С.Б.: - Рөстәм Нургалиевич, үземнең Әшәлче эксперименталь нефть ятмаларына баруымны хәтерлим. Әмма безнең күз алдында Татарстанда, мөгаен, 30 елдан Россиянең бөтен нефть тармагын көтә торган хәл булды: нефть күкертлерәк, тагын да авыррак, тагын да үзлерәккә әйләнде. Җиңел нефть чоры уза. Киләчәктә нефть белән нәрсә булачак соң?
- Бик дөрес сорау. Без нефть табуның соң стадиясендә торабыз һәм, әлбәттә, аның сыйфаты, чыгару мөмкинлекләре катлаулана бара. Татарстан белән 30 елдан нәрсә булачак? Әгәр бүгенге технологияләр кулланылса, Татарстан белән 30 елдан бар да әйбәт булачак. 10-20 ел элек андый технологияләр юк иде. Бүген, әгәр классик нефтьне алсак, якынча бер миллиард тонна чыгарырлык запас бар. Әмма белгечләр бәяләмәсе буенча, бездә 2 тоннадан 7 тоннага кадәр битумлы нефть бар. Шул ук белгечләр әйтүенчә, миллиард тонналап сланец нефте бар. Сез Әшәлчедә битумлы нефть ятмаларын күргәнсез, анда нефть пар һәм җылылык кулланып чыгарыла, шул нефтьне сыекландырабыз.
С.Б.: - Әйе, ул пластилин кебек.
- Беләсезме, барысы да 2004-2005 елларда башланды. Без «Татнефть» белгечләре белән Канадага бардык, анда битумлы нефть чыгаралар. Бездә дә шундый нефть алу теләге туды. Партнерлар эзли башладык. Россиядә андый технология юк иде, шуңа Көнбатыштан эзләдек. Кызганычка, омтылышыбыз без теләгән нәтиҗәне бирмәде. Барысының да безнең белән дуслашасы килде, әмма барысы да битумлы, авыр нефтьтән кала безнең ресурсларны үз балансларына алырга теләде. Шуңа фәнни ресурсларны эшкә җиктек. 2011 елдан соң гына да, әгәр ялгышмасам, безнең белгечләр, «Татнефть» галимнәре 100дән артык патент уйлап тапты. Моннан тыш безнең технологик җиһаз юк иде. Классик бораулау станоклары башка мәсьәләне хәл итә, алар вертикаль скважина ясыйлар. Монда исә - горизонталь. Зарар юк, без югалып калмадык,эшли белүче осталарны таптык. Бу катлаулы юл иде, тик без аны үттек. Бүген бернинди дә проблема юк. Инде егермедән артык авыш бораулау җайланмасы бар, чит илдән алу мөмкин түгел, кыйммәт тә иде. Аннан икеме, өчнеме алып куйдык куюын. Безнең машина төзүчеләр бүген мондый бораулау станокларын үзләре ясый, эш тә оештырылган. Инде хәзер без тәүлегенә 1000-1100 тонна шундый нефть табабыз, ә 2018 елга елына 2 миллион тоннага чыгу бурычын куйдык. Бу нишләп Татарстанда килеп чыкты? Беренчедән, үз технологияләребезне булдырдык. Икенчедән, әлеге алым катлаулы һәм чыгымлы булганлыктан, нефтькә ташламалар ясаучы төзәтмәләр кертеп ирештек. Ягъни экспорт пошлиналарының үз ташламалы күрсәткечләре бар. Нәтиҗәдә, без көндәшлеккә сәләтле булабыз. Күләмне алга таба да арттыра алыр идек, бу дәүләт өчен бик табышлы. Менә шуңа күрә без Россия хөкүмәте, Финанс һәм Энергетика министрлыкларына һәрбер нефть ятмасының 10 еллык ташламалы чоры булсын дип мөрәҗәгать иттек. Әйе, бүген зур инвестицияләр кирәк, шуннан башка андый нефтьне чыгарып булмый.
С.Б.: - Ә сез шуннан соң ун ел телисез?
- Һәр нефть ятмасына 10 ел дибез. Монда аңлау бар, чөнки бу бик отышлы, бу - ресурс базасы да, салым кертемнәре дә, эш урыннары да. Сланец нефтенә килгәндә, ул Америкада гына түгел, бездә дә бар: Баулы нефть ятмасы. Сланец нефте табу буенча, ул безнең тәҗрибә урыны. Гомумән, без сланец нефте буенча да, битумлы нефть буенча да Россиянең Табигый ресурслар министрлыгы белән килешү төзедек, ике полигонда яңа технологияләрне камилләштерәчәкбез. Ә инде икътисади максатчанлыкка килгәндә, фонтан булган җирдә нефть, әлбәттә, фонтан алымы белән табыла...
С.Б.: - Уйлап торасы да юк.
- Әйе, бу очракта уйлап торасы юк. Тик без инде яңа мәйданнар турында сөйлибез, бу шельф, Арктика. Бу да бик чыгымлы. Салым салу системасын сыгылмалы итү мөһим, моны федераль хөкүмәт эшли дә инде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: дәүләт ярдәменнән башка бу сорауларны хәл итеп булмый. Бүген бу эшкә теләктәшлек күрсәтелергә тиеш. Шунда ук салым алырга түгел, ул салым базасын булдыру мөмкинлеге бирергә кирәк. Ышанам: Татарстан 30 елдан да, 50 елдан да, 100 елдан соң да нефть чыгарачак. Ни генә булмасын, булган ресурс мөмкинлекләре алга таба да монда яшәгән халыкка хезмәт итәргә тиеш.
Н.Р.-А.: - Кризиска карамастан, ел саен нидер төзелә, ачыла. Әмма бу күпмедер дәрәҗәдә экологиягә дә йогынты ясый, шуның белән түбәнкамалыларда борчу уята. Экологик сәясәт нидән гыйбарәт?
-Түбән Кама безнең өчен әлегә экологик яктан иң катлаулы участок. Ел саен биредә экологик йөкләмәне киметергә мөмкинлек бирүче төрле программалар да кабул итәбез, чишелешен дә табабыз. Бер проект та нигезле экологик экспертизасыз тормышка ашырылмый. Менә хәзер «ТАНЕКО» буенча да, «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашина» буенча да шундый ук җитди эш алып барыла. Соңгы 7-8 ел эчендә монда калдыклар 50 процентка кимеде. Элеккеге производстволарда кайбер проблемалар бар барын, тик алар да яңартыла. Бүген без Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин белән чистарту корылмалары проекты турында сөйләштек. Бу экологик вазгыятьне күпкә яхшыртачак.
С.Б.: - Ә шәһәрдә нәрсә җитми?
- Әгәр 20 ел элек бу инәдән-җептән төшкән шәһәр булса, бүген аның хәл итәргә кирәкле авырткан җирләре дә бар. Шәһәргә 50 яшь тула, ул олыгая. Әгәр элегрәк бу яңа шәһәр дип сокланган булсак, хәзер инде бөтен шәһәрләргә хас проблемалар калкып чыга.
Н.Р.-А.: - Сүз уңаеннан, без яхшы юллар гына теләмибез, бу табигый. Безгә рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар да кирәк. Күбрәк скверлар, парклар... Түбән Камада бу җитәрлек түгел. Шәһәрнең 50 еллыгына бәлкем матур сквер бүләк итү планлаштырыладыр?
- Бу ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, киләсе елда сусаклагыч зоналарга җитди игътибар бирәчәкбез. Айдар Рәисович та, мин дә, балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә спорт белән шөгыльләнерлек урыннар кирәк дип уйлыйбыз. 50 еллыкка әзерлек буенча да аерым эш алып барылачак. Бу эштә шәһәр халкы да, биредә эшләүче предприятие җитәкчеләре дә актив катнашыр дип өметләнәм. Әлбәттә, шәһәргә үзегез дә бара ала торган, кунакларны да чакыра ала торган бик матур парк кирәк. Безгә культурабызны, менталитетны үзгәртергә кирәк. Парк ул спорт, аралашу урыны булырга тиеш.
Комментарийлар