Шәһри Казан

ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: “Мәгариф системасын әле тумаган бала да сүгәр төсле”

Соңгы арада ватанпәрвәрлек, туган якка карата мәхәббәт, үз илеңне хөрмәт итү, яшьләрдә шул хисләрне тәрбияләү турында күп сөйли башладык. Моңа хәзерге вакытта Россия алып бара торган махсус хәрби операция дә сәбәпче булгандыр. Ә бу тема бүген бик мөһимнәрдән санала бит. Шул хакта ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән сөйләшеп алдык. 

- Илсур Гәрәевич, мәктәп линейкаларында ил гимнын яңгырата башладылар. Ни өчен әлеге кагыйдәне кертүләре аңлашыла кебек. Бу укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тудыра аламы соң? Ул яңалыкларның мәгънәсе нидә?
- 1 сентябрьдән Россиянең бөтен төбәкләрендә “Разговоры о важном” дигән дәресләр уздырыла башлады. Аның алдында илебез флагын күтәрү һәм гимнын яңгырату кебек гамәлләр дә каралган. Бу популизм түгел, 30 ел бернинди идеологиясез яшәгәннән соң хакимиятнең дә, халыкның да үзенең тормышына, эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Шушы вакыт эчендә безнең мактанып әйтерлек нәрсәбез юк. Әле бит аның демократиясен дә һәр кеше үзенчә аңлый. Идеологиясен дә дөрес кабул итәргә кирәк, ул бер сукмактан йөрегез, моны сөйләмәгез, җөмләләр шулай булырга тиеш дигән сүз түгел, чөнки бу кешенең иреген кысу, уй-фикерләренә үтеп керү кебек булыр иде. Ә менә флаг күтәргәндә илебез гимны уйнаса, монысы балаларда шушы дәүләттә яшәгәнлеген аңларга, аның тормышына катнашы булганлыгын тоемлауга бер этәргеч кебек кабул ителә. 
Татарстан символлары яңгыраганда да, үзеңне тулы бер халык итеп сизәсең, ә бу хәзерге яшьләргә бик кирәк. Туган җиреңне яратмасаң, аны хөрмәт итмәсәң, гореф-гадәтләреңне белмәсәң, мондый шартларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү мөмкин түгел. Шунысын да аңларга кирәк, бүген флаг күтәрә башладык та, ярты елдан соң барысы да патриот булды дип әйтсәк, бездән көләчәкләр генә, аның өчен вакыт һәм системалы рәвештә эшләү таләп ителә. Мөһим темаларга балалар белән сөйләшсәк, алар гимн сүзләрен ятласалар, үз илебезгә карата мәхәббәт тәрбияләсәк, моның бер начар ягы да юк. Идеологиясез яшәүнең нәрсәгә китергәнен аерым-ачык аңладык. Шулай да, барысын да бер калыпка салырга кирәкмәгенлеген дә беләбез.

- Өлкәнрәк кешеләр советлар союзы заманында җәмгыять тә әйбәтрәк иде, мәктәпләрдә дә яхшырак укыттылар дип, гел әйтеп киләләр. Бүгенге вазгыятьтән нәрсәсе белән аерылган соң ул чордагы тормыш? Хәзер нәрсә җитми безгә алайса?
- Берничә дистә елдан соң хәзерге яшьләр дә безнең вакытта әйбәтрәк иде дип, әйтәчәкләр. Буыннар арасында каршылыклы фикерләр туу – табигый хәл. Укытучылар турында да элек яхшырак булды дисәләр, димәк өлкәннәре дә башкачарак яшәгән. Шул ук Советлар союзы вакытында кәрәзле телефоннар юк, “пәрдә” төшерелгән иде. Ә аның артында нәрсә барлыгын, нәрсә эшләгәннәрен берәү дә күрмәде. Хәзер барысы да күз алдында, интернеты да бар, халкы да ачылды. Ләкин мин бүген вазгыять начар дип мин бер дә әйтмәс идем. СССР чорындагы мәгариф системасын барысы да искә ала, аның белән горурланабыз, тик, 90нчы аллардагы реформаларның бөтенесе дә яхшы булды дигән сүз юк. Бер фән буенча 10-15 дәреслек бастырып, аннан соң башка әйберләргә күчеп китеп, төрле законнар чыгарып, тәмам буталдык. Балаларга чүпрәк тоттырып, такта да сөртергә, урамга чыгып, җыештырырга да ярамый башлады. Бакчада кулына перчатка киеп эшләсә, җирдә аунап яткан чыбыкны алып куйса, нәрсә булыр дип уйлап йөрсәк, без кая барып җитәрбез? Алга таба болай була алмый бу! Без кемне әзерлибез соң? Кулына перчатка киеп, алабутаны да өзеп ала алмаган бала олыгая төшкәч, урын өстендә яткан әти-әнисен кулына алырга да читенсенә башларга мөмкин бит. Ата-анага карата мәхәббәт шуннан уяна инде ул, табигатьтән, чүп үләнен йолкып алырга курыкмаудан.
Шунысын да әйтәсем килә, хәзерге мәгариф системасын әле тумаган бала да сүгәр төсле, чөнки бөтен кеше өйрәтә, нәрсәдер әйтә. Барысы да шулкадәр акыллы ки, үзеңне бернәрсә дә аңламаган кеше шикелле хис итә башлыйсың. Без аңлыйбыз, таләпләр зур, әмма үзгәргән җәмгыятьтә бер мәктәп һәм балалар бакчасы гына утрау булып яши алмый. Әйләнә-тирәдәге яхшы нәрсә дә, начар әйберләр һәм балага, һәм мәгариф системасына йогынты ясый. Шуңа күрә дә алга таба без бергә атларга тиеш – әти-әниләр тарафыннан гаиләдә бирелгән тәрбия акрын гына мәктәпкә күчәргә тиеш, ә инде уку йорты укучыны күтәреп алып, аны үстерергә зарур.

Муляж автомат – шул ук тәрбия ул
- Менә хәзер башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләрен кире кайтарырга кирәк дип еш сөйлиләр. Аның кысаларында балаларга беренче ярдәм күрсәтергә дә, строй буенча йөрергә дә, автоматны сүтәргә һәм җыярга да, урманда исән калырга да өйрәтәләр иде. Әлеге юнәлешкә игътибарны киметеп, без ялгыш эшләмәдекме икән?
- Аңлыйсызмы, 90нчы елларда шундый зур илне таркатканнан соң андый ялгышлар күп булды инде ул, әмма аларны төзәтергә мөмкин бит. Шул ук НВП дәресләрен алып ату бик дөрес гамәл дип санамыйм мин. Аңларга кирәк, аны өйрәнү иртәгә кулга автомат тотып, чыгып чабу дигән сүз түгел, белеп тору зарур, ул мәгълүматны һәм тиешле хәрәкәтләрне истә тоту беркайчан да зыян итми. Әлеге фән азмы-күпме безнең мәктәпләрдә сакланды, әйтик, 8-11 сыйныфларда ОБЖ дәресе укытыла, шуның кысаларында бу модуль эшләп килде. Менә киләсе елның 1 гыйнварыннан шушы башлангыч хәрби әзерлек программасын белгечләр тикшерәчәкләр, мартка кадәр аны көйләп бетереп, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә кертелер дип уйлыйбыз. Минемчә, ул шул тормыш иминлеге нигезләре дәресе эчендә яисә сыйныфтан тыш дәрес булыр. Алай булган очракта да аны мәҗбүри итәргә кирәк. Әлеге юнәлеш буенча бездә болай да эш бара инде, әйтик, 10нчы сыйныф укучылары ел саен 5 көнлек җыеннар уза. Анда алар хәрби күнегүләр аша үтә. Әле муляж автомат тотып, мәсәлән, Җиңү бәйрәмнәрендә безнең укучыларыбыз һәйкәл саклый. Бу бит үзенә күрә бер тәрбия, шуңа күрә моның бернинди зыянын күрмим. Ә НВП дәресләренә килсәк, безнеңчә, ОБЖ кысаларындагы әлеге модуль ике тармакта булырга тиеш – кадет мәктәпләре өчен катлаулырак, ә гомуми белем бирү оешмаларына җиңелрәк форматта.

- Ә бездә ОБЖ дәресләрен тиешле дәрәҗәдә алып барырдай белгечләр бармы?
- Бүген кирәкле мөгаллимнәр бар, кайберләре физик культура дәресен дә укыта. Шулай да, без аларны барыбер әзерлибез, кирәк булса, курслар аша уздыру проблема түгел. Әйе, кадрлар кытлыгы дигән нәрсә бар, башка өлкәләрдә кебек үк инде. Бездә дә проблемалар җитәрлек, әмма афәт дәрәҗәсендә түгел. Укытучылары да булыр, балалары гына тиешле белем алсын.

- Илсур Гәрәевич, соңгы вакытта балаларны ватанпәрвәрлеккә, туган якны хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк дип күп сөйлибез. Ә менә аларга ул хисләрне ничек сеңдерергә, балалар бакчасыннан алып, югары уку йортына кадәр?
- Шушы елларда бездә шундый сүз йөри, янәсе, балалар бакчасы үзенчә эшли, мәктәптә башка төрле программалар белән укыталар. Шуңа күрә дә белем бирү оешмаларында яңа төрле стандартлар эшләп килә дә инде. Нинди генә дәреслекләр белән укытсаң да, аның нәтиҗәсе бер булырга тиеш. Хәзерге вакытта ул әсбапларның санын киметәбез, чөнки ул 10-15 төрле кирәкми, берничә төпле чыганак булса, шул җитә. Алга таба бу тәртипкә салыныр дип уйлыйбыз. Ватанпәрвәрлек хисләрен уяту өчен үзебезнең җирлектәге гореф-гадәтләрне торгызып, шуларны искә алып, алар нигезендә эшләү зарур. Мәсәлән, татарларда Сабантуй бар, урысларда башка төрле бәйрәм, балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә болар хакында аңлатып китәргә була. Әлбәттә, кайсыдыр милләтне өскәрәк чыгарып түгел, ә тигез итеп, дустанә мөнәсәбәттә күрсәтергә мөмкин. Ватанпәрвәлекне боерык биреп кенә тәрбияләп булмый. Кайберәүләр татар теле балалар бакчасында кирәкме соң ул дип уйлана. Ничек инде кирәкмәсен!? Ул бит республикабызда ике дәүләт теленең берсе булып тора, күпләрнең ана теле. Рус мәгърифәте һәм мәдәнияте турында да шундый ук караш, анысы илебезнең төп милләте. Әгәр балаларыбыз Ләйсән яисә Маша дигән курчаклар белән түгел, ә Барби белән уйнап үсә икән, ничек итеп без патриотизм тәрбияли алабыз? Сабыйларны йоклатканда, “Әллүки” җырласа, күпкә яхшырак бит. Сүз дә юк, башкаларны яратырга кирәк, әмма үзебезнекен белмичә кая барып җитәрбез?

- Балаларга яхшы тәрбия бирү өчен мәктәп белән ата-аналарны ничек итеп берләштерергә була?
- Моңа инде Советлар союзы заманыннан ук килә торган бер аңлатма бар: мәктәп белән ата-аналар бергә булсын өчен укытучының дәрәҗәсе, шулай ук әтисе белән әнисенең сүзе дә бала өчен мөһим булырга тиеш. Мөгаллим берәр нәрсә әйтсә, аны сүгәргә кирәкми, улыңа яисә кызыңа матур гына итеп дөрес ягын аңлатырга кирәк. Шундый ук хәл ата-аналар буенча да кабатлансын. Укытучыларның гаиләләргә баруларын да кире кайтарырга кирәк дип саныйм. Хәзер дә бар ул, әмма әлеге эшне кайберәүләр аңлап бетерми, өйләренә кертмәскә дә мөмкин. Ләкин монда бер шарт бар: мөгаллим бик тәртипле булырга тиеш, гаиләдә күргәннәрне беркайда да сөйләмәсен. Әби-бабай тәрбиясе дә балаларга зур йогынты ясый. Элек ул бик таралган күренеш иде. Андый мохиттә үскәннәрдә өлкәннәргә карата хөрмәт була. Һәрбер балага аерым юл таләп ителә, төрле алымнар кулланыла ала. Бу бик катлаулы гамәл, әмма эшләрлек.
Беребез дә әүлия түгел

Реклама

- Ә ул укытучыларга карата хөрмәтне ничек кайтарырга соң? Дәрәҗәләре бик нык төште бит...
- Кызганыч, хәзер заманалар башка төрле шул. Укытучы укучыга дөрес карамаган, көлгән, нәрсәдер әйткән, тавыш күтәргән, диләр – мондый караш белән алга китеп булмый.

- Әйе, мин хәтерлим, мәктәптә укыганда, башка указка белән дә сугалар, бераз тамызып та алалар иде, әмма директорга да, өйгә кайтып та зарлану булмады...
- Әле әти-әниеңә әйтсәң, өстәп тә бирәләр иде, нигә шулай тәртипсезләнеп йөрисең дип. Шуңа күрә дә идеологиясез булмый дигән фикерне алга сөрәбез, чөнки теге вакытларда демократия шаукымы астында кем нәрсә әйтәсе килә – шуны сөйләде, ана – улын, ата кызын белмәгән заманага килеп җиттек. Әлбәттә, укытучыларны мәгариф бүлекләре дә, министрлык та якларга тиеш. Шундый ук карашта җәмгыяте дә, массакүләм мәгълүмат чаралары да, әти-әниләр дә, хәтта хокук саклау органнары да булсын иде. Әгәр берәрсе зарланып яза, яисә интернетта нинди дә булса мәгълүмат чыга икән, ике якны да тикшерү зарур. Шунда ук мәктәп яки балалар бакчасы хезмәткәренә яла ягу дөрес түгел. Берәр нәрсә килеп чыктымы, тотыналар укытучыны гаепләргә. Мөгаллимнәрнең яхшы якларын, җиңүләрен, нәтиҗәләре турында күбрәк сөйләргә кирәк. Без бу дөньяда беребез дә әүлия түгел, яңа туган сабый гына гөнахсыз була. Укытучы берьюлы 25-30 бала белән эшләүче кеше, әле кайбер вакытларда әти-әниләрнең берсе белән шөгыльләнергә дә сабырлыклары җитми. Моны аңларга кирәк.

- Министр да, әти кеше буларак та баланы бүгенге вазгыятькә туры китерерлек, шул ук вакытта тәртипле итеп тәрбияләүнең берәр ысулы юкмы?
- Универсаль рецептны берәү дә уйлап чыгармаган. Иң мөһиме – барысы да чын күңелдән булырга тиеш, балалар фальшны тиз сизә һәм бу укытучыга карата булган ышаныч һәм хөрмәтның суына башлавына китерә. Мин үзем мөгаллим дә булдым, мәктәп директоры вазыйфасында да эшләдем, мәгариф идарәсен дә җитәкләдем һәм шуны аңладым: кешене тәрбиялим дисәң, аны кимсетергә ярамый. Кемгәдер таләп куйсаң, тәртип сорасаң, эшкә өндәсәң – боларга берәү дә үпкәләми. Ләкин, аеруча баланы, рәнҗетсәң, аның иң авыр җиренә тисәң, әти-әнисе турында начар сүз әйтсәң – ул сине мәңге онытмый. Үзең үрнәк булырга тиешсең яшь буынга, матур сүзләр сөйләп, идеаль булып кыланып йөрисең, әмма тормышта бөтенләй башка төрле икәнсең, бу тәрбия бирүнең киресе була инде.

- Безгә комсомолларны, октябрятларны кайтарырга кирәкмидер бит?
- Аларның принциплары нидән гыйбарәт иде – бер-береңә ярдәм итү, авыр вакытта коткару, бер-береңне сатмау, өлкәннәргә булышу, башкаларга карата игътибарсыз булмау, илең турында начар сөйли башлыйлар икән, аңа ирек бирмәү. Менә шуларны истә тотсак, бернәрсәне дә кайтарырга кирәкми, бу принципларны тормышта куллану да җитә. Җиң сызганып, менә хәзер тәрбиягә өйрәтәм дип кенә тормыш бармый, үзеңнең мисал белән күрсәтү таләп ителә. Әйтәм бит, иң зур хата – ул баланы кимсетү һәм рәнҗетү, шул нәрсә аркасында яшьләр кешене күрә алмаслык дәрәҗәгә җитә.

- Ахырда гомумирәк сорау бирәсе килә. Ватанпәрвәрлелек кешедә ул баштан ук бармы яисә аны сеңдереп буламы?
- Яңа гына мәктәпкә килгән баланы нинди мохиткә куясың, ул шуңа өйрәнә. Беренче сыйныфның ун төркеме булса, аның һәрберсе үзенчәлекле, тәрбия һәм белем бирү укытучыга нык бәйләнгән. Кайберсе кызу була, икенчесе бик йомшак, кемдер пышылдап кына сөйли, кемдер акрын кылана, ут йотып торучылары да җитәрлек. Чагыштырганым бар, андыйларның балалары да шуңа өйрәнә. Бу аларны тәрбияләп булганлыгына ачык мисал. Әнә, Көнбатыш безнең яшьләрне әллә нәрсәләргә “өйрәтә” бит, хәтта фикер йөртүләренә кадәр үзгәртәләр. Ватанпәрвәрлелеккә дә тартып була, ләкин ул шәхеснең иреген кысуга китерергә тиеш түгел. Безнең максат – бер кыйбланы табып, шуның буенча барырга өйрәтү, әмма бу бик катлаулы гамәл. Мин, бүгенге яшьләрне бернәрсәгә дә өйрәтеп булмый дип әйтмәс идем, киресенчә, аларның акыллылыгына, мәгълүматны тиз отып алуларына шаккатам. Белгечләр белән сөйләшкәндә дә шуңа игътибар итәбез. Бүгенге балалар бездән аерыла, аларның яхшы якларын күз алдында тотып, дөрес юлга кертеп кенә җибәрергә кирәк. Алдыбызда шул бурыч тора да инде. 

Әңгәмәдәш – Рәсим Хаҗиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 гыйнвар 2023 - 14:13
    Без имени
    Эйе бик дорес эшкэ ойрэнмичэ усэлэр ата аналар да гаепле ничек инде ул такта сортмэу була идэн дэ юдыртырга кирэк бакчада да эшлэтергэ элек тэртип тэ булган ойгэ дэ кайтып эйтмэгэн н😇янэсе орышыр га да ярамый укаска да оча иде башкасы да кем булып усэлэр алар хэзер оныкларым да бар уземнен дэ