Ягымлы елмаюы белән телевизор караучыларның күңеленә кереп калган журналист Миләүшә Сибгатуллинаны күпләр белә.
Хәзер ул “Туган тел» татар-башкорт телеканалының Казан филиалы директоры вазифасын үти. Әңгәмәбез дәвамында Миләүшә Сибгатуллинаның кыюлыгына, гаделлегенә, тырышлыгына сокландым. Бу әңгәмәбез Миләүшә Сибгатуллина кем соң ул соравына берникадәр җавап та булыр бәлкем.
- Сезне күпләр телевидение аша белә. Телевидениедә эшләү сезнең балачак хыялы идеме? Аның белән юллар ничек кисеште?
- Мин, гомумән, телевидение карап үсмәдем, күбрәк радиога тартылдым. Безнең Теләче районы Алан мәктәбендә радиоузел бар иде. Шунда һәр иртә радиотапшырулар эшләдек. Телевидениедә эшләү хыялы булмады, хәтта анда эшләүче дикторларны да эшкә баргач кына күреп, танып-белә башладым. Дөресен генә әйткәндә телевидение белән юллар үзеннән-үзе кисеште. Мин Казан илли мәдәният үзәгендә эшләгән чор иде. Язучыларның, сәнгать әһелләренең иҗат кичәләрен оештырдык. Ул вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә өчен җавап бирә идем. Телевидениегә булачак чаралар турында сөйләргә барып, тапшыруларда катнаштым. Шул вакытта мәрхүмә Гөлнара апа Зиннатуллина: “Телең бик камил, безгә эшкә килергә теләмисеңме?” - диде. Бу сүзләрне игътибарга алдым. Тапшыруларны ачып карый башладым, чыннан да, телнең тәмен белеп сөйләшүчеләр аз иде. Дөресен әйткәндә, бернинди кастинг та узмадым. Гөлнара апа белән очрашуга килгәч, ул мине продюсер Илдар Кримчеев янына алып кереп, таныштырды. “Бик әйбәт, иртәгә тапшыруны алып барырга кеше юк иде әле”, - диде Илдар Крымчеев. Шул көнне “Таң җилләре аша” тапшыруы өчен бер өем хат бирделәр. Башта минем сынап карарлар дип уйлаган идем. Икенче көнне туры эфирда тапшыру алып бардым. Шаккаттым! Ул чорда татар телен камил белгән кадрларга кытлык зур булды. Хәтта тапшыруга хатларны редакцияләргә кешеләр дә юк иде. Үзең редакциялисең, үзең шигырен табасың, үзең алып барасың. Җиһазлар да хәзерге вакыттагы кебек камил түгел. Элек студиядә зур-зур сафитлар эленеп тора иде. Алар кызып, шартлап, каршыга килеп төшә, ә син туры эфирда, бернәрсә эшләп булмый. Телевидениедә эшләвемә 25 ел була. Дөньяви яктан уйлап карасак бу бик күп тә түгел. Ә никадәр үсеш бит. Хәзер уч төбе кадәр телефон белән дә төшерәбез. Һәркемнең танылырга мөмкинлеге бар. Әлбәттә, телевидениегә мин бик рәхмәтле. Кайда гына барсам да тамашачылар танып алалар.
- Тормышыгызның бер чоры “Татарстан Яңа гасыр” каналы белән бәйле дисәк тә буладыр. Аннан китү кыен булдымы?
- Эшкә урнашканда: “Берничә ел эшлим дә, китәм”, - дип уйлап килмисең бит инде. Әмма бервакыт минем торгынлык чоры башланды. Телевидениедә булдыра алган барлык форматларны диярлек эшләп карагач, эшнең кызыгы бетте. Һәр яңа көн бертөрле кебек тоела башлады. Яңа форматларга үсәр өчен акча кирәк, ул да юк. Хәтерләсәгез, берзаман татар теле укытучыларын эштән куу башланган иде. Ә балаларым ул вакытта 2 нче гимназиядә белем алды. Гимназиядәге укытучылар белән аралашкач, аларның зарына битараф кала алмадым. Мәрхүм Роберт абый Миңнуллинның милли рухтагы шигырьләрен укытып сюжет ясадым. Ярамаган гамәл икәнен сиздем, әмма барыбер эшләдем. “Файдасы буламы юкмы, әйтергә теләгән фикеремне җиткереп калыйм”, - дидем. Шушы сюжеттан соң, икенче көнне эфирдан алдылар. “Манзара”ның баш мөхәррире булып кына калдым. Дөрес, бу хәлдән соң да җитәкче буларак берничә вазифа башкардым әле. Күрәсең, китәргә вакыт җиткән булгандыр. Килүне дә, китүне дә шөкер итеп кабул итәргә кирәк. Бер эшеңә нокта куела икән, икенчесе, тагын да кызыграгы башлана дигән сүз.
- Телевидениедә эшләүче, зур уңышка ирешүчеләр турында: “Ярдәмчесе бардыр”, - дигән фикер яши. Сезнең әти-әниләрегез нинди кешеләр?
- Әгәр кеше үзенә максат куйса, ул барысына да ирешә ала. Бөтенебезнең дә мөмкинлекләре чиксез. Мин дә телевидениедә эшләрмен дип уйламаган идем, җае туры килде. Дөрес урында, дөрес вакытта тиешле кешеләр белән очрашканмындыр. Бер дә үкенмим, телевидение - зур мәктәп ул. Бәлки, үземдә торгынлык сизгәч үк китәргә кирәк булгандыр. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты. Әти-әниләргә килгәндә, алар икесе дә мәктәптә эшләде. Әни тарих фәнен укытты, әни - китапханәдә эшләде. Мин дә аларның хезмәт юлын дәвам итеп, филология һәм тарих факультетына укырга кердем. Әти тумышы белән Арча районыныкы, әни - Теләченеке. Әти студент чагында Алан мәктәбенә практикага килеп, әнине күреп гашыйк булган. Шулай итеп авылда төпләнеп калганнар инде. Икесе дә романтик рухлы инде. Без гел гаиләбез белән чаңгы шуарга, чикләвек, гөмбә җыярга йөрдек. Безнең әни һәр көннән бәйрәм ясый аладыр. Без үскән чакта кибетләрдә кием-салым юк иде. Әнинең Яңа елга кар бөртеге костюмын ясап биргәне әле дә хәтеремдә. Шундый оста, алтын куллы кеше ул. Университетта укыган елларда да башкалардан аерылып тора идем. Ул чакта тегеп кия белгәннәр “модный” иде. Шушы аерылып тору гадәте каян килгәндер инде. Бу яктан әти-әниләр безне тыймады, киресенчә, гел терәк булдылар. Тулы, үрнәк гаиләдә дөньянга килүебез үзе бәхет. Безгә энем белән бәхет елмайды. Энем Алмаз дәүләт советының хисап палатасында эшли. Аның өч кызы бар.
- Әтиегез вафатына 3 ел булган. Бу югалтуны ничек кичердегез?
- Беренче вакытта бик кыен иде. Әтинең авыруы турында очраклы гына белеп алдык. Аның плеврасында яман шеш таптылар. Бу авыру үзен сиздертми икән. Химиятеропиягә язылганда, табиблар: “Химиягә кадәр яшәмәячәк”, - дигәннәр иде. Бу сүзләрдән соң да әти өч ел яшәде әле. Энем әтигә: “Авыру белән көрәшсәк, аны җиңеп чыгабыз”, - диде. Әти шушы сүзләргә чын күңелдән ышанды. Ул агулы үләннәр, гөмбәләр белән дәваланды. Башта аларны Башкортстаннан сатып алды, аннан үзе җыеп киптерә башлады. Бу шул ук химиятерапия кебек дәвалануның бер төре, ул рәхәт, җиңел генә бармый. Әти көн саен иртәнге 4тән тәртип буенча шушы шифалы үләннәрне эчә иде. Гомер буе әтинең көчле шәхес икәнен белеп яшәдем. Тик бу авыру вакытында аңа булган хөрмәтен тагын да артты. Ул үзе өчен генә түгел күбрәк әни өчен тырышкандыр. Алар бик тигез тормыш күрделәр, сөйләшеп туя алмыйлар иде. Әти тарихчы булгач, дин тарихы буенча да бик гыйлемле иде. Ул үлемен сәяхәт итеп кабул итте. Әти җаның мәңгелек икәненә, чыннан да, инанды. Бәлки гомер буе үзенә тугры булып, дөрес яшәгәнгә җиңел генә китеп тә баргандыр... Яман шеш белән авыручылар бик нык җафаланалар, сызланалар бит. Ә әти соңгы көннәренә кадәр үз аягында йөрде. Бер атна гына урын өстендә ятты. Үз түшәгендә, нәкъ мәктәпкә бара торган вакытында бакыйллыкка күчте. Һәркемгә шундый бәхетле үлемнәр насыйп итсен иде. Урыннары оҗмахта булсын.
– Үкенечләрегез калмадымы?
– Әтинең хәле начарлангач, аны хастаханәгә салдык. Ярый әле әти янында булырга мөмкинлегем булды. Торып утырырга кыен булгач, улым Хәким бабасының аркасына терәлеп утыра иде. “Чынаяк тотып, чәй эчәрлек тә хәл юк”, - дия иде әти. Ул 18 июльдә вафат булды. 3 нче июль туган көне иде. “Туган көнне узып булырмы икән? Мин бу авылныкы да түгел инде”, - дип әйткәне хәтеремдә. Җирләргә кеше килерме, дип борчылганын сизеп алдым да: “Син бу авылда ничә ел яшисең бит. Күпме укучыларың бар”, - дидем. Чыннан да, әтине соңгы юлга озатырга шундый күп кеше килгән иде. Шундый ачык йөзле, кешелекле булды.
– Әтиегезнең җанын тойган мизгелләр бармы?
– Әти – минем өчен авторитет иде. “Әтигә берәрнәрсә булса, нишләрбез икән?”, - дип уйландым. Без диагнозны алдан белдек, әмма аны әнигә әйтмәдек. Әни соңгы көннәргә кадәр әти терелер дип өметләнде. Әтинең вафаты аңа зур сынау булды. Барыбызга да авыр иде. Өйдәге һәр әйбер аның турында искә төшерә. Бу хискә күнегеп булмый икән. Хәзер дә көтәсең, әти исән кебек тоела. Улым Хәким бик нык әтигә охшаган. Әйтәсе килгән сүзләрен әти аның аша җиткерә. Бер вакыт улым: “Бабай төшкә керде, алмагач төбендә утырды”, – дип әйтте. Гаилә башлыгы, нәсел башында торучылар дөньядан киткәч, бер-бер хәл була диләр. Әти-әнинең бакчада алмагач төбендә утыра торган урыннары бар иде. Ул ике якка аерылып үсте, бер ягын “әтинеке”, икенчесен “әнинеке” дип йөрттек. Әти вафатыннан соң, алмагачның “әти ягы” төптән сынып төште. Юксындыра... Хәзер дә аны телгә алып торабыз, бу сүзләребез дә рухына дога булып ирешсен.
– Миләүшә ханым, сез бик күп кеше белән аралашасыз бит. Башкаларның көнчелеген тиз тоеп аласызмы?
– Кешенең күз алдында күренеп торгач, көнчелек бардыр инде ул. Бу татар халкына хас әйбердер, юкка гына көнчелек турында мәзәкләр язмаганнардыр. Көнчелек үзеңне башка кеше белән чагыштырганда барлыкка килә. Беркайчан үземне беркем белән дә чагыштырмыйм, шуңа көнләшмим дә. Көнчеләр бардыр инде, әмма һәр өргән эткә әйләнеп таш ата башласаң бер урында тукталып торасың. Гомумән, вакытым бик тыгыз. Казан федераль университетында укытам, “Туган тел” каналының Казан филиалын җитәклим, “Оста татар” проекты, гаиләм, ике улым да бар. Көнчелек – вакыты күп булганнарның эшедер.
– Үзегезгә вакыт каламы соң?
– Бәлки, калмыйдыр да. Әмма вакытны дөрес бүлеп, беренче урынга үзеңнең сәламәтлекне куярга кирәк. Хәзер иң кыйммәтле әйбер – энергия. Мин иртә яздан чыкта йөрергә яратам, ураза тотам. Бу безнең вибрацияләрне югарыга күтәрә. Яхшы уйлар белән яшәргә кирәк. Урыс улап, татар юрап китерер диләр. Башкалар турында начар уйласаң, начар эмоцияләр белән яшәсәң, тормышка да шуны тартып китерәсең.
– Сез намаздамы?
– Бөтенесен дә вакытында укыйм дип әйтә алмыйм, ләкин тырышам. Безгә балачактан ук: “Бисмилланы әйтегез, доганы онытмагыз”, – дип әйтәләр иде. Улыбыз Кәрим тугач, ирем белән намазга бастык. Ирем шунда ук кереп китте. Аның намазга басуы да кызык булды. Без авылга кайтканда никах укыган мәчетебезгә кереп хәер бирә идек. Шулай итеп, намаз вакытына туры килдек, хәзрәт: “Намаз укымыйсызмени?”, – диде. Шул көнне ирем беренче тапкыр намазга басты. Диссертация язган вакытларымда, Илһам мине озак кына көтеп утыра иде. Шул чакта кечкенә генә догалар китабын ятлап чыкты. Мин дә әкренләп кенә кереп киттем.
– Сез җитәкче вазифасында эшлисез. Шулай да “Вәт, Ичмасам” проектында иҗади эшчәнлекне дә онытмыйсыз. Кыен түгелме?
– Минем тормышым һәрвакыт шундый булды. “Манзара” тапшыруының алып баручысы да, баш мөхәррире дә идем. Сүз уңаеннан, “Манзара” исемен мин уйлап таптым. Без хәзер дә элемтәдә торабыз. Студентларым “Манзара”га сюжетлар төшерәләр.
– Миләүшә ханым тормыш иптәшегез турында да сүз кузгатыйк әле. Ничек таныштыгыз?
– Безне “Дулкын” радиосы кавыштырды. Мин радиода алып баручы, Илһам тавыш операторы иде. “Дулкын”да эшләгәндә танышып киттек. Ирем Казан энергетика университетында укыды, шулай да тормышында һәрвакыт иҗатка урын булды. Менә хәзер дә, ирем - минем операторым. Яхшы оператор табу кыен, ә Илһам мине ярты сүздән аңлый. Минем командам – ул гаиләм. Командасыз уңышка ирешеп булмый. Улым Кәрим экрандагы видеолар өчен, Хәким микрофоннар өчен җаваплы. Бөтен гаиләбез белән телевидениедә инде без. Иң зур терәк, таянычым алар. Әлбәттә, ирем үзенең эшен дә бөтенләй ташламады. Лифтлар буенча фирмасы бар.
– Ирегез сездән яшьрәк бугай. Аңа бер караштан гашыйк булдыгызмы?
– Илһам миңа “Бер караштан гашыйк булдым”, – ди. Без гел бергә рекламаларны яздыра идек. Шул чакта Гөлнирә Габдулла:“Бу егет сиңа гашыйк булган, ахры”, – дип әйтеп куйды. Гөлнирә Габдулланың хәер-фатыйхасы белән Илһамга игътибар иттем (көлә). Әлбәттә, үзем дә Илһамның игътибар билгеләрен тоя идем инде. Әле шунысы кызык: без нишләптер гел эфирга бергә туры килә идек. Ә Илһам махсус мин язылган көннәргә языла торган булган. Дөрес, Илһамны күргәч: “Бу егеттән туган балалар матур булырлар иде”, - дигән уйларым булды.
– Тәкъдим ничек ясалды? Сез, гомумән, романтиклармы?
– Илһам – реалист, бик төгәл кеше. Бераз хыялыйлыгым бардыр, ләкин тулаем алганда мин дә “җир кешесе”. Илһамның тәкъдим ясавы үзенчәлекле, истә калырлык булды. Тәкъдим ясаганда балдакны тезләнеп бирәләр бит. Илһам да рәвешен китерәсе булгандыр инде, белмим. Әмма ул тезләнмәде, ә шпагатка утырды. Илһам электән спорт белән шөгыльләнә. Бәлки, мине шулай шаккаттырасы булгандыр. Ул, гомумән, шаккаттырып тора. Гадәттә, кеше бер дәрәҗәгә җитә дә, үсештән туктый. Ә Илһам өр-яңадан күпме һөнәр үзләштерде. Гел уку, белем алудан туктамый. Ул уйлаганын көнендә башкара, эшне иртәгә дип калдырмый. Мин дә шундый кызуканлы кеше. Хәтта сәгать тә кия алмыйм. Ул кулдан үзеннән-үзе төшеп кала, чөнки вакытны санга сукмыйм, үз тизлегем белән яшим.
– Хезмәт юлы уңышларга бай булган хатын-кызларның гаиләләрендә проблемалар була диләр. Сез эш белән гаилә арасында алтын уртаклыкны ничек саклыйсыз?
– Мин һәрвакыт төп миссиям – ныклы гаилә кору дип әйтә идем. Эшне барыбер гаилә белән яраклаштырып башкаруыма ышандым. Иҗат эше – ул өзлексез процесс. Ашарга әзерләп, шул ук вакытта сценарий да яза алам. Мин, гомумән, бер эшне дә авыр итеп кабул итмим. Шул ук ашарга әзерләүне дә иҗади процесс дип уйлыйм. Аны төшереп социаль челтәрләргә дә урнаштырам әле.
– Сездә “отличник синдромы” бармы?
– Мин беркайчанда балаларымның билгеләрен тикшермим. Бала аркылы үзенең хыялларын тормышка ашырырга теләүчеләрне хупламыйм. Балага ярдәм итәргә, юнәлеш бирергә кирәк. Миндә таләпчәнлек тә бар, әмма балаларыма ышануым көчлерәк. Кечкенәдән аларга зурларга кебек карадык, шуңа күрә алар ышанычыбызны югалтырга теләмиләр. Алар үзләрендә җаваплылыкны тоеп яшиләр.
– Миләүшә ханым, бу саныбыз белән без 2024 елны йомгаклыйбыз. Укучыларыбызга теләкләрегез бармы?
– Иң мөһиме – үз-үзегезгә ышаныгыз. Кемнәндер нәрсәдер өмет итеп, көтеп яшәмәгез. Кеше үзенә ышанганда гына бәхетле була ала. “Машина булсам бәхетле булыр идем. Ирем булса бәхетле булыр идем”, – дип яшәүчеләр күпме? Һәркемнең бәхете үз кулында. Сау-сәламәт булыйк.
Комментарийлар