16+

Тыныч йоклыйм дисәң, салымнарны вакытында түлә

Илдә катлаулы икътисади вазгыять торганда күп кенә предприятие, оешмалар вакытында салымнарын түли алмый. Федераль салым хезмәте аларның һәркайсын үз контролендә тота.

Тыныч йоклыйм дисәң, салымнарны вакытында түлә

Илдә катлаулы икътисади вазгыять торганда күп кенә предприятие, оешмалар вакытында салымнарын түли алмый. Федераль салым хезмәте аларның һәркайсын үз контролендә тота.

Атнага бер тапкыр инспекция, суд приставлары, прокуратура, район администрациясе, пенсия фонды вәкилләре һәм бурычлары булганнарны чакырып, махсус комиссия утырыша уздыра. Федераль салым хезмәтенең Казан шәһәре Мәскәү районы буенча инспекциясе әлеге эшне беренчеләрдән булып башлаган. Әлеге практика үзен аклаган, аны даими уздыра башлаганнар. Мәскәү районы буенча инспекциясендә үткән салым түләмәүчеләр буенча чираттагы ведомствоара комиссия утырышына салым һәм җыемнар буенча бурычлары булган шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар чакырылганнар иде.

Инспекция башлыгы урынбасары Әлфия Яруллина сүзләренчә, әлеге утырышларның нәтиҗәсе күз алдында.
- Ярты ел эчендә 43 миллион сум акча кайтарылды. Бу 128 бурычлының вакытында түләнмәгән салымнары. Комиссиянең максаты - бурычлы кешене чакырып, аның салымны ни өчен түли алмавын ачыклау, мөмкинлекләрен күз алдында тотып, үзара киңәшләшү, ниндидер ярдәм күрсәтү, - ди ул.

Утырышка салым түләмәүдән бурычы җыелган унике кеше чакырылган иде. Алар арасында шәхси эшмәкәрләр дә, предприятие хуҗалары да бар. Бурычлыларның кайберләре, утырыш алдыннан бурычларын түләп, комиссиягә аны түләү турындагы документ, квитанцияләрен алып килгән.

- Комиссия утырышына чакырылгач, алар бераз активлык күрсәтә башлый, эшне зурга җибәрәселәре килми, - ди суд приставы Светлана Смирнова.

Кайбер чакырылучылар, сөйләшү барышында, тиз арада бурычларын түләргә вәгъдә итте. Аларның бурычлары берничә дистә меңнән башлап бер миллионга кадәр. Комиссиядә катнашкан прокуратура вәкилләре, суд приставлары аларга закон кысаларында эшләргә, килеп туган хәлне катлауландырмаска киңәш итте.

Сүз уңаеннан: мондый комиссия утырышларына юридик затлар гына түгел, милек салымнарын түләмәүче шәхси затлар да чакырыла. Быел җир, транспорт, милек салымын түләү срогын, бөтен кешегә дә уңайлы булсын өчен, 1 декабрьгә күчерелде. Узган ел өчен салым кәгазьләре 18 октябрьгә кадәр таратылачак. Вакытында түләмәгәнгә пенилар бармасын өчен, салымны әйтелгән вакытка кадәр түләп куегыз.


Фото: vernut-vse.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading