Дәвалау вакытында кешедә: «Минем шундый теләгем бар, миңа мөһим дигән нәрсәләр бар», – дигән хис уянганнан соң, анда яшисе килү теләге уяна. Моңа кадәр дөрес яшәмәгәнлеген, үзе турында онытканлыгын аңлый, үзен борчыган сорауларга җавап таба. Авырган кеше фикер сөрешен үзгәртеп, элеккечә яшәүдән баш тартып, үзе теләгәнчә яши башлый. Ниһаять, җан рәхәте тоеп, үз мәнфәгатьләрен кагәгатьләндергән саен ул күбрәк шатлык хисе тоя, һәр күзәнәге белән яши, тормышны тоемлый башлый. Яман шештән терелүчеләргә игътибар иткәнегез бардыр: алар элекке тормышларына нокта куеп, яңа тормышка нигез сала. Күп очракта элеккеге парлары белән аерылышалар, башка шәһәргә яки илгә күченеп китәләр, һөнәрләрен, дусларын, аралашу даирәләрне үзгәртәләр. Алар бөтенләй башкача – яңача яши башлыйлар, савыгалар.
Ачу белән ашыйсы килүне аера белергә кирәк
– Психосоматика турында сөйләгәндә, киң таралган авырулар сәбәпләренә дә тукталып китәргә кирәк. Йөрәк шатланмый, ул ябык, яратудан мәхрүм яки, ярата алмый икән, көт тә тор – бу инфаркт яки инсультка китерәчәк. Ашказаны, эчәк авырулары шулай ук психосоматик авырулар җиделегенә керә. Гастрит, ашказаны җәрәхәте кеше ачуланып, дөньяда барган әйберне үз эчләрендә «кайнатып», үртәлеп яшәүчеләрдә була. Ачуы белән ул берни эшләми, эчтән генә шуның белән яши, үт сыеклыгы кайный, кешедә аутагрессия күзәтелә. Андыйлар башкаларга берни әйтми, мөнәсәбәтләр аңышып тормый, ә эченә җыя. Негатив хисләрнең хәрәкәте булмау, аларны тышка чыгармау, алардан тартыну, ни кирәклеген аңламау авыруга сәбәпче була. Монда башкача, ачу килгән вакытта эчтәгеңне әйтеп куярга да була бит. Мәсәлән, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга, эч авыртып куйгандай итә, ләкин син аны тышка чыгармыйсың. Дөрес аңламаслар, үпкәләрләр, дип куркасың. Бөтен кеше телен тешләп тора, нигә миңа сүз куертып, авыртмаган башыма тимер тарак алырга, дип уйлыйсың. Шул рәвешле кеше үзен эчтән җимерә.
Иң беренче чиратта, һәркем үз хисләре белән идарә итә һәм аларны аера белергә өйрәнергә тиеш. Башта үзеңдә ни кайнаганны белү мөһим. Мәсәлән, артык авырлык белән интегүчеләргә минем эчтә ачу кайныймы, әллә минем ашыйсым гына киләме? – дигән сорауга җавап табарга кирәк. Күпләргә хас нәрсә – ачу килгәндә, барысын эчкә җыеп ярсып йөриләр дә, аны басу өчен берәр нәрсә ашап куялар. Әлбәттә, үз сүзеңне әйтүгә караганда, ачудан ашап кую җайлырак бит! Кемгә зыян саласың соң? Әлбәттә, үзеңә! Тазаргач спортзалга, диетологка йөгерәләр. Ә ачу бит барыбер бер кая да китми. Аннары тормыш тазару һәм ябыгырга тырышу арасында үтә.
Безгә үзебезнең хисләрне аңларга өйрәнү мөһим. Синең чыннан да тамагың ачмы, әллә бу чираттагы порция белән ачуны гына басумы? Моңа беркем җавап бирә алмый, моңа үзең генә җавап таба аласың.
Кеше ни әйтер икән...
– Гомер буе ат урынына эшләдем, шул эштә генә саулыгым китте, гомерем үтте, дип зарланучылар бар. Гадәттә, андыйлар эшләренә җаваплы, эш атлары дисәң дә була.
– Бу шулай ук кыенсыну, ни әйтер дип курку, әйтелмәгән сүзләр, чыгарылмаган хисләр аркасында туа бит. Ә нигә кирәк вакытта ошамый, икән кереп үз сүзеңне әйтмәскә: «Мин эшлим-эшлим, ни акчам артмый, ни ялга китә алмыйм», – дип сорамаска соң? Синең эчендә ни кайнаганың җитәкче кая белсен? Эчтән кайнап, үпкәләп йөриләр дә икенче көнне йә тамак авырта, йә салкын тиеп авырый башлыйсың, йә остеохондрозың кузгала. Тамак авырту ул эчтәгене әйтми калганнан килеп чыга. Мин бу эшемне яки гаиләмне югалтудан шулкадәр куркам, шунлыктан телемне тыеп торам, дәшми калуың хәерле, дип уйлыйбыз. Эшкә, тормышка, мөнәсәбәтләргә йөк итеп түгел, ә җиңел генә караучыларга яшәү күпкә җиңелрәк. Чөнки аларның гаеп-кыеклары да күренмәячәк, алар хисләрен тыеп тормый, ә ничек бар шулай аралаша, яши һәм кеше ни әйтер, ни уйлар дип кайгырмый. Андый кешеләр белән аралашырга җиңел, алар яши, шатлана белә. Ә һәрвакыт үзен тыеп торган кеше барыбер аны яшереп бетерә алмый, аны башкаларга чыгара. Бездә бөтен нәрсәгә өйрәтәләр, тик гармоник мөнәсәбәтләр корырга, нинди дә булса ситуацияне кабул итеп, моңа ничек җавап бирергә кирәклеген өйрәтмиләр. Дуслар, эштәгеләр, әти-әниләр, ир яки хатын һәм балалар белән ничек мөнәсәбәт корырга кирәклеге турында – ләм-мим!
Бала таба алмау нигә арта?
– Бүген бала табу проблемага әверелеп бара. Аны ниләр белән генә бәйләп бетермиләр инде! Күп очракта медицина тикшеренүләре буенча бала табу мөмкинлеге булганнар да балага уза алмый. Ә күпмедер консультацияләр узганнан соң хатын-кызлар бәбигә уза. Моңа нык гаҗәпләнәләр. Монда шаккатырга кирәк түгел: чөнки хатын-кыз үз тормышы белән яши башлап, үз асылына кайтып, тормыш ямен тоярга, хатын-кыз булырга өйрәнгәннән соң менә шундый могҗизалар туа. Тирәндә булган курку, балачактагы күңел җәрәхәтләре, баштагы ниндидер дөрес булмаган күрсәтмәләр әни булырга комачаулаган булган икән бит. Һәрбер хирургның үз зираты бар, диләр. Ә һәрбер гештальтистның үзенең балалар бакчасы бар. ...Елена Паршинаның да үз «балалар бакчасы» бар икән: әниләр белән эшләгәннән соң, Самарада дистәдән артык, ә Казанда 5 сабый дөньяга аваз салган инде.
Утсыз – төтен, сәбәпсез – авыру булмый, диләр бит. Сәбәпләрен вакытында бетереп, җитди авыруларга кадәр илтеп җиткермәсәк, сәламәт булсак иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
БИК дорес сузлэр бит , мин яшь вакытымда Ленинабад шэхэрендэ яшэдем. Немка нацияле олы хатыннар белэн аралаштым. Алар эйтэ иделэр: если ты знаешь что ты права никогда не давай себя обижать дип. Бер кайчан да аларнын сузлэрен онытмадым , эйтэсе суземне эйтеп бардым, эчкэ жыймадым.
0
0
1
0
Яман шеш авыруы ботен доньяга таралган, причем тут татарлар?! Гел дэ уз сузен эйтеп торучылар да шул чирдэн интегэлэр, хэттэ 1 яшьлек сабыйлар, алар бит инде эмоциялэрен тыеп тормыйлар.
0
0