Күл эчендә ул ак күлмәген салып, бер-ике генә җилпи. Судан чыкмыйча аптыраткан казлар, куркынып, яр читенә якынайсалар да, бер мизгел эчендә барысы да бутала.
Гаилә башлыгы яр буенда көткән хатыны Әлфинур Шиһапованы тол калдырып, ике дөнья чигенә ашыга.
Әлегә йортта бәйрәм...
Дүрт ел элек сугылган кайгыга яңасы өстәлгән – төпчекләре Әлфис тә махсус хәрби операциягә китеп барган. Аның ялга кайткан чагына туры килдем, йортта үзенә күрә бәйрәм. Әлфинур ханым көн дә тәмле сый көйли, ә 86 яшьлек Нәгыймә әбекәй теленнән исә изге теләк төшми. Ниятләренчә, мондый көннәре озаккарак дәвам итсен иде дә... Тик, санаулы көннәрнең ахыры да җитәр – Әлфисне ерак сәфәр көтә.
– Бу авылда мин читтән килгән килен генә, ләкин үз күреп, хәсрәтемне бүлешеп, хәлемне белеп, ярдәмләшеп яшиләр. Апас районында Кызыл Тау авылы кебек бердәм, дус җирлек башка юктыр да ул, бер йодрык кебек без! – ди Әлфинур ханым.
Тумышы белән ул Теләченеке икән. Җырчы Рәсим Низамовның ике буын туганы, Төрек Тәмтенеке. Язмыш дигәне аны Идел кичеп, бирегә төпләндергән.
– Дүртәү үстек. Олы абыем вафат, Казанда яшәде ул, гомере юл һәлакәтендә өзелде. Ике апам Казанда гомер иртәләр. Төп нигезебезне дә алар тәрбияли. Рафил исән чагында да зиратларны күреп килергә дип икәү кайта идек, хәзер улым өзелеп сагынырлык итми, күңел төшкәндә йортта бер кич кунып киләбез. Озакка китә алмыйм, Рафилдән соң терлекләрне бетермәдем, 4 сыерым бар, бозау, сарыклар ишле, кош-корт та җитәрлек. Нәгыймә әнкәйне дә үзен генә калдыруы кыен, бер кич тә кешедә йокламый, кайчагында абзарга эзли чыга, озак тордың, югалттым, ди. Гел күз каршысында булырга кирәк, картлык галәмәте инде. Әнкәй дә күпне күргән. Мин килен булып төшкәндә кайнатам да исән иде әле, бергә яшәдек. Уртак көч белән йорт-җирне тазарттык, без эштә чакта балалар алар кулында үсте. Әби-бабай тәрбиясе иманлы бит ул, – ди Әлфинур ханым.
“Ай, батты бит...”
Бүген 53 яшен тутырып килгән ханым, яшьлегендә авылдан Казанга чыгып китә. Мех эшләнмәләре җитештерү фабрикасына эшкә керә.
– Кызыл Тау кызы белән дуслашып киттек. Аның белән кунакка кайттым. Рафил белән шулай таныштык. Бик күңелле кеше иде мәрхүм. Бер еллап очрашып йөрдекме икән? Туйлап кавыштык. Минекеләр дә каршы килмәделәр килүен, шулай да әни өзгәләнде, бездән бик ерак бит, сине авыл пычрагыннан котылды дип сөенгән идек, дип тә битәрләде. Яшь чакта ишетәсеңмени кеше сүзен? Никах көнендә ул да килеште, ризыгың шул яктадыр диде. Язмыш. Ә мин үкенмим, Апас ягы халкын бик яраттым, – ди әңгәмәдәшем.
Матур яшиләр. Әлфинур ханым – ашханәдә, Рафил тракторда эшли. Ике бәләкәч алып кайталар. Ә 4 бала үстергән Нәгыймә апаның төпчегеннән калганнары Мәскәүгә китеп урнаша, елына ничә мәртәбәләр кайтып китәләр икән! Тәмле сый, ачык йөз – кунак тәхете йортта.
– Әнкәйне әле дә кунакка дәшәләр, өйдән атлап та чыкмыйм, ди. Синең белән рәхәт дип күңелне үсендерә әле. Бергә гомер иттек бит, хәзер менә икебезгә бер сагыш. Рафилне югалту әнкәйне дә бетерде. Бала хәсрәтеннән дә авыры юк икән ди ул. Рафилне югалтырга бер мизгел җитте... Мәскәүдә яшәүче абыйсы да гаиләсе белән кунакка кайткан иде. Әлфис улыбызның Казанда эшләгән чагы, аны озаттык әле. Гадәттәгечә, иртәдән шау-гөр килеп, күңелле сөйләшеп, көлешеп йөрдек. Себерке җыеп бәйләдек. Бер йорт аша гына кодагыем яши, ул төлкеләр йөри икән, дигәч, Рафилне күл буена алып киттем. Казларның бер ише генә кайткан, калганнары күлдә калган иде. Төнлә төлке тотмасын дип, икәү юл буе көлешеп сөйләшеп бардык. Күлгә кереп китте дә, Рафил күлмәген салып, бер генә селкеде. Казлар каңгылдашып яр кырыена якыная төште, ә ул күз ачып йомган арада юк та булды. Көтәм, калыкмый гына. Ай, батты бит бу, батты бит Рафил, дип, ике тапкыр күлгә йөгереп кердем. Кайдан эзләргә дә белмим үзен, ары карыйм, бире күзлим дигәндәй, аннары өйдәгеләргә шалтыраттым. Авыл халкы да бик тиз җыелды. Ир-атлар аягүрә басып йөри торган тирәнлектәге күл ул, Рафилгә батарга шул да җитте. Абыйның улы эзләп тапты. Мин аңа шушы җирдә югалды дип бер урынны күрсәттем, ә ул ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, икенче җирдән күтәреп алды, су төбендә яткан, аягы тиеп киткән... Өйгә алып кайтудан мәгънә юк, эссе вакыт, тиз бозылачак, дигәч каршы килмәдем. Инде терелтеп булмый, үзегезгә ничек уңайлы шулай эшләгез, дидем. Рафилнең гәүдәсен күл буеннан туры моргка алып киттеләр. 11 июль иде, җәйнең иң кызу көне... Моргта, үпкәсенә су тулган, дип, язып биргәннәр. Ни сәбәпле батуын да белмәдек, кеше буе буйларлык җирдә бит, нәрсә дияргә дә белмәссең. Әлфис ул көнне Казанга барып та җитә алмады, ярты юлдан борылып кайтты. Авылда төш күрүчеләр дә булган, мәет була дип сөйләшкәннәр, ләк%
Тормышларының яме сүнә. Кайгыларын бүген дә кичермәгәннәр сыман. Әлфинур ханымның хәләлен сагынуы, юксынуы хак.
– Үзе дә бик яратты ул мине, мин дә яраттым шул аны. Рафилдән соң, риза булып ятмас дип абзарларны яңарттык. Терлекләрне бетерергә кулым күтәрелмәде, күңелгә бер юаныч, асрыйм әле. Кирәклектән дә түгел, күңелдәге бушлыкның салкынын җылытасы килүдән генә... – ди ул.
Күңел борчусыз булмас
Хәсрәтне ялгыз йөрми диләр. Йөрәк түренә эленгән утка яңасы өстәлә – Әлфис мобилизация дулкынына эләгә.
– Беренчеләр төркеме белән киттеләр. Ул арада әллә ни җыеп та өлгерә алмадым, ярый әле Раил абыйсы белән иптәшләре ярдәм иттеләр. Ышанасызмы юкмы, ике елдан бирле телефон белән яшим, кулымнан да куймыйча йөрим кайсы көннәрне – хәбәр көтәм. Тавышын ишеткәч, күңел сабырлана төшә. Ике тапкыр ялга кайтып китте. Узган елның 22 декабре көнне бик каты яраланган. Миңа ят номердан үзе хәбәр итте. “Әни, югалттыңмы? Мин яраландым, әле госпитальдә ятам. Килеп йөрмәгез, бераз тернәкләнгәч, өйгә җибәрәбез, диделәр. Әле операция ясыйсылары бар”, – диде. Казанга кайткач, тагын бер операция ясадылар үзенә. Тагын ясарга кирәк тә, әлегә ашыкмыйлар. Тәнендә утырып калган кыйпылчыклар шактый... башындагылары өчен бик куркам. Үзе күңелен төшерми, сорасам да берни сөйләми. Әз сүзле егет үстергәнмен икән, дим. Хәер, егет кеше күп сөйләшергә тиеш түгел дә инде. Яраларыннан бигрәк күңеле сызлавын сизенәм. Дуслары өчен борчыла. Егет кеше илне якларга да, сакларга да тиеш инде, җиңеп кайтуларын телим. Рафил исән булса Әлфис борчуларын икегә бүлеп күтәрер идек тә... Сагынам үзен. Төшләргә дә бик сирәк керә. Рафил өйдә безнең өчен генә гармун уйный иде, әтисеннән күреп, Әлфис тә гармун сыздырырга өйрәнде. Икәүләшеп уйнаган чаклары – бәхетле көннәрем! Шул гармун да моңсу кебек күзләремә. Сиңа – кул, ә миңа сүз җылысы җитми, дим... Раил улымның үз гаиләсе, рәхмәт гел кайтып йөриләр, ташламыйлар. Инде Әлфисем дә яныбызга имин кайтып, бәхетен корсын иде, – ди Әлфинур ханым.

Комментарийлар