Артистның иҗат юлы турында, юбилее уңаеннан, үзе белән сөйләшеп алдык
Һәр театрның йөзен билгели торган артистлары була. Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театрында эшләүче Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиевның таланты балаларны гына түгел, өлкән буын тамашачыны да сокландыра. "Ни өчен драма театрын сайламадың?", – дигән сорауны да еш бирәләр үзенә.
– Юра, үткән юлыңа борылып караганда ниләр турында уйланасың?
– 50 яшемә җитсәм дә, йөрәк һаман 18 дә кебек. Әле кайчан гына курчак театры бусагасын атлап кергән идем, югыйсә. Үземне бәхетле артист, дип саныйм, чөнки режиссерлар берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч рольләр белән сөендереп тордылар. Хезмәтләрем җитәкчеләр тарафыннан да бәяләнде. (Өч тапкыр «Тантана» фестивале бүләгенә ия булдым). Минем гомер заяга узмады, – дип уйлыйм.
– Югары уку йортыннан соң, көтмәгәндә курчак театрын сайлавыңа заманында бергә укыган дусларың, туганнарың гаҗәпләнмәдеме?
– Әйе, мин туган авылым Чура (Кукмара районы) мәктәбенә укырга кергәнче үк музыка белән мавыга башлаган идем. Башта гармунда, аннары гитарада уйнарга өйрәндем. Үсә төшкәч, шул гармун моңнары белән авыл егетләрен армия сафларына озатырга да, сәхнәдә җырлап, скетчлар уйнап йөрергә дә туры килде. Мәктәптән соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә (хәзерге вакытта институт) укып, режиссер белгечлеге алып чыктым. Шуңа күрә курчак театрына китүем көтелмәгәнрәк булды. Безнең диплом спектаклен караганнан соң, Чаллы курчак театры директоры Гыйлемхан Мөбәрәкшин чакыруы буенча, шунда китеп бардым. Анда бер ел чамасы гына эшләп, кабат Казанга кайткач та курчак театрына юл тоттым. Балаларны яратканга күрә сайладым мин аны.
– Курчак театрының тәрбияви роле зур. Элек сәхнәдә патриотлык хисләре өстенлек иткән спектакльләр куелса, бүген нәни тамашачыны театрга ничек җәлеп итәсез? Аларны кызыксындыру өчен актерлык осталыгы гына җитәме?
– Курчаклар сихри көчкә ия, диләр бит. Без әнә шул сихри дә, серле дә дөньяны уйныйбыз. Кулларыбызда төрле курчакларны җанландырабыз. Шуңа күрә сәхнәдә иң элек актерлык осталыгы кирәк. Заманасына карап, балаларның карашлары да үзгәрә. Аларга бүген режиссер тарафыннан заманча, тормышчан итеп куелган спектакльләр кызык. Теләсә кайсы заманда безнең әкиятләр аша бала яхшыдан – яманны, актан – караны аерырга өйрәнә.
– Бер спектакльдә артистның берничә роль уйнавы сездә гадәти хәл кебек. Үзеңнең дә андыйлар шактый. Арада иң озак уйнаганы кайсы? Сәхнәдә уйнаганда драма театры артистлары сыман импровизация алымы кулланасызмы?
– «Камыр батыр» спектаклен уйный башлаганга быел 21 ел була. Мин анда Камыр батыр, Сунарчы һәм Пәһлеван рольләрен уйныйм. Залдагы балалар белән аралашканда импровизация кулланырга туры килә. Шундый тамашачы булганда уйнавы да рәхәт.
– Театр репертуарында зурлар өчен дә шактый спектакльләр бар. Әйтик,Т. Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спекталендәге Әлмәндәр образы белән дә тамашачы мәхәббәтен яуладың. Үзең нинди хисләр кичердең?
– Әйе, режиссерыбыз Илгиз Зәйни килгәннән соң, өлкән тамашачыны да театрга җәлеп итте. Ул фантазиягә бай, яңача карашлы кеше. Аның белән эшләү җайлы. Режиссер заманында күренекле артист Шәүкәт Биктимеров уйнаган Әлмәндәр ролен биргәч:"Ничек килеп чыгар", – дип борчылдым. Анда уйнау җиңел түгел. 2 сәгать ярым сәхнәдән чыкмыйча уйнарга кирәк. Шәүкәт абыйга охшарга тырышмасам да, соңыннан: "Тавышың Шәүкәт абыйныкы шикелле", – диючеләр булды. Халыкчан спектакль булганга аны тамашачы яратып карый. Һәр уйнаган саен үзе бер вакыйга кебек.
– Тамашачы сине фильмнарда да күрде бит әле. Анда ничек катнашырга булдың?
– Институтта бергә укыган К.Тинчурин исемендәге театр артистлары тәкъдиме белән кастингка барып, үземне сынап карарга булдым. «Ышанасы килә» фильмында Юрист, «Бер-бер хәл»дә – Рәшит рольләрендә уйнадым. Әле һаман да кайбер хатын-кызлар урамда күреп: "Сез теге кинодагы Рәшит бит әле", – дип туктаталар.
– «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дигәннәре сиңа бик туры килә. "Кулыннан килмәгән эше юк", – диләр театрда синең турында. Аларны ничек үзләштереп бетердең? Тормышта кирәкләре чыгамы?
– Мине әти электән үк эшкә өйрәтеп үстерде. "Улым, кулың эш белсә, югалмассың", – ди торган иде. Сәхнә артында эретеп ябыштыру, сүтү – кору эшләрен башкарганда, фатирда ремонт эшләгән чакларда әтинең шул сүзләре истән чыкмый. Алга таба кирәге чыгуы бар, – дип башта төзелеш техникумын, моннан өч ел элек Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамладым. Соңгы һөнәрем буенча гына эшләргә туры килмәде. Төзүче һөнәренең һәрвакыт кирәге чыгып тора. Ир кешегә тормышта югалып калмаска кирәк.
– Көрәшче буларак та беләләр үзеңне. Ул мавыгуың кайчан башланган иде?
– Минем әти дә яшь чагында көрәшче булган. 1нче сыйныфтан ук мине дә мәктәптәге көрәш секциясенә бирделәр. Район ярышларында беренче һәм икенче урыннарны яулап, дипломнар, медальләр алып кайта идем.(Аннары авыл сабантуйларында ел саен тәкә яки суыткыч кебек бүләкләр ала башладым). Бу шөгылемне театр училищесында дәвам иттердем. Һәм ул юкка гына булмады. Театрлар Сабан туенда ике тапкыр машина тапшырдылар. (2008 һәм 2013нче елларда).
– Син гаиләдә өч бала әтисе. Алар иҗатың белән кызыксынып, уйнаган спектакльләреңне карыйлармы?
– Кызларыбыз кечкенәдән театрга йөрде. Спектакль карап кайткач миңа үз киңәшләрен дә бирәләр, тәнкыйтьләп тә алалар. Хатыным Ирина «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә әзерләнгәндә, өйдә миңа репетиция ясарга да булышты әле. Премьералар алдыннан, үзем кебек һәркайсы борчылып тора.
– Үзләре киләчәккә нинди уй - хыяллар белән яши?
– Олысы Анжела – Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 3нче курсында укый. Аны тәмамлагач, укуын Мәскәү яки Санкт-Петербург шәһәрендә дәвам итәргә хыялланып йөри. Уртанчысы Диана быел 9 нчы сыйныфтан соң, театр училищесына укырга керергә ниятли. (Кызлар икесе дә бию түгәрәгенә йөрделәр, конкурсларда җиңүләр яуладылар). Улыбыз Димага 5 яшь тулды.
– Үзеңнең юбилееңны ничек үткәрергә җыенасың?
– 26 мартта тамашачы мине кабат Әлмәндәр ролендә күрә алачак.
Люция Хәбибуллина
Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар