– Гаиләдә берәр генә бала үсү дә туганлык мөнәсәбәтләренә тәэсир итәдер.
– Бер генә бала тәрбияләнгәч, гаилә коллективы белән үсү традицияләре дә үлә. Аны уртак кызыксынулар дуслыгы алыштыра. Шуңа да кайберәүләр дуслар белән аралашуны өстенрәк күрә.
Мирас дөрес итеп бүленергә тиеш
– Туганнар арасы мирас бүлешү аркасында да өзелә. Мондый хәл булмасын өчен нишләргә кирәк?
– Бу да диннән ерак тору аркасында. Беренчедән, мирасның нәрсә икәнен белмибез. Мирас гыйлеме гомумән бик зәгыйфь бүген. Өйне әти-әни үз баласына түгел, туганының улы яки кызына калдыручылар да бар. Алар үлгәч кенә ачыклана бу. Теге туган тиешле кеше дә, миңа дигәч, миңа була дип, өйгә хуҗа булып ала. Шуннан тавыш чыга. Мондый хәл булса, үлгән әнигә дә каберендә тынычлык булмый. Кызганыч, мондый очраклар бик күп. Диндә исә бөтен әйбер дөрес бүленгән. Шуннан китү сәбәпле туа безнең проблемалар. Дин буенча кеше малын теләсә кемгә бирә ала. Әмма аның өчтән бер өлешен генә. Калган ике өлеше мирасчылары арасында бүленә. Васыять язарга җыенган кешегә дин әһелен дә, юристны да чакырып, балаларны да җыеп сөйләшергә киңәш итәм. Бу әни теләге белән генә түгел, Коръән буенча эшләнә һәм беркем дә каршы килә алмый. Һәрберсен тыңлап, мирас берсе дә үпкәләп калмаслык итеп бүленсә, әни кешенең дә күңеле тыныч булыр, балалар да кычкырышып-судлашып ятмас. Менә шушы тәртипне кертсәк иде тормышыбызга.
Кичерә белегез
– Әти-әнинең баласы алдындагы хакларын әйттегез, ә бер туганның икенчесе алдында нинди хаклары бар?
– Алар – дүртәү. Аның беренчесе – сәламләшү. Телефоннан сәлам җибәрү, хәл белешү өчен бер минут вакыт кирәк. Икенчесе – зыян салмау. Пәйгамбәребезнең, туганыңа зыян салсаң, ул бик тиз арада үзеңә кайта, дигән хәдисе бар. Өченчесе – туганыңа мөмкин кадәр ярдәм итү. Гошер сәдакасы, зәкят бирү бар. Аларны бирергә кеше эзләгәндә, иң беренче үз туганнарың арасыннан барларга кирәк.
Туганнарың арасында сәдакага мохтаҗ кешең юкмы? Ә дүртенче хак – иң авыры – кичерә белү. Моның дәлиле – Коръәннең «Нур» сүрәсенең 22нче аяте. Галимнәр, үтәү өчен иң авыр аять, ди аны. Намазны да укырга, ураза да тотарга була. 200әр мең сум түләп, 50 градус эсседә хаҗ кылырга барабыз, ә менә абый-апаның авыр сүзен күтәрә алмыйбыз.
Моның кыйссасы да бар. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең әтисе Әбүбәкер аның иң якын дусты да була. Әбүбәкер үзе бай сәүдәгәр, ә бертуган абыйсы фәкыйрь була. Әбүбәкер аңа гел ярдәм итә. Бервакыт Пәйгамбәр походка бара, үзе белән Гайшәне дә ала. Аны чаршау белән капланган носилкага охшаш әйбердә дүрт кеше күтәреп бара. Походтан төнлә белән кире кайтканда, Гайшә комган алып тау астына китә. Гайшә бик кечкенә, җиңел була. Шуңа да юлдашлары аны килеп утырган дип белеп, носилканы күтәреп, юлга кузгалалар. Ә Гайшә туктаган җирдә кала. Пәйгамбәр походка чыкканда, бер кешене күзәтеп кайтыр өчен артка калдыра торган була. Әлеге өйләнмәгән яшь егет Гайшәне күрә дә атына утыртып алып кайта. Таң атканда кайтып керәләр. Шуннан сүз тарала. Гайшә төшеп калып, кемне көткән, яшь егет белән нишләп йөргәннәр – шикләре бик зур була. Гайбәт сөйләүчеләрнең берсе – Гайшәнең әтисе Әбүбәкернең фәкыйрь абыйсы.
Гайшә озак елый, шаһитлар юк, кешеләр сөйли, Пәйгамбәргә дә бернинди аять килми. Бер айдан соң гына аңа «Нур» сүрәсе иңә. Шуның 18нче аятендә Аллаһы Тәгалә Гайшәне аклый. Шуннан Әбүбәкер абыйсы янына бара, мин сиңа күпме ярдәм иттем, ә син кызым турында гайбәт саттың, Аллаһ белән ант итәм, өеңә башка аяк та басмыйм, дип чыгып китә. Шуннан Рәсүлебез аңа, тагын бер аять иңде, ди. Мал-мөлкәте булганнарыгыз, туганнарына барып, Аллаһы Тәгалә белән ант итәм башка сиңа аяк басмаска дип әйтмәгез, гафу итегез, диелә бу аятьтә. Шуннан Әбүбәкер кире борыла һәм туганыннан гафу үтенә. Моны фәкать Аллаһны үзенең нәфесеннән артык яраткан кеше генә эшли ала. Ә без һәрберебез үзен дөрес дип саный, кемнеңдер иң беренче булып килеп гафу үтенүен көтәбез. Нинди генә булса да, туганыңны кичерә белергә кирәк.
Тәкәбберлеген җиңгән кешене Аллаһ ярата
– Шактый еллар аралашмаган туганнарның берсе иң беренче булып сүз катса, савабы буламы?
– Иң зур савапка ия була. Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһын кичерергә мөмкин. Беренче булып кул биреп исәнләшкән кешене дә Аллаһ ярата, чөнки ул – тәкәбберлеген җиңгән кеше. Туганның да төрлесе була, ул сине куып та чыгарырга мөмкин, һәрхәлдә, син аңа ярдәм кулыңны сузсаң, беренче сүз кушсаң, ул – Аллаһ каршында зур савап. Өзелгән туганлык җебен төзәтүче – Аллаһ каршында иң хөрмәтле кеше.
Туганнар дигән сүз гарәп телендә «рахим» дигән сүз белән бирелә. Рәхмәт сүзе белән тамырдаш та булып тора. Кем туганыннан аерыла, ул Аллаһның рәхмәтеннән киселә. Малың азайды, тормышыңда кара полоса башланды, сәламәтлегең какшаган икән, туганнарың белән араңны төзәт. Ике туган берничек тә сөйләшеп-дуслашып китә алмыйлар икән, читтән бер кешенең ярдәме кирәк. Ул ерак туган да, дус та, күрше дә булырга мөмкин. Ике туганны дуслаштырган кешегә шулай ук савап була. Андый вакытта дин хәтта алдашуны да тыймый. Әгәр дә синең ялганың ике араны төзәтергә булышса. Кеше, иң беренче булып барсам, сүз катсам, үземне кимсетәм, дәрәҗәм кими, дип уйлый. Бармавының да сәбәбе шушы. Бу исә иблис чире. Иблискә дә бит адәм каршында баш ияргә кушкач, ул, мин аңа караганда хәерлерәк, ул – балчыктан, мин уттан яратылган, ди.
Кем Аллаһ ризалыгы өчен кулын беренче сузса, Аллаһ аның дәрәҗәсен күтәрә. Туганыңа сәлам әйтүдән, хәл белешүдән Аллаһ каршында да, кешеләр алдында да дәрәҗәң төшми, арта гына. Син туганыңны да яхшы холкың белән җиңгән буласың. Пәйгамбәребез дә дошманнарын изгелек белән җиңгән. Моның хакында Коръәндә кыйсса да бар. Рәсүлебезнең аны үтерергә теләгән бик зур дошманы була. Ул, күпаллалыкка табынгач, Мәдинә шәһәренә кертелми. Бервакыт сакчылар аны тотып алып кайта да мәчет янына читлеккә утырталар. Пәйгамбәр аны күреп, сәхабәләренә өйләреннән тәмле ризыклар алып килеп, аңа бирергә куша. Үзе дә өстәленнән иң тәмле ризыкны алып килә. Иң зур дошманга шундый сый күрсәтелә. Бер көнне Пәйгамбәр аны читлектән чыгарырга куша. Кая теләсә, шунда барсын ди. Үзе мәчеткә кереп китә. Мөшрик читлектән чыга да нишләргә белми. Пәйгамбәрне үтерә дә алмый, ул аны ашатып ятты. Качса, нишләп аңа качарга? Читлектән чыкты чыгуын, аның каравы Пәйгамбәрнең изгелек әсиренә әйләнде. Шуннан Пәйгамбәр артыннан мәчеткә кереп китә. Тәһарәт ала, намаз укый. Иң яратмаган шәһәр синеке, иң яратмаган дин синеке, иң яратмаган кеше син идең, ди. Хәзер иң яратканым син һәм синең динең, ди. Шуннан изгелек белән гөнаһ бертигез булмас, зыян иткән кешегә изгелек белән кайтарсаң, ул синең дустыңа әйләнер, әмма бу эшне сабыр һәм күңеле киң булган кеше генә эшли алыр, дигән аять иңә. Сабыр, туганнарыбызга карата игътибарлы, кече күңелле булсак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар
4
0
Алланын рәхмәте булсын
0
0
4
0
Хэзерге заман ечен бик кирэкле хэм тирэн мэгнэгэ иябу язма
0
0
0
0
Э туганың сина һәм синең семьяна зыян китерсә, нэрсэ эшләргә?
0
0