Апас районының Олы Күккүз авылына кергәндә зират кала. Биредә 3 флаг җилферди. Авылның өч егете, өч лачыны җирләнгән биредә.
Өч дус Илфар Хафизов, Альфред Зәйнетдинов һәм Динар Әскәров. Өчесе дә Олы Күккүзнең яшел чирәмендә тәгәрәп үскән батыр авыл малайлары.
Сүзне икенчегә бора
... Илфар 1986 елның 13 декабрендә туган. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп үсә. Мәктәптә укыганда да төрле чараларда катнаша. Берсендә дә сынатмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үз тырышлыгы белән Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә. 2005-07 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Билгеләнеш буенча Владивосток якларына диңгез пехотасына җибәрелә. Армия хезмәтеннән соң Казанга кайтып профнастил җитештерүче заводка эшкә урнаша. Үзенә бүлмә ала. Әмма гаилә корырга ашыкмый егет. Әнисе күпме сорашса, бу хакта сүз катып караса да Илфар сүзне икенчегә бора. Ковид зәхмәте башлангач, ул эшләгән завод ябыла да егет туган ягына юл тота. Биредә район хакимиятенә машина йөртүче кирәклеген белгәч теләп ризалаша.
– Кечедән үк кул арасына кереп үскән бала алар, – ди Илфарның әнисе Асия апа. – Авылны ярату җаннарында, Илфар соңгы елларда умарта санын арттыру турында хыялланды. Үзебез умартачылык белән утыз елдан артык шөгыльләнәбез. Моңарчы аңарда бал корты чакканнан соң аллергия була иде. 2022 елның җәй аенда бал корты бер тал ботагын сырып алган. Аларны җыярга дип Илфар агачка менеп киткән, тал ботагы черек булып, җиргә килеп төшкән ул. Бер кулын тоташ бал кортлары сырып алган. Кичен авыртуны сизмәгән, ә иртән кулы шешеп чыккан, инәләрен җыйдык, тоташ ук кына иде.
«Илфарга да повестка килде»
Махсус хәрби операция башлангач, егетләргә повесткалар килә башлый.
– Ул көнне эштән сорап кайтып киттем, – дип сүзен дәвам итте Асия апа. – Өйдә ремонт бара, тиз арада обойларны ябыштырып бетерәсе иде, чөнки тарттырылган түшәм куяр өчен килергә тиешләр. Әбәттән соңгы вакыт авыл җирлеге башлыгы шалтырата: «Илфарга да повестка килде», ди. Казларыбыз күршеләрнең бакчаларына кергән дә, улым шуларны куып алып кайта иде. Аңа да бу хәбәрне җиткердем, мин аны-моны абайламаган арада, киенгән дә чыгып та киткән. Юлда барганда зират кырыенда авыл җирлеге башлыгын очраткан, повесткасын сорап алган да җәһәт кенә китеп барган.
Шуннан Апас район үзәгенә чыгып киткән егет. Базардан үзенә кирәк дип тапкан кием-салым, кирәк-ярак сатып алган.
– Термокием, әллә ничә пар җылы оекбаш, шапкалар, гигиена, көнкүреш әйберләре алган, – ди күз яшьләре аша Асия апа. – Дусты Альфредка да шалтыратып аңа ни кирәклеге турында сорашырга өлгергән. Шул көнне кайтканда юл кырыенда басып торучы хуҗасыз этне күреп алган улы, миңа кайтты да: «Әни, этне ашатырга азык әзерләп бир әле», дип үтенде. Бер чиләк азык әзерләгәнмендер. Шуны ашатып кайтты. Әле бит юлга дип әзерләнгән рюкзагын: «Әни, берәр нәрсә онытылмады микән», дип әллә ничә кат бушаттырды. Бушатабыз да, янәдән тутырабыз. Төнебез шулай үтте. Икенче көнне иртән сыерлар савып кереп килә идем, Илфар кайтып керде, каян кайтып килешең дим. Теге сукбай этне ашатып кайттым әле, диде.
«Өстән тоташ яңгыр койды»
2022 елның 22 октябрендә иртәнге сигезгә район хәрби комиссариаты янына килеп җитәргә кушыла. Шул көнне ЭКСПОга алып китәләр. Тиешле хәрби киемнәр биргәннәр. Офицер бүреген сорап аптыратканнан соң, Альфред белән икесенә тапшырыла ул. Әмма шул вакытта аларга алгы сызыкка алып китәләр сезне, дигән фәрман җиткерелә. Апас белән Казан арасын ничек үткәнен үзе дә хәтерләми Асия апа.
– Нәрсә әзерләргә дә белмәдек. Көтелмәгәндә булды бу. Чөнки әзерлек тә үтмәде бит алар. Күз яшьләребез белән бергә өстән тоташ яңгыр койды, ЭКСПОның кайдалыгын белмибез, шулай сораша-сораша барып җиттек. Шөкер, алып китмәгәннәр иде әле. Елаштык, Апас егетләре белән фотога төштек. Автобуска утыртып алып киттеләр. Кул болгап калдык. Ике тәүлек буе поездда барганнар. Улым үзенә «Хафиз» дигән позывной алган, – ди хәрбинең әнисе.
Шулай итеп 24 октябрьдә егетләребез махсус хәрби операция зонасына кузгала. Беренче линиягә барып җитәргә берничә чакрым гына калган. Палаткалар корып, үзләре утын хәстәрләп учаклар ягып ашарга пешергәннәр.
«Башка хәбәр булмады»
– 2022 елның 5 ноябрьнең иртәнге җиденче унтугыз минут иде. Илфардан смс хәбәр килеп ирешкән, «Әни, учакларны сүндереп йөрим. Без хәзер китәбез», дип язган. Башка хәбәр булмады. Әтисенең Тольяттида яшәүче сеңлесе бар, ә аңа улым: «Тәти апа, безне беренче линиягә кертәләр», дигән. Мине кайгыра дип белгертмәгәндер. Көн саен хәбәр көттем. Көн дә телефонына яздым. Төшләремдә күрмәмме дип йокларга ятам, ә уянгач, язмаганмы дип телефонны актарам. 12 ноябрь көнне алгы сызыкта вакытта окоплары өстенә мина килеп төшкән. Илфар белән Югары Ослан егете мизгел эчендә һәлак булган. Ләкин бу хакта мин шактый соң белдем. Билгесезлектән тилмереп арыган вакытта миңа төш керде. Янәсе, зур гына бүлмәдә йөрим. Тагын бер бүлмәгә кереп киттем, карасам диванда Илфар ята. Өстендә берни юк, күкрәгенә чаклы күренә, ә аннан соң капланган. Берни шәйләнми. «Хәлемне дә белмисең», диде шулчак. Уянып киттем дә күңелемә шик керде.
Асия апаның сорамаган һәм язмаган кешесе калмый, әмма билгесезлек җанга тынгы бирми.
– Беренче декабрь көнне күрше хатыны кергән иде. Елашып утырабыз. Илфарның батальон командиры «Алтай» позывнойлы Рафаэль Вәлиуллин шалтыратты да: «Улыгыз яу кырында батырларча һәлак булды», диде. Тагын нидер сөйләде. Ишетмәдем берни дә. Гүя томанда кебек калдым. 5 ноябрьдән бирле бит өметтә яшәдек без, – ди Асия апа күз яшьләре аша.
Күкләрдә язылмаган никахы калган
Илфар Хафизовның үлем вакыты “2022 ел 12 ноябрь 12.30 сәгать” дип язылган моргтан бирелгән кәгазьдә. Ә туган ягына хәрби егетнең җәсәде 29 декабрьдә кайтарылган.
– Төзәлмәслек гомерлек ярам. Сагынсам да, берни эшләр хәл юк. Сабыр итәргә генә кала. Сагынуларга дәва юк шул, сабыр итүдән башка, дип дөрес җырлыйлар икән. Бөтен тынычлыгыбызны, сәламәтлегебезне үзе белән алып китте. Командиры Рафаэль Вәлиуллинга да: «Авылга кайткач, Алла кушып, өйләнәчәкмен», дигән. Казанда аралашып йөргән кызы булган. Илфарны соңгы юлга озатырга да кайтты ул. Нишләмәк кирәк, күкләрдә язылмаган никахы калган, – ди сабырлык белән Асия апа.
Аллаһ сабырлыклар, түземлекләр бирсен анага мондый хәсрәтне кичерергә.
Мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма бу хәсрәтләр бер минут та кеше күңеленнән чыкмый, вакыт үтү дә бу кайгыны җиңеләйтми, күрәсең.
— Җаным сыкрамаган минутым юк... Хәзер килеп, нишлисең, бар да Аллаһы Тәгалә кулында, димен. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын, – ди Асия апа.
Әйе, язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылганны үзгәртеп булмый диюләре хактыр.
– Төшемә сирәк керә. Ә менә туганнарыбызга канәгать кыяфәттә кергән. «Әнигә әйтегез, артык кайгырмасын, хафаланмасын, барысы да әйбәт булыр», дигән ул, - дип сүзен җөпләде батыр әнисе.
Яу кырындагы иптәшләре белән 
Комментарийлар