Күпләр сәхнәдән югалып, инде сагынырга да өлгергән җырчы, драма актеры, композитор, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр бүген безнең редакция кунагы.
— Җәен су сибәм, кышын кар көрим. Шәһәргә сирәк чыгам, хәләл җефетем белән авылда яшибез. Кулда һәрчак гитара: яңа җырлар да, искеләре дә яңгырый. Суытып китсәм дә, баш авыртса да, гитара кулга алам — җырлау дарудан да яхшырак ярдәм итә, — дип уртаклашты бүгенге тормышы белән Рамил абый.
«Фамилия колакка ятышлы түгел, диделәр…»
— Ни өчен әтиегез исемен тәхәллүскә әйләндереп, Рамил Миндияр булып йөртә башладыгыз? Ни өчен Рамил Багданов түгел?
— «Багданов фамилиясе колакка ятышлы түгел», — диделәр миңа Казанда. Тәхәллүс алырга тәкъдим иттеләр. Әткәйгә дә авыр булмасын дип, аның исемен фамилия итеп алдым: Рамил — үз исемем, Миндияр — әтием исеме. Хәзер күпләр мине шулай гына — Миндияр — дип йөртә. Начар түгел, минемчә.
«Мин тамашачыдан өстен була алмыйм»
— Бер интервьюда сез: «Чакырган җиргә барам, үзем соранып йөрмим», — дигән идегез. Моңа психологлар “самозванец синдромы” дияр иде…
— Юк, мин моны алай бәяләмим, — ди ул елмаеп. — Кайберәүләр кебек “миннән дә яхшы артист юк” дип йөрүне яратмыйм. Иң кадерле, иң бөек — ул безнең халык, минем тамашачым. Алардан өстен була алмыйм. Мин табигатем белән оялчан, сабыр кеше. “Сәхнәдә әрсез булырга кирәк”, — диләр. Миндә андый сыйфатлар юк, әмма эшемне яратып, җиренә җиткереп башкарам.
«Гаделлек яклы булырга өйрәттеләр»
— Балачакта сезне артык тыйнаклыкка өйрәтмәделәрме?
— Юк. Безне гадел булырга өйрәттеләр. Уйнаганда да башкаларны яклап йөрдем. Үсеп җиткәч тә бу гадәт сакланды. Гаепле булмасам да, еш кына миңа эләгә иде. Әмма шуның белән кеше булып калырга өйрәндем.
«Бер генә нәрсәгә үкенәм…»
— Үткәннәргә кайтып, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?
— Юк. Үткәннәрне үзгәртеп булмый. Әмма бер генә нәрсәгә үкенәм — кызымны бик яшьли югалту… — ди ул авыр сулап. — Кечкенә Рамилгә исә: “Афәрин, молодец! Зур үс, син акыллы”, — дияр идем.
«Мин үземне гап-гади кеше дип саныйм»
— Сез үзегезне кем дип күбрәк тоясыз?
— Гап-гади кеше. Исемнәр — вакытлыча. Иң мөһиме — кеше булып калу.
«Халык һаман да көтә»
— Урамда таныйлармы?
— Таныйлар. Хатын белән булганда борчымыйлар, ә ялгызым булсам, сөйләшәләр, фотога төшәләр. “Нишләп җырламыйсыз?”, “Кая югалдыгыз?” дигән сорауларны еш ишетәм.
«Җыр ятарга түгел, җырланырга тиеш»
— “Кышкы учак”ны яшьләр җырлый. Каршылык юкмы?
— Юк. Җыр җырланырга тиеш. Ә ничек җырлыйлар — анысы башкаручының вөҗданында.
«Безнең җырларны хәзер “неформат” диләр…»
— Бүгенге татар җыры турында фикерегез?
— Матур җырлар бар, әмма күпләр ритм артыннан куып, мәгънәне югалта. Безнең җырларны “неформат” дип этеп чыгаралар…
«Югалуларым — тормыш сынаулары»
— Ни өчен сәхнәдән югалып тордыгыз?
— Берсе — шахтага китү, икенчесе — кызымның үлеме, өченчесе — лаеклы ялга чыгу. Үземне үзем читкә эттем, ә халык көтте…
«Казанга язмыш үзе китерде»
— Башкортстанда тусам да, Казанга каным тартты. Монда иҗатым яңадан башланды.
«Алда — яңалыклар»
— Бишләп яңа җырым бар. Язын, Аллаһ боерса, концерт та көтелә.
Комментарийлар