкәндә, аларның тормышы тагын бер газапка әйләнгән — даими күчеп йөрү.
Фатир сатылганнан соң, арендага күчкәннәр. Берсен ярты елдан сатканнар, икенчесендә алты ел яшәгәннәр, аннары тагын күченгәннәр. Казанның төрде районнарында барлыгы дүрт фатир алыштырырга туры килгән. Даими теркәлү булмау сәбәпле, инвалидлыкны ел саен раслау, социаль ипотекага баса алмау — болар барысы да хәлне катлауландырган. Хәзер алар яшәгән фатир да сатылырга тиеш. 4 февральдә хуҗа кеше шалтыратып, китәргә кирәклеген хәбәр иткән. Кулда — санаулы көннәр генә.

Тәрәзәгә карап үткән көннәр
Бүген Лилия урын өстендә ята. Инвалид арбасына күчереп утырту өчен дә ярдәм кирәк. Кайчак чит кешеләр чакыртырга туры килә. Такси яллау, хастаханәгә бару — болар барысы да чыгым таләп итә.

Әнисе Талия апага 68 яшь. Үзе дә астма, гипертония белән интегә. Даруларсыз яши алмый.
— Лилиянең тешеннән гной ага, хроник цистит газаплый, әмма аны табибка алып бару өчен көч тә, акча да җитми.
- ди Талия апа көрсенеп.—  Кызым көннәр буе тәрәзәдән генә карап ята. Урамга чыга алмый. Мин аны күтәрә алмыйм. Кеше ялларга кирәк. Ә безнең мөмкинлек юк.

Бүген алар ай саен 30 мең сум арендага һәм коммуналь хезмәтләргә түли. Лилиянең пенсиясе — 24 мең, әнисенеке— 14 мең сум. Бу акча даруларга, азык-төлеккә дә җитми.

Гомер буе җыйган әйберләре дә фатирдан фатирга күчеп тузган. Әмма алар — үткән тормышның соңгы истәлеге.
Әниле-кызлы гаиләгә ярдәм бик кирәк. Алар ялгыз. Туганнары юк. Көчләре дә, мөмкинлекләре дә чикләнгән. 
Бәлки, мәрхәмәтле кешеләр табылыр? Берәүләр өчен кечкенә генә ярдәм дә алар өчен яшәү мөмкинлеге булырга мөмкин.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Саклык банкы яки Озон Банк карта:сы  +7 987 174 59 13 номерына беркетелгән. Лилия Ренатовна Р. исемендә. 
Лилия язмышы тәрәзә артындагы тын гына гомер итү, өмет белән тулы күзләр һәм ярдәм көткән күңел.
Битараф калмыйк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading