16+

Сәнгатькә багышланган гомер: классик музыкага мәхәббәт уята

Классик музыканы тамашачыга җиткерүче, тыңларга өйрәтүче ул

Сәнгатькә багышланган гомер: классик музыкага мәхәббәт уята

Классик музыканы тамашачыга җиткерүче, тыңларга өйрәтүче ул

Сәхнәдә аның ягымлы, матур тавышын ишетү җанга рәхәт. Кеше белән үзара аралашканда да йөзеннән җылылык бөркелә. Тыйнаклыгы, зыялылыгы белән дә аерылып тора ул.

Сүзем шундый күркәм сыйфатларга ия булган Татарстанның атказанган артисты Лилия Ренат кызы Аппакова турында. 

Моннан 30 ел элек Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә лектор – музыка белгече, алып баручы булып эшкә килгән Лилия бүген дә үз һөнәренең остасы. 

– Лилия, Сезнең танылган мөгаллимә Сәйдә Аппакова кызы икәнегезне беләбез. Гаиләгездә ниндирәк тәрбия ысуллары булды?
– Әни апа белән миңа да дини тәрбия бирде. Кечкенәдән догалар, намаз тәртипләрен өйрәтте. Әти белән әни безгә әби-бабаларыбыз, нәселебез турында еш сөйли торганнар иде. Әле дә хәтеремдә, кечкенә чагымда, әни белән Г.Тукай музеена бардык. Анда әнигә дә сүз бирделәр. Шул вакытта Аппаковлар турында сөйләгәннәрен тыңлап, горурланып кайткан идем. 

– Оста итеп сөйләү сәләте әниегездән күчкән, дисәм дә ялгыш булмас. 
– Бәлки шулайдыр. Әни 13нче гимназиядә диннәр тарихын укытканда да укучыларның хөрмәтен казанган иде. Бүген дә 91 яшендә булуына карамастан, кайда гына чыгыш ясамасын, сөйләве белән һәркемне үзенә каратып тота белә.

– Сезнең сәнгать юлыннан китүегез әти-әниегез өчен көтелмәгәнрәк булмадымы соң?
– Минем кызыксынуымны күреп, алар мине 7нче гимназия каршындагы музыка мәктәбенең фортепьяно классына укырга бирделәр. Педагогым Алла Байдерина да сәләтемне күреп, аны үстерергә тырышты. Укуымны музыка буенча алга таба дәвам итәргә тәкъдим итте. Шуңа күрә музыка училищесына (Музыка белгечләре әзерли торган бүлеккә) укырга кердем. Ул чакта концертларга йөргәндә, бигрәк тә Клара Таҗиева, Светлана Захарова, Георгий Кантор кебек оста алып баручы музыка белгечләренә сокланып карый идек. Алар безнең өчен үрнәк булды. Соңыннан үзем дә шул һөнәрне үзләштерү максатыннан, консерваториягә укырга кердем. Мин 3нче курста чакта, анда татар музыкасы кафедрасы ачылды. Без төркемебездәге унбиш студенттан берничә кеше шунда күчтек.

– Бер дә татарча укымаган килеш югары уку йортында гына музыка тарихын үзләштерүегез, башкаларга да үрнәк булырлык. 
– Бәхетемә, яхшы педагоглар туры килде. Укытучым Зөлфирә Салихова тәкъдиме белән “Татар музыкасы тарихы” дигән диплом эшемне татарча яздым. Соңыннан аны балалар өчен кулланма әсбап итеп тә чыгардык. Консерваторияне кызыл диплом белән тәмамлап, өч төрле белгечлек (лектор – музыка белгече, фәнни тикшеренүче, музыка укытучысы) алып чыктым. 5нче курста ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Камера музыкасы бүлегендә лектор–музыка белгече булып эшли башладым.

– Сез татар композиторлары әсәрләреннән торган концертларны музыка белгече буларак, югары профессиональ дәрәҗәдә алып бардыгыз. Бүгенге көндә оркестр репертуарында татарча көйләр бармы?
– Әйе, программада булган татар көйләре һәр концертта яңгырый. Элек композиторларыбыз әсәрләрен безнең оркестрга кушылып Эмиль Җәләлетдинов, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов кебек күренекле җырчылар башкарды. Оркестрга кушылып җырлау җырчыларның дәрәҗәсен күтәрә бит.

– Әлеге оркестр Россиянең күренекле җырчылары белән дә хезмәттәшлек итә бит әле.
– Иосиф Кобзон, Зураб Соткилава, Елена Образцова кебек сәхнә йолдызлары белән чыгыш ясау үзе горурлык. Алар катнашкан концертта тамашачыга рус романслары тарихы турында сөйләргә туры килә.

– Соңгы вакытта яшьләр арасында Сезнең кебек музыка белгече буларак, алып баручылар күренми. Сәбәбе нидә, дип уйлыйсыз?
– Эстрадада, туйларда алып баручы булып йөрү җиңелрәк бит. Безгә һаман укырга, әзерләнергә, сценарийлар язарга кирәк.

– Үзегез эстрада концертларына йөрисезме?
– Юк, миңа кызык түгел алар. Сәхнәдә кайберәүләрнең нәрсә теләсә, шуны сөйләп йөрүләре ошамый. Концерт алып баручылар шигырьләр сөйләсә, яхшырак булыр иде. Бүгенге көндә минем Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров кебек оста итеп шигырь укучыны да күргәнем юк. 

 – Гаиләгездәгеләр оркестр концертына йөриме? Сәхнә кешесе булуыгызга ирегезнең мөнәсәбәте ничек?
 – Улыбыз Кәримне концертка бәләкәй чагыннан ук үзем белән алып йөрдем. Хәзерге вакытта чит илдә яшәү сәбәпле, концертларыбызны сирәк күрә ала. Ирем Булат өйләнешкәнче үк минем нинди һөнәр иясе икәнемне белде. Аның белән бергә гомер итүебезгә 30 ел. Ул минем белән горурлана, хөрмәт итә. Бәлки шуңа күрәдер, концертларыбызны да яратып карый…

Люция Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading