Шәһри Казан

Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде»

Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.

Үзенең 61ел гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлады ул. Артистның җанга ятышлы, ихлас образлары күз алдыннан китми. “Моңлы бер җыр” спектаклендәге – Муса, “Әни килде” дә –Инсаф (Ш. Хөсәенов), “Гүзәлем Әсәл”дә – Ильяс (Ч. Айтматов) һ.б. бик күп рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды ул.
Бүгенге без аның хатирәләрен күңелләрдә яңарттык.

─ Ринат абый, театрга кемнедер яшьлек хыяллары китерә, кемдер очраклы рәвештә килеп эләгә...
─ Мин мәктәпне тәмамлаганнан соң, музыкадан белемем булмаган килеш консерваториягә бардым. Укырга керә алмагач, кире авылга кайтып киттем. Бер елдан соң, әти газетадан белдерү күреп алган да: “Мәскәүнең Щепкин училищесына укырга чакыралар икән. Шунда барып кара әле”, - дип, мине Казанга җибәрде. Бер үк вакытта музыка училищесына да документларымны тапшырдым һәм имтиханнар бирдем. Икесенә дә укырга кердем дә, әтигә шалтыратам: “Кайсында укырга икән?” - дип киңәш сорыйм. Әти шунда ук Мәскәүгә китәргә тәкъдим итте. Үземнең сайлаган һөнәрем, уңышларым өчен мин гомер буе әтигә рәхмәтле.

─ Сәнгатьне яратучы әтиегез үзе нинди һөнәр иясе иде?
─ Әти өч сыйныф белеме белән МТСта инженер-механик булып эшләде. Сугыш чорында 60лап хатын-кызны тракторда эшләргә өйрәтте. Үзен сугышка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка берничә тапкыр барса да, аны җибәрмәделәр. Бәлки безнең бәхеткә булгандыр. Ул искиткеч яхшы кеше булды. Еллар авыр булуга карамастан, алты баласына да югары белем алырга ярдәм итте. 74 яшендә арабыздан китте. Әни аның төп таянычы иде. Мин аларны бик хөрмәт иттем. Бүгенге көндә энем Рафинат белән икебез генә исән-сау.

─ Сәхнәдә йөзләгән образны үз йөрәгегез аша үткәргәнсез. Иң күп уйналганы кайсы спектакльдә, нинди роль?
─ “Сүнгән йолдызлар” спектакле булгандыр ул. Надир ролендә 600 тапкырга якын сәхнәдә уйнадым.

─ Артистның сәхнәдәге язмышы режиссерларга бәйле. Кайсы белән эшләү җиңелрәк булды Сезгә?
─ Мине бик күтәрүче, төрле рольләр уйнатучы Марсель Сәлимҗанов иде. Аның белән җиңел эшләдем. Бер айга 33әр спектакль уйнаган чакларым да булды. Бүген Фәрит Бикчәнтәев уйландыра, әсәрнең фәлсәфи якларын ача торган спектакльләр куючы, төпле режиссер. Ул – безнең табыш. Бик әйбәт укытучы да әле. Студентларыннан дөнья әдәбиятын, пьесалар укуларын таләп итә.

─ Үзегез Кол Гали, Идегәй кебек тарихи шәхесләрне гәүдәләндергән артист. Аларны уйнау ничек?
─ Күренекле, шәхесләрне уйнау аеруча зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә бөтен көчеңне салып эшләргә кирәк.

─ Сез күп кенә дәрәҗәле исемнәр алдыгыз, Хөкүмәт бүләкләренә лаек булдыгыз. Сәнгатьнең биек үренә менеп җиттем, дип уйлыйсызмы?
─ Юк. Аның өчен бик күп чит ил классик әсәрләрдәге рольләр уйнарга кирәк. Мин дөнья классикасында берничә тапкыр гына уйнадым. Берсе ─ “Эзоп” дигән спектакльдә Эзоп, икенчесе ─ “Тартюф”та Тартюф.

─ Әгәр Сезне төнлә уятып, үзебезнең классик әсәрдәге берәр монологыгызны сөйләргә кушсалар...
─ Надир ролендәге сүзләрне сөйләр идем. Хәзер дә сөйләп күрсәтим әле. “Сәрвәр туташ, әгәр дә мин Сезне телем яки кулым белән рәнҗеткән булсам, шушы якты кояшны күрү миңа харам булсын. Мин Сезне ихтирам итәм. Мин Сезгә үземнең эч-серләремне сөйләргә килдем...”

─ Ринат абый, Сездән яхшы педагог та чыккан булыр иде.
─ 25 ел буе Театр әһелләре берлеген җитәкләү минем күп вакытымны алды. Шуңа күрә, ул эшкә тотына алмадым. Фильмнарга төшүдән дә баш тарттым.

Реклама

─ Үзегезнең берәр хатагыз өчен үкенергә туры килгәне юкмы?
─ Бар шул. Бервакыт бер журналист белән сөйләшеп утырганда: “Хәй Вахит әсәрләрендә генә уйнап үсеп булмый”, - дигән идем. Берничә көннән театрга килсәм, Хәй абый: “Нигә мине хур иттең”, дип елап утыра. Гомеремдә дә шуны онытасым юк. Һәрбер сүзне уйлап әйтергә кирәк шул. Югыйсә Хәй Вахит әсәрләре буенча куелган спектальләргә халык күп йөрде ул елларда. Мин: “Артист классик әсәрләрдә уйнап кына үсә ала”, - дип әйтергә теләгән идем.

─ Балаларыгыз, оныкларыгыз үзегез уйнаган спектакльләрне карап, сәхнә юлын сайларга хыялланып та йөргәннәрдер әле.
─ Олы кызыбыз Руфинәнең теләге бар иде. Үзем каршы килдем. Бүгенге көндә ул – театр училищесы директоры. Айсылу КФУның биология факультетында белем алды. Оныкларымның олысына – (Лия) 27 яшь, Әминә 6нчы сыйныфта укый. Алар мин уйнаган һәр спектакльне карап барды. Үзем аларның артист һөнәрен сайлауларын теләмәдем.

─ Сезнең тормышта югалтулар да күп булган...
─ Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде. Моннан 14 ел элек 11нче сыйныфта укыган оныгым Алинәнең якты дөньядан китүе бик борчуга салды безне.

─ Моңсу вакытларда нишлисез?
─ Гармунда уйнап күңелне юатам.

─ Сәхнәдә уйнап җырлаган рольләрегез бармы?
─ Туфан Миңнуллинның махсус безнең төркем өчен язылып куелган “Галиябануым, сылуым-иркәм” спектаклендә генә гармунда уйнарга туры килде.

─ Җырчы булмасагыз да, җыр-моң юлдашыгыз булган. Озак еллар Илһам Шакиров белән дус булгансыз. Ул дуслык кайчан башланган иде?
─ Без Мәскәүдә укыганда, Колонналар залында концерт куйган иде ул. Шуннан соң без аны үзебезнең укытучыбыз Михаил Гладков янына алып барып җырлаттык. Теге авызын ачып калды. “Мин мондый тавышны ишеткәнем юк”, диде. (Илһам концертында булачак хатыным Рәисә белән дә танышкан идек).

─ Күп артистларның сәхнәдән тыш та шөгыльләре була...
─ Яшь чакта фехтование, бокс белән шөгыльләнеп алдым. Үземне якларга файдасы да тиде әле. Бервакыт төнлә урамнан кайтканда, каршыма өч егет килеп чыкты да, сәгатемне салырга куштылар. Әнә шул чакта бокс алымнары ярдәм итте үземә. Әмма аны ташларга туры килде. Аннары китап укырга яраттым.

─ Сез Яңа елда тугансыз. Аеруча истә калган туган көнегез.
─ Туган көнемдә Минтимер Шәймиевнең телефоннан шалтыратып котлавы, бүләк җибәрүе булгандыр. Юбилейларыма да килде. Билгеле, ул мине сөендерде.

Люция Хәбибуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: