16+

Лилия Хәмитова: “Беркайчан да бала алып кайта алмаячаксың, дигәннәр иде”

Җырчы Лилия Хәмитова белән гаилә тормышы, ире Винарис, балалары, әнисе, гомумән алганда, шәхси тормышы турында сөйләштек. Ихлас әңгәмә булды бу.

Лилия Хәмитова: “Беркайчан да бала алып кайта алмаячаксың, дигәннәр иде”

Җырчы Лилия Хәмитова белән гаилә тормышы, ире Винарис, балалары, әнисе, гомумән алганда, шәхси тормышы турында сөйләштек. Ихлас әңгәмә булды бу.

“Юбилеемны үткәрмәсмен, дигән идем”
-    Винарис белән туегызга ике ел булды. Ничек узды соңгы ике ел? Кияүдә булу рәхәтме?

-    Мин күп еллар хатын-кыз буларак ялгыз булдым. Әнием һәм улым белән генә яшәдем. Тормыш йөген ялгыз гына тартуга караганда, яныңда терәгең булуы рәхәт, әлбәттә. Аннан соң соңгы ел күпләр өчен авыррак булгандыр. Иртәгә ни буласын да белмибез... Тынычлык юк дип әйтимме. Сентябрь аенда кием сату буенча бизнес ачкан идек. Кибетне, дүрт ай үткәч, ябарга туры килде, чөнки бу өлкәнең үзебезнеке булмавын аңладык. Ярый, эшләп карамыйча, белеп булмый бит. Һәр хата – ул тәҗрибә туплау. Шушы кискен борылышларны бергә үтү җиңелрәк.

-    Олыгайгач, гаилә кору ничек?
-    Без яшьләр кебек очынып йөрмибез инде, яшебез башка. Картлыкны ялгыз гына каршы алмау – үзе бәхеттер ул. Без бер-беребезгә терәк тә, юаныч та. Винарис белән кушылган елны әниемне югалттым. Ул булмаса, тагы да авыррак кичерер идем бу югалтуны. Винарис янымда булгач, аңа сөялә алдым. Ул миңа һәрвакыт таяныч булып тора.

-    Винарис ир буларак нинди?
-    Ул шундый рәхәт кеше. Кәефем кырылган чак булса, шул вакытта ук ул мине кайгыртырга, мине сөендерергә ашыга. Быел үземнең 55 яшемне тутырдым. Юбилеемны үткәрмәсмен, дигән идем. Кибет белән дә проблемалар булгач, акча түкмик дип уйладым. Ә Винарис миңа шундый сюрприз ясады! Бәйрәмнең бөтен мәшәкатьләрен үз өстенә алды ул. Мин бәйрәм көнне визажистка барып килдем дә, матур итеп киендем дә, утырып кына тордым. Хәтта урындыкларны да күчермәдем, бернәрсә дә планлаштырмадым. Рәхәт булды инде! Өстәвенә машина да бүләк итте.

-    Винарис белән бер аралашканда, ул кабат әти булыр идем, дигән иде. 
-    Мин башка бала алып кайта алмыйм инде, дип башта ук әйтеп куйдым. Без берсендә балалар йортыннан бала алырбыз дип тә уйлаган идек. Шулай да бу адымга барырга да тәвәкәлли алмадык.

-    Ник тәвәкәлләмәдегез?
-    Үксез бозау асрасаң, авызың тулы бал булыр, үксез бала асрасаң, авызың тулы кан булыр, ди татар халык әйтеме. Чит бала алып, аны үстерә алган гаиләләргә сокланам, изге адым. Әмма генетикасы да бар бит. Җаваплылыгы зур, ул бит аерым кеше. Аны алып, кеше дә итәргә, тәрбия дә бирергә кирәк. Шуңа күрә кире уйладык. Оныклар сөяргә насыйп итсен. Яшь тә бар бит, икебез дә илленең теге ягында. Уен эш түгел, аңларга кирәк. 

-    Винарисның ябыгасы килмиме, аңа ярдәм итмисезме?
-    Сөйләшкәнебез бар, ләкин ул ябыгырга теләми. Иң мөһиме – аңа үзенә уңайлы, ул бит авыртынып, сызланып йөрми. Сиңа ябыгырга кирәк, дип аның фикерләрен үзгәртә алмыйм бит. 

“Бәхет эше”
-    Гадәттә, җырчылар 20-25 яшьләрдә сәхнәдә балкымасалар да, күренә башлыйлар. Сез соңрак чыктыгыз бугай?

-    28 яшь иде миңа беренче җырымны яздырганда. “Буран дулый” җыры иде ул. Аны әле дә хәтерлиләр. Кая барсам да, кыш булса да, җәй булса да, сорыйлар. Аңа инде 27 ел быел. “Мәхәббәт шушыдыр” җырын да яхшы кабул итәләр.

-    Банкетларга йөрисезме?
-    Чакырган җиргә – барам. Үзеңнең исәнлегеңне күрсәтер өчен булса да, күренеп алу кирәк.

-    Иҗат юлыгызның башына кайтыйк әле.
-    2000нче елларның башында мине танымыйлар иде. Җырларны радиодан гына әйләндергәч, тавышымны һәм җырларымны гына беләләр иде. Телевизион форматта “Ялгышканмын” җыры 2000 елда чыкты. Бу җыр белән “Татар җыры”нда да чыгыш ясаган идем. Шуннан соң үземне дә таный башладылар.

-    Ник соң җырлый башладыгыз?
-    Мин белемем буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы бит. Арчадагы педагогия көллиятен тәмамлагач, дүрт ел укытучы булып эшләдем. 23 яшемдә генә Казанга килдем, Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Аңа кадәр авылда мәктәптә эшләдем. “Барс медиа” белән мин җырчылардан иң беренче булып контракт төзедем. Шуны төгәл беләм. 

-    Ник мәктәптән киттегез?
-    Директор белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Без игезәгем белән бергә укыттык, һәм без гел яңалык кертергә тырыша идек. Директор белән фикерләребез туры килмәгәч, мәктәптән китәргә булдым. Әмма мин үз һөнәремә хыянәт итмәдем, бары тик аудиторияне генә алмаштырдым. 

-    Ничек уйлыйсыз, җырчы булу өчен уку кирәкме?
-    Юкка гына сәхнә тамашачы утырган залдан бераз өстәрәк урнашмаган бит. Менә шушы сәхнәгә менәр өчен белем һәм тәҗрибә кирәк. Уку йортындагы җыр бүлегенең коридорын булса да үтәргә кирәк. 

“Улымның әтисе белән язылышмаган идек”
-    Сез бер генә тапкыр балага уздыгызмы?

-    Миңа, гомумән, бала алып кайта алмыйсың, дигәннәр иде. Беренче тапкыр балага узгач, ул балам төште. Психологик яктан авыр кичергән идем. Хәтта депрессиягә бирелгән идем. Утызның теге ягында булгач, балага узуымны белү минем өчен әйтеп бетерә алмаслык сөенеч иде. Ә монда шундый зур кайгы... Аллаһ насыйп иткәч, ярты елдан Әмиргә уздым. Аны 34 яшемдә таптым. Барысы да Аллаһ кулында.

-    Әмирдән соң башка бала алып кайту теләге булмадымы?
-    Бала алып кайтырлык кешем булмады, дисәм, дөресрәк булыр. Без Әмирнең әтисе белән язылышмаган идек. Бер кыз алып кайтасы калган, дим инде үзем. Ярый, хәзер менә Әмирнең йөргән кызы бар. Аны үз кызым кебек кабул итәм. 

-    Аңлавымча, улыгыз сезнең белән яши?
-    Әйе, Әмир безнең белән тора. Быел үз әтисе улыбызга машина алып бирде. Мин башта каршы идем, чөнки ул үзе эшләп алырга тиеш дип уйлый идем. Ярый, алган икән, рәхмәт кенә. Алар гел аралашып тора. Әтисе Әмиргә фатир да калдырам, диде. Бу көнгә кадәр миңа кайгы китергәне булмады, алга таба да улым яхшы юлда булыр дип ышанам.

“Әнием 28 яшендә тол калды”
-    Арчадагы йортыгыз ялгыз торамы?

-    Мин кайткалыйм. Ике-өч көнгә дә кайтып китәм. Кайчагында ялгыз гына каласым килә. Винарис мине аңлый – авылга кайтып китсәм, гел шалтыратып, язып тормый. 

-    Арчага күчәргә теләмисезме? Винарис ничек карый моңа?
-    Аңа фатир белән яшәү күбрәк ошый. Йортта яшисе килсә, күптән салган булыр иде инде. Аның йорт салырлык җире дә бар. Теләми ул, ә мин аның белән ризалашам.

-    Винарис акча ягыннан хәлле бугай ул. Рестораннары, кафесы бар. 
-    Кредитлар да бар шул, алар тормышны артка сөри. Әйтеп үткәнемчә, кибет ачкан идек, менә аны яптык. Шушы бизнеска акча сарыф иткән иде, килеп чыкмады менә. 

-    Ирегездән акча сорыйсызмы? Күрәм: тырнакларыгыз ясалган, керфекләрегез дә матур.
-    Әлегә, банкетларда, концертларда чыгыш ясап, акча эшли алам. Сорасам, бирер инде ул, сораганым гына юк. Әмма гаилә белән бәйле чыгымнарны ул түли.

-    Кием-салымны да үзегез аласызмы?
-    Кием күп алмыйм мин. Винарис ярата киенергә менә! Ул заманчарак киенергә ярата, мин исә якты төсле, ачык киемнәр кимим. Винарисның мине яшьләрчә киендерә килсә дә, мин ризалашмыйм. Яшь чакта да кыска итәк кимәдем мин, хәзер ничек киим инде.

-    Әниегез турында да сөйләп китә аласызмы?
-    Әниемне карый алганга, аны соңгы юлга яхшылап озата алуым белән канәгать мин. Бала буларак үземнең бурычымны үти алдым, дим. Киткәч, бер генә төшкә керде. Анысында да рәхмәт әйтте. Димәк, ул да мине бәхилләгән. Әни урын өстендә ятса да, үз акылында иде, шуңа күрә үзенә күп калмавын аңлый иде. Исән чагында да рәхмәт әйтте, үз теләкләрен теләде.

-    Ул Винариска кияүгә чыгуыгызны ничек кабул иткән иде?
-    Без бит озак еллар әни белән бергә яшәдек. Әнием 28 яшендә тол калды. Шуңа күрә ул гел без дип – минем өчен, игезәгем һәм абыем өчен яшәде. Чакырсалар да, башка иргә бармады. Без, дип янды. Шуңа күрә кияүгә чыгам, дигәч, тиз арада ризалашмады. Мин: “Сине озаткач, Әмир өйләнгәч, ялгыз калырмын бит”, - дигәч, күнде. Винарисны да белә иде бит ул, без аның белән егерме елдан артык дус булдык. Безгә әнием үз хәер-фатыйхасын бирде. Мин аңа бик рәхмәтле...

Алинә Айдарова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading