16+

Яшәр өчен чиста һава, чиста тирәлек кирәк

«Табигать безнең яклавыбызга мохтаҗ булса, без аның яклавына тагын да мохтаҗрак. Һәрберебезгә сулар өчен чиста һава, эчәр өчен чиста су, яшәр өчен чиста тирәлек кирәк». Мәшһүр совет экологы Николай Реймерс фикеренең тирәнлеген «кара алтын» чыгарыла торган төбәкләрдә яшәүчеләр аеруча яхшы аңлый.

Республикабызның нефть төбәгендәге экологик проблемаларны хәл итүгә «Татнефть» лаеклы өлеш кертеп килә. Компания Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында экологик иминлекне тәэмин итү буенча үзенең инде өченче корпоратив программасын гамәлгә ашыра. 2015 елга кадәр исәпләнгән бу документ аңа үзе эшчәнлек алып барган төбәкләрдә әйләнә-тирәлекне норматив хәлдә тотуда, табигать экосистемаларын торгызуда ярдәмгә килә. Программа, аерым алганда, ышанычлы җиһазлар белән тәэмин итү, аларга нәтиҗәле ысуллар белән техник диагностика уздыру аша производство объектларының экологик иминлеген күтәрүне, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүне күздә тота.
Корпоратив программаны тормышка ашыру барышында ирешелгән нә­тиҗәләр куанычлы. Узган ел, мәсәлән, «Татнефть» белгечләре атмосфера һавасы үрнәкләренә 12 меңгә якын анализ ясаган, нефть промыселе җиһазларын коррозия­дән саклауның комплекслы системасы булдырылган. Аерым алганда, компаниянең структур бүлекчәләре тарафыннан коррозиягә каршы өслек белән капланган 923,9 км торба, металл коррозиясенә каршы торучы 5934 тоннадан артык матдә (коррозия ингибиторы) җитештерелгән, 986 скважина катод сагы белән җиһазландырылган.
Республиканың нефть гиганты экологик иминлекне тәэмин итү буенча дүртенче программасын әзерләүгә керешмәкче. Хәзер эшче төркем төзү һәм программага керәчәк өстенлек­ле юнәлешләрне билгеләү белән мәшгульләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading