16+

Санкция бәласе кемгә күбрәк төшәр?

АКШ һәм Европа берлеге тарафыннан Россиягә кертелгән икътисади санкцияләр Татарстанга нинди кыенлыклар белән яный? Турыдан-туры булмаса да, чикләү чаралары безнең кайсы предприятиеләргә кагылырга мөмкин, нинди сату базарларын югалту ихтималы бар? Борчылырга җирлек зур, чөнки икътисады экспортка йөз тоткан республикабыз өчен сату базарларының чикләнүе күңелле перспектива түгел.

Хәзер Татарстанның җаваплы министрлыклары шушы рискларны бәяләү белән шөгыльләнә. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов алар алдына шундый бурыч куйган иде.
Татарстан Президенты шул ук вакытта керем салымы һәм физик затлар кеременә салымга игътибарны арттырырга кушты. Бу ике төп салымның җыелуы предприятиеләрнең эшләвенә, аларның продукцияне базарга этәрүгә ни дәрәҗәдә сәләтле булуына турыдан-туры бәйле. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү дә көнүзәк мәсьәлә булып калырга тиеш. Татарстан предприятиеләрендә бу күрсәткеч чит ил компанияләреннән әле шактыйга калыша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading