16+

Имам-хатыйб җавап бирә: песи намазлыкка ятса ярыймы?

Газета укучыларыбызның сорауларына “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

Имам-хатыйб җавап бирә: песи намазлыкка ятса ярыймы?

Газета укучыларыбызның сорауларына “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

– Намаз укыганда намазлыкка песи килеп ятса нишләргә? Намазны гел бер урында укымаска, диләр. Һичьюгы намазлыкны алып, бераз гына күчерергә кушалар. Нишләп шулай?
Наҗия Бариева

— Песи динебездә чиста хайван санала, аның селәгәе нәҗес түгел. Намаз укыганда комачауламаса, шунда ятып торса да була. Аннан намазыгызга зыян килми.

Намазны төрле урында укуга килгәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай эшләгән, һәм бу мөстәхәб гамәл санала, ягъни аны кылган кеше савап ала, кылмаган кеше гөнаһлы булмый. Кыямәт көнендә намаз укылган һәр урын шаһит булачак, диелә. Бер урында гына уку да тыелмый. Әмма намазларны, әйтик, сөннәтне фарыздан аеру өчен, һичьюгы: «Аллаһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс-сәләәм, тәбәәрактә йә зәл-җәләәли вәл-икраам» дип дога кылып куярга кирәк.

– “Өйдә кеше, хайван сурәтләре булырга тиеш түгел”, дигәч, андый картиналарны, фотоларны алып куйдык. Ә менә балалар уенчыкларын, әйтик, курчакларны нишләтергә?

— Үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Эт һәм сурәт булган йортка фәрештәләр кермәс», — дигән. Фотоларны, картиналарны җыеп куюыгыз яхшы булган. Ә кеше, хайван сурәтле уенчыкларны бала уйнаган вакытта гына чыгарып куярга рөхсәт ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading