16+

Гүзәл Маликова: “Үземне түгел, балаларымны сайладым”

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова — аралашучан кеше булса да, ачылып сөйләшә торганнардан түгел. Аны үзеңә ышандыру да җиңелләрдән түгел.

Гүзәл Маликова: “Үземне түгел, балаларымны сайладым”

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова — аралашучан кеше булса да, ачылып сөйләшә торганнардан түгел. Аны үзеңә ышандыру да җиңелләрдән түгел.

Кырык минутлык әңгәмә барышында ул ничә тапкыр: “Монысын сөйләргә ярамый”, “Бу хакта әйтәсем килми”, “Бу сүзләр язар өчен түгел”, — дип әйтте микән?!

Бәлки, ун-унбиш елдан, баш исән булса, без тагын очрашырбыз да бүген җавапсыз калган сорауларга җавап табылыр. Ә әлегә Гүзәл апа сөйләгән һәм язарга рөхсәт ителгән фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.

“Үземне түгел, балаларны сайладым”

— Белүемчә, сез “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә эшлисез. Кайчан килдегез бирегә?

— Быел “Сәйдәш”тә эшләвемә 25 ел тулды. 2000 елда ансамбль ачкан идек, ул әле дә эшләп килә. Гомер сизелми дә үтеп китә икән.

— Ансамблегезгә ничә кеше йөри?

— Иң яше — 10, иң өлкәне — 90 яшь. Барлыгы 45 кеше шөгыльләнә. Казаннан гына түгел, якын-тирә районнардан да киләләр. Гөрләтеп эшлибез! Хәзер инде унике телдә җырлыйбыз: татарча, русча, алманча, кырымтатарча, чуашча, марича… Ансамблебез “Дуслык” дип атала, шуңа күрә халыклар дуслыгын чагылдырырга тырышабыз.

— Үзешчәннәр арасында да талантлылар бармы?

— Әлбәттә. Күпләре яшь чакта җырчы буларак үзләрен үстерә алмаган, максатларына ирешмәгән кешеләр.

— Ә сез үз хыялларыгызны тормышка ашыра алдыгызмы?

— Теләгәннәремә ирештем, әмма җырчы буларак тагын да үсеш мөмкинлеге булганда, мин балаларны сайладым. Үземне аларга багышладым. Муса 13 яшендә үк үзенең җыр театрына ия иде, Гайсә өч яшеннән җырлый башлады. Үземне сайлаган булсам, бәлки, танылганрак җырчы булыр идем, әмма балаларым профессиональ музыкант булып үсә алмас иде. Һәркем үз сайлавын үзе ясый.

— Моңа үкенмисезме?

— Юк, бер дә үкенмим. Бәлки, үземне сайласам, хәзер бик популяр җырчы булыр идем. Әмма мин балаларны беренче урынга куйдым.

“Сәләтле кешене читлектә тотып булмый”

— Муса Маликов 90 нчы елларда бик популяр иде. Германиягә үзе теләп киттеме?

— Аңа Минтимер Шәймиев ярдәм итте, рәхмәт аңа. Укыттылар, ләкин дәрәҗәле эш урыны табылмады. Хәзер ул кырык яшьтән узды инде. Башта кире кайтыр дип уйлаган идек, әмма егерме елдан артык анда яшәгәч, кайтмас инде.

— Сагынасызмы?

— Елга бер кайта. Билетлар кыйммәт, шуңа күрә еш кайтып булмый. Сәләтле кешене читлектә тотып булмый бит — үсәргә теләде дә, унҗиде яшендә кош кебек очып китте.

— Гаиләсе бармы?

— Юк, өйләнмәгән.

— Ә Гайсә?

— Кече улым ярты ел элек өйләнде, киленебез белән матур гына яшиләр.

“Үземнән яшьрәк ир белән яшим”

— Сез хәзер кияүдәме?

— Әйе, дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Үземнән яшьрәк ир белән яшим. Бу темага керәсем килми — күп сөйләделәр, әле дә чәйниләр.

— Маликовтан соң аерылышуга күпме вакыт узды?

— Унбиш ел. Шушы сорауга гына җавап бирәм дә, бу теманы япыйк.

— Хәзер бәхетлеме сез?

— Әйе. Гашыйкмын. Гашыйк булырга беркайчан да соң түгел.

Алинә Айдарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading