Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Мәхмүтов үз эченә берьюлы берничә һөнәрне сыйдыра.
Ул актер да, сценарист та, режиссер да. Бу һөнәрләрнең кайсысы аңа иң якыны? Ни өчен Марсель Мәхмүтов театрдан киткән һәм ни өчен ул шәхси тормышы турында сөйләми? Бу сорауларга җавапларны бергә эзләдек.
– Сез бик иҗади кеше. Әти-әниләрегез иҗатка якынмы? – Әти артиллерия училищесында хезмәт итте, ул – хәрби кеше. Балачак, яшүсмер вакыт шушы хәрби мохиттә үтте. Офицер ботинкасын кию, кыска итеп чәчне алдыру, шырпы янып беткәнче киенү дә булды. Әти кырыс, таләпчән кеше. “Һәрнәрсә дә тәртиптә булырга тиеш”, – дигән шигарь белән яшәдек. Әни инде, эшкә урнашырга мөмкинлекләре күп булса да, минем белән булу өчен башта балалар бакчасында эшләде. Аннан инде компрессор заводында хезмәт куйды. Әти-әни тормышларын иҗат белән бәйләмәсәләр дә, кызыксындылар. Әти гармунда, баянда уйнады, бик матур җырлый. Әни, гомумән, күңел халәте белән иҗат кешесе. Яшь вакытта гитарада уйнаган, шигырьләр язган, җырлаган. Дөресен әйткәндә, театр училищесына укырга керергә дә әни этәрде. Мин лётчик булырга хыялланган идем.
– Үсмер чакларыгыз криминаль хәл катлаулы булган вакытларга туры килгән. Сез дә шул агымнарда булдыгызмы? – Мәктәптә укыганда качып кына җыр-бию түгәрәкләренә йөри идем. Яшердем, чөнки ул вакытта аның белән мактанырга ярамады. Гомумән, мин яхшы укыдым. Дәү әнием мине балачактан китапларга, әдәбияткә тартты. 4 яшемдә үзем китап укый идем инде. Дәү әни тәрбиясен алу да, бәлки, шушы агымнарга кереп китүдән саклагандыр. Ә мәктәптә яхшы укуым бик ярдәм итте. Чөнки “төшенчәләр” буенча яшәүче егетләрнең күбесе, кызганыч, начар укыды. Мин аларга ярдәм итә идем. Әмма юаш бала да булмадым. Егетләр бәйләнсә, алар белән аларның телендә аралаштым. Балачактан актер булганмындыр инде, күрәсең. Судан коры чыга ала идем. Ул вакытта әле дәресләргә йөрмәү “мода”да. Мин дә башкалардан аерылып тормас өчен, дәрескә килми идем. Ләкин ташландык йортларга сугылып йөрмәдем, ә авыл китапханәсенә бардым. Ыгы-зыгы, сугыш-талаш булса да, беркем дә китапханәгә кермәячәген аңладым. Үзем өчен кызыклы әдәбиятны өйрәндем. Астрономия, психология китапларын укыдым. Белемне мәктәптә түгел, китапханәдә алдым дисәм дә, дөрес булыр.
– Тормышыгызда булган иң зур югалтуыгыз нинди? – Моннан 8 ел элек дәү әнине (әтисенең әнисе) югалттым. Әйткәнемчә, мин дәү әни тәрбиясен алган бала. Ул безнең белән бергә яшәде, шуңа күрә араларыбыз бик якын булды. Дәү әни бик акыллы, зирәк кеше иде. Үзенең мәңгелеккә китәсен дә, алдан сизенеп, безне әкренләп югалтуны кабул итәргә әзерли башлады. Ул 4-5 ай урын өстендә ятты. Әти-әни, энем карады. Аларга зур рәхмәт. Дәү әнине югалткан көнне мәҗлес алып барырга да туры килде. Бик кыен иде. Әмма кеше минем тормышта булган хәл өчен җаваплы түгел бит. Миндә кайгы булса да, кешедә бәйрәм. Сиздермәскә тырыштым, ләкин эшләргә бик авыр иде. Кызганыч, дәү әни улыбызны күрмичә китеп барды. Әмма ул аны алдан төшендә күрде. “Тавыкның кыртлаганын күрдем, күкәй салырга кереп китте, чыкканын күрмәдем”, – дип сөйләде. Дәү әни, гомумән, төшлек салып ята иде. Аннан киңәш сораучылар да күп булды. Без дә: “Дәү әни төшлек салып ят әле”, – дип әйтә идек. Чыннан да, ярдәм итте. Кайвакыт дәү әни үзе дә: “Улым, саклан”, – дип кисәтте.
– Сез яшьләр театрында да эшләп алдыгыз. Ни өчен театрдан киттегез? – Мин белемем буенча – актер. Бу минем фундамент. Башка төрле һөнәрләрем: алып баручы, режиссер, сценарист һәм башкасы аңа нигезләнә. Яшьләр театрында 10 ел эшләдем. Ул вакытта хезмәт хакын кәгазь акчалар белән ала идек әле, карталар юк. Ярты ел әтигә ничә сум акча алганымны әйтергә оялып йөрдем. Хезмәт хакы әкәмәт аз иде. Шул ук вакытта пиар-менеджмент һәм җәмәгатьчелек белән элемтә белгечлеге буенча укырга кердем. Төркемдәшем мәҗлесләр алып барырга, тамада булырга тәкъдим итте. Мин актер булгач, аның нәрсә икәнен дә белмим, әлбәттә. Интернет булмагач, китапханәгә барып анекдотлар китабын актарып, программа язып, беренче мәҗлесне үткәргән идем. Шуннан соң, театрдан эштән кайткач, Казан буйлап телефон номерым язылган белдерүләр калдыра башладым. Аннан заказлар килде. Мәҗлесләр яхшы үткәч, “сарафан” радиосы ярдәме белән клиентларны тиз җыйдым. Театрда ай буе эшләп алган акчаны бер төндә эшли башладым. Ә театрда рольләр күп, күбесе – төп рольләр. Кулга акча кергәч, оятсызлана башладым. Җомга, шимбә, якшәмбе спектакльләр куймаска сорадым йә үземне алыштырырга тырыштым. Ул вакытта, моңа өстәп, хәмер культы. Барысы да кешедән генә тормый икән, замана, чор да безгә нык йогынты ясый. Режиссерга мине эштән җибәрүе өчен бик рәхмәтле. Дөрес, бу хакта алдан әйтеп тормадылар. Җыелышта гына белдем. “Театрга 10 ел эчендә бернәрсә дә бирмәдегез”, – дип әйттеләр. Әлбәттә, бу сүзләрне авыр кабул иттем, чөнки алар белән килешмәдем. Мин бит эшләп тордым. Ике ягын да тигез күреп, бәлки, берәр юл табармын дип тә уйладым. Кәеф төште инде. Машинага чыгып утырып: “Нишләргә икән?” – дип уйга баткан арада Инсаф Абдулла шалтыратты. Менә шулай Казан театр училищесында 12 ел остаз булып эшләдем.
– Җырчылар белән эшләүгә ничек кереп киттегез? – Режиссер буларак эшләргә этәргеч һәм мөмкинлекне төркемдәшем Рөстәм Гайзуллин бирде. Тинчурин театрында “Шах... Мат!” моно-спектаклен чыгардым һәм шул ук елны Данир Сабировка “Ике юбилей” эстрада моно-спектаклен эшләдем. Мине эстрада алып килгән кеше дә – Данир Сабиров. Аңа бик рәхмәтле. Данир белән эшләгәч: “Эстрадада да иҗат итеп була икән”, – дигән нәтиҗәгә килдем. Менә шулай җырчылар белән хезмәттәшлек итә башладым. Элегрәк: “Бөтен татар эстрадасы йолдызлары белән эшләп карарга иде”, – дип хыяллана идем. Хәзер максатыма ирештем диярлек.
– Җырчылар арасында иң җайлысы кем? “Кара исемлек”кә эләгүчеләр бармы? – Иң җайлысы – Азат Фазлыев. Ул үзен кайгырта, тамашачыларга “кирәк” әйберне түгел, үзе күрсәтергә теләгәнне күрсәтә, ихласлыгы белән алдыра. Андый ук артистлар рәтенә Илсөя Бәдретдинова да керә. “Кара исемлек” бар, әлбәттә. Әмма аларның исемнәрен атауның мәгънәсен күрмим. Җавапсызлык күрсәтүче артист белән эшләп булмый.
– Җырчыларга яраклашырга кыен түгелме? – Кызганыч, эстрадада режиссер, сценарист һөнәрен хезмәт күрсәтүче персонал буларак кабул ителә. Җырчыларның күбесе бер калыпка кергән, алар үзләрен яңадан “сүтеп җыю”дан курка. Артист матур, “тәти” итеп сөйли, елмаеп тора һәм бу калыптан китеп булмый, чөнки безнең тамашачы шуны көтә. Без аны шулай тәрбияләдек. Әгәр бөтенләй башка концерт ясыйсың икән, кеше: “Бу нәрсә булды инде?” – дип каршы төшәчәк. Артистка да җиңел түгел. Кемдер, мәсәлән, бер хит белән генә йөри. Ул инде аны җырлый-җырлый арып бетә. Әмма җырламыйча да тора алмый, чөнки тамашачы нәкъ шул җырны көтә. Яраклашуга килгәндә инде, шәхсән миңа кыен түгел. Мин мәктәп вакытыннан ук психологияне тирәнтен өйрәнә башладым. Җырчылар белән эшләгәндә дә бу белемнәр ярдәм итә. Кешене сындыруда мәгънә бармы соң? Төп бурыч – яхшы, сыйфатлы концерт ясау бит.
– Күп кенә концертлар бер-берсенә бик охшаган. – Безнең эстрадада аранжировка, экранга видео ясаучылар, сценарист һәм режиссерларны бармак белән санарлык. Ә артистлар күпме? Барысы да бер “казаннан” ашый. Әгәр көчле режиссерлар күп булса, мин рәхәтләнеп көч сынашып карар идем. Бу мине дә үстерер иде. Концертка сценарийларны да күп вакыт үзем язам, чөнки кадрлар кытлык бар. Икенче яктан, мин инде эстрадага килгәндә куйган максатыма ирештем кебек. Алга атлыйсы, үсәсе килә. Актер буларак театрга бик теләп кайтыр идем. Барыбер сәхнәдә уйнаудан алган ләззәт хисен бернәрсә дә алыштыра алмый. Ләкин әлегә аның юлларын гына белеп бетермим. Бәлки, берәр кызыклы проект килеп чыгар. Үземне формага китерә дә башладым. Психологик, физик һәм рухи халәтемнең иң яхшы вакытын кайтарасым килә. Үз өстемдә эшлим.
– Шәхси тормышыгыз күпләр өчен сер булып кала. Элек тә, хәзер дә бу хакта бик сөйләмисез. Шулай да беренче тормыш иптәшегез белән аерылышуның сәбәбе нинди? – Без 14 ел бергә яшәдек. Мин 23 яшьтә өйләндем, ләкин 32 яшьтә генә “үсеп җиттем”. Без бергә үстек. Ә инде үскәч, икебез ике төрле булуы ачыкланды. “Гаилә тормышында барысын уртага салып сөйләшергә кирәк”, – диләр. Бу сүзләр хәзер генә яңгырый башлады. Без башка шартларда яшәдек. Аңлашмаган мизгелләр дә булды. Шул ук вакытта яхшы, матур мизгелләр дә күп иде. Ике балабыз туды. Улым – әнисе, кызым – минем белән яши. “Ни өчен?” – дигән сорауга төгәл җавабым юк. Дөресен әйткәндә, мин бу вакыйганы төптән анализлап, “сүтеп җыймадым” әле. “Вакыт дәвалый”, – диләр. Миңа да әлегә вакыт кирәк. Аерылгач, бүгенге көннең кадерен, тәмен белеп яшәргә кирәк булуына инандым. Хәзерге вакытта мин – бәхетле.
– Улыгыз белән аралашасызмы? – Аралашабыз, элемтәләрне саклыйбыз. Балалар да сөйләшеп торалар.
– Яңадан гаилә коруыгызны улыгыз тугач кына белдек диярлек. – Улымны һәм хәләлемне бала тудыру йортыннан каршы алырга Данир Сабиров белән Марат Яруллин да килгән иде. Мин бәхеттән кош тоткан шикелле очып йөргән арада җырчылар социаль челтәрләргә видео төшергәннәр. Шул видеолар аша хәбәр таралды инде. Мин төшермәгез дип тә, төшерегез дип тә әйтмәдем, шуңа хәбәр таралуга да тыныч карадым. Тулаем, социаль челтәрләрдә шәхси тормышым турында сөйләмим. Минем тормыш – минем белән генә калырга тиеш. Эштән кайтып, гаилә учагына сыенасым килә.
– Улыгызга исемне кем сайлады? – 6 гыйнвар хәләлем Наилә белән никах укыттык, бер елдан шул ук көнне улыбыз туды. Улыбызга исемне мин сайладым. Энекәш улына әнинең әтисе хөрмәтенә – Таһир дип, ә мин әтинең әтисе хөрмәтенә – Исхак дип исем куштык.
– Яңадан гаилә корганда үзегез өчен дә нәтиҗәләр ясаган булгансыздыр. Үзгәрдегезме? – Әйе, мин дә башка, тормыш иптәшем дә башка. Наилә миннән 13 яшькә кечерәк. Ул – студентым. Гомумән, болай булыр дип күз алдына да китермәгән идем. Дөресен әйткәндә, без җан дуслар. Миннән яшьрәк булса да, ул бик акыллы, төпле кеше. Әти-әнисе дә аңа шундый искиткеч тәрбия биргән. Наиләнең иргә, миңа, булган хөрмәтен күргәч, аның ышанычын аклап, яклап торасы килә. Юкка гына хатын-кыз ир-атка буйсынырга тиеш дип әйтмәгәннәр. Буйсыну – хатын-кызны изү дигән сүз түгел. Ир дә хатын-кызны хөрмәт итәргә тиеш. Ләкин хатын-кыз ул барыбер илһам бирүче, юл күрсәтүче, канатландырып торучы булырга тиештер. Наилә дә нәкъ шундый. Мин икеләнә торган кеше. Ә янәшәдә: “Син булдырасың”, – дип әйтеп торучы булгач, әлбәттә, эшлисе килеп тора.
– Әти буларак сез нинди кеше? – Дус булырга тырышам. Бала дөньяга килгәч, без аны өйрәтә башлыйбыз. Ә төптән уйласак, киресенчә, бала безне өйрәтә. Без сабый белән бергә үсәбез. Яңадан дөньяны танып белергә өйрәнәбез, вак-төяккә дә сөенергә тырышабыз. Мин балаларыма дус, аларга тавыш күтәргәнем юк. Дөрес эшләмәсәләр, каршыма утыртып аңлатам, сөйләшәм. Минем өчен баланың үзенең нинди гамәл кылуын аңлавы мөһимрәк. Мөнәсәбәтләрне телефон аша аңлашкан кешеләрне аңламыйм. Әйтик, өтер урынына нокта куйсаң да, аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Хәбәрне кем нинди төсмер белән укый, анысын да белеп булмый. Күзгә-күз карап сөйләшүдән дә яхшысы юк.
Комментарийлар