16+

Миләүшә Таминдарова: “Мин “кәнфит” түгел идем”

Үз фикере, үз карашы, үз тавышы булган шәхес. Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарованы республикада гына түгел, бөтен Россия буенча беләләр, таныйлар, сокланалар.

Миләүшә Таминдарова: “Мин “кәнфит” түгел идем”

Үз фикере, үз карашы, үз тавышы булган шәхес. Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарованы республикада гына түгел, бөтен Россия буенча беләләр, таныйлар, сокланалар.

Аның сәхнәгә чыгуы – үзе бер перформанс. Татарстан Дәүләт камера хорына да ул яңа сулыш өрде. Чын  ут, энергия ул. Кызыклы, үзенчәлекле әңгәмәдәш. Ә иң мөһиме – әңгәмәдә яңгыраган фикерләр “каяндыр укылган, ятланган” түгел. 

– Миләүшә Әмировна, сезнең әти-әниләрегез икесе дә фронтовиклар. Ә сез сугыштан соң туган бала. Ничек уйлыйсыз, бу сезнең тәрбиягездә чагылыш табамы?
– Әлбәттә. Мин ике фронтовик, ике коммунист кызы булуымны аңлап үстем. Өстәвенә, алар чын коммунистлар иде. Алар ихлас күңелдән идеалларга ышанып яшәделәр. Әтине хәтта “сталинист” дип тә атар идем. Әле дә хәтерлим, 1990 елларда Сталин турында төрле сүзләр киң җәмәгатьчелектә тарала башлагач, әти: “Шыпырт кына”, – дия иде. Башкаларның партбилетлар яндыруына да җирәнеп карады.  Ул көчле рухлы, бик таләпчән кеше иде. Әти өйгә кайтуына, барыбыз да төймәләребезне каптырып, өс-башларыбызны карап куя идек. Безнең өчен ул иң абруйлы кеше булды. Аның фикере белән исәпләштеләр, тавышында, сөйләмендә шундый сүз белән аңлатып булмаслык көч бар иде. Танылган иҗат әһелләре дә аның сүзләренә колак  сала иде. Ул кеше фикереннән, чын мәгънәсендә, бәйсез кеше. Әтинең шушы юлбашчы сыйфатын мин үземдә дә сизәм. 

–  Димәк, сезгә дә шул чор идеаллары сеңгән?
–  Бәлки, шулай булгадыр да.  Ләкин әти кырыс кеше булса да, безгә карата бик киң күңелле иде. Беркайчан үз фикерен такмады. Ә әни мине, соңарып, 40 яшендә тапкан. Ул вакытта апаларым инде зур иде. Без өч кыз үстек, шуңа үсмер чагымда миңа күбрәк апаларым йогынты ясагандыр. Олы апам бик үзенчәлекле, башкалардан аерылып  торучы шәхес иде. Уртанчы кыз, апам, Әлфия Тутаеваны, гомумән, белмәүчеләр бик аздыр. Мин дә үземне гадәти кешеләр төркеменә кертмиләрдер дип ышанам. Без өчебез өч төрле булдык. Яшьлек елларым да, чорлар алышынган вакытка туры килде. Көнбатыш илләренең йогынтысы арткан мәл, ә үзебезнеке шундый бертөрле, “төссез”, күңелсез иде. Әлбәттә, миндә бунтарлык рухы көчле булды. Мин “кәнфит” түгел идем. 
Без “Bittles”, “Rolling-stones” тыңладык. Мин татар телен камил белмим, дөрес. Әни рус телен һәм әдәбияты укыткач, безнең өйдә рус әдәбияты мохите хөкем сөрде. Әмма бу аңа Әмирхан Еникиның “Кем җырлады?” хикәясендә кыз прототибы булырга комачауламаган. 

– Ул нинди кеше иде?
– Әнинең киң күңеллелеген сурәтләп бетерергә сүзләрем җитмәс, мөгаен. Мәктәптә укыткан бер генә балага да битараф булмады. Эчкече балалары, авыр хәлдә калган егет-кызлар, ятимнәр безнең йортта иң еш кунаклар булгандыр. Әле дә хәтерлим, әни  Клара исемле бер ятим кызны үз канаты астына алган иде. Кысан фатирда болай да артык урын юк. Ә әни шушы кызны каядыр читкә түгел, ә безнең белән бергә йокларга яткыра иде. Аның тормышында иң яхшы, якты кеше, һичшиксез, минем әнием. Әни шундый йомшак, эчкерсез күңелле булды. Ул безне беркайчан сүкмәде, тавыш та күтәрмәде. Мөгаен, аның дәресләрендә дә тынычлык булмагандыр. Әмма аны укучылар бик яратты. Хәтта җыелышып, безгә кунакка да йөриләр иде. Якшәмбе көнне килеп төшәләр, ә безнең ашарга берни дә юк. Әни иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булгач, дөресен әйткәндә,  начар хуҗабикә иде. Балалар кунакка килгәч, бары ашатырга кирәк бит инде. Шулвакыт әни гел кара бодай боткасы пешерде. Һәркем өчен әти-әни кадерле, әмма минекеләр бар яктан уникаль кешеләр иде. 

– Әниегезнең көне-төне эштә булуына ачуыгыз килмәдеме?
– Әни  бик белемле кеше иде. Ул – Сталин стипендиаты. Аны аспирантурага калырга да үгетләгәннәр, әмма әти: “Йә мин, йә аспирантура”, – дигән. Әйе, минем музыка мәктәбенә йөргәндә, хәтта кулыма кияргә бияләем дә булмады,  киемдәге тишекләргә ямау да салып йөрдек. Бу яктан, әлбәттә, тышкы кыяфәтем котычкыч иде. Әмма әти-әнинең гамәлләре, ихлас ышанулары, төгәл идеаллары минем өчен үрнәк булды. Искиткеч кешеләр иде. Бәлки, шуңа күрә мин дә шундый кабатланмас булганмындыр. Безнең өйдәге китапханәбезне күрсәгез сез. Китапларның тышлыклары таушалып беткән, чөнки алар матурлык өчен булмады. Әти-әни, апалар – барысы егылып китеп китап укыды. Аларда әле дә әнинең язып куйган сүзләре, фикерләре саклана. Бу китаплар өр-яңа, матур, чиста булмаса да, минем өчен иң кадерлеләре. 

– Сез гаиләгезне шундый яратып искә аласыз. Мөгаен, әти-әниләр белән хушлашу да кыен булгандыр?
– Әйе, бик зур югалту. Яшьли әти-әниләрен югалткан кешеләрне кызганалар кебек. Ул вакытта әти-әни бала хәтерендә фәрештә төсле истә кала. Утырып елыйсың да, онытыласың. Ә үзеңнең тормыш тәҗрибәң булганда, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшысын да, начарын да кабул иткәндә, чын мәгънәдә, аңлаганда хушлашу тагын да кыенрак икән. Дөньяның асты өскә килә. Әни өч ел урын өстендә ятты.  Әтинең сугышта алган яралары да гомер көзендә үзләре турында белгертте. Мин аларны карадым. Ул вакытта үзем дә әни идем инде. Әти-әни вафатыннан соң, иң зур таяныч апам Әлфия булды. Балачактан ул минем өчен иң яхшы апа, иң яхшы дус, кайвакыт әни дә иде.  Ул мине музыка мәктәбенә йөртте, кирәк вакытта юл күрсәтте, ярдәм итте. Бүгенге көндә булган уңышларымның күбесе – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул минем өчен генә түгел, гомумән, шәһәр өчен дә күп нәрсә эшләде. Музей хезмәткәре һөнәренә башка төсмер бирде. Горький музеенда эшләгән вакытта аның экскурсияләрендә еламыйча калмаган кеше булмагандыр. Югыйсә, фактлар, даталарга бәйле һөнәр бит. Ә ул Горькийның шәхесен ача белде. Әлфия йомшак та, шул ук вакытта бик көчле дә иде. Ул бик зур дәрәҗәләргә иреште: Казан мэриясендә, аннан Владимир Путинның вәкәләтле вәкиле командасында да эшләде. Социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнде. Бер кешене дә игътибарсыз калдырмады, ихлас, чын йөрәктән яратып хезмәт куйды. Ул кеше хәленә керә белә иде. Бу аның, бәлки, бердәнбер кимчелеге булгандыр. Әлфия өчен түрәләр мохите туры килеп тә бетмәгәндер. Йомшак күңеллелекне еш кына көчсезлек дип кабул итәләр бит. Ул тавыш күтәрә, кешене “баса” белмәде. Әмма нәкъ менә шул сыйфатлары белән уникаль иде дә ул. 

– Мондый уникаль шәхесне югалткач, аны зурлап искә алмаулары сезне борчымыймы?
– Әлфиягә әҗәл бик озак килде. Ул исән килеш тәмугны күреп китте. Дошманыңа да андый авыр хәлдә калырга теләмәссең. Әлфия һәрвакыт минем һәм аны яраткан, хөрмәт иткән кешеләрнең йөрәгендә булачак. Аңа ул рәсмилек кирәкме соң? Түрәләрне, гомумән, тиз оныталар, кызганыч. Иҗат кешеләре бу яктан бәхетлерәк. Алар үзләре артыннан концертлар, җырлар, әдәби әсәрләр калдыралар. 

– Миләүшә Әмировна, сез күпвакыт кешеләргә: “Иптәшләр (товарищи)”, – дип эндәшәсез. Ни өчен?
– Бу минем яраткан сүзем. Беренчедән, Прокофьевның “Товарищ” шигыренә язылган җырны яратам. Икенчедән, безнең халыкта “әфәнде, ханым” дип эндәшү көндәлек кулланылышка кереп китә алмый. “Исәнмесез, иптәшләр”, – дип әйтсәң, исәнләшкән кешеләрең кем булса да, хаклы буласың. Бу һәрвакыт урынлы сүз. Өченчедән, мин тамашачы белән башкаручы арасында ара булуны, тәкәбберлекне яратмыйм. Тыңлаучы белән бер дәрәҗәдә, бер биеклектә булганда гына бәйләнеш туа. Сәхнәдән кырын гына караш ташлаучыларны беркем дә яратмый бит. Мәсәлән, Киркоров сәхнәгә каурыйлы костюм киеп чыга ди. Ләкин тамашачы өчен аның зал буенча йөреп җырлавы – иң рәхәт, күңелле мизгел. Ни өчен академик сәнгатькә ихтыяҗ зур түгел? Чөнки күпләр анда дәрәҗә, престиж өчен килә. Кеше күңеленә үтеп керәм дисең икән, сәнгатьтән – вакыйга ясарга кирәк. 

– Бер интервьюда сез: “Сәнгатькә килгән кеше тәнкыйтькә һәм гайбәткә әзер булырга тиеш”, – дип әйткән идегез.
– Әгәр синең турыда берни сөйләмиләр икән, димәк, эшләр бөтенләй начар. Әмма хәзерге вакытта “буш” иҗат күбәйде. Әйтик, конкрет кешенең җырлавыннан дөнья яхшы якка да үзгәрми, начар да булмый.  Өчлегә укучы музыкант – фаҗига. Аның кешелекне сөендерерлек сәләте юк дигән сүз.  Өчлегә укып чыккан табиб оештыру эшләрен алып бара, администратор була ала әле. Ә җырчы, хәтта яхшы остаз да була алмаячак. Әле моңа өстәп шушы “буш” сәнгатьне үрчетеп тә ятачак. Без хәзер “мәгънә кризисы”н кичерәбез. Рахманинов, Җиһанов, Прокофьев, Тукайлар кебек якты шәхесләр юк. Сәнгатьнең чикләре юылды. Без ясалма фәһем “иҗаты”нда батабыз. Ләкин бу чор узачак. Кешеләр үз тамырлары белән кызыксынып, эзләнә башлаячак. Чөнки кешеләргә нәрсәгә булса да “тотынып калырга” кирәк. Андый вакыт килеп җитәчәк һәм безнең буынга яшьләрдән дәгъва явачак. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсын беренче составта кая тыңлап була?  “Зәңгәр шәл”нең алтын составы кая? Гомумән, алтын фондны каян тыңларга соң? Мондый сораулар хисапсыз күп. Бик кызганыч, алтын фондка хәзер дә турыдан-туры кереп тыңлап булмый. Борыңгы татар җырлары кая? Аларны кем белә соң? Татар классик сәнгатен  яздыру, туплауны хәзер үк мәҗбүри шарт итеп куярга кирәк.  Безнең студияләребез, артистларыбыз – барысы да бар. Шуны яздырып, ачык мәйданчыкларга урнаштырырга кирәк. Мин бу хакта дистә еллар әйтәмдер инде... Шөкер, “Татар хор сәнгате антологиясе”н яздырдым. Бу идеяне хуплап алучыларга зур рәхмәт. Ә калганы? 
Халыкның бу хакта “сорамавы” да гаҗәпләндерә. Бу сорау бер-ике кешегә генә кагылмый бит. Татар музыкаль сәнгате өч баганада тора: пентатоника, мелизматика һәм озын көй. Әгәр шушы өч әйбер югалса, татар җыры бетәчәк. Кызганыч, хәзер сәхнәдә яңгырый торган җырларның күбесе, хәтта пентатоникага нигезләнеп язылмаган. Көйгә башка телдәге шигырьне ялгап җибәрсәң, аның татар җыры икәнен танып та булмаячак. 

– Вазгыятьне үзгәртү өчен нишләргә кирәк?
– Беренчедән, безгә иң мөһим кеше – тыңлаучы, тамашачы икәнен аңларга кирәк. Әгәр тыңлаучы өчен ниндидер җырчының остазын, йә җырчыны үпкәләтергә туры килә икән, димәк, үпкәләтергә кирәк.  Икенчедән, балалар бәйгеләрендә мәҗбүри шарт итеп: пентатоника, мелизматика һәм татарча текст булуны куярга кирәк. Әмма тагын проблема: балалар өчен мондый таләпләргә туры килүче җырлар юк диярлек. Өченчедән, милли кадрлар әзерләргә кирәк. Элек безне шулай сайлап алып үстерделәр. Хәзер, кызганыч, нәкъ милли кадрларга кытлык.  Мин, мәсәлән, үземнең урынга кем калыр дип тә борчылам. Татар телен аңлап, аны яратып, кануннарын белеп эшләүче хор җитәкчесе булырдай кеше хәзер юк. Дүртенчедән, милли музыкаль каналлар эшчәнлегенә дә “озын көй, мелизмнар һәм пентатоника”  дигән кагыйдәне кертергә кирәк. Артистлар күп, әмма бу эфирга теләсә кем эләгә ала дигән сүз түгел. Күз алдына китерегез, Салават Фәтхетдиновтан соң, матур костюм киеп бөтенләй белеме булмаган кеше чыгып җырлый ди. Мин бервакыт татар музыкаль каналын ачып караган идем. Бик матур итеп бер егет гитарада уйнап басып тора, ә көйдә бөтенләй гитара тавышы юк. Җырчылар хәтта фонаграммага авыз да ача белмиләр... Чикләү чаралары булырга тиеш һәм бу тулысынча телеканал җитәкчеләренең вөҗданында. Аңлыйм, телеканалга да нәрсәдер хисабына яшәргә кирәк. Ләкин монда безнең ни гаеп бар соң? Менә дигән моңлы, көчле тавышлы җырчыларыбыз бар: яшьләр дә, өлкәннәр дә. Менә аларга шушы эфир мохитенә керү җиңел булырга тиеш. Ә үзешчән башкаручылар өчен аерым тапшырулар кирәк. Бүленеш булырга тиеш. 

– Сезнең коллективта әйтелмәгән кануннар бармы?
– Әлбәттә, бар. Мәсәлән, беркайчан да ардым дип әйтергә, битараф булырга ярамый.  Көненә өч концерт булса да. Яшьләр хәзер арганлык халәтен төрле яклап үстерергә, күрсәтергә ярата. Ә мин моны кабул итмим. “Сезгә моның өчен түлиләр, сез яраткан эшегез белән шөгыльләнәсез, шикаятьләр булу мөмкин түгел”, – дим. Моңсу караш, боек йөз белән йөрүчеләрне җенем сөйми. Андый вакытта “катырак” та әйтеп җибәрә алам. Әмма тормыш тырышлык таләп итә. Бу – факт! Иртән татлы йокыдан уяну кыен бит, ләкин син торасың, җыенасың да кешене шатландырырга барасың. Бу минем шәхси фикерем. Мин көнкүрештә вак-төяк әйберләргә игътибар итеп тормыйм. Әмма репетицияләрдә минем өчен вак-төяк юк. Әгәр мин эшем белән янам, тырышам икән, янымда шундый ук кешеләр булырга тиеш. Энергиям белән минем кебек үк халәттә булганнар белән генә бүлешергә әзер. 

– Миләүшә Әмировна, сезнең иҗади тормышыгыз бик күпкырлы. Балаларыгыз сезгә “безгә синең игътибар җитмәде” дип әйтмимме?
– Аллаһка шөкер, андый сүзләр әйтмиләр. Гәрчә, мин, чыннан да, үрнәк ана булмадым. Үз борчуларым, уйлануларымны балаларымнан яшермәдем. Бу – кимчелек булгандыр. Әйе, мин гел эштә, гастрольләрдә идем. Әмма балаларыма ярдәм кирәк вакытларда һәрвакыт янәшәдә булдым. Ана күңеле аны барыбер тоя, сизә инде. Әгәр кызыма йә улыма минем белән бергә мәктәптәге ниндидер бәйрәмдә җырлау мөһим икән, ике дә уйламыйча бардым. “Мин бит халык артисты”, – дип тәкәбберләнеп йөрмәдем. 
Хәзер миңа аларның тәрбиясе өчен, хәтта рәхмәт тә әйтәләр. Киленем: “Сез балаларыгызны өф-өф итеп тормагансыз, чын ирекле кешеләр үстергәнсез, рәхмәт”, – дип әйтә. Улым да, кызым да мөстәкыйльлеккә иртә өйрәнде. Үзем турында “начар әби” дип тә өстәп куяр идем әле. Минем максимум – ял көннәрендә оныкларымны коймак белән сыйлау. Мин аларны бик яратам, шуңа үз вакытымны бүлеп бирә алмыйм икән, башка ярдәм итү ысулларын табам. 

– Үзегез өчен генә буш вакытыгыз бармы?
– Әлбәттә, ансыз гына булмый. Илле яшьтән соң тормышның иң рәхәт чоры башлана, минемчә. Бәхет өчен җылылык, кайнар чәй, күңел тынычлыгы да җитә. Тормышта бәргәләнәсем килми. Барысы да иҗатта калсын. Гадәти тормышта шатлыклы мизгелләргә сөенеп яшисем килә. Кешелекне яратасы һәм жәллисем килә. 

– Сез үзегезнең сәяси карашларыгызны әйтергә дә курыкмыйсыз.
– Нәрсәдән куркып торыйм соң?  Мин һәрвакыт илем белән бергә атлыйм: кайгыда да, шатлыкта да. Менә хәзер дә егетләр-кызлар инде алтынчы тапкыр “Алга” “Тимер” батальоннары егетләрен, хәрби госпитальләрне рухын күтәрергә баралар. Без махсус хәрби операция зонасында дистәләгән концерт куйдым. Үземнең төркемемдәге артистларымның батырлыгы белән бик горурланам. Иҗат кешеләре халык өчен һәрвакыт таяныч булырга тиеш.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading