16+

Язучы Марат Кәбиров: «Кеше бала тапкан икән, ул үзе өчен генә яшәргә тиеш түгел»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан, Башкорстан, Россия язучылар берлеге әгъзасы Марат Кәбиров исеме әдәбият дөньясы белән кызыксынмаганнарга да таныш.

Язучы Марат Кәбиров: «Кеше бала тапкан икән, ул үзе өчен генә яшәргә тиеш түгел»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан, Башкорстан, Россия язучылар берлеге әгъзасы Марат Кәбиров исеме әдәбият дөньясы белән кызыксынмаганнарга да таныш.

Һәрхәлдә ишеткәннәре бар. Үз карашын, үз фикерен булдырган, татар әдәбияты өчен янып торучы кеше. Сезгә ничек, белмим. Әмма миңа һәрвакыт язучыларның башында нинди уйлар кайнавы кызык иде. Әңгәмәбез бераз фәлсәфи рухта булса да, бу сорауга җавапны таптык кебек. 

– Сез язмышка ияреп йөрисезме әллә инде язмыш белән идарә итәсезме?  Гомумән, язмыш белән идарә итеп буламы?
– Мин аны менә болайрак күз алдына китерәм. Син юлда, руль артында. Руль үз кулыңда – ни телисең шуны эшли аласың. Син ирекле. Бер карасаң, барысы да шундый гади. Ләкин алай ук килеп чыкмый, сиңа бәйле булмаган төшенчәләр дә бар. Син алар белән идарә итә, үзгәртә алмыйсың. Юлның үзенчәлеге, мәсәлән. Синең, бәлки, йөз сиксән белән җилдерәсең киләдер, ә юл сикәлтәле, бормалы. Теләгәнчә эшләп булмый. Яки машинаңның маркасы туры килми.

Әйтик, затлы мерседеста булсаң да чокыр-чакырлы юлда әллә кая китәлмисең. Юл йөрү кагыйдәләре бар, аларны бозарга ярамый. Һава торышы бар – юлны кар баскан икән, бик җилдерә алмыйсың. Язмыш та шуның шикеллерәк нәрсә. Бер карасаң, син үз гомереңә үзең хуҗа, ни теләсәң шуны эшли аласың кебек. Ләкин син идарә итә алмый торган әйберләр бар. Синең кайсы чорда кайсы илдә тууың, нинди милләт вәкиле, кем баласы булуың, һәм башкалар – боларның берсе дә синнән тормый. Тик алар кеше тормышында хәлиткеч күренешләр. Мин менә Стив Джобска сокланам. Тик ул Африкада туса ничек булыр иде икән? Яки Стивен Кинг татар язучысы булса? Яки Муса Җәлил немец шагыйре булса? Без, әлбәттә, дөньяның объектив чынбарлыкларын исәпкә алып, үз тормышыбызны сакларга, матурларга тырышып яшибез. Барыбыз да шуңа омтылабыздыр.

Ә идарә итү мәсьәләсе... Без һәрвакыт сайлау алдында торабыз. "Әйе?", яки "Юк?". Без мизгел саен нәрсәдер сайлыйбыз, ниндидер карар кабул итәбез. Һәм тормышның нинди юлдан китүе шушы карарларга бәйле була. Без аны язмыш дип атыйбыз инде. Уңышка ирешсәк: "Һәркемнең язмышы үз кулында" – дип шапырынган булабыз, уңышсызлыкка юлыксак: "Язмыштан узмыш юк", – дип акланабыз. Язмыш белән идарә итеп була. Гомумән, бөтен нәрсә белән дә идарә итеп була. Тик ничек икәнен генә беркем белми.

– Берничә ел Казанда да яшәп алдыгыз кебек, ни өчен кире Башкортстанга күченеп киттегез? Кире Казанга кайту теләге юкмы? 
– Казанда инде мин. Бөтен эшем шунда. Бары тик вакытымның күп өлешен туган авылымда уздырам. Яшь чакта гына бит ул әллә кайларга чыгып китәсе, илләр гизәсе килә. Ә олыгая төшкәч, туган җиреңә тартыласың. Җирнең тарту көче туган якта көчле.

Монда миңа рәхәт кебек. Кирәксез игътибардан, мәгънәсез интригалардан, буш бәхәсләрдән, ыгы-зыгылардан читтәрәк тә буласың. Әйбәт кенә языла да. Җиргә-суга, табигатькә якынрак. Авылның тынгысыз тормышы да кадерле. Казанга әледән-әле кайткалап торам. 

– Фантастика, мистика, хоррор, драма һәм башка жанрларда иҗат итәсез. Сезнең балачак күбрәк кайсы жанрга охшаган иде? Анда мистика, фантастикага хас мизгелләр дә чагылыш таптымы?
– Гомерне озынайту өчен кешенең тәэсоратлары күбрәк булырга тиеш, диләр. Балачакның һәр мизгеле яңалыктан, ачышлардан, әйтеп бетергесез тәэсоратлардан тора. Шуңа ул бик озын булып тоела. Ә инде үсеп, дөньяны танып, тормышның җаена төшенгәч, тәэсоратлар кими, берни гаҗәпләндерми башлый һәм вакыт бик тиз аккандай тоела.

Балачакта кеше әдәбиятның бөтен жанрына да тартым тормышта яшидер. Анда әкият тә, фантастика да, мистика да, хәтта детективка охшаш хәлләр дә була торгандыр. Кеше тормышының иң бай вакыты – балачак, иң татлы чагы – яшьлек. 

– Кеше югалтудан куркадыр, мөгаен. Сез дә тормышыгызда югалту белән бик иртә очрашкансыз. Әтиегезнең вафатын да хәтерләмисездер? Әти балачакта түгел, 18 яшьтә кирәк дигән сүзләрегез дә бар. Ни өчен?
– Бала чакта да кирәк инде ул. Синең һәр мизгелең әтисезлектән тора дигән сүз бит. Менә без малайлар комлыкта уйныйбыз. Кич җитүгә бер төркем булып ирләр эштән кайта. Бергә уйнаган малайлар моны күрү белән: "Әти! Әти!" – дип кычкырышып  каршы йөгерәләр. Мин дә йөгерәм, мин дә кычкырам. "Әти! Әти!" дип кычкырып, ирләр янына килеп җиткәч, һәр малайны үз әтисе күтәреп ала. Мин генә бер як читтә басып калам... Бу бер генә күренеш.

Ә унсигезгә җиткәч, син тормыш белән күзгә-күз каласың. Артыңда кемнеңдер булуы кирәк. Ярдәме дә түгел хәтта, бары тик булуы гына. Бәлки, киңәшедер, җылы сүзе, яки кырыс карашы. Андый кеше фәкать әти генә була ала. Әни дә түгел. Абый да, бүтән туганнар да. Фәкать әти генә. Әтисезлек ул әле үзең әти булып, балалар үстергәндә дә сиздерә. Күреп үсмәгәч, нинди хәлдә ничек итәргә белмичә аптырабрак торасың. 

Бу жәлләтергә маташу булып ишетелмәсен. Мин күрәсен күреп, үз язмышым белән күптән уртак тел таптым инде. Бүтәннәр дә белсен өчен әйтәм. Бүгенге чорда гаилә тормышына бик җиңел караучылар күбәйде. Аерылышуны хуплаучы язмалар да күп. Психологларның да бер төре шуны тәкъдим итә: "Үзегез өчен яшәгез, гомер бер генә, аны бүтәннәр өчен әрәм итмәгез," - диләр. Аерылырга җыенган ирләр: "Бала булса ни, мин аңа барыбер, ярдәм итәчәкмен," – диләр. Балага сезнең ярдәмегез кирәкми. Аңа сез үзегез кирәк. һәм гомумән... Әгәр кеше бала тапкан икән, аның үзе өчен генә яшәргә хакы юк.

– Әниегез дә гүр иясе булган дип ишеткән идек. Соңгы көннәрендә аның янәшәсендә була алдыгызмы? Үкенечләр калмадымы?
– Без Совет чорында тәрбияләнгән кешеләр бит, әти-әни безнең өчен иң изге зат иде. Без даими рәвештә кайтып йөрдек: бакча эшләренә дә, утын салырга да, печән әзерләргә дә башка мәшәкатьләргә дә. Ә соңгы елларда әле мин, әле хатыным озак вакытка кайтып әни янында тордык, аның ялгызын калдырмаска тырыштык. Без булдыра алмаган вакытларда ике туган апаларым килеп карады. Бүтән туганнар, күршеләр даими рәвештә хәл белешеп торды.

Ә соңгы көннәрендә мин нигездә аның янында булдым. Җиренә җиткереп карарга тырыштым. Барыбыз да тырыштык. Мин хатыныма да, туганнарыма да, күрше-күләнгә дә бик рәхмәтлемен. Әти-әниләр безне карап-тәрбияләп үстергәннәр, без аларга шундый ук кадер-хөрмәт күрсәтеп бакыйлыкка озатырга тиешбез. Алар канәгать калырлык итеп. Бу һәрбер кешенең иң зур, иң изге бурычы.  Һәм күңелемдә тынычлык, канәгатьлек тойгысы бар. Мин үз бурычымны җиренә җиткереп үти алдым дип сөенәм. 

Әлбәттә, үкенечләр кала. Янәшә атласаң – ник җитәкләмәдем икән, җитәкләсәң – ник күтәреп йөртмәдем икән, дисең. Ул чакта бик аңлап җитмәгән кайбер нәрсәләргә соңлап кына төшенәсең. Кадерле кешеләреңне югалту, беркайчан да үкенечсез калмый. Тик мин канәгать. Үз балаларыбыз безне дә шулай озата алса, бу олы бәхет булыр сыман.

– “Әсәрдәге күренешләрнең чынбарлыкка әйләнүе ул куркыныч нәрсә, хәтта фаҗига дип әйтерлек. Мин бит инде шушы фаҗига турында кисәтергә теләгән идем”, – дип әйтәсез. Алдан күрү, тоемлау сәләтегез бармы? Әллә бу анализга нигезләнәме?
- "Китап" романы турында бу, әйеме. Яхшы әсәр иде ул, кызганыч – киң катлам укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә кабул итә алмадылар бугай. Югыйсә, бик катлаулы да түгел иде. Маҗаралы, укырга җайлы әсәр. Һәрхәлдә, ул роман бик популяр булып китә алмады. Ә мин нәкъ шушы әсәргә игътибар итүләрен теләгән идем. Хәзер теләмим инде, андагы фантастик элементларның барсы да тормышка ашып бетте кебек. Хәер, кем белә инде... Мин беркайчан да бер катлы гына әсәр язмыйм…

Алдан күрү, тоемлау сәләте турында берни әйтә алмыйм. Минемчә, әдәби әсәрдәге дөнья һәрвакытта да салкын анализга нигезләнә. Тормышның үткәнен, бүгенгесен өйрәнеп, киләчәкнең кай тирәгә килеп чыгарга мөмкинлеген чамалыйсың. Аны төп-төгәл әйтеп булмый, чөнки бар нечкәлекләрне дә исәпкә алып бетерү мөмкин түгел. Теләсә кайсы мизгелдә көтелмәгән хәлиткеч үзгәреш булырга һәм тормыш агышын борып җибәрергә мөмкин.

Әмма кайчагында киләчәктәге чынбарлыкка бик якын килү мөмкинлеге бар. Якынаймаган очракта да һәр фантастик әсәрнең бүгенге тормыштан сыгылып чыккан үз логикасы була һәм ул альтернатив киләчәк кебек тәкъдим ителә. "Әгәр тормыш шулай дәвам итсә, сезне менә нәрсә көтәргә мөмкин," – дигән сыман. Әйтик, узган гасыр урталарында атом-төш сугышы, аннан соңгы дәвер, апокаллипсис турындагы әсәрләр бик күп язылган. Бу язучыларның җәмәгатьчелекне кисәтүе бит инде. Әгәр шушы әсәрләр язылмаса, яки игътибардан читтә калса, бәлки, кешелек мондый коралларны кулланган булыр иде. 

– Балалар әдәбиятыннан кала әдәбиятның бөтен төр жанрларында эшлисез кебек. Ни өчен балалар өчен иҗат итмисез? Сез дә әти кеше бит.
– Балалар өчен язып караган бар минем. Шигырьләр дә, берничә хикәя дә бар. Андыйларны бүтән татар авторлары да яза ала. Мин соңгы елларда татарда булмаган жанрларны булдыру, популярлаштыру ниятендә эшлим бугай. Быел яз татарда беренче хоррор хикәяләр җыентыгы чыгардым. Куркыныч хикәяләр җыентыгы була инде. Электрон китап рәвешендә. Аны үземнең сайтымда урнаштырдым. Көзгә фәнни фантастик хикәяләр җыентыгы әзерлим.

Чөнки фәнни фантастиканың бездә Адлер Тимергалиннан башка беркемдә дә булганы юк. Аннан соң фэнтези жанрына игътибар юнәлтергә уйлыйм. Аңлыйм инде, бу эшләрне татар укучысы да, әдәбият белгечләре дә колач җәеп каршы алмас. Тик барыбер булдырасы килә. Алдынгы әдәбиятларда популяр жанрлар бездә дә булырга тиештер кебек. 

– Күп кенә җырчыларның концерт программаларын язып, аларны алып та барганыгыз булды. Кайсы клиент иң рәхәте, җайлысы иде? 
– Болар инде ерак үткәндә калды. Шуңа хәзер һәрберсе кадерле. Аннан соң, мин бит фәкать үзем яраткан һәм үземне яраткан шәхесләр белән генә эшләдем. Ризван Хәкимов белән беренче җырларымны яздым. Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Нәфкать Нигматуллин, Идрис Кәлимуллин... Тагы әллә кемнәрнең концертларын, әллә нинди кичәләр-тамашалар алып бардым. Юморист буларак чыгышлар ясадым. Безнең чорда иҗади хезмәттәшләргә клиент итеп карау гадәте юк иде, һәркайсы иҗатташларым булды. Ул елларны бик сагынып, һәр иҗатчыны зур хөрмәт белән искә алам. Аларның һәрберсе зур шәхес.

– Хәләлегез Альмира апага 8 нче сыйныфта укыганда ук гашыйк булгансыз. Ул вакыттагы ярату бүген дә бармы ул? Бер күрүдән гашыйк булуга ышанасызмы? Ул гомерлек була ала? 
– Бер күрүдән гашыйк булуга ышанам. Менә яшүсмер, ул инде өлгергән, ул гашыйк булырга әзер, дөресрәге ул инде гашыйк, ул фәкать гашыйк булу объектын эзли. Һәм аны очрата. Әлбәттә, гашыйк була. Әлбәттә, бер күрүдән. Товарны гына тукымасын-җебен тикшереп, бар ягын да әйләндереп карап сайлап алалар. Ә гашыйк булу – бер күрүдән. Ләкин бу әле мөнәсәбәтләрнең гомергә сузылуын аңлатмый.  Күрдең, гашыйк булдың... аерылыштыгыз.

Юллар сине бөтенләй икенче якка алып китте. Вакыт узды, оныттың, бүтәнне таптың. Алай да булырга мөмкин. Ерак ара белән озак вакыт күп нәрсәне оныттыра ала. Мәхәббәтне бигрәк тә. Чөнки мәхәббәт ул табигать тарафыннан кешегә нәселен дәвам итү өчен бирелгән этәргеч. Бүләк дияргә дә буладыр. Нәселне дәвам итү күпмедер дәрәҗәдә рациональлеккә дә корылган. Агач, әйтик, орлык чәчә икән, ул яхшы туфракка да, җайлы җиргә дә төшәргә мөмкин. Һәр тереклек иясе күбәергә, зураерга омтылып яши. Мәхәббәт, бәлки, шушы инстинктлар белән идарә итү, нәселне сыйфатлырак итә алу өчен бирелгән нәрсәдер. 

Яшьлектәге мәхәббәт гомер буена дәвам итми. Кеше белән бергә ул да үзгәрә. Тәҗрибә туплый, сабырлана, байый. Үзара ихтирам да, рәхмәт хисләре дә өстәлә. Бергә яшәгән кешең гомереңнең бер өлеше генә түгел, ә җаныңның да бер кисәге, хәтта тәнеңнең бер әгъзасы сыман тоела башлый. Ул авырса, син дә сызланасың. Ул шатланса, бәхетле буласың. Менә шуңа күрә, бер-беребезнең елмаюын сакларга тырышып яшибез инде.

– Улларыгыз нинди өлкәдә хезмәт куялар? Сезнең юлны дәвам итүләрен теләр идегезме?
– Малайларның эшләре төзелеш белән бәйле. Үз тормышларын үзләре төзеп, үз көннәрен үзләре күреп, безгә дә ярдәм итеп бик матур яшиләр. “Аллаһка шөкер, әйбәт балалар үстергәнбез”, – дип сөенеп торабыз. Юк, язучы булуларын теләмим. Бер нәселгә бер язучы бик җиткән инде ул. Аннан соң, мин үзем дә татарның бик кирәкле, бик кадерле әйбәт язучысы булалмадым бугай инде. Кайчагында гомер заяга узгандыр сыман тоелып: "Әдәбиятны сайлавым дөрес булдымы икән," - дип уйлаганым да бар.

Нишлисең инде, соң хәзер. Ярый әле, минем бөтен иҗатым буйлап җыелган ун-унбиш мең тирәсе даими укучым бар. Әйбәт алар, һәркайсы шәхес. Андыйлар хакына эшләргә дә мөмкин. Ә бүген нульдән башлаган авторларга Ходай ярдәм бирсен! Популярлыкны яулау җиңел, тик аны гомер буена тотарга да кирәк бит әле. Һәм бу күп очракта язучының үзеннән генә тормый да. Бүген, мәсәлән, татарча укучы яшьләр күзгә күренеп кимеде... Шулай да төшенкелеккә биреләсе килми. Беркем дә, бер халәт тә, бер дәвер дә мәңгелек түгел. Дөньяларның яхшы якка үзгәреренә ышанасы килә.
 

Марат Кәбировның гаиләсе


яшь чагы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading