Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби бурычын үтәгән Илзар Имамиев (позывное «Имам») белән авылдашлары, укытучылары да горурлана.
Скопировать ссылку
Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби бурычын үтәгән Илзар Имамиев (позывное «Имам») белән авылдашлары, укытучылары да горурлана.
Язмыш биргән сынауларны җиңә белүче, батыр йөрәкле, авырлыкларга бирешми торган ир-егет ул. Апасы әйтүенчә, Илзар тууга ук яшәү өчен көрәшә башлаган. Баласы җиде айлык булып дөньяга килгән анага табиб: “Кызганыч, ул исән түгел”, - дип, күңелсез хәбәрен җиткерә һәм нарасыен аның алдына китереп куя. Шул мизгелләрдә Раушания сабыен кулларына алып, селкетеп җибәрүгә, бала елап җибәрә. Әнисенең шифалы куллары аңа җан өргән, диярсең.
Үзенең көчле рухлы икәнен Илзар тормышта һәрвакыт раслап яши. Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында туып-үскән егет, Шомбыт урта гомуми белем мәктәбен тәмамлый. Армия сафларында Мурманск өлкәсенең Оленогорск шәһәрендә хезмәт итә. Аннары килешү төзеп, Таҗикстанга, хәрби хезмәткә китеп бара. Аннан кайтканнан соң, Түбән Камада укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.
Моннан җиде ел элек көтмәгәндә, кайгы җиле аларның ишеген шакый. Сау-сәламәт булган әтиләре, Васил 55 яшендә кинәт кенә (торбалар өчен баз казыганда өстенә балчык ишелә) якты дөньядан китеп бара. Илзар әнисенең төп терәге булып кала. (Апасы Гөлнара башка авылда үз гаиләсе белән яши). Ялларда Чаллы шәһәреннән кайтып, әнисенә булышып тора. 2022 елның октябрендә чакыру алуга, махсус хәрби операция зонасына китеп бара. Анда да үзен курку белмәс, кыю егет буларак күрсәтергә өлгерә. Ул “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә“.
2023 елда, алгы сызыкта чакта аягы каты яраланып, аны Мәскәүгә кайтаралар һәм академик Н.Бурденко хастаханәсендә операция ясыйлар. Аннары Хабаровск шәһәрендә тернәкләнү курслары уза.
Илзар чираттагы ялга – туган авылына 2024 елның июнендә кайта. Улы белән күрешүне зарыгып көткән Раушания ханымның үзенә дә, Казан табиблары билгеләгән операция көне килеп җитә. Катлаулы операциядән котылганнан соң, аңа тагын үпкә ялкынсынуы өстәлә. Китәр алдыннан, Илзар хастаханәгә әнисе белән саубуллашырга килә. Әмма бу аларның соңгы аерылышулары булыр, дип кем уйлаган бит. Илзар китеп, бер ай үтүгә, әнисе (56 яшендә) мәңгелеккә күзләрен йома. Аны соңгы юлга озатырга да кайта алмый ул.
Быел Илзарның махсус хәрби операциягә киткәненә 4 ел була. Бүгенге көндә аларның взводы Луганск өлкәсенең Кременная шәһәре янында хәрби бурычларын үти. Шушы арада гына ул туган авылына ялга кайтып китте. Кайткан саен әле мәктәпкә, әле китапханәгә укучылар белән очрашуларга чакыралар үзен. Укытучылары исә аның бала чагын бары тик яхшы яктан гына телгә алалар.
Комментарийлар