Юл-транспорт һәлакәтендә ярдәм итәргә тырышканда бер төркем яшьләр тарафыннан кыйналган Балтач үзәк район хастаханәсе анестезиолог-реаниматологы Аяз Мәҗитов һөҗүм итүчеләрне гафу иткән һәм татулашу турында карар иткән.
Бу хакта табиб мәнфәгатьләрен яклаган адвокат Руслан Нагиев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шикләнелүчеләр гафу үтенгән һәм зыянны каплаган, ә табиб аларны гафу итеп намуслылык үрнәге күрсәткән.
- Балтач районында табибны кыйнау факты буенча кузгатылган җинаять эше буенча ике як та татулашуга килде. Шикләнелүчеләр зыян күргән кешедән гафу үтенде, зыянны капладылар. Моны яхшы нәтиҗә дип саныйм. Татулашу мөмкинлеге булган җирдә бу юл белән бару яхшырак. Егетләр үзләренең хаталарын аңладылар һәм үкенделәр. Алар өчен бу яхшы сабак булыр дип ышанам. Зыян күрүче табиб намуслы кеше булып чыкты һәм гафуларын кабул итте. Иелгән башны кылыч кисми, - дип язган Нагиев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Шау-шулы вакыйга Татарстанның Балтач районында булды. Бу хакта зыян күргән табиб Аяз Айдарович "Шәһри Казан" газетасына да сөйләгән иде.
– 10 май көнне шактый киеренке булды, – дип сөйләде ул. – Сеңлем хастаханәдә дәвалану курсы үтә. Аның янында булдым да, соң гына юлга чыктым. Өйгә кайтыр алдыннан бераз фикеремне туплау нияте белән юлны урап килергә уйладым. Яңгыр ява иде. Балтач кырыенда Каракүл дип аталган юл бар. Ул күлгә илтә, шул юл читендә, дөресрәге кюветта ауган машинаны күрдем. Тәгәрмәчләре өстә иде, юл һәлакәте булган, димәк, медицина ярдәме кирәк дигән уй белән машинамны туктаттым да, аска төшәргә булдым. Шул чакны бер төркем яшьләрне күрдем, күпме булганнарын да хәтерләмим. Чөнки максатым ул түгел, зыян күргәннәргә ярдәм итү иде теләгем. Сораштыра башладым: «Кемнәр бар иде, ничә кеше?», янәсе. Шунда булган кешеләрнең кайсыдыр мине танып та алды: «Ул табиб, хастаханәдә эшли», дип әйтеп куйды. Ә бер егеткә минем сораулар бирүем, төпченүем дә ошамагандыр. Кызып, бер-беребез белән эләгешеп киттек. Шул егет тотты да, минем битемә китереп сукты. Болары видеорегистраторга эләкмәгән. Мин тәгәрәп киттем дә, аста бетоннан ясалган чокырга килеп төштем. Алга таба ни булганы нәкъ гангстерларга багышланган кинодагы кебек: җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр, ә мин аңышмыйча калдым. Ни өчен мондый вәхшилек? Шунда берсе пистолетка ошаган бер әйбер белән маңгаема төбәп: “Үтерәм”, диде. Аның чын ут коралы, яки травматик булуын да әйтә алмыйм. Болар барысы да машинамның видеорегистраторына эләккән. Төркем арасыннан берничәседер инде: “Ул табиб бит, җибәрегез, тимәгез аңа”, дип әйтеп тордылар. Белмим, ни булгандыр.
Аяз әйтүенчә, золымчыларга 18-23 тирәсе.
– Тукмаклап арыганнан соң, алар миңа нидер сөйләп тә маташты. Көч табып, торып бастым, кесәмдә булган барлык нәрсә дә җиргә чәчелгән иде. Ачкычларны, телефонны таптым да, машинама утырып ашыгыч ярдәм бүлегенә килдем. Биредә мине табиблар карады, полиция чакырттык. Суд-медэксперт карады. Ул миңа: «баш мие селкенүе, күпсанлы җәрәхәтләр, гематомалар һәм имгәнүләр диагнозы» куйды, - дигән иде ул.
Әлеге тема буенча: “Җирдә яткан килеш минем өстемә сикерделәр”: Балтачта бер төркем егетләр табибны кыйнап ташлаган

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар