16+

«Үлгән» дип табылган хәрби морг юлында күзләрен ачкан

Үлгән дип саналган якут сугышчысы моргка алып барганда аңына килгән.

«Үлгән» дип табылган хәрби морг юлында күзләрен ачкан

Үлгән дип саналган якут сугышчысы моргка алып барганда аңына килгән.

Бу хәлгә табиблар да, шаһит булган кешеләр дә озак вакыт ышана алмаган. Якутиядән 24 яшьлек Дьулустаан Ивановның аркасына снайпер пулясы тиеп, госпитальгә китерелгәндә, табибларда аның исән булмавына шик калмый: пульс та, сулыш та юк. Клиник үлем теркәлгән. Үлем расланган. Сугышчының гәүдәсен моргка күчерергә әзерләгәннәр.

Әмма юлда, бөтенләй көтелмәгән мизгелдә, «мәрхүм» күзләрен ачкан…
Моны күреп торган шәфкать туташы аңын югалткан.
KP.RU журналистлары Дьулустаан Иванов белән элемтәгә кергән. Ул бу вакыйганың чыннан да дөреслеген раслаган.

«Дәү якут»

Хәзер Дьулустаанга 28 яшь. Ул Саха (Якутия) Республикасының Марха авылында туып-үскән. 2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, аңа чакыру кәгазе… туган көнендә килгән.
Башта ул Запорожье юнәлешендә танк полкында хезмәт иткән.
— Без Якутиядән икәү идек. Мин озынрак буйлы идем, шуңа мине “Дәү якут”, ә икенче иптәшемне “Кечкенә якут” дип йөртә башладылар. Позывнойлар шулай туды, — дип искә ала ул.
Соңрак Дьулустаанны «Якут» дип аталган штурм отрядына күчергәннәр.

Бер пуля һәм караңгылык

2022 елның декабрендә подразделение блиндаж төзегән. Авыр бүрәнәләр ташыганнар. Әмма сугышчыларны күптән күзәтеп торган каршы як снайперы булуын алар белмәгән.
Дошман пулясы Дьулустаанның аркасына тигән.
Ярасы авыр булган: арка мие, үпкә, бавыр, эчәклек зарарланган. Санаулы минутларда ул өч литрга якын кан югалткан.
— Аркама нәрсә беләндер суккан кебек булды. Аннары барысы да томан эчендә кебек: яктылык, өзек-өзек тавышлар… һәм караңгылык, — ди ул.

Клиник үлем

Поход госпиталендә аны операция өстәленә салганнар. Әмма аның йөрәге туктаган. Табиблар клиник үлемне теркәгән. Сугышчыны коткарып калып булмый, дигән карар кабул ителгән.
Гәүдәне моргка күчерергә әзерли башлаганнар.
Нәкъ шул вакытта могҗиза булган. Дьулустаан күзләрен ачкан.
— Мин күземне ачтым. Янәшәмдәге шәфкать туташы мине күреп һуштан язды, — дип сөйли хәзер ул.
Табиблар да моңа башта ышанмаган. Әмма сугышчыны ашыгыч рәвештә кире операция өстәленә озатканнар һәм аның гомере өчен яңадан көрәш башланган.

«Сиңа әле иртә»

Аңына килгәч, Дьулустаан клиник үлем вакытында ниләр күргәнен сөйли.

— Мин үземнең хастаханә караватында ятканымны күрдем. Кыймылдый алмыйм. Шунда ишек ачылды да, палатага ак сакаллы, озын буйлы, алтын тәреле баш киемендәге карт керде, — ди ул.
Бу кешенең кем булуын ул аңламый. Карт аны чукындыра, су сибә, маңгаеннан үбә һәм:
— «Сиңа әле иртә», — ди.
Шушы вакыйгадан соң Дьулустаан чукына. Бу сер хастаханә палатасында кала. Ул шулай ук апасының сүзләрен искә төшерә. Апасы аның өчен даими рәвештә дога кылуын, исән кайтуына ышануын әйтеп торган.
— Минем гомеремне нәкъ менә шул ышаныч саклап калды, — ди ул.

Озак вакыт тернәкләнү
Айлар дәвамында гаиләсе Дьулустаанның кайда икәнен дә белмәгән. Ул элемтәгә чыкмаган. Авыр яралануы турында апасына Яңа ел төнендә генә хәбәр иткәннәр.
Апасы Наталья шунда ук волонтерларга мөрәҗәгать иткән һәм энесен Мәскәү госпиталенә күчерүгә ирешкән. Барлык эшен калдырып, аның янында булган.
Тернәкләнү якынча бер елга сузылган.
— Башта мин коляскада гына йөри идем, аякларымны бөтенләй тоймадым. Әмма күнегүләр ясадым, бирешмәдем. Беренче тойгылар ун айдан соң гына кайта башлады, — ди Дьулустаан.

Бирешергә хакым юк

Бүген ул башкаларга ярдәм итә. Авыр яралар алган сугышчыларга тернәкләнергә булыша.
— Мин бирешергә хакым юклыгын белә идем. Әгәр мин бирешсәм — барысы да юкка чыгар иде. Иптәшләрем юкка башларын салган, гаиләм юкка миңа ышанган булыр иде, — ди ул.
Бу тарих — үлем белән тормыш арасындагы бер мизгел турында гына түгел, ә кеше рухының сынмавы, ышаныч һәм өметнең кайчак медицинадан да көчлерәк булуы турында.

Басма өчен Лилия Гайнуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading