16+

Рубль көчсезләнсә, инфляция үсә

Инфляция - бәяләр үсешенә ярдәм итүче иң уңдырышлы «ашлама», дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә, түрәләр авызыннан инфляция үсеше турында сүз чыгуга, тагын бәяләр күтәреләчәк икән инде, дип уйлап куярга күнеккәнбез.

Рубль көчсезләнсә, инфляция үсә

Инфляция - бәяләр үсешенә ярдәм итүче иң уңдырышлы «ашлама», дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә, түрәләр авызыннан инфляция үсеше турында сүз чыгуга, тагын бәяләр күтәреләчәк икән инде, дип уйлап куярга күнеккәнбез.

Росстат мәгълүматларына караганда, илдә инфляция дәрәҗәсе ел башыннан - 1,8, ә март башыннан 0,5 процент тәшкил итә. Узган ел март башыннан бәяләр үсеше - 0,3 процент, ел башыннан 1,9 процент булган. Белгечләр искәртүенчә, быел февральдә бәяләрнең тәүлеклек уртача үсеше 0,025 процент булса, март башыннан ул 0,032 процентка җиткән. Шушындый динамика сакланганда, РФ Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары беркадәр үзгәрергә, март нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе 0,99 процентка җитәргә мөмкин, дип кисәтә экспертлар.
Россия Финанс министрлыгы белгечләре фикеренчә, рубльнең еврога һәм долларга карата курсы кинәт төшү дәвам иткәндә, икенче кварталда илдә инфляциянең үсеш темплары артырга мөмкин. Аның беренче кайтавазы чит илдә җитештерелгән товарларга бәяләр күтәрелү булачак.
Шулай да финанс министры Антон Силуанов, нинди генә вазгыять сакланса да, Хөкүмәт алдагы өч елга расланган бюджет чыгымнарын кыскартырга җыенмый, 2018 елга кадәр салымнар да күтәрелмәячәк, дип тынычландыра. «Әлегә гамәлдә булган бюджет параметрларыннан чыгып, баланслылык саклануы турында әйтә алабыз», - ди ул. Финанс министры, әгәр глобаль үзгәрешләр күзәтелми икән, икенче яртыеллыкта инфляция темпларының акрынаюын фаразлый.
Ел азагына Россиядә инфляция дәрәҗәсе 5-6 проценттан артмас дип өметләнәбез, ди финанс министры.
Шул ук вакытта ул дөнья базарында нефтькә бәяләр төшә калганда, ниндидер тышкы чикләүләр булганда, бюджет сәясәтенә кайбер төзәтмәләр кертергә кирәк булачагын кире какмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading