16+

Азат Абитов: «Бер еллап таксист булып эшләргә туры килде...»

Җырчы Азат Абитов белән белән иҗади планнары, Гөлсирин белән мөнәсәбәтләре, дөньяга карашлары турында сөйләшеп алдык.

Азат Абитов: «Бер еллап таксист булып эшләргә туры килде...»

Җырчы Азат Абитов белән белән иҗади планнары, Гөлсирин белән мөнәсәбәтләре, дөньяга карашлары турында сөйләшеп алдык.

«Берни белмәгән һәм аңламаган килеш башласаң, хаталануың ихтимал»
-    Гөлсирин белән өйләнешүегезгә ничә ел булды инде?
-    2019 елда өйләнешкән идек, димәк, 6 ел. Синең белән дә соңгы тапкыр 2019 елда очрашкан идек, дип хәтерлим. Баксаң, шушы 6 ел эчендә ниләр генә булмаган да, күпме сулар аккан...

-    Сөйләче, ниләр булды?
-    Әйтик, без хәзер Ваһапов фонды артистлары түгел. Концертларны да үзебез оештырабыз, төрле чыгышларны да үзебез контрольдә тотабыз.

-    Ничек уңайлырак? Барысы өчен дә үзең җавап биргәч, эш күбәйгәндер.
-    Кайсы яклап карыйсың бит. Иҗат юлының башында, әлбәттә, шушы өлкәнең барлык нечкәлекләрен, кануннарын белүче белән эшләү яхшырак. Берни белмәгән һәм аңламаган килеш башласаң, хаталануың ихтимал. Ваһапов фонды безне танытты. Бүген үз тамашачыбыз, татар эстрадасында исемебез бар. Ә шушы баскычларны үткәч, инде күп нәрсәгә төшенгәч, үзеңә дә эшләргә була. Аннан соң без икәү бит, без – бер гаилә. Бер-беребезне аңлыйбыз, максатларыбыз да уртак.

-    Димәк, яшь җырчыларга продюсер белән эшләргә тәкъдим итәсең?
-    Һәркем үзе белә, ләкин, минемчә, продюсер белән эшләү җиңелрәк. Сиңа кайда, кайчан чыгыш ясавыңны әйтәләр, син барасың да үз эшеңне эшлисең. Ә хәзер без барысын да үзебез хәл итәбез.

-    Ник фондта калмадыгыз соң?
-    2022 елда Ваһапов фондында минем контракт тәмамланды. Гөлсириннең килешүе 2019да үк беткән иде, ул аннан соң бер елга контрактны озынайтты. Үзебезне сынап карарга булдык, дисәм, дөрес булыр.

-    Татар эстрадасында продюсерлар юк та кебек...
-    Әйе, килешәм. Безнең Рифат Әхмәтович, мәрхүм Илфат Шиһапов, тагын... Айдар Рәкыйпов та продюсер белән эшләп алган иде, алар да ныклап тотынганнар иде, хәзер генә бергә эшләмиләр. «Барс медиа» ширкәтендә продюсерлык үзәге бар иде, хәзер алар да бу юнәлештә ныклап эш алып бармый кебек. Бүтәннәрен белмим, бәлки, бардыр да. Хәзер җырчылар күбрәк администраторлар белән эшли.

-    Продюсер белән эшләп, яхшы мөнәсәбәтләрдә калучылар да бик сирәк очрый...
-    Безне исәпкә алмасаң, андыйлар юк та бугай. Ә, исемә төште, «Болгар радиосы» коллективы да бер мәлне продюссерлык ягыннан тырышып караган иде. Бүгенге көнне бу эшчәнлекне алып бармыйлар, дип беләм.

-    Сез «Барс»лар һәм «Болгар радиосы» белән хезмәттәшлек итәсезме?
-    Әйе, бергә эшлибез, башкача булмый да. «Барс»ларның дәрәҗәсе бик югары, тәҗрибәләре дә күбрәк. Аларда конкрет шартлар билгеләнгән, оештыру эшендә дә алар беренче урында.

-    «Болгар радиосы»нда ничегрәк?
-    Алар үсештә, «Барс»лар белән тигезләшеп баралар. Әмма концерт оештырганда, «Барс медиа»да һәркем үз урынын һәм үз бурычларын белә. Әйтик, концертка чакыралар икән, «Барс»лар конкрет шартлар куя.

-    Нинди шартлар?
-    Алар я акча түлиләр, я ротация бирәләр. «Болгар»лар концертка чакырсалар, безнең, әлбәттә, каршы килгәнебез юк, чөнки безгә Казан тамашачысы белән очрашу – зур куаныч. Шулай да аларда конкретика азрак. Хәтта матди яктан файдасы да булмау мөмкин. Тик бөтен нәрсәнең дә акчага гына бәйле түгелен без аңлыйбыз. Ротациягә түләр алдыннан «Болгар»ларга теге яки бу концертта чыгыш ясаганыбызны исләренә төшерәбез. Алар, гадәттә, ташлама ясауга каршы килми.

-    Сез хәзер концертка әзерләнәсез дип беләм.
-    Әйе, соңгы 6 елда беренче зур концертыбыз булачак. Коронавирус барлыкка килү сәбәпле, чыгышлар кичектерелгән иде бит, шуннан соң зур концерт оештырганыбыз юк. Авылларга чыккаладык, санаторийларга да баргаладык. Әмма, режиссер яллап, командабызны зурайтып, концерт куйганыбыз юк иде әле.

-    Режиссер белән эшләү – яхшы карар. Димәк, концерт югары дәрәҗәдә үтәчәк, Аллаһ боерса. Кемне сайладыгыз?
-    Рафил Галимуллин белән эшлибез. Әле 2 тапкыр гына очраштык, концертның конкрет концепциясе дә юк. Аралашу белән үрелеп бара торган концерт куясы килә, барысын да сөйләмим...

-    Режиссер булганда, җырчы – җырчы булып кала. Рафил дә, Марсель Мәхмүтов та бу эшне тиешенчә башкара. Аларның концертлары – «шик и блеск»!
-    Килешәм, һәр кеше үз эшен белергә тиеш. Матди яктан мөмкинлек булса, режиссер белән хезмәттәшлек итү кирәк. Хәзер техник яктан да мөмкинлекләр күп, акчаң гына җитсен!

-    Ярдәм итәргә әзер булучы абзыйлар юкмы?
-    Юк шул, карале, синең таныш-белешләрең юкмы?! Без тәкъдимнәргә әзер (көлә). Ә болай бай кеше нишләсен инде ул? Концертка кеше китерә алмый, мәсәлән. Барыбер үзеңә тырышасы.

-    Хәерле сәгатьтә, димәк. Билетлар сатыламы соң, карап барасызмы?
-    Әле билетларны сатуга куймадык. Борчылабыз инде, уйланабыз. Зал җыю җиңелләрдән булмас. Әмма концерт куймыйча булмый. Гөлсирин – 2013 елдан, мин 2015 елдан сәхнәдә. Унар ел үткән бит! Менә син продюсер белән эшләүне сораган идең. Ваһапов фонды белән эшләгәндә, барлык оештыру эшләрен алар үзләре алып бара иде, ә хәзер барысы да безнең өстә. Билетларны да үзебезгә сатарга куясы, аннан соң процентларны түлисе... Килерсең бит?

-    Әйе, насыйп итсен. Концерт заллары арендаларны күтәрәләр, дип ишеткән идем.
-    Хаклар арта бит, алар да бәяләрне күтәрә. Хәзер бит сайлау мөмкинлеге бар, Казанда концерт заллары күбәйде: УНИКС, Сәйдәш, Чулпан...

-    Билетларның бәяләре дә шуңа арта.
-    Әйе, тамашачылар артистларны шелтәләргә ашыкмасын. Әйтик, бер залны арендага алу 500 мең, ди. 1 мең урынлык залда билет бәясен 1000 сумга куйсаң, яртысы арендага китә, дигән сүз. Калган 500 меңнән билет сатылган өчен процентларга түлисе, командага бирәсе, режиссер да, утлар өчен җавап бирүчеләр дә, тавыш операторлары да бушка эшләми. Артистка ни кала? Әле артист ротациягә, рекламага түли. Безгә дә бит яшәргә кирәк, без дә бала үстерәбез.

-    Шөкер, кызыгыз үсеп килә.
-    Әйе, әле менә синең яныңа килгәндә дә җибәрәсе килмәде. Уйныйк, синең белән рәсем ясыйсым килә, ди, иркәләнәсе килә. Хәзер кызыбыз Сылуга 3,5 яшь. Балалар бакчасына йөри.

-    Әти булгач, тормышка карашыңда үзгәрешләр булдымы?
-    Никтер, башта, бала үстерү кыенрак булыр, дип уйлаган идем. Мин элек озак йоклый идем, Сылу тугач, йокы вакыты кыскарды. Җаваплылык хисе артты, кызым канатым астында үзен тыныч хис итсен иде. Кызыбыз әтисе һәм әнисе, ягъни аны яклаучылар һәм саклаучылар барлыгын белеп үссен иде.

-    Гөлсирин, бала тапкач, үзгәрдеме? Еладымы, борчылган чагы күбәйдеме?
-    Депрессиягә үк бирелмәсә дә, эмоциональ яктан кыенлыклар булмады түгел. Аруы да сизелде, елаган чаклары да булды. Коронавирус башланды, концертлар да булмады. Иҗат кешесенә чыгышларның булмавы басым ясый. Билетлар сатылган, кеше килә, без канатланып көтәбез, ә концерт булмый. Безнең болай да әле заллар тутыра башлаган чагыбыз гына иде. Хәзер менә барысын да яңадан башларга кирәк. Онлайн форматта концертлар куюыбыз да тик ятмас өчен генә иде. Димәк, акча ягы да аксады. Башта бик сизелмәде ул, чөнки җыебрак куйган акчабыз бар иде. Әмма акча бетә башлагач, ситуация бераз үзгәрде. Бу вакытта миңа таксист булып эшләргә туры килде.

«Ир-ат сабыр ул, түзә, шанс бирә»
-    Сәхнәдән башка эшең юкмы?

-    Юк, дөресрәге, бүгенге көндә юк. Әйткәнемчә, коронавирус вакытында 1 еллап таксист булып эшләдем. Мин эштән курыкмыйм. Әмма хәзер – бары тик концертлар, банкетлар...

-    Сез «банкетный» җырчы түгел кебек.
-    Килешәм, кайбер җырчылар шушы банкетлар булу хисабына яши, концертлар куя. Банкетларда акча җиңелрәк эшләнә. Безгә дә мәҗлесләр уңаеннан чыгыштыралар. Берсендә Башкортстаннан шалтыраттылар, җырчы буларак кына түгел, алып баручы буларак чакырдылар. Минем бер тапкыр да мәҗлес алып барганым юк иде, әмма ризалашырга булдым. Үземне сыныйм әле, дидем…

-    Бу эшне башкарып чыга алдыңмы соң?
-    Туйга 1 атна калганда, яшьләр аерылыштылар, кызганыч. Туйлары булмады.

-    Соңгы бер 5 елда аерылу очраклары ешайган сыман.
-    Россиягә күренешләрнең күбесе Европадан күчә. Монысы да шул инде... Мин сексист түгел, ләкин аерылышу инициативасы, гадәттә, нәкъ менә хатын-кызлардан килә. Элек ник аерылышмаганнар? Чөнки хатын-кыз түзгән, ышанган. Ә хәзер нәрсәдер ошамады икән, мәсәлән, акча җитми икән, бетте, хушлашабыз. Ир-ат сабыр ул, түзә, шанс бирә. Ә хатын-кыз... Мин үзем дә булдырам бит, миңа ир нигә соң, ди дә – Аллаһ әппәр.

-    Син Шыгырданныкы бит. Сездә кәләш урлау әле дә бармы?
-    Бер 15 ел элек бар иде әле. Менә кара: элек бит урланган хатын-кыз кайтып китмәгән, төн кундым, дип калган, түзгән. Кеше ни дияр, әти-әниемнең йөзенә кызыллык килер, дип уйлаганнар. Ә хәзер егетләр кәләш урламый, чөнки хатын-кыз икенче көнне, ике дә уйламыйча, үз өенә кайтып китәчәк. Әле, өстәвенә, полициягә барып, гариза да язарга мөмкиннәр.

-    Димәк, урлау кирәк?
-    Юк, юк, мин, урлап, үзеңә өйләндерү яклы түгел. Гаилә кору 2 кешенең дә теләге һәм карары булырга тиеш. Хокуклар тигез булсын!

-    Сездә ирләр усал, диләр. Син дә шундыймы?
-    Мишәрләр турында шундый стереотип бар, шул гына. Һәм бу – безгә бик яхшы реклама. Минем әтием «душка» менә, ул – йомшак кеше. Мин үзем бераз кырысрак булсам, яхшырак булыр иде. Син Актаныштан бит, сезне дә юаш дип әйтеп булмый. Әлфия Авзалованы гына ал, нинди «боевой» кеше булган. Урыны оҗмах түрендә булсын. Төрле авылда, төрле урамда төрле кеше булырга мөмкин.

-    Син ир һәм гаилә башлыгы буларак нинди?
-    Мин компромисска бара алам. Гаиләдә кем баш булуы хатын-кыздан тора. Безнең гаиләдә мин үземне баш дип саныйм, чөнки Гөлсирин дә моның белән килешә. Өстәлгә йодрык белән сугып, усал итеп сөйләшкәнем, кырт кисеп нәрсәдер әйткәнем юк. Без сөйләшә һәм аңлаша беләбез. Бу – мәхәббәттер.

-    Акча белән бәйле сорауларны син чишәсеңме?
-    Эшләгән акчамның барысын да диярлек Гөлсирингә бирәм. Үземә кирәклесен генә калдырам да, калганы хатынымда саклана. Мин акча тота белмим.

-    Гөлсирин акчаны күп тотамы соң?
-    Юк, хәтта киенү ягыннан да башта мине һәм Сылуны уйлый, аннан соң гына үзенә ала. Безнең гаиләдә мин «транжира». Мин акча туздыра алам, ә ул акчаны кадерләп тота. Бу – тәрбиядән киләдер. Үзе дә эшсез утырмый: кием дә сатып карады, визажистка да укыды, челтәрле бизнеста да сынады үзен. Һәм рәсми рәвештә ул әле дә Ваһапов фондында солист буларак эшли. Алар белән турыдан-туры эшләмәсәк тә, хезмәттәшлек итәбез.

«Бала мәхәббәтле тыныч мохиттә үсәргә тиеш»
-    Гөлсирингә өйләнгәнче, йөргән кызларың күп булдымы?

-    Булды инде, санап бармадым. Җитди итеп сөйләшкән кызлар икәү булгандыр. Икешәр ел йөрдем алар белән.

-    Ә җитди булмаганнар?.
-    Алар күбрәк инде. Йөрелде... Башта мин мөнәсәбәтләргә җитди карый идем, аннан соң, йөргән кызларымның берсенең башка егет белән дә аралашуын белгәч, карашым үзгәрде... Кызларның күп булуы дөрес булмаганын аңлыйм хәзер. Араларында миңа чыннан да ышанучылары да булгандыр. Барысы белән дә аралаштым, очраштым.

-    Ул кызларның рәнҗешеннән курыкмый идеңме?
-    Ул вакытта бу хакта уйламый идем дә, ә менә хәзер куркыта. Ох, яхшы кыланмаганмын инде. Гафу итсеннәр. Үзем алдангач, мин дә алдадым. Кайберләре миңа өметләр баглады, ә мин уйнап кына йөрдем.

-    Гафу итсеннәр, дип, күбесе хатын-кызның үзеннән тора бит.
-    Әйе, менә, мәсәлән, клубта берәрсе белән танышасың да, сөйләшү дәвамында ул кызның синең белән якынрак танышуга каршы булмаганын аңлыйсың. Адекват ир-ат бер таныш булмаган кызга үзе сикерми бит инде. Ник әле хатын-кыз, әйдә, мин риза, дигәндә, мин, сәламәт ир-ат, каршы булыйм, ди...

-    Хәзер син үзең дә – кыз бала әтисе.
-    Әйе... Кабат рәнҗеткәннәрдән, алдаганнардан гафу сорыйм.

-    Ничек уйлыйсың, бала өчен гаиләне саклап калу кирәкме?
-    Юк, дип уйлыйм. Әгәр дә ир белән хатын бергә бәхетле түгел икән, шушы гаиләдә ускән бала, олыгайгач, барыбер аларга рәхмәтле булмаячак. Бала мәхәббәтле тыныч мохиттә үсәргә тиеш.

-    Хыянәтне кичереп буламы?
-    Юк, мин алдауны кичерә алмас идем. Яратмасаң, хыянәткә күз йомып буладыр инде ул. Ә, яратмагач, ул кеше белән нигә бергә яшәргә?!

-    Хыянәт еш кына исерек баштан кылына.
-    Башыңны югалтырлык дәрәҗәдә эчәргә кирәкми. Танышларым арасында, исергәч, әллә ниләр кылана башлаучылар бар. Андыйларны аңламыйм. Эч тә ят инде.

-    Син көнчеме? Гөлсирин белән сез күптән таныш бит, йөргән егетләре бар идеме?
-    Мин ышанам аңа, без гел бергә бит инде. Аның да егетләре булды, әйе. Бер егетенең Интернеттан фотосын табып, сәхифәсен карап чыккан идем. Ул вакытта безнең арада гыйшык хисе булмаса да, мин инде бераз көнләшкән идем. Димәк, ул чакта ук Гөлсирингә хисләрем булган, күрәсең.

-    Син 30ны тутырдың инде, кабат әти буласың киләме?
-    Бу хакта сөйләшкәнебез юк әле. Сылуның балачагын да озынайтасы килә. Теләк бар, әлбәттә, тиң әлегә вакыты җитмәгәндер, дип уйлыйм. Шулай да Гөлсирин, мин кабат әни булырга әзер, дисә, мин каршы килмәячәкмен. Бүген үк бу эшкә алына алам (көлә). Җаваплылыкның икеләтә артачагын аңлыйм. Һәм, әлбәттә, безнең җырлыйсы, концертлар куясыбыз килә. Кабат әти-әни булсак, бәләкәч күп вакытыбызны алачак. Шуңа күрә әлегә иҗат белән шөгыльләнүгә басым ясарга иде.

Алинә Айдарова

Фотолар җырчының шәхси архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

47

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    1

    Яратаааам икесендэ!!!

    • аватар Без имени

      3

      1

      Яратаааам икесендэ!!!

      • аватар Без имени

        5

        0

        Ин яраткан парлы жырчыларым минем.Бэхетегез-гомерле ,гомерегез -бэхетле булсын, унышлар Сезгэ балалар.

        • аватар Без имени

          4

          1

          Бик яратам икегезне дэ.Бэхетле булыгыз! Матур , тэртипле гаилэ.Кызыгызны тигез тормышта устерергэ язсын.

          Мөһим

          loading