16+

Туй көнендә ак күлмәк урынына ак кәфен…

Аның йорты мәгърурлыгыннан көч алырга теләгәндәй биек тауның итәгенә сыенган. Капка төбе җиләклек.

Туй көнендә ак күлмәк урынына ак кәфен…

Аның йорты мәгърурлыгыннан көч алырга теләгәндәй биек тауның итәгенә сыенган. Капка төбе җиләклек.

Ерак түгел генә чишмә челтерәп ага. Рәхәт аңа бу хозурлык киңлегендә, бәгырен өткән сагышларына да дәва таба.

Бәхетләргә күз тияме әллә?

Кукмара районының Зур Кукмара авылында яшәүче Мансура апа Габделфаязованың йөрәгенә сыйган кайгылары, белеп торам, гомере ахыранача ут булып янар. Язмышларын бәхетсезлек бөтереп алган бертуганнары, саусыз ирен югалтуы, әтисенең чит гаиләне үз итүе, сансыз авыруларына яңарак кына газиз әнисен дә җирләве дә өстәлгән.

– Әни белән әтинең күргәннәре генә дә китап язарлык. Матур пар иделәр. Әни күбәләк кебек кенә, кечкенә, әти мәһабәт гәүдәле ир, әнине кулларында гына күтәреп йөртте. Тик әллә ни булды... Әтигә 9 ай чакта әтисе үлгәч, әнисе аны әбисе белән бабайсы янына кайтарып куйган да, үзе икенче бер кешегә кияүгә чыккан. Әти әби-бабай канаты астында үскән. ФЗУ ны бетергәч, Казахстанга китеп барган. Әни белән шунда табышканнар. Әни дә Кукмара кызы, ул заманда паспортын бирмәгәнгә, Казахстанга китәр өчен, икенче бер гаиләгә бала караучы булып ялланган. Әти белән әнинең Венера белән Зөһрә исемле кызлары күз тиюдән Казахстанда үлеп калган, ә 1965 елда Илдус абыем туган. Бер елдан алар Кукмарага кайтып төпләнгәннәр. Әти тракторчы иде, әни җыештыручы булып эшләде, – ди Мансура апа.

Туган җирдә гаилә тагын да ишәя – Мансура, Хәмит, Газинур, Салават туа. Балалар канат ныгытып, йортка беренче килен төшергән көндә язмышлар төенләнә – туй киемнәреннән мамык мендәргә басып кергән яшьләр бәхетен китек итеп, сандыктан ак кәфенлек күтәрелә – 15 яшьлек уллары мотоциклда бәрелеп үлә.

Ак күлмәктәй ак кәфен...

1987 ел. Зөбәйдәнең кулын сорарга барган көн тавышка әйләнә. Гаилә башлыгы Мансур абыйның улын аңа өйләндерәсе дә, килененнән бигрәк, булачак кодагыйга кул бирәсе дә килми. Каршы, бетте-китте. Сәбәбе – яшьлек мәхәббәтләре.

– Безнең әни авызы тулы кан булса да кеше алдында төкерми иде. Киленебезне киң йөрәге белән кабул итте. Минем белән очрашып йөргәндә хыянәт белән шаярган хатын, дип, әти, әй, буранлап та күрсәтте. Әтигә, өйләнештегез икән үз көнегезне үзегез күрегез дип фатыйхасын гына бирәсе иде. Абый бит төп йортта кала торган бала түгел, Якутиядә гомер итеп, соңрак кына Кукмарага кайтып төпләнделәр. Тавышлы башланган тормышка татулык хуҗа булмый икән... – ди әңгәмәдәшем.

Туй кичендә, 15 яшьлек Газинур, яшь киленнең апасы баласы – 6 яшьлек Илшатны да утыртып, бишекле мотоцикл белән Нормабаш авылына кузгала. Кунаклар килеп җитмәгәндә, барып алырга җилкенә.

– Аңа берәү дә юлга чыгарга кушмады, үләсенә каршы үзе чыгып китте. Олы юлдан барганда Янсыбы борылышында өсләренә йөк машинасы менгән, йөртүчесен исерек, диделәр. Шуңа да карамастан, бездә туй булгач, Газинурны исерек дип белешмә алганнар. Газинур түгел, әти дә егылып эчмәде. Туйга килергә чыккан туганнарыбыз, шушы хәлне күреп автобустан төшеп калганнар. Газинурның башы җимерелгән, җенес әгъзасы өзелгән, гәүдәсенә карарлык та түгел, ә Илшат балакаемның миләренә кадәр чәчелгән, каты бәрелеш аны басу ягына алып аткан, диделәр. Өйдә туйның башланып кына килгән мәле, кунакларның да килгәне килгән, килмәгәне юлда дигәндәй. Мин әти янында, тавыш чыкмасын, кеше сизмәсен дип көйләп йөрүем. Безнең хәлне кеше белмәде бит, туйның ризасызлык белән үтүен берәүгә дә сиздермәдек. Камил кода да риза түгел иде, әти хәтта абыйның никахында утырмады. Ике гаилә бер утта яндык, туганнарыбыз да, күршеләребез дә белмәде. Ләкин бу сынауны кичәргә әти белән әнинең көче җитмәде, аерылыштылар... – ди Мансура апа.

Әрнүе елларга сузыла

Ә теге яман хәбәр кайтып җиткәч, туганнан бирле йөрәк чиреннән җәфаланган Мансура апа җиргә сеңә. Энесен җирләгән көнне дә комада үткәрә.

Бәхетле булу җиңелме?

Йөрәк чире интектергәнгә дә, бер күзе сукыраеп килгәнгә дә яшьлегендә гел кешедән качып, агачлыклар аша йөрергә ярата ул. Тыны җитмәгәнен күрмәсеннәр, белмәсеннәр дип кыенсына. Иелеп, агач төбенә чүмәшкән мәлендә авыл агасы сүз ката, син алай итмә әле сеңлем, хәлең китеп, егылсаң, ярдәм итүче дә булмас, дигәч, кешеләр янына “әйләнеп” кайта.

– Өйдәге татулык югалган иде инде, Казанга укырга чыгып киттем, тегүчелеккә. Әти дә тегү тегә иде, мин дә сыңар күз белән генә дә тегәргә яратам. Бер кайтуымда күрше әбисе, кызым әниең исән чагында ешрак кайт, әтиең бер үтерер инде аны, дигәч, әти, сагынуга түзә алмыйм, дип ташлап кайттым. Каты холыклы кеше иде ул, ярты ел минем белән сөйләшмәде. Әти караны ак дисә, без дә ак дияргә тиеш идек. Хастаханәгә җыештыручы булып эшкә кердем. Ни күрим, палатада йөргән егетем... Хәрби хезмәткә озатып калгач, хатлар языштык та, кайтырга бер ай вакыты кала хатлары өзелде. Ташлады дип уйладым. Авыру кыз кемгә кирәк? Армиядә генераллар йомышын йомышлаганда һәлакәткә очраган икән, үлде дип моргка ук кертеп салганнар. Яртылаш параличланып уянган. Аңа кияүгә чыкма дисәләр дә, тыңламадым. Кабат очраша башлагач, Казанга шул ук йортына барып, тегүчелеккә укыдым. Өйләнештек. Ике бала таптым. Рөстәм белән Адилә. Таһир өздереп гармунда уйный, матур җырлый, бии башласа аның авырту икәнлеген дә белмиләр иде. Ул беркайчан да авыртам димәде, бер генә минут авыртмыйча да тормады. Мин ике-өч җирдә эшләп тормыш сөйрәдем. Урамда янәшә барырга башта ояла идем, ул бөтен кешене кочаклап ала, сөйләшә, кирәкме ул кешегә хәл сорашу, юкмы, дигәндәй. Нишләп алай итәсең, дигәч, и-и, җаным, менә шул чагында гына авыртуларымны онытып, дөньяга ачылып алам, хәлемне белмисең генә, диде. Бүтән агач-куакларга кадәр кочакласа да сүз әйтмәдем, аның елмаюын күрү рәхәт иде миңа. 10 ел бергә яшәгән дәвердә бер-бер артлы сигез паралич кичерде. Ныгытып 9 ай гына авырды. Көн аралаш үзем юындыра идем... Ризалыкта өзелде, рәхмәтле булып яшәде. Балаларны карашты ул миңа. Төпчегенә – 3, Рөстәмгә 9 яшь иде Таһир үлгәндә, – ди Мансура апа.

Соңгы елларда үзенең дә авыртуы көчәя. Табиблар сәбәбен белмичә, аны гормоннарга утырта, әллә ашыгып, әллә каушап, терлекләр дозасы билгеләнә. Хәле авырайгач кына ачыклана... Шуннан бавырны тикшертәсе килү операция өстәленә яткыра. Диагноз үзгә, авыртуы икенче... Гангрена башлангандай аяклары чабырып чыга, умырткалыгындагы бүсере тынычсызлый башлый, аяксыз кала. Өйдә авыру әнисе. Мансура апа балаларына рәхмәтле, Казандагы иң яхшы табиблар кулында үлемне җиңәләр.

– Илдус абыйның гаиләсе белән аралашмый идек инде, шундый чиккә җиттек. Абый үзе генә килеп йөрде, сүз әйтмәдек, торсыннар гына дидек. Кинәт үлеп китте ул... Ни булгандыр. Зур йорт салдылар,  кибетләр тоттылар. Балалар хәсрәте сындырды аны, миллионлык бурычлары барлыгын белгәч, йөрәге түзмәгән. Аңа кадәр Хәмит энем китеп барды. Машинада кайтып килгәндә. Йөрәгем әллә нишләде дип, туктарга гына җитешкән. Әни бик көтте киленнәрне, исән чагында килмәделәр. Әни өзелгәч, җыелышып килгәннәр иде, кертмәдем. Ялгышканмындырмы, белмим, ләкин әни риза булмас, дидем. Төннәрен йоклый алмый башлагач, Салават энем белән киңәштек тә, үзебезгә алып килдем. Көн саен Салават хатыны белән хәл белергә килделәр. Соңгы көннәре җиткәнен сизенгәч, нигезенә алып кайттык, – ди Мансура апа.

Гомер юлы катлаулы. Берәү дә ялгышмый гына кичми аны. Мансура апага сабырлык телисем килә. 3 ел элек кенә фатирын сатып, гомере буе хыялланганча, авыл йортына күчкән. Яшәеше гыйбадәтле. Балалары иманлы. Кадердә яши ул, шунысына сөенәм.  


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading