16+

Нәтиҗәдә, нәрсә бар – шул бар

- Зур максатлар куеп эшләүче амбицияле җитәкчеләр юк, көндәлек тормыш белән генә яшисез, алдагы буыннар тарафыннан оештырылган база нигезендә көн күрәсез. Болай итеп үсеп булмый. Республиканың кулланучылар кооперациясенә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген без яхшы аңлыйбыз. Эшчәнлегегездә сез җаваплылык тоярга тиеш. Яңа чорда бик күп кооперацияләр, башка юнәлештәге оешмалар кебек үк, базаларын...

Нәтиҗәдә, нәрсә бар – шул бар

- Зур максатлар куеп эшләүче амбицияле җитәкчеләр юк, көндәлек тормыш белән генә яшисез, алдагы буыннар тарафыннан оештырылган база нигезендә көн күрәсез. Болай итеп үсеп булмый. Республиканың кулланучылар кооперациясенә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген без яхшы аңлыйбыз. Эшчәнлегегездә сез җаваплылык тоярга тиеш. Яңа чорда бик күп кооперацияләр, башка юнәлештәге оешмалар кебек үк, базаларын...

Министр моны булдыксызлыкның бер күрсәткече дип билгеләде. Чыннан да ярдәм итәбез дип торганда нигә бу мөмкинлене кулланмаска? Кулланучылар берлеге авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кирәк-яракларны сатудан тыш, дистә еллар буе халык өчен табыш китерүче бер тармак та булды. Терлек тиреләре, йон, ит ташырып халык азмы күпме керем ала торган иде. Бүгенге көндә сарык асыраучылар тирене, йонны чыгарып кына атабыз дип сөйлиләр. Республиканың бары тик алты районында Азнакай, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Мамадыш йон җыеп эшкәртү урыннары бар. (Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик, сарык йонына бәяләр артачак.) Кооперативлар үсеше өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 200 млн. сумнан артык акча бүлеп бирә. Марат Әхмәтов тәкъдим ителгән барлык проектларны да өйрәнергә, нигезле булганда аны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер булулары турында әйтте. Эшкәртү цехлары, яшелчәләрне саклау урыннарын тәртипкә китереп шактый керем алып булуы турында да ассызыкланды. Бу өлкәдә зур планнар белән яшәүче, эшләүче районнарның берсе - Кукмара. Районда барлык диярлек кибетләргә ремонт ясалган, җитештерү цехлары ачканнар. Киләсе елда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне консервацияләү цехы ачарга исәплиләр.
Татарстан кулланучылар берлеге җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов та үзенең чыгышында җитештерү тармакларын ныгырак үстерергә кирәклеге турында әйтте. Үз товарыңны сатканда, әлбәттә, күберәк табыш алырга була. Сүз дә юк , кулланучылар берлегенең төп максаты бик күп табыш алып булмаган, аз халык яшәүче авылларда да халыкны азык-төлек, кирәк яраклар белән тәэмин итү. Республиканың 507 авылында кибетләр бөтенләй юк. Биредә автолавкалар белән хезмәт күрсәтәләр. Мондый машиналарның саны йөзгә якын. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен яңадан 57 машина кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading