16+

«Гаилә кыйммәтләре – безнең төп байлыгыбыз»: Эльвира Әхмәтова белән әңгәмә

Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе җитәкчесе, «Ныклы гаилә» федераль пратия проектының региональ координаторы Эльвира Әхмәтова белән әңгәмә.

«Гаилә кыйммәтләре – безнең төп байлыгыбыз»: Эльвира Әхмәтова белән әңгәмә

Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе җитәкчесе, «Ныклы гаилә» федераль пратия проектының региональ координаторы Эльвира Әхмәтова белән әңгәмә.

– Эльвира Фәнисовна, туристлар гадәттә «Казан» гаилә үзәген телгә алмый калмыйлар. Россиянең башка төбәкләреннән килеп никахлашырга теләүчеләр бар иде араларында.

 – Өйләнешү – яшьләр тормышында да, әти-әниләре, туганнары өчен дә иң дулкынландыргыч мизгел. Шуңа күрә аны гомерлеккә истә калырлык итеп үткәрергә тырышу гайре табигый күренеш түгел. Чыннан да, никах теркәү өчен «Казан» гаилә үзәге Россия буенча иң популяр урыннарның берсе булып кала. Безгә якын-тирәдәге шәһәрләрдән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан гына түгел, хәтта бик ерактан – Ямал-Ненец, Ханты-Манси округларыннан кадәр киләләр.

– ЗАГСларны  беренче чиратта аны һәркем яңа гаилә кору урыны дип кабул итә.

– Бүгенге заман яшьләре гаилә коруга бик җитди карый. Хәер, ул һәр чорда да шулай булгандыр. Чөнки шушы көннән башлап, син үзең өчен генә түгел, янәшәңдәге кеше өчен дә җавап бирәсең бит. Юридик яктан да, тормыш-көнкүреш ягыннан да бер җепкә бәйләнәсең. ЗАГСлар эшчәнлегенә килгәндә, Татарстанның һәр районында, һәр шәһәрендә тантаналы рәвештә никахлашырга мөмкин. Күчмә рәвештә теркәлү өчен, ЗАГС биналарыннан тыш, Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән башка рәсми урыннар да бар. Казан шәһәренең Ратуша бинасы, Кабан күле ярындагы Иске Татар бистәсе, Милли музей, Сынлы сәнгать музее, Казан Кремле, Изге Болгар һәм Зөя утравы архитектура һәйкәлләре, Ленино-Кокушкино музейлары шундыйлардан. Хәзер гаризалар күбрәк электрон рәвештә бирелә. Узган ел әлеге хезмәттән яшь парларның 70 проценты файдаланды. Бу – ЗАГСка яшь парлар бары тик бер генә тапкыр, никахлашу көнне генә киләләр дигән сүз. Никахны теркәү өчен күбрәк җәй айларын сайлап алалар. Бу көннәргә урыннар ел башыннан ук сайланып беткән була инде. Мәсәлән, 2025 елдагы никахларның 31 проценты нәкъ менә шушы вакытка туры килде.

Татарстан Республикасында 47 ЗАГС бүлеге эшли. Аларда гражданлык хәле актларын теркәүнең 7 төр юнәлешендә хезмәт күрсәтелә. Бу – бала тууны, гаилә коруны, аерылышуны, уллыкка (кызлыкка) алуны, исем алыштыруны, ата-ана хокукын раслауны һәм үлем актларын теркәү. ЗАГС органнарына ел саен 650 меңнән артык граждан мөрәҗәгать итә. Бу – республикада яшәүче һәр алтынчы кеше дигән сүз.

– Патриотик тәрбия эшләренә дә зур игътибар бирәсез...

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан ел башында ук «Батырларыбызга» дигән акция башлап җибәрдек. Яшь парлар, күпбалалы гаиләләр, өлкәннәр, мәктәп балалары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә изге теләкләрен юллап, рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйрәмнәрдә открыткалар яздылар, гуманитар ярдәм җыйдылар. Тагын бер электән килгән традицияне кире кайтару өстендә эшлибез. Бу – гаиләләрен теркәгән яшь парларның, ЗАГСтан туп- туры сугышчылар һәйкәлләренә, Мәңгелек ут комплексына барып, чәчәк салу йоласы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлык ЗАГСлар бергәләп, 53 ветеранның гаилә һәм тормыш тарихларына багышланган «Мәхәббәт җиңгән җирдә» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырдык. Ел дәвамында экспозиция предприятиеләрдә, балалар ял лагерьларында һәм мәктәпләрдә куелды. Ветераннар арасында Советлар Союзы Герое, Тукай районында туып үскән Николай Якупов бар. Ике ветеран – Саба районыннан Мөхәммәт Закиров һәм Әтнә районыннан Фәйзи Галиев – Ленин ордены белән бүләкләнгәннәр. Тормыш тарихлары экспозициядә урын алган 14 ветеран исән-сау, аларга 99 яшьтән алып 104 яшькә кадәр. Ветераннар арасында фронтовик Котдус Мулюковның язмышы үзенчәлекле. Бүген аның гаиләсе 139 кешедән тора – 8 баласы, 47 оныгы, 84 оныкчыгы бар. Бу – бик мөһим проект. Без якташларыбызны сугыш каһарманнары буларак та, иң авыр елларда бернигә карамыйча мәхәббәтләрен саклап калган кешеләр буларак та күрсәтә алдык. Бүген мәктәп балалары өчен батырлык дәресләре үткәрәбез. Махсус хәрби операция геройларын, ветераннарны кунакка чакырабыз.

– Һәр ел саен 8 июль көнне Мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Быел шушы датага бәйләп нинди чаралар көтелә.

Атналык кысасында республикада 700 дән артык тематик чара көтелә. Алар арасында кечкенә сабыйлардан алып өлкән кешеләр өчен дә кызыклы чаралар бар. Мәсәлән, үрмәләүче 6-11 айлык балалар өчен узышлар, аннары тантаналы рәвештә никах теркәүләр, исем кушулар, тантаналы рәвештә гаилә юбилярларын котлау, «Гаилә фестивальләре» һәр районда диярлек узачак.

– Парсызларны кавыштыру проектларын да гамәлгә ашырасыз дип беләбез. Әлеге эш ничек бара?

– Бүген яшьләр арасында үз парын таба алмыйча, бер-берсе белән аралаша алмыйча йөрүчеләр шактый. Виртуаль аралашуга өстенлек биргән яшьләр чынбарлыкта аралашу буенча проблемалар кичерә. Чыннан да, бик борчый торган хәл бу. Әлеге уңайдан республикада эшләп килә торган таныштыру үзәкләренең һәрберсе белән элемтәдә торабыз, «ВКонтакте» фестивале кысаларында өч чара уздырдык. Казан ЗАГС хезмәткәрләре никах теркәү гаризалар кабул итте һәм гаилә кыйммәтләре буенча киңәшләр бирде. Зур сәхнәдә бер пар өйләнешү тәкъдимен ясады. Һәм «Идел» журналы белән бергәләп оешытырылган сәхнәдә яшь пар тантаналы рәвештә никахын теркәде. Әлеге чаралар яшьләр арасында традицион гаилә кыйммтәләрен пропагандалау эшенедә шактый кирәкле адым. Алар үрнәк парларны күреп соклана һәм күңелләрендә гаиләле парларга карата хөрмәт хисе уяна.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading