16+

«Бирде бу сынау кирәкне»: айга якын комада яткан Ольга Гардиханова Казанга кайтарылды

Мисырга ял итәргә киткән җиреннән аэропортта хәле авыраеп, инсульт кичергәч, айга якын комада яткан Ольга Гардиханова, ниһаять, Казанга кайтарылды. Кичә аны Республика клиник хастаханәсенең иң тәҗрибәле табиблары каршы алды.

«Бирде бу сынау кирәкне»: айга якын комада яткан Ольга Гардиханова Казанга кайтарылды

Мисырга ял итәргә киткән җиреннән аэропортта хәле авыраеп, инсульт кичергәч, айга якын комада яткан Ольга Гардиханова, ниһаять, Казанга кайтарылды. Кичә аны Республика клиник хастаханәсенең иң тәҗрибәле табиблары каршы алды.

Хәлен белешеп, ире Рамил абый Гардиханов белән элемтәгә кердек. 
– Ольганы алып кайтып җиткергәнче, ун мәртәбә җәһәннәм уты тирәли әйләндек. Кемнәргә генә хатлар язмадык, кемнәр ишеген генә шакымадык. «Аэрофлот» компаниясе безнең гозерне гел кире какты, сәбәпләрен төрлечә аңлатты, әле финанс, әле медицина җиһазлары белән тәэмин итү мөмкинлеге юк, диде. Белмим, кем ярдәм иткәндер, хәзергәчә ул изге кешенең кем икәнлеген аңлаа та җиткермәлдем, хәтерем ялгышмаса Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге министры Айрат Фәррахов дип беләм, «Аэрофлот»ка ул шалтыраткан, 29 зы көнне хәбәр бирделәр, бүген сезгә дигән рейс булачак, җыенып өлгерәбез дисәгез –  барасыз, юк икән – бигәйбә, диделәр. Бер сәгать вакыт калган иде, Руслан кәләше белән җыенып, икесе аэропортка йөгерделәр. Мәскәү аша очышлы бит, туры рейслар юк. Мәскәүдә Мисырга очарга дип әзерләнгән самолет медицина җиһазлары белән җиһазландырылмаган, урындыклар сүтеп алынмаган булып чыкты. Руслан өзгәләнеп, монысын да көйләгән. Самолетны ике сәгатькә тоткарлап, урындыкларны сүтеп, үзләре салон буйлап ташыганнар, медицина җиһаларын керткәннәр, шәфкать туташлары да әзер булмаган, чакыртканнар. Руслан, әти көчкә күккә күтәрелдек дигәч, утырып еладым, беләсезме... Иминият акчасы беткән иде, Ольганы дәвалаган көннәре өчен, рәхмәт әйтеп, Шарм-эль-шейх хастаханәсенә бер миллион сум тирәсе акча түләп, исәп-хисапны өзгәннәр, юкса аны безгә бирмәсләр дә иде. Шуның белән Мисыр табибларының эше бетте. Комада яткан авыруны хастаханәдән аэропортка алып килер өчен – 100, аны шәфкать туташы озата барсын өчен – 150 доллар сораганнар, кыскасы, барысына бергә 30 мең сумнан артык акча түләгәннәр. Мәскәүдә инде Ольганы реамобиль көтеп торды. Мәскәүгә кадәр аны самолет алып кайтса да, Казан юлын ул җирдән үтте, – ди Рамил абый. 

Барысы да түләүле. Мәскәү белән Казан арасы гына да миллион сумга төшкән.  Чыгымнарны санап бетергесез. Иң мөһиме, Ольга ханым исән һәм ул яшәр өчен көрәшә. 
– Юлны әйбәт кичте үзе.. Мәскәүдән Казанга 16 сәгать кайттылар. Үч иткәндәй буранлы көннәр. Бирде бу сынау кирәкне, – ди Рамил әфәнде. 

Табиблар әлегәчә өметләндерерлек сүзне әйтми – хәле бер чама, әмма бик авыр дип бәялиләр. 
– Мин, Ольга, әллә соң ялга бармыйсыңмы, гел кан басымың күтәрелә, дип тә кисәткән идем. Соңгы тапкыр барып, кызыма Мисырны күрсәтәм дә, башка бармыйм, дигән иде, менә ничек килеп чыкты. Ике ел элек йөрәгенә операция ясаткан иде, стенд куйдылар, ялга ул шул стенд белән очты да... Теге көнне Руслан, әти, бездә трагедия, әнинең хәле бик авыр, ул үлем чигендә басып тора, дигәч, ашау белән йокы онытылган иде, хәзергәчә хәлләр хәл безнең. Мин үзем эшчән кеше, машиналар да ремонтлыйм, агач эшенә дә осталыгым зур, һәр тиен акчаны тир түгеп эшләп алам, шуңа да бай дусларым да, белгән депутат-түрәләрем дә юк. – ди ул. – Ярдәм итәрлек кешебез булмаса да, район белән кайгырдык, рәхмәт, республиканың төрле төбәкләреннән ярдәм итүчеләр күп булды. Сезнең ярдәм белән генә юл чыгымнарын каплый алдык. Җир йөзендәге бөтен кешегә бәхет телим, бик авыр сынаулар алдында ялгыз басып калмыйк, ярдәмләшеп яшик. Ә безгә күрсәтелгән һәр төр ярдәм өчен, һәр кемгә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен ирештерсен иде.

Тагын укырга: 

Руслан Гардиханов: “Аэропортта әнинең йөрәге туктаган...”

Руслан Гардиханов: “Хәлләребез бик начар, әнинең хәле авыр”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading