16+

Салым түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр озайтылды

Быел салым түләүчеләр азайганмы әллә, юкса телевизордан да, радиодан да салым суммасы аз җыелды дигәнне ишетергә туры килә. Хәниф Гарипов, Казан. Татарстан буенча федераль салым хез­мәте идарәсенең җитәкче урынбасары Чулпан Госсамова әйтүенчә, Казан халкына быел 2,3 миллиард сум салым салынган, ул сумманың әлегә бары 700 миллионы гына җыелган. Былтыргы белән...

Быел салым түләүчеләр азайганмы әллә, юкса телевизордан да, радиодан да салым суммасы аз җыелды дигәнне ишетергә туры килә.

Хәниф Гарипов, Казан.

Татарстан буенча федераль салым хез­мәте идарәсенең җитәкче урынбасары Чулпан Госсамова әйтүенчә, Казан халкына быел 2,3 миллиард сум салым салынган, ул сумманың әлегә бары 700 миллионы гына җыелган. Былтыргы белән чагыштыр­ганда, бу сумма азрак, әлбәттә. Әмма ул салым түләү срогын күчерү белән бәйле, дип аңлаталар салым хезмәте идарәсендә. Былтыр 1 октябрьгә кадәр салымны түләп бетерергә кирәк булса, быел бу көн 1 декабрьгә билгеләнгән. Бу суммага кадәр салымнар тулысынча түләнеп бетәргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading