Әти-әни белән үсмәгәнгә, үз-үзеңә генә ышанасың “Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәизне күпләр беләдер.
Әйе, ул сүзнең кадерен белгән, эфиры дәвамында татар теленең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтүче профессиональ алып баручы. Әмма без аның белән радиоэшчәнлеге турында сөйләшмәдек. Күбрәк тормыш турында, шулай ук махсус хәрби операция турында гапләштек. Дилбәр ханым яныннан чыккач, кабат шуңа инандым: һәрберебезнең үскәч бу тормышка булган карашы һәм тормыштагы урыны кечкенә чакта ук билгеләнеп куела икән... Кешенең холкы балачагында ук формалаша, диясем килә.
“Анда чын сугыш, сеңлем, чын сугыш...”
- Белүемчә, сез театр училищесын тәмамлагансыз һәм Яшьләр театрында эшләп тә алгансыз. Ник актриса буларак эшчәнлегегезне дәвам итмәдегез? - Яшьләр театрына без нигез салдык. Без дигәннәрем, Инсаф Абдулла, Илдус Фәиз, Рәмзия дигән бер кыз бар иде тагын. Уку тәмамлангач, мине театрларның күбесенә чакырганнар иде. Әмма режиссер Фәрит Хәбибуллин (урыны җәннәт түрләрендә булсын) чакыруын кабул итүемә һичкенә дә үкенмәдем, яңа театрга нигез салынды. 1989 ел иде бу. Ул вакытта артистлар күп түгел иде. Кайбер спектакльләрдә икешәр роль уйнарга туры килә иде. Мәсәлән, “Буратино маҗараларында” буратиноның үзен һәм убырлы карчыкны да уйнаган идем.
- Соравыма кире кайтам: ник театрдан киттегез? Акчасызлыктанмы?
- Мин акчага мөкиббән китми идем. Миңа эшләргә, кая да булса чабарга кирәк иде. Театрда бит дүрт дивар арасында бикләнеп ятарга кирәк. Минем үз сүземне әйтәсем, үз тавышым белән сөйлисем килде. ТНВда бик күп чит ил сериалларын-мультфильмнарны тавышландырдым. Филармониядә дә алып баручы буларак эшләп алдым. Миңа менә шушындый үзгәрешле, бер урында тормый торган дөньям кызыклы.
- Бәлки сез атаклы, әле дә спектакльләрдә катнашучы актриса булыр идегез.
- Китмәсәм, булыр идем. Сәләтем бар иде. Шулай да күңелемдә бер үкенү хисем юк. Мин әле дә сәхнәдә, тик үзем буларак. Махсус хәрби операция башланганчы, тамада буларак та күп эшләдем.
-Махсус хәрби операция башлангач, мәҗлесләрне алып бармый башладыгызмы?
- Егетләребез сугыш кырында ятканда җырлап-биеп йөрисем килми. Үз күзләрем белән күргәч тагы да...Анда дронлы-камикадзалы, баба-ягалы чын сугыш, сеңлем, чын сугыш...
- Сөйләгезче, ничек андагы тормыш?
- Анда үз күзләрең белән генә күргәч, аңлап була торган бөтенләй башка тормыш бара. Без үз өебездә – җылы оябызда яшәсәк тә, зарланырга сәбәп табабыз. Ә алар зарланмый, алар шаяра, көлә. Бер ноктадан икенче ноктага чапканда куркыта иде, ләкин алып барган күчтәнәчләрне егетләребезгә илтеп тапшырмыйча күңел тынычланмый иде.
- Сез бит хатын-кыз беренче чиратта. Өстәвенә хәзер ир хатыны. Курыкмадыгызмы?
- Анда хатын-кызлар бик күп! Хәния исемле ханым белән аралашам. Аның энеләре махсус хәрби операциядән яраланып кайткан. Хатын-кызлар ана ич алар, шуңа барадыр.
- Сез нигә дип бардыгыз?
- Махсус хәрби операция башлангач ук, барасым килгән иде. Әмма медицина өлкәсендә белемем булмагач, мине алмадылар. Хәтта ВС категориясенә кергән машиналарны йөртү таныклыгым булса да, алмадылар. Баруымның сәбәбе радиодагы тапшыру өчен материал туплау иде. Башта “Ватан уллары” тапшыруы өчен балалары операциядә булган әниләр белән аралаштым, ирләрен озаткан ханымнарны яздырдым. Соңыннан нәкъ менә егетләрнең үзләре белән элемтәгә керәсем килде. Алар белән сөйләшеп кенә яздырып булмый бит, барырга кирәк, дидем. Язган булгач, ияреп барырлык кешеләр дә табылды.
- Кемнәргә иярдегез?
- Ай саен егетләребезгә гуманитар ярдәм илтүче, һәлак булган батырларыбызның җәсәден алып кайтып, туганнарына тапшыручы Арча егете Яруллин Илнур абый бар. Ул үзе дә Әфган сугышында катнашкан булган. Аңа шалтыратып, алып барыгыз әле, дидем. Ул ризалашты, ике көннән юлга та кузгалдык.
- Кечкенә чактан ук шундый тиз арада карар кабул итүчән идегезме?
- Мин интернатта үскән бала бит. Әле менә яңа аңладым – шуннан киләдер инде бу. Әти-әнием исән булса да, өйдә яшәмәдем, чөнки авылыбызда өч еллык кына мәктәп бар иде. Интернатта үскән һәм ятим балаларда курку хисе юк икән ул. Әти-әни белән үсмәгәнгә, үз-үзеңә генә ышанасың.
- Егетләребез сезне ничек каршы алды?
- Алар туганын, әнисен кочаклаган кебек кочаклый. Шундый шат булып калалар. Әле кабат барырга теләр идем. Аларга багышлап 100 данә тираж белән “Ватан уллары” дигән китап та чыгардым. Китабымда бер уйдырма юк, чын вакыйгалар тасвирлана. Ул сату өчен чыгарылмады. Яу кырындагы егет-кызларга бүләк ясыйсым килде. Китаплар калмады да. Соңгы баруымда мине үзе белән ияркән Илнур Гомәрович әле күптән түгел генә китапларны егетләргә тапшырды. Ватан улларыбыз видеолап төшереп җибәрде, рәхмәт әйтте. Мин китап аларның кулына да барып ирешә алуына сөенәм.
- Гаиләгез ничек кабул итте махсус операциягә баруыгызны?
- Алай каршы килмәделәр. Эш белән, дигәч, ризалаштылар. “Без әле аерылмаган чакта никах укыткан булган ул”
-Кызыгыз Төркиядә яши. Сагынасызмы?
-Аралашып торырга бөтен мөмкинлекләр бар бит. Әле менә күптән түгел яннарына барып кайттым. Төркиягә китәбез, дигәч тә, каршы килмәдем. Һәркем үз язмышын үзе хәл итә инде.
-Ник тагын берәр малай алып кайтмадыгыз?
-Мин кызымны 19 яшемдә таптым. Аның белән бергә үстем. Бүтән бала алып кайтмадым, әйе. Аерылачагымны белгәнмен, күрәсең.
-Үзегез ничә бала үстегез?
-Без өчәү идек: мин һәм ике абыем. Олы абыемны 22 яшендә поезд бәрде. Әрәм булды. Хәзер әти дә, әни дә исән түгел инде. Хәзер менә мин һәм тагын бер абыем гына калды.
-Сорыйм инде: беренче ирегез белән ничә ел яшәдегез?
-Аерылганда кызыбызга 13 яшь иде. Инде зур иде, барысын да аңлый иде.
-Хыянәт…
-Хыянәтне кичереп булмый, диләр. Мин дә беренче иремнән аерылганда шулай дип уйлый идем. Әмма, еллар үткәч, акыл туплангач, кичерәсең икән. Без әле аерылмаган чакта үзеннән өлкәнрәк хатын белән никах укытып, ялгышкандыр ул. Никах укытылгач, хыянәт гөнаһ булмый дип уйлаган күрәсең. Аның хәзер башка гаиләсе бар, тигез генә яши күрсеннәр. Һәркем үз язмышын үзе яза.
-Ирегез аерылышуга ничек карады?
-Аның миннән китәсе килмәде. Бергә калыр өчен күпне эшләп карады. Аерылыштык та вәссәләм. Без өйләнешкәндә, миңа әле унтугыз да юк иде. Бергә яшәгән чакта кулымнан гына тотып йөри иде, бер кыерсытканы булмады. Ялгышкан инде, ләкин мин аны кичерә алмадым. “Әнине соңгы тапкыр күрүем шул булды”
-Әниегез үлгән көннәргә кайтыйк әле.
-Авырды инде, җанашым. Ул көнне мин радиода эштә идем. Әни: “Кызым, кайт әле, хәлем начаррак”, - дип шалтыратты. Эфирны ташлап китә алмагач, хәзерге ирем Айдарга шалтыратып, әни янына барып кайтуын сорадым. Без үзебезнең йортыбыз белән яши идек. Айдар миңа, әнинең егылып, башын бәрүен әйтте. Шуннан соң хастаханәгә алып бардык. Ята мескен, беркем дә карамый... Шунда ачуым чыкты да: “Барыбыз карамыйлар, алып кайтып китәм”, - дип чыгып киттек. Бер мәлне әни башын күтәрде дә, “эээх” диде дә, кире башын куйды. Айдар үлә бит, диде. Акыра башладым, Айдар табибларны чакырды.
-Коткардылармы соң?
-Әйе, әни кире кайтты. Аны реанимациягә салдылар. Бу җомга иде. Әле үзе дә кайтабызмы, кызым, дия иде. Йогурт алып килүемне сорый иде. Шушы йогуртларны ашата алмыйча калдым... Дүшәмбе әнине лифттан гына күреп калдым, әни миңа кул болгады. Соңгы тапкыр күрүем шул булды. Шул ук көнне әни җан бирде.
-Күрәчәк...
-Туган авылыбызга кайтып җирләдек. Әти дә шул ук зиратта җирләнгән. Әле үлер дип уйламаган идем. Ул бит миндә яши иде, ияләшеп беткән идем. Интернатта укыгач, алар миңа балачакта бик якын түгелләр иде. Казанга киткәндә дә, авыр булмады. Әмма соңгы сигез ай бергә яшәгәч, аралар якынаеп беткән иде.
-Аерылгач, кабат кияүгә чыгармын дип уйлый идегезме?
-Юк, андый уйларым юк иде. Айдар белән без инде күптәнге танышлар. Ул миңа тәкъдим ясаганда, әни исән иде әле. Ялгыз булмау рәхәт инде. Әни дә киткәч, тәмам ялгыз калыр идем.
-Хисләр бармы ул?
-Бардыр инде ул, кем белгән... Без бер-беребезгә ияләшкән инде. Арабызда бернәрсә булмаса да, дуслыгыбыз сыналган иде. Мин хисләргә бирелеп, кочаклашып-үбешеп йөри торган кеше түгел. Интернат баласы дим бит. Безне бит үбеп, иркәләп үстермәделәр.
-Әти-әниегезгә үпкә хисе юктыр бит?
-Юк, әлбәттә, безнең авыл балалары бөтенесе шундый. Без барыбыз да мөстәкыйль. Әти-әни җылылыгы җитмәгәндер инде, ләкин үз-үзеңә ышану – әйбәт сыйфат. Язмыш бит ул. Язган булса, кая барасың.
Алинә Айдарова
Комментарийлар