16+

Люция Галләмова: «Кызым әтисенең ялгышын кабатлады»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова 45 ел иҗаты белән тамашачыларны сөендереп тора.

Люция Галләмова: «Кызым әтисенең ялгышын кабатлады»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова 45 ел иҗаты белән тамашачыларны сөендереп тора.

Сәхнәдә көчле, хисле образлар тудырган Люция ханымның тормышы да аны кечкенәдән каршылыклы рольләргә әзерләгән күрәсең.

– Люция апа, сез җиде балалы гаиләдә үскәнсез. Балачагыгыз җиңел булмагандыр?

– Әни гомер буе колхозда эшләде. Әти – хезмәт ветераны. Ул электрик булып эшләгәндә багана башыннан егылып төшкән. Тезләренә бик нык зыян килгән, тик операцияне дөрес ясамаганнар. Аяклары тыштан исән-сау булса да, йөрмәде. Әмма ул бик уңган кеше иде, авылдашларның бөтен өй җиһазларын рәтләп бирде. Үзен мөмкинлекләре чикле кеше итеп хис итмәде. Бик җор телле, зирәк булды. Берсендә әни мичкә сөт куеп, үз эшләре белән чыгып китте. Миңа ул вакытта җиде яшь чамасы гына иде, үземчә сөтне ташымасын дип карап торам. Сөт ташый башлагач, әти янына чабып килдем дә: “Әти сөт менә бит”, – дим. “Төкер, кызым”, – дигәч, чак кына сөткә төкермәдем (көлә). Әти шулай шаярып алырга яратты инде. Ул беренче бала ир-ат булыр дип көткәндер инде, шуңа күрә әтинең “малае” булып, техника белән җенләнеп үстем. 5 нче сыйныфта укыганда машина йөртә белә идем. Аннан комбайн ярдәмчесе булып эшкә урнашкач, ГАЗ-53га да утырдым. Әти юаш булса да, без барыбер аның карашыннан куркып тордык. Ә әнинең холкы кырысрак. Ул таләпчән, төгәл булмаса, җиде баланы аякка бастыра алмас иде, мөгаен. Әнкәй җир җимертеп эшләде. Ул эшләгәч, сеңелләрем-энеләремә миңа күз колак булырга туры килде. Әнкәй өйдән чыгып киткәндә эшләрне исемлеккә язып калдыра иде. Балаларны мәктәпкә җыю да, минем өстә булды. Шулай бервакыт үземнән кечерәкләрне киендереп бетереп, үземнең өстемә форманы кияргә онытканмын. Бөтен сыйныфташлар көлде инде, мин оятымнан җир астына төшеп китәрдәй булдым. Укытучы апа: “Киенеп кил”, - дисә дә, кире бармадым. Дөресен әйтәм, балачак җиңел булмады. Сеңел-энеләрне карап үскәнгәдерме, бер генә бала табарга теләдем.

– Сездә күбрәк ир-атларга хас сыйфатлар да бар кебек...

– Мин үземә 100 процент ышанам. Бөтен эшне дә: хатын-кызныкымы, ир-атныкымы башкарып чыга алам. Безнең гаиләбездә әни – баш, әти – муен иде. Әни белән икәүләшеп борчак чабу, чөгендер эшләүне мәңге оныта алмыйм. Мин уйнап үсмәдем. Кешенең холкына балачак бик нык тәэсир итә, шуңа күрә хәзер оныкларымны иркәләргә тырышам. Балачакларының тәмен тоеп калсыннар.

– Әти-әниләрегез тормышыгызны театр белән бәйләүгә каршы булган. Үпкәләмәделәрме?

– Әти-әниләрегез күптән вафат. Еллар үткән саен алар да ныграк искә төшәдер.

– Әти – 2006 елда, әни – 2008 елда китеп барды. Икесендә дә шикәр авыруы иде. Әтине озын гомерле булыр дип уйлаган идем. Грипп белән 3 көн авырды, шуннан бөерләре эшләми башлады. Әтидә диабет икәнен анализлар тапшырганда гына белдек. Ә әни авыруын белсә дә, дару эчмәде, бигрәк үзен кадерләмәде. Тырнак кискәндә ялгыш кына тиресе эләккән, шуннан гангрена башланды. Дөрес әйтәсең, еллар үткән саен ныграк искә төшәләр, ныграк юксына, сагына башлыйсың икән. Хәзер балаларга карыйм да, без дә шулай ашыга идек дип искә төшерәм. Вакыт шундый тиз үтә, әти-әни исән чакның кадерен белеп калырга кирәк. Әни белән әти төшләремә еш керә дип әйтә алмыйм. Пандемия вакытында бик каты авырдым. Шулвакыт әти төшкә керде. Гадәттәгечә бик матур чәчәкле болында йөрибез. “Әти синең янга килсәм ярыймы?” – дидем. “Кызым, монда бик матур, тик сиңа килергә иртәрәк әле. Пионнарың чәчәк атмаган”, – диде. Шуннан соң уянып киттем. Һәр елны пионнарым чәчәк атып килә, шөкер. Ә әнкәй хәтта төшләремдә дә эшли инде, җаным.

–– Люция апа, уйнаган рольләрегез йә тискәре, йә бик эмоциональ. Геройларыгыз белән охшаш якларыгыз бармы?

– Эмоциональ, тискәре образларны сәхнәдә еш уйнадым. Дөрес, берникадәр калыпка кертү булды. Режиссер спектакльне үзенчә күрә, кайвакыт актерның фикере белән кызыксынып та тормый. Рольләрем арасында эчке халәтемә каршы килгәннәре бихисап. Рольдән баш тартканым да булды. Башкаларга начарлык эшләп, ачу саклап йөрмим. Беренче карашка усал булып тоелсам да, мин кешеләрне жәллим. Мәрхүмә Исламия апа Мәхмүтова “Син бит минем бергенәм”дә ана образын биргән иде. Минем менә шундый матур, чиста күңелле образларны тудырасы килә.

– Театрда буыннар арасында каршылык бармы?

– Яшь вакытта безне өлкән буын артистлары берникадәр контрольдә тотты. Шул чакта: “Олыгайгач, яшьләргә читтән генә карап торачакмын”, – дип сүз бирдем. Шөкер, яшьләребез бик матур, тәртипле. Аларның һәрберсен хөрмәт итәм, буыннар арасында каршылык та сизмим. Исәнлек булганда эшләргә язсын, әмма вакытында китә дә белергә кирәк. 70-75 яшьләр җиткәч, барыбер артистка уйланырга зарурдыр.

– Ирегез белән 13 ел бергә гомер иткәннән соң аерылгансыз. Нәрсә булды соң?

– Бу вакыйгаларны кузгатасым да килми. Баштан үткән сынаулар күп булды инде. Ирем белән театрда таныштык. Ул миңа гашыйк булган, дустына: “Бу кызга өйләнәм”, – дип әйткән икән. Менә шулай кинәт кенә танышып, 4 ай очрашып йөрдек тә гаилә кордык. Без 1996 елда аерылыштык. Ил үзгәртеп коруны узды, сынмады, ә безнең гаиләбез үтә алмады. 7 ел бергә театрда эшләдек. Мин ике ел театрдан китеп тордым. Ул да башка, акчалырак эшкә күчте. Кайбер ирне янда тотарга кирәк икән, ә мин аңа ышандым. Тормыш иптәшем зур акчалар эшлим дип, алып кайткан товарын сата алмады. “Фатирны сатыйк”, – дип әйтеп карадым, тыңламады. Акча эшләргә китте. Мин өметләндем, ә ул алган бурычларын да түләмәгән. Бер атна, ике атна үтте. Телефоннан сөйләшкәндә: “Машина ватылды, кайта алмыйм”, – дия иде. Ә фатирга элеккеге иремнең кредиторлары килә башлады. Шулай итеп 6 ай узып китте. Ирем акчаны алган да, юкка чыккан. Акчаны кайда куйганын барыбер аңлата алмады. Бервакыт телефоннан сөйләшкәндә: “Бәлки, безгә аерылышырга кирәктер”, – дип әйттем. Ул шунда ук ризалашты. Фатирымны үземнең исемдә булганга гына саклап кала алдым. Ирем рәсми рәвештә яшәү урынын үзгәрткәч кенә өйгә көтелмәгән кунаклар килүдән туктады. Гектарлап кишер чәчеп, аны сатып иремнең бурычларын түләп бетердем. Әмма 15 елдан соң фатирны барыбер сатарга туры килде. Кызым әтисенең ялгышын кабатлады. Язмыштан узмыш юк – менә шулай була инде ул.

– Бу авырлыкларга ничек түздегез? Башка сыймаслык хәл бит.

– Мин 9 нчы катта яши идем: “Менә моннан сикерсәм...” – дигән уйлар булгалады. Әтисез калган 12 яшьлек кызым барлыгы бу ялгыш адымнардан саклады. “Люция, сабыр ит. Көчле булырга кирәк”, – дип кабатлый идем. Авырлыклардан соң барыбер җиңеллек килә, өметне өзмәдем.

– Бүтән гаилә кормадыгызмы?

– 30 елдан соң яшь чакта аралашкан егет белән очраштык. Менә шулай көтмәгәндә генә кавыштык. Миңа 54 яшь иде. Кызым зур инде. Картлык көнебездә бер-беребезгә терәк булырбыз дип уйлаган идем. Әмма тормышыбыз барып чыкмады. Шуннан соң ир-атларга ышанычым бетте. Таныштырып та карадылар, әмма алар арасында тиң яр тапмадым. Хәзер оныкларымның куанычын күреп яшим.

– Сезнең кияү рус егете икән. Оныкларыгыз татар телен беләме?

– Оныкларымны татарча сөйләштерергә тырышам. “Әниең – татар, әтиең – урыс. Син ике телне дә белергә тиеш”, – дим. Минем янга кунакка килеп торалар, татарча сөйләшәбез. Хәзер бит авыл белән шәһәр баласын аерып булмый, барысы да рус телендә сөйләшә диярлек. Рус телен белү яхшы, әмма туган телне дә онытырга ярамый. Өйдә татарча аралашу булмаса, бала телне кайдан өйрәнсен инде? Кияү бик булган егет, шөкер. Кызым гаиләсе белән авылда яши. Кунакка йөрешәбез. Балаларның үз тормышы, анда кысылырга ярамый. Һәркем үзе абынып, үзе торырга тиеш. Иң мөһиме – әдәп-әхлак булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мөмкин булса Люция ханым белән сөйләшер идем, безнең уртак язмышыбыз бар,ул Белми моңы.

    Мөһим

    loading