16+

Туганда ук авыр диагнозлар белән көрәш башланган

Сәйдәнең һәр яңа хәрәкәте-зур җиңү.

Туганда ук авыр диагнозлар белән көрәш башланган

Сәйдәнең һәр яңа хәрәкәте-зур җиңү.

Аның янәшәсендә – бары тик мәхәббәт һәм сабырлык белән яшәүче әнисе Илнара, әбисе һәм аларга ярдәм итәргә теләүче дистәләрчә кешеләр. Актаныш районы Такталачык авылында яшәүче кечкенә Сәйдә Галиуллина туган көненнән сынау кочагында. 

Язмыш аны кечкенәдән сыный. Әмма яшь кенә булуына карамастан, аның яшәү теләге, тырышлыгы һәр кешене сокландыра. Сәйдәнең дә һәр бала кебек йөгереп йөрергә, әнисе кочагына сыенырга, рәхәтләнеп уйнап-көлеп яшәргә хакы бар.

Әлегә күп нәрсә әнисе Илнара Галиуллина белән Сәйдәнең татлы хыялы гына булып кала. Әмма ана кешенең өмете дә, ышанычы да көчле – кызының аякка басачагына  бөтен күңеле белән ышана.

Авыр сынаулар башлангычы
Сәйдә – Илнара белән Рузилнең көтеп алган беренче нарасыйлары. Илнара авырга узгач йөклелек чорын җиңел кичерә. Әмма 36 атнада хәле авырая: Илнара шешенә башлый, кан басымы күтәрелә. Аны ашыгыч рәвештә Чаллыга озатып, кесарево кисеме белән баланы тудыралар. 

Башта табиблар баланы “сәламәт” дип тынычландыра. Әмма биш сәгатьтән сабыйны реанимациягә күчерәләр – гипоксия, баш миенә һәм эчке органнарына кан саву диагнозы куела. Әни кеше үзе дә үлемнән чак кына кала – күп кан югалта.

Сәйдә 21 көн реанимациядә ята. Өмет белән курку арасындагы бу көннәр мәңге онытылмый. Өйгә кайткандан соң, ата-ана сабыйларының үсешен күзәтә башлый, ләкин кызчык айлар үткәч тә башын тота алмый. Илнараның әнисе Гөлнара апа, үзе дә медицина хезмәткәре буларак, чаң суга. Сәйдәне хастаханәләргә, массажларга, табибларга йөртә башлыйлар.

Бер яшь тулганда аңа,  инвалидлык билгелиләр. Әтисе Рузил гаиләне тәэмин итәргә, кызын дәвалауга акча табарга тырыша, әмма авырлыклар аны сындыра. Сәйдәгә 11 ай булганда ул вафат була. Илнара яшьли тол кала. Әмма ул берүзе түгел – әнисе Гөлнара апа, мәрхүм Рузилнең әти-әнисе, дуслары аңа терәк була.

– Ул вакытларны күз яшьләрсез исемә дә төшерә алмыйм. Бер мизгелгә әйтерсең лә тормыш туктап калгандай булды. Балам хакына дип үземне кулга алдым, –  ди Илнара яшьле күзләрен сөртеп.

Көч бирүче олы йөрәкләр 
Илнара кызын алып, туган авылы Такталачыкка әйләнеп кайта. Чөнки үзе дә 3 төркем инвалид, шактый операцияләр кичергән Илнарага сабыен карау бик авыр була. Гөлнара апа оныгын тәрбияләшүдә Илнараның зур ярдәмчесе – ныклы терәге.

– Мин әниемә мең рәхмәтле. Аннан башка бу авырлыкларны үзем генә күтәрә алмас идем. Сәйдәне  озаклап күтәрә дә алмыйм. Ул көннән-көн авырая, үсә. Ә кулларым ныклап тотмый,  – ди Илнара. 

Кызга ике яшь булганда, аңа балалар церебраль параличы дигән диагноз куялар. 
– Бу диагнозны ишеткәч, һич кенә дә кабул итәсе килмәде. Әле җитлекми туганын белгәч, алга таба үсеше нормальләшер дигән өмет бар иде. ДЦП дигәч, башта нишләргә белмәдек. Аннан инде Сәйдәне төрле дәвалау курсларына йөртә башладык, – ди сабыр ана. 

Сәйдәне бик күп реабилитация үзәкләренә йөртәләр.  Бушлай бирелгәннәре белән генә чикләнмичә, түләүлеләренә дә баралар. Кызчыкка ел саен берничә реабилитация курсы кирәк. Күнегүләрне, массажны өйдә дә туктаусыз дәвам итәләр – юкса буыннар бик тиз ката.

Беренче уңышлар һәм зур өмет
2021 елда аны Чиләбедәге белгечләр янына алып барырга насыйп була – әлеге курслардан соң кызчыкның хәлендә күренеп торган уңай үзгәрешләр башлана. Шул вакыттан башлап, алар ел саен Сәйдәне Чиләбедәге Сакура медицина үзәгенә алып бара башлыйлар. Анда бер көнлек дәвалау 13 мең сум тирәсенә баса.  Моңа үзләренең генә көче җитә алмый. Илнараның шулай кызының сәламәтлеге өчен тырышуын күргән дуслары интернет челтәрендә махсус хәйрия төркеме булдыра (ялгыз ана тормышын в контакте төркемендә Жизнь с ДЦП  Галиуллина Саида, дип эзләп, язмышлары белән тулырак танышырга була). Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән тамчыдан күл җыела. Сәйдәне тернәкләндерү курсларына алып барырлык акчалар туплана. 

– Алдагы елларда өчәр айга бара идек. Сәйдәгә артык нагрузка булгач, быел ике айга гына барырга булдык. Бүген Сәйдәгә алты яшь ярым. Андагы алга китешне күреп, бик сөендек. Ул инде мөкәйли. Кулына уенчыкларын да ала. Әнисе белән әбисе генә аңларлык булса да, сүзләр дә әйтә. Өлкәннәр кулыннан тоткач, йөри дә. Әлбәттә, болар аннан зур тырышлык һәм көч сорый. Әмма яшәүгә теләге шул кадәр көчле булган кызчык бер генә минут та тик тормый. Гел хәрәкәтләнергә тырыша. Бу – гаиләнең еллар буе тудырган көче, күз яше, сабырлыгы, мәхәббәте нәтиҗәсе. 

– Безнең әле ашау белән проблема. Үзе чәйнәп ашый алмый. Сыек, төелгән ризыклар гына ашатабыз, –  ди Илнара. 
Киләчәктә чәйнәү рефлексы да кайтыр, дип өметлә ул. Үзләренә һәрдаим булышучыларга да рәхмәтле. 
– Иң беренчесе Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Үз җаен, чишелешләрен биреп тора. Туганнарга, дусларыма, авылдашларга, райондашларга, республика халкына рәхмәт. Безгә һәрвакыт теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп торалар. 
Мин кызымны бик яратам. Үзем дә кечкенәдән реабилитация үзәкләрендә күп йөргәч, шулай тиеш дип кабул иттем. Шушындый бала тәрбияләгән әти-әниләргә сабырлык телим, –  ди Илнара. 

Ул ире ягыннан әти-әниләренә, туганнарына, Суыксу авылы халкына да рәхмәтле. Гел хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар икән.   
Районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Илнараның сабырлыгына соклануын белдерде. 
– Хәзерге заманда сәламәт балаларын да бала тудыру йортында ташлап калдыручылар бар. Илнарага да, әнисе Гөлнарага да киләчәктә дә сәламәтлек телим, –  диде. 

Сәйдә әле дә көрәшә. Һәм бу көрәштә ул берүзе түгел. Аны яратучы әнисе, әбисе, якыннары  күп – ә иң мөһиме, Сәйдәнең үзендә көч бар.
Һәм ул көч аны алга алып бара.

Рузилә ХӘСӘНОВА
Актаныш районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading