
- Татар тамашачысы арасында сезнең рус театрында уйнавыгызны кабул итмәүчеләр булды. Гаепләп, тәнкыйтьләп чыгучылары да табылды.
- Шулай булдымыни? Мин бу турыда белми идем. Әгәр ишеткән булсам, җавап биргән булыр идем. Халык бит мәсьәләнең эчке ягын белми. Билгеле һәм билгесез сәбәпләр булды. Хәзерге вакытта мине иң сөендергәне: Камал театрында эшләмәсәм дә, халык мине онытмаган. Таныйлар, киләләр, фотога төшәләр. Бәлки, тыйнаксызлыктыр, ләкин театрга кайткач, мин бер нәрсәгә инандым: мин үз урыныма кайттым. Кайтуыма аеруча авыл халкы нык сөенде. Чынлап әйтәм, авылда яшәүчеләр белән мин «бер телдә» сөйләшәм. Мин аларны шулкадәр нык яратам. Кайсы районга гына барсам да, алар белән уртак тел таба алам. Бу - зур бәхет, олы сөенеч. Миңа калса, халык мәхәббәтен яулау бөтен артистка да тәтеми. Ә тулаем алганда, ул билгеле бер артистка гына түгел, ә театрга мәхәббәт, аның язмышы өчен борчылу. Шуңа күрә мин аның кадерен беләм.
Безнең милли сәнгать, милли мәдәният башкортларга караганда таркаурак
- Театр язмышы өчен борчылу дигәннән, сез өч ел Министрлар кабинетында мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре идарәсен җитәкләдегез. Анда эшләгән вакытта да: «Мин бу эшкә мәдәният, сәнгать өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә теләгәнлектән алындым», - дип әйтә идегез. Җитәкче кәнәфиендә утыру сезгә нәрсә бирде һәм анда эшләгән дәвердәге иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез?
- Уңыштан башласак, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, ректор белән бергәлектә, кинематографик кафедра булдырдык. Башта мин аның җитәкчесе дә булдым. Ул чактагы премьер-министр Рөстәм Нургалиевич бөтен сүзгә колак салды. Моннан тыш, «Йолдызлык» бәйгесен оештыруга зур өлешем керде. Сәнгать, мәдәният кешесе булгач, бөтен проблемалары белән миңа киләләр иде. Шактый кешегә ярдәм кулы да суздым. Киштәдә яткан кәгазьнең файдасы юк. Мин исә кәгазьгә аяк ясый идем. шулай да зур максатларга ирешә алмадым. Киностудия булдыру мәсьәләсе шул килеш калды. Ул - мегапроект, тик кызганыч, бүгенге көндә хыялда гына кала. Татар киносының киләчәге шик астында. Ул даими эшли торган организм булмагач, кино үсеше турында сөйләргә иртәрәк әле. Мәсәлән, Башкортстанда элек-электән моңа зур игътибар күрсәтелде. Бюджеттан саллы акчалар бүлеп бирелә, кино өчен аерым студияләр, павильоннар бар. Аларның телевидениесе да башка сыйфатта. Эчтәлеге баерак. Ул беренче чиратта укытудан, белем бирүдән тора. Ә Башкортстанда белгечләр әзерләү мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Кызганыч, безнең милли сәнгать, милли мәдәният таркаурак. Бу алай булырга тиеш түгел. Без бер халыкка хезмәт итәбез, аның зәвыгын тәрбиялибез. Өч ел эшләү дәверендә мин, кәнәфигә ябышып, тик утырмадым. Гел хәрәкәттә идем. «Бөркетләр» фильмы да шунда эшләгән чорда төшерелде. Ә алдагы тормышымда мин үземне түрә итеп күрмәдем. Иҗат кешесе буларак, күңелем театрга тартылды. Сәхнәдә, кино сәнгатендә файдам күбрәк тияр дип уйладым. Шуңа күрә яки иҗат белән шөгыльләнәсе, яки аңа ярдәм итәсем килде. Тәҗрибә дигәндә. Әгәр түрәләрне «өстәге» кешеләр дип атасак, мин алар урынында булып, «астагы»ларның проблемаларына шуннан карадым. Шуңа күрә хәзер теге яки бу мәсьәләне күпкырлы карый алам. Мәдәният өлкәсендә профильле белгечләр җитмәвенә инандым.
- Сезнең «Зөләйха», «Дилемма», «Бөркетләр» фильмнарыгызны да тамашачы бик яратып кабул итте. Бу өлкәдә дә аларны сөендерерлек яңалыкларыгыз юкмы?
- Әгәр тотынсам (ә тотынырга исәп бар), «Зөләйха»дан ерак китмәгән темага, ягъни тарихи әсәргә игътибар бирәчәкмен. Чөнки ул безнең халыкка бик кирәк. Тарихыбызны онытабыз, хәер, оныттырмакчы да булалар. Ә без оныттырмас өчен тырышырга тиеш. Киноның иң әһәмиятле сыйфаты нәрсәдә: ул беркайчан да бозылмый. Хәзерге техника заманында ул 200 елдан соң да сакланачак. «Зөләйха» шуның белән кыйммәтле дә. Ул бөтен дөньяга күрсәтелде. Миңа калса, бу - тарихи әсәргә нигезләнеп төшерелгән беренче фильм. Мин аның белән бер тиен дә акча эшләмәдем. Тарихка нигезләнгән фильм эшләү - зур, четерекле һәм куркыныч мәсьәлә. Шөкер, без аны төшереп өлгердек. Тик бүген аны эшләргә рөхсәт итмәсләр иде, мөгаен. Аллаһы Тәгаләнең дә бер ишарәсе булгандыр инде. Истанбулда чагында Гаяз Исхакыйның каберенә барып, догалар кылган идем. «Сезнең хыялыгыз тормышка ашты. Әсәрегез буенча кино төшердек», - дип тә әйттем. Ике көннән соң миңа «Зөләйха» фильмының Берлин фестивалендә лауреат булуын җиткерделәр. Мине хәзерге кинематографиядә иң борчый торган мәсьәлә - әсәрләрдә татарның моң-зары юк. Татар халкы - фаҗигале язмышлы халык. Без моны котырту, кемгәдер каршы кую максаты белән эшләмибез, ә татар халкы үзенең кем икәнлеген аңлавын телибез. Йөз ел элек (ә ул тарих өчен ике минут кына) мәдрәсәләрдә шәкертләр бишәр тел өйрәнә иде. Ул чорда милләт турында чын мәгънәсендә борчылучылар булган. Алай да әле Габдулла Тукай, «халык йоклый, мәрткә китә» дип тәнкыйтьләп, публицистик мәкаләләр язган. Ә хәзер без нәрсә эшләргә тиеш?
Үземне театрга бурычлы дип саныйм
- Шушы ук сорауны үзегезгә бирмәкче идем. Сез Казан театр училищесының рус бүлегендә укыгансыз. Шул елларда татарның классик язучылары аша мәдәнияткә, әдәбиятка тартылгансыз, үзегез әйтмешли, «татарлыгыгыз» уянган. Димәк, «татар телен ничек саклап калырга?» дигән сорауга да үз җавабыгыз бардыр дип уйлыйм.
- Минем мисалда син әйткән юл ул - үрнәк. Чыннан да, рус мохитендә үскән кеше буларак, ачыктан-ачык әйтә алам, «татар» сүзе мыскыллау кебек кабул ителә иде. Күрәсең, минем дә шундый мөнәсәбәт булгандыр. Телгә мәхәббәтне уятыр өчен, халкын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Үзеңнең халкыңны, гаиләңне хөрмәт итсәң, бу мәсьәлә чишелә дә куя. Ә татар теленең бүгенге халәте бик кызганыч дип саныйм. Йөз ел элек безнең телебез ничек бай булган бит. Бер безнең халыкта гына сүзләр кулланыштан төшеп калган. Россиянең эчке сәясәте нигезендә, язу графикалары үзгәрү дә зур зыян салды, әлбәттә. Татар үзе тырышмаса, тел бетә. Ашау, киенү, үз-үзеңне тоту культурасы, Президент әйтүенчә, гаиләдән башлана. Үзебезнең балалар инглиз мәктәбендә укыдылар, чөнки гаиләдә туган телдә аралашкач, махсус татар мәктәбендә укытырга мохтаҗлык юк иде. Мин кызлар белән принципиаль рәвештә татарча гына сөйләшәм. Әле алай да мохит йота. Безнең халык дин тәгълиматлары буенча яшәде. Хәзер менә шул бердәмлек юкка чыкты. Укытучылар җитми, димәк, мәгариф системасы сынган. Киләчәкне без, татарлар, үзебез сындырабыз. Мәскәү дуласа да, көрәшергә кирәк. Ансыз булмый. Без үз дәүләтебез җирендә яшибез бит. Хәзер тел бетә, дип чаң кагыла. Алданрак, 20-30 ел элек, кечкенә кыңгыраулар какканда, колак салырга кирәк иде бу мәсьәләгә. Театр, эстрада, кино төшерү, мультфильмнар эшләү ни дәрәҗәдә соң? Яңа дулкын булып керә торган яшьләр, планитар фикерле шәхесләр тәрбияләү бармы? Тел бетүнең сәбәпләрен авылларны җимерүдән эзләргә кирәк. Элек һәр авылда татар мәктәбе бар иде. Катнаш никахлар белән дә шул ук хәл. Әлеге мәсьәләләр Гаяз Исхакыйның «Ул өйләнмәгән», Туфан Миңнуллинның «Илгизәр + Вера» әсәрләрендә күптән күтәрелде инде. Шул вакытта ук игътибарлырак булырга кирәк иде. Миңа калса, бүгенге көн инде куркыныч астында.
- Ялгызыгыз калган чакларда ниләр турында уйлыйсыз?
- Ооо, минем башта ниләр генә юк! Гади тормыштан башлап, глобаль мәсьәләләргә кадәр. Мин күп төрле уйлар уйлыйм һәм күп төрле эшләр эшлим. Шулай да хәзер бөтен җаным, уйларым, фикерләрем бары тик театр белән генә бәйле. Үземне театрга бурычлы дип саныйм. Җиң сызганып эшкә керештем. Мин - бөтен классикны уйнап чыккан бик бәхетле артист. Иң беренче ролем Тукай иде. Хәлил, Таһир, Булат, Акъегет булсынмы... Драматургиябез сыйфат ягыннан яңадан чәчәк атсын иде, киләчәктә театр татар теленең бердәнбер яшәү учагы гына булып калмасын иде дигән теләгем бар. Театр - халыкның могҗизалы таягы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Рамильне бик яратабыз хэм хэрмэт итэбез .афарин булдыра ,бик сэйкемле кеше .
0
0