– Бу дәресләр аерым методикага нигезләнгәнме? Әллә үзегез уйлап чыгарганнары да бармы?
– Гуманлы педагогика нигезләрен Шалва Александровичтан өйрәндем. Ул махсус хаталануга нигезләнгән алымнарны да үз эченә ала ул. Мәсәлән, тактага хаталы язасың да, алар синең хатаны төзәтәләр. Үзләрен хөрмәт итә башлыйлар. Сыйныфта дәрәҗәләре дә артып китә.
Психологка укыгач та, сыйныфтагы кайбер проблемалы яклар ачыклана төшә. Аерылган гаиләләрдә бик күп проблемалар башлана. Әти-әниләр шуны белсә, аерылмаслар да иде. Билгеле, төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Мин бер кешене дә гаепләмим. Тик балалар шул өйдәге проблемаларны мәктәпкә алып килә, сыйныфта гауга башлана. Балаларга игътибар җитми.
– Тәрбия дәресләре дәрестән тыш та өйгә дә ияреп кайтамы?
– Әти-әниләр ватсапка да язалар. Мөмкинлегем була икән, мин шунда ук җавап бирәм. Минем сыйныфтагы һәр бала – ата-ананың йөрәгеннән өзелеп төшкән җимеше. Шул балаларны үземнең балалар кебек кабул итәм. Үз балаларыма ничек, сыйныфтагыларга да шулай карыйм. Укытучыны хөрмәт иткән укучы да тырыша.
– Балалар белән булган катлаулы хәлләрне ничегрәк чишәсез?
– Укытучыга тормыш тәҗрибәсе дә булыша. Җәмгыять белеме, тарих буенча да белемнәрем зур. Казанда экскурсияләр буенча да эшли алам. Психолог, нейропсихологияне мәктәптә укытыр өчен кабат укыдым. Һәр елны кайда да булса укыйм, белемемне арттырам.
Балалар бит алар начар түгел. Проблема гаиләдә генә. Гаиләдә проблема юк икән, әти-әнисе талашмый икән, баланы ярата, аңа вакыт бүлеп бирә икән, бала белән шөгыльләнә, бала кайда да булса, йөри икән – аның сыйныфта проблемасы булмый. Баланың халәтен аңлап, әти-әниләр белән сөйләшергә өйрәнер өчен мин психологка укырга бардым.
– Ата-ананың да балага вакыты аз кала...
– Һәм бу бик зур проблема. Кайбер ата-ана балалар белән бөтенләй сөйләшми. Әңгәмә кормый. Балалар кеше белән сөйләшә-аралаша белмиләр. Чөнки әти-әниләре белән аралашканнары юк. Мин 15-20 елдан җәмгыятьтә социопатлар булыр дип куркам. Социопатия – кешеләрнең куркуы ул, җәмгыятьтә куркуы, кешеләр белән аралаша белмәү. Бары тик телефонда аралашу беләләр. Кешеләр белән әңгәмә кору бөтен балада да юк. Без менә махсус дәресләребездә аралашырга өйрәнәбез.
– Проблемалы балалар була. Алар белән ничек эшлисез? Мөнәсәбәтләрне ничек җайга саласыз?
– Шундый кагыйдә бар: балаларны бөтен сыйныф алдында мактарга кирәк. Әгәр дә тәнкыйтьлисең икән, бергә-бер калып сөйләшү дөрес. Аңлатасың. Минем сыйныфта да булды андый балалар. Ул балалар мәрхәмәтлелек дәресләренә калмыйлар иде. Икенчедән, гаилә. Алмагачтан алма ерак тәгәрми. Әгәр өйдә ата-ана ялганлый икән, бала ялганлый инде. Ата-ана кеше турында начар әйтә икән, бала да кеше турында начар сөйли торган була. Шуңа күрә, бөтен әйбер гаиләдән килә. Әгәр дә гаиләдә: “Бөтен чараларны кулланып, максатка ирешеп була”, – дигән фикер алга сөрелә, кеше мәнфәгатьләрен онытып, үзләре турында гына уйлыйлар икән – бала эгоист булып үсә. Укытучыга нинди бурычлар куеламы? Без шушы балалар белән дә мәрхәмәтле булырга тиешбез. Әгәр дә әти-әни конфликтка керә икән, без ата-анага аңлатырга тиешбез. Мәктәп – минем территория, мин анда хуҗа. Әгәр дә мәктәптә баланы кыерсыта башлыйлар икән, болай калдырырга ярамый. Кыерсыткан һәм кыерсытылган баланың да әти-әнисен чакырып сөйләшергә кирәк. Моны яхшы итеп җәнҗалсыз чишәргә, аңлатырга кирәк.
Комментарийлар