«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының 9 санында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Кукмара егете Әмир Миннемуллин турында язма чыгачак.
Ә авылдашы Чулпан Фатхрахманова хәрбигә багышлап бәет язган. Аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
ӘМИР БӘЕТЕ
Бисмиллә, дип башлыйм әле,
Бәет шулай башлана.
Бөтенләй дә көтмәгәндә
Кайгы килә башларга.
Ямьле җәйләрне тагын да
Күмеп зур шатлыкларга
Иң беренче бала булып,
Туганмын дөньяларга.
Тәпи киттем, үсеп җиттем,
Әти-әни шатланды.
Матур булып үсте буйлар,
Барча халык таң калды.
Солдат булып, хезмәт итеп,
Кайттым туган өемә.
Тормыш ярым - Гөлиякәй
Очрады бәхетемә.
Вәгъдәләшеп, тормыш кордык,
Туды газиз балалар.
Миңа бүген шунысы авыр:
Алар миннән калалар.
Тыныч кына яшәгәндә
Түгәрәк бәхет белән.
Илне дошманнан сакларга
Чакыру кәгазе килгән.
Җиңәрбез, дидек явызны,
Тиз генә барып кайтып.
Хәерле ак юллар теләп,
Озатты барча халык.
Ике елдан артык гомер
Көрәшеп үтте шулай.
Яу кырында баш салырга
Язган икән шул Ходай.
Каһәр суккан дошманнарның
Сынавын үталмадым.
Якыннарым белән бергә
Гомерне кичалмадым.
Гөлия-матурым, төзәлмәслек
Яраланды йөрәгең.
Каерылды канатларың,
Китте ныклы терәгең.
Ярый әле син очрадың
Миңа тормыш юлымда.
Бәхетләр түгәрәк иде
Син булганда янымда.
Ымсындырып, көчләр биреп,
Җиңүгә әйдәп тордың.
Караңгыда яктыртучы
Якты маягым булдың.
Нигә икән шулай кыска
Булган парлы юлыбыз?
Юанычка калды сиңа
Улыбыз һәм кызыбыз.
Балаларыбыз хакына
Үз-үзеңне сакла син.
Бүтән авыр кайгыларга
Ходай сезне салмасын.
Балаларыма читен шул
Әтисез яшәүләре.
Насыйп түгел үзләренә
Әти, дип дәшүләре.
Самат белән Ясминәгә
Әтиең юк, димәгез.
Йөрәкләрен яраларсыз
Кайтмый ул, дип әйтсәгез.
Олы булгач, мин юклыкны
Аңлап алырлар әле.
Рәсемнән карап булса да
Искә алырлар әле.
Герой әтиләре белән
Горурланырлар әле.
Зур булып үсеп җитәрләр,
Мин генә күрмәм инде.
Кочакка алып үзләрен
Бер назлап сөймәм инде.
Улым, кызым!
Әниегезнең сүзенә
Һәрчак колак салыгыз.
Әби-бабайларыгызга барып,
Хәлләр белеп торыгыз.
Барыннан да иң авыры
Әти белән әнигә.
Үзең калып, балаң киткәч,
Яшәү мәгънәсе нидә?
Әти-әнисе китсә дә,
Баласы көч таба ул.
Газизен югалткан ана
Саргаеплар кала шул.
Әни-бәгърем, иңнәреңнән
Бер кочып алыр идем.
Сабый баладай алдыңа
Башымны салыр идем.
Күзең талдырып көткәнсеңдер,
Мине озатып калгач.
Ничекләр түздең, әнкәем,
Табутта каршы алгач?
Йөрәгеңнән кан тамадыр,
Телгәләнеп меңнәргә.
Баласын югалткан анага
Ничек кирәк яшәргә?
Минем яшьтәшләрне күргәч,
Мин исеңә төшәрмен.
Шул чак өзелеп сагынуга,
Әнкәй ничек түзәрсең?
Әти-җаным, мине сагынып,
Түзми күңелең тулганда,
Моңланып сагышланырга
Гармуның ал кулыңа.
Колакта гел чыңлап торды
Синең уйнаган көйләр.
Күңел белән сиңа кушылып,
Үткәрдем көннәр, төннәр.
Бернидән курыкмый торган
Чын кеше иттең безне.
Саклап яклыйсы урынга
Калдырып киттем сезне.
Туганнар җыелышкан чакта
Эх, өздердек көйләрне.
Насыйп булмаган янәдән
Бергә эчү чәйләрне.
Энекәшләргә бик читен
Абыйлары булмагач.
Нишләргә соң язмышлардан
Безгә узып булмагач?
Китте инде абыегыз
Мәңге кайтмас җирләргә.
Сагынуга тешне кысып,
Кала бары түзәргә.
Һәрвакыт бер-беребезгә
Булдык без ныклы терәк.
Якыны өчен өзелеп торган,
Безнең кебекләр сирәк.
Үрнәк идек башкаларга,
Сокланды һәрбер кеше.
Әллә безнең бердәмлеккә
Тидеме ятлар күзе?
Динар энем, Данил энем,
Чиксез сабырлык сезгә.
Юаныч, терәк булыгыз
Әти белән әнигә.
Туганнарым, мин китте, дип,
Кайгырып еламагыз.
Бары бер үтенеч сезгә -
Догадан калдырмагыз.
Күңелле, матур яшәдек,
Бердәм булдык һәрчакта.
Сездәй туганнарым барга
Рәхмәтлемен Ходайга.
Якын дуслар, сезнең белән
Бер гаилә сыман идек.
Яхшысын да, яманын да -
Ниләр генә күрмәдек.
Гел дә ярдәм күрсәттегез,
Барысы өчен рәхмәт.
Сезнең кебек дуслар белән
Яшәүләре дә рәхәт.
Күреп очрашулар бүтән
Насыйп булмаган икән.
Тормыш китабымның соңгы
Бите ябылган икән.
Уртак хатирәләрне сез
Беркайчан онытмагыз.
Сезгә яхшы теләкләрдә
Кала Әмир дустыгыз.
Җиңу яулап, туган якка
Кайтырмын диеп йөрдем.
Китәсемне сизгәнгәме
Үләсе көн төш күрдем.
Буранга кереп адаштым,
Тапмадым чыгар юллар.
Кулымны сузып карадым,
Җитмәде шул, эх, буйлар.
Күкрәп, яшьнәп яшәр чакта
Кайтмаска китеп бардым.
Якыннарым йөрәгенә
Мәңгелек яра салдым.
Үкенечкә калды гомер,
Иртә киттем дөньядан.
Газизләрем, якыннарым
Һич китмиләр уйлардан.
Еламагыз мин китте, дип,
Җаннарым кайтып йөрер.
Минем елмайган чакларым
Бик ел төшләргә керер.
Елга туенда тал-тирәк,
Хәлне белергә кирәк
Якыныңны югалтуга
Ничек чыдасын йөрәк?
Туган йортның кыегына
Оя корган карлыгач.
Каберемә килгәләгез
Мине өзелеп сагынгач.
Туган көнем җиткән чакта
Табынга җыелыгыз.
Газизебез, тыныч ят, дип,
Сез догалар кылыгыз.
Бәхетле генә яшәгез,
Тигез булсын юлыгыз.
Догадан калдырмасагыз,
Тыныч ятар улыгыз.
Дөньялары тынычлансын,
Бетсен иде сугышлар.
Мәңгелек җәрәхәт ясап,
Өзелмәсен язмышлар.
Шушы сүзләрдә тәмамлыйм
Башлаган бәетләрне.
Ходай насыйп итсә иде
Һәммәгез бәхетләрен.
05.06.1991-10.12.2024
Комментарийлар