16+

Ләбиб Лерон: “Базарга төшсәм, мәтрүшкә яныннан тыныч кына китә алмыйм”

03 марта 2025, 09:48
2889
0
3
Уку өчен 7 минут

Язучы, шагыйрь, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Ләбиб Лерон бүген үз көчен, үзенең бар иҗади мөмкинлекләрен милләтенә багышлаган шәхесләрнең берсе.

Ләбиб Лерон: “Базарга төшсәм, мәтрүшкә яныннан тыныч кына китә алмыйм”

Язучы, шагыйрь, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Ләбиб Лерон бүген үз көчен, үзенең бар иҗади мөмкинлекләрен милләтенә багышлаган шәхесләрнең берсе.

Беръюлы ике басма матбугат - “Безнең мирас” журналы һәм “Мәдәни җомга” газетасын үз җилкәсендә тарта. Баш мөхәррир тормыш куйган мондый җаваплы сынауны очраклылык түгел дип саный. Аның һәр нәрсәгә үз фәлсәфәсе.

- Ләбиб абый, интернеттагы бер язмадан Ркаил Зәйдулланың сезнең хакта “Ул комбайн кебек” дип чагыштыруын укыган идем. Үземә дә шулай тоела. Кайдан килә бу кадәр энергия?
- Үзем дә белеп бетермим. Ләкин хәзер дин юлында да булгач, бу дөньяда бер нәрсә дә юктан гына булмыйдыр дип уйлыйм. Минем “Безнең мирас” журналына, хәзер инде менә “Мәдәни җомга” газетасына килүем дә очраклы түгел дим. Мин бит 90 елларда “Мәдәни җомга” газетасын башлап караган кеше. Ләкин финанс булмау сәбәпле, ул тукталып калган иде. Барыбер шуңа килеп чыктым. Бәләкәй чакта мин әбидән җырлар җырлатып, такмаклар әйттереп, шуларны язып куйганмын, үзем сорап. Сары төстәге дәфтәргә язып барганмын. Рәсемнәрен дә ясаганмын. Әни сөйләгән мәзәкләрне дә язып куйганмын. Ул дәфтәр саклана. Авыл урамында яшәгән һәрбер кешенең исемен язып чыкканмын. Мин хәзер ул кешеләрнең кайберләрен кем икәнен дә хәтерләмим. Ләкин анда бик кызыклы, сәер исемнәр дә бар. Фотоларга да балачактан ук мөккибән идем. Күрәсең, кечкенәдән үк менә шушы “Мирас” журналында эшләүгә әзерләнгәнмен. Кирәк булачак, боларны әрәм итәргә ярамый дип җыя идем. Хәзер дә шулай. 

- “Мәдәни җомга” газетасы нинди булырга тиеш, дип уйлыйсыз?
- 1989 елларда минем хыялым язучыларның әдәби газетасын чыгару иде. Миннән соң Рафис Корбан да талпынып карады. 90 нчы еллар башында Ринат Харис мөхәррирлегендә “Татарстан хәбәрләре” газетасы чыга башлады. Анда күп язучылар эшләде. 1995 елның 21 июленнән ул “Мәдәни җомга” булып дәвам итә башлады. Нигезләмәсендә дә әдәбият һәм сәнгать басмасы дип язылган. Без язучылар белән бәйле булган шундый газета турында хыяллана идек. Ләкин аның исеме “Әдәби җомга” түгел, “Мәдәни җомга”. Шулай булгач, телисеңме, юкмы, ул татар дөньясын, татар мохитен, татар сәнгатен, шәхесләренә кагылышлы газета булып чыга. Һәр басманың үз укучысы була. Әмма “Безнең мирас” журналы һәм “Мәдәни җомга” газетасы алар икесе дә төрле буын укучыларны – балаларны да, яшьләрне дә кызыксындыра торган темаларны бирә ала. Без бер редакциядә эшлибез. Мин бер нәрсә өчен генә борчылам, рухи хәерчелек килмәсен иде. Ул килмәс дип әйтеп булмый. Рухи кыйммәтләребез онытылса, бу бик әйбәт булмас. Газетаны яңача эшләр өчен үткәнеңне белергә кирәк. Мин хәзер “Мәдәни җомга” газетасының иң беренче саннарын актарам. Анда аксакал язучыларыбыз – Гомәр Бәширов, Кояш Тимбикова, Гариф Ахунов мәкаләләрен укыйм. Гомәр Бәширов шул вакытта ук җыр мәсьәләсендә борчылып язган. Без хәзер ыбыр-чыбыр җырлар, дибез. Ул вакытта да борчылу булган. Әле худсоветлар да эшли иде бит. Минем үземнең дә Рәшит Кәлимуллин белән бергә язган җырны мираж сүзе өчен кертмәделәр. Мин аңа үпкәләмим дә. Бәлки шигырь зәгыйф булгандыр. Язучылар берлегенә дә бит остаханәләр аша узу бар иде. Ул вакытта Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Сибгат Хәким, Туфан Миңнуллиннар бик тикшереп уздыралар иде. Мин әле Нияз Акмалларның керә алмый йөргәннәрен хәтерлим. Каләмең шомарсын дигәннәрен беләм. Башка сәбәпләре дә булгандыр. Ләкин сыйфат мәсьәләсе дигән нәрсә дә бар иде.

- Сыйфат дигәннән, төрле иҗади конкурсларда хәлләр ничегрәк?
- Һәр нәрсәнең ике ягы бар. Бәйге булу бик әйбәт. Активлаштыра, иҗат процессын яңарта. Ләкин икенче ягы, син әйткәнчә, сыйфат. Мин үзем дә катнашканым бар. Җиңә дә алмадым. Мин ничек уйлыйм. Мәсәлән, менә композиторлар берлеге бу елга нинди җырлар бирде. Истә кала торган җыр бармы? Без “Җидегән чишмә” җыры чыкканда төзелеш отрядында идек. Машина өстендә күрше авылга кызлар янына барабыз. Шунда “Җидегән чишмә”не җырлап бара идек. Халык Гомәр Бәширов белән Сара Садыйкова җырын менә ничек күтәреп алды. Луиза Батыр-Болгари, Фасил Әхмәтов җырлары, Рөстәм Яхин романслары шунда ук популярлашып китә, без эләктереп ала идек. Ә хәзер конкурслар үтеп тора. Яшьләр язып тора. Ә 20 ел эчендә нинди җыр язылды истә калырлык дип әйтсәк, без искә төшерә алмыйбыз. Рәссамнар белән дә шул ук хәл. Язучыларны карасак та, уйланып куям, минем үземнең дә юк. Бәйгеләргә яздым. Ләкин ул язучыны билгеле бер кысаларга куя. Пьесалар буенча конкурслар уза. Пьесалар килә, ләкин менә дигәне юк, ди жюри әгъзалары.

- Шигырь язу катлауланмадымы?
- Шигырь язу үзгәрде дип уйлыйм. Соңгы 4-5 елда бигрәк тә аңлый башладым. Әсәрләр барыбер Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр карап торуында языла дип уйлыйм. Элек артык уйламыйча, башка нәрсә килсә шул языла иде. Мәсәлән, Чехов әйткән бит: “Тәмәке көле турында да пьеса яза алам”, - дип. Туфан абый да әйтә иде, Илгиз Зәйниев тә шулай әйтә ала дип уйлыйм. Ә мин пародия яза алам. Чөнки мин аны беләм. Ләкин тарихи әсәрне, шул ук пьесаны алай яза алам дип әйтмәс идем. Пьесаларым басылып чыкса да, мин үземне драматург дип санамыйм. Мин хәзер Аллаһы Тәгаләне аңлагач, миңа начар шигырь яздырма дип сорыйм. Соңгы вакытта җәлилчеләр турындагы шигырьләр сериясен язам. Барысын да күзалдыма китерәм. Башта нәрсә язасымны белмим, 20 минутлап уйлап утырам. Дүртъюллыклар, эскизлар барлыкка килә. Кайбер юлларны арткарак чигереп торам. Шулай итеп әкренләп матур гына эзлеклелек белән әсәр килеп чыга. 

- Гаиләгез турында сөйләшик әле. Өч балагыз бар. Улыгыз Бәхтиярның физик мөмкинлеге чикле булса да, сез беркайчан да зарланганыгыз, бу хакта артык сөйләп тә йөргәнегез юк...
- Ул - безнең гаилә кояшыбыз, дибез инде без. Без кайвакыт кешенең кайгысын уртаклашабыз. Уйлый башладым әле: нишләп мин кешенең кайгысын уртаклашам? Нигә шатлыгын уртаклашам? Кайгысы да, шатлыгы да ул бит аныкы. Нигә мин аның яртысын үземә алам? Аллаһы Тәгалә синең аның кайгысын уртаклашасың киләмени, мин сиңа бирәм ди. Сүзләрне дөрес әйтергә кирәк. Хәлеңне аңлыйм, бирешмәгез дияргә кирәк. 
Җәлләү һәм ярату мәсьәләсендә шуны әйтә алам, без балаларны артык яратмаска тырыштык. Кырысрак булдык. Сораган әйберләрне Фидания бигрәк тә алып бирмәде. Мин инде, әйбәт әти буласы килеп, атнага бер туңдырма алып бирәм. Кайбер кеше яратам дип әнисе бер яктан, әтисе икенче яктан акча төртә. Нәтиҗәдә бала кем була? Әтидән дә, әнидән дә өмет итә торган, үзен-үзе генә ярата торган кешегә әйләнә. Үзебез дә Казанда 3-4 урынны алыштырдык. Прописка да юк иде. Зарланмыйм, тормышның төбеннән күтәрелдек. Подвалда яшәүдән башлаган идек, хәзер тугызынчы катта яшибез. Бәхтиярны шулай итеп биргәнгә без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт кенә әйтәбез, бүтәнне бирмә, дибез. Зур кайгылар бирмә, дибез. Бәхтияр тугач, мин нишләп шулай булды икән дип уйландым. Кызларыбыз, Аллага шөкер, сәламәт. Андый балалар була инде, башка гаиләләрдә дә бар бит. Ләкин миңа хатыным әйтте: “Мин йөкле вакытта, син бер кайттың да, мин фәлән абыйларда булдым, аларның шундый авыру балалары бар икән дип шулкадәр жәлләп сөйләдең син, йөрәгеңә нык алгансың”, - диде...

- Кызларыгызның берсе – ут, берсе су кебек. Айсылу бүген Казан мэриясендә эшли, Ләйлә шулай ук бик үзенчәлекле...
- Без әле өйләнешкәнче үк хатыныбыз белән балаларыбыз сәламәт булыр, акыллы, матур булырлар, безнең кебек үк татарча сөйләшеп эшләрен дәвам итәрләр дип сөйләшә идек. Безгә балаларыгыз русча белми, өйрәтегез дияләр иде. Ярар дия идек тә, шунда ук онытабыз. Өйдә дә бары тик татарча гына аралашабыз. Студент чакта Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла белән тулай торакта торганда да безнең бүлмәгә кергән кеше татарча гына сөйләшә дигән таләп куелган иде. Кемдер кереп русча сөйләшә икән, без аңа кисәтү ясый идек. Шуңа без татар җанлы балалар үстерергә тырыштык. Балалар болай да барысын да шәп сеңдерә. Русчаны бигрәк тә. Без, ерак булса да, кызларны Казанның бер башыннан икенче башына 2 нче гимназиягә укырга йөрттек. 

- Ләбиб абый, сез яшь чакта да бик үзенчәлекле булган бит: киң балаклы чалбар, ачык төсле галстуклар, фуражкалар... Галстукны бүген дә салмыйсыз. Аерыла алмыйсыз бугай?
- Мин тугры кеше. Җанга якын әйбердән аерыласым килми. Пионерга кергәч тә мин пионер галстугын салмадым. Бәлки шул чордан гадәт булып калгандыр. Хәзер галстук миңа шарф кебек инде. Аны салсам, муеныма салкын. Базарга төшсәм, мәтрүшкә яныннан тыныч кына китә алмыйм, чөнки мәтрүшкәле чәй яратам. Әниләр авылда печән чапканда сөтле чәй эченә мәтрүшкә салып киләләр иде. Аннан да тәмле нәрсә юк иде инде. Аның исләре... Шуңа мин сөтле мәтрүшкәле чәйне яратам. Базарда тагын галстуклар яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Миндә аннары кешедән аерылып тору дигән нәрсә дә бар. Каян килгәндер инде. Безнең курста укучы берәү яшел күзлек киеп йөри иде. Мин аннан кайсы җирем белән ким дидем дә, кыш көне кара күзлек киеп йөри башладым. Кешедә сорау туа бит. Кыш көне кояштан кия торган күзлекне нигә киясең диләр. Әллә күзең күгәрдеме диләр. Юк дим, салып күрсәтәм. Ходай барсын да күрә. Берзаман берәү ишекне ачып та җибәрде, миңа килеп тә бәрелде. Шуннан соң кара күзлекне киясе килмәсә дә кияргә туры килде. Сорап алган кебек булды. Мәктәптә укыганда озын чәч тә үстердем. 9 класста үзем комсомол секретаре, үзем озын чәч белән йөрим... 

- Ә сез хыялыймы? Нинди хыяллар белән яшисез?
- Минем хыялым, беренче чиратта, гаиләм, якыннарым исән-сау, терәк, сөенеч булып торсын иде. Мин шундый теләкләрне минем янәшәмдә булган, миңа булышканнарга да телим. Авыллар бетмәсен иде дип хыялланам. Игелекле, изге гамәлләр кыласы килә. Һади Максуди авылында аларның нигезләрен эшләтәсе иде. Казаковлар турында китап туплап чыгарасы бар. Бу эшләр минем хыялларым, алар әкрен генә бара инде. Тагын бер зур хыялым – Хаҗнамә дигән томлыклар чыгарасым килә. Коръәнгә бәйле шигырьләр язасым килә. 

Энҗе Шәйхетдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading