16+

«Геройлар вакыты»: югары белеме булмаганнар да кабул ителәчәк

Владимир Путин алар өчен «Геройлар вакыты» программасына охшаш махсус укыту проектын булдырырга тәкъдим итте.

Владимир Путин алар өчен «Геройлар вакыты» программасына охшаш махсус укыту проектын булдырырга тәкъдим итте.

Ветераннарга тәҗрибә туплап кына калмыйча, югары белем алу мөмкинлеге дә биреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашкан, әмма югары белеме булмаган кешеләр өчен аерым укыту программасы булдырырга тәкъдим итте. Аның максаты – хәрби тәҗрибә туплаган кешеләргә гражданлык хезмәтендә үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итү.

Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә сөйләде.

Путин сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, әмма югары белеме булмаган егетләр аз түгел. Аларга да дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә эшләү өчен кирәкле шартлар тудырырга кирәк.

«Алар өчен практик тәҗрибә алу мөмкинлеге бирә торган махсус укыту программасы булдырылырга тиеш», – диде Президент.

«Геройлар вакыты» программасына үзгәрешләр керә

Шул ук көнне «Геройлар вакыты» федераль программасының өченче агымына югары белеме булмаган махсус хәрби операциядә катнашканнарны да кабул итәчәкләре билгеле булды.

Президент академиясе ректоры Алексей Комиссаров «Коммерсантъ» басмасына хәбәр иткәнчә, бу – программа тарихында беренче шундый тәҗрибә.

Уку өч ел дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә катнашучылар «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча бакалавр дәрәҗәсен ала алачак. Гаризаларны 5 ноябрьдән кабул итә башлыйлар, ә уку 2027 елның сентябрендә старт алачак.

«Геройлар вакыты» программасы Владимир Путин кушуы буенча 2024 елда гамәлгә кертелде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында, шулай ук дәүләт компанияләрендә эшләүгә әзерләүне күздә тота.

Беренче агымга 83 кеше сайлап алынган, ә программада катнашырга теләп 44 меңнән артык кеше гариза биргән. 2026 елның маенда беренче агымны тәмамлаган 82 кешенең 70е дәүләт идарәсе системасында, дәүләт компанияләрендә һәм үсеш институтларында төрле вазыйфаларга билгеләнүе хәбәр ителде.

сво. фото ти

Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты эшли

Республикада да махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәүләт хезмәтенә әзерләүгә юнәлтелгән программа бар. «Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты 2025 елның февралендә старт алды.

Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү.

Программада катнашуга 1,6 меңнән артык кеше гариза тапшырган. Сайлап алуның соңгы этабына 120 кандидат узган.

сво. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading