Татарстанның халык артисты, республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе Зөлфирә Зарипова шушы көннәрдә гомер бәйрәмен каршылады. Шул уңайдан без аның үткәннәрен хәтердә яңарттык
Заманында режиссер Марсель Сәлимҗанов белән театр директоры Рәшидә Җиһаншина спектакльдән соң, янына килеп: “Син әллә нинди бөек артистларны хәтерләттең, Зөлфирә”, – дип аны канатландырып җибәрәләр. (“Кайниш, көндәш һәм башкалар” спектакле була ул).
Үзенең 49 ел иҗат гомерендә Зөлфирә Зариповага күп кенә баш рольләрдә уйнарга насыйп була. “Назлы кияү” спектаклендә – Гайни, “Зифа”да – Зифа, “Ахырзаман”да – Ак бүре, “Канкай улы Бәхтияр”дә – Нурсолтан кебек образлары белән күңелләргә кереп калды ул. Оста уйнавы гына түгел, моңлы җырлавы белән дә тамашачы мәхәббәтен яулады.
– Зөлфирә ханым, сүзебезне балачак хатирәләреннән башлыйк әле.
– Әтнә районының Бәрәскә авылында алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әнигә табиблар башка бала табарга кушмаган булган. Мин тугач, 40 көннән соң, үзе якты дөньядан китеп барган. Шуннан соң, әтине Түбән Көек авылыннан Сара исемле хатынга димләгәннәр. Ул ятим үскән, кияүгә чыгып җиде бала тапкан һәм һәркайсы сабый чагыннан гүр иясе булган. Шуннан соң иреннән аерылып киткән. Күпмедер вакыт үткәч, безгә килеп яши башлаган.
– Гадәттә, үги ананы усал итеп күз алдына китерәләр. Аның үз әниегез түгеллеген кайчан белдегез?
– Әти башка хатын алып кайткач, авылдашлар башта: “Сабыйга нинди әни булыр икән”, – дип борчылып та куя. Әмма Сара әни безне беркайчан да кыерсытмады.
Миңа 8 ай булганда, 20 яшьлек олы апабыз вафат булган. Мин үскәндә абый-апалар авылдан читкә китеп барды. Алар миңа үги әни турында бер сүз дә әйтмәде. Бервакыт урамда уйнаганда, бер кыз: “Ул синең үз әниең түгел”, – дигәннән соң, өйгә кайтып:”Кайда минем үз әнием?” – дип, бик каты елавым истә калган. Үсеп җиткәч кенә үз әниемнең фотосын күрдем.
– Ятимлек барыбер баштан сыйпамагандыр инде.
– Биш яшемдә әтиебез үлеп китте. Әнә шуннан соң ятимлек сиздерде. Кечкенәдән сыерга печәнен дә, мичкә ягарга утынын да әни белән бергәләп әзерли башладык. Әле ярый абый Алтайдан җибәргән акчага әти йорт салып куйган иде. (Абыйны 20 яшендә чирәм җирләрне үзләштерергә җибәргәннәр). Әти безне яңа өйле итеп калдырды.
– Ятим бала моңлы була, диләр. Бәлки сезнең моңлы тавышыгыз да шуннандыр?..
– Минем Илсөя апам матур җырлый. Ул мине 2нче сыйныфта укыган чакта клубта җырлатты. Халык кул чабып, ике-өч тапкыр сәхнәгә чакырып алды. Бәлки ятим булганга, мине сөендергәннәрдер. Шуннан соң, бала чагымнан ук җырчы булу теләге туды. Безнең мәктәптә телевизор бар иде. Бервакыт “Ай тотылган төндә” дигән спектакль карадык. Шунда уйнаган артистлар Наилә Гәрәевага, Ринат Таҗетдиновка, Наил Дунаевка гашыйк булып калдым. Әнә шул чакта театрга мәхәббәт уянды.
– Мәктәптән соң, кайсы һөнәрне сайларга дип, җиде юл чатында калырга туры килмәгән, алайса.
– 8нче сыйныфны тәмамлагач филармониягә барып карадым. Анда Мәскәүдәге студиягә җырчылар җыялар иде. “Син яшьрәк әле”, – дип кире бордылар. Шуннан соң театр училищесына юл тоттым. Анда Рузия Мотыйгуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина белән бер төркемдә укыдык. Бергә Г.Камал исемендәге театрда эшли башладык.
– Кайсы ролегез аша тамашачы таный башлады, дип уйлыйсыз?
– “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектаклендәге Миңнурыйны уйнаганнан соң, минемчә. Без анда Равил Шәрәфиев белән кара-каршы җырлый идек. Аннары Дамир Сираҗиев куйган “Ахырзаман” спектаклендәге Ак бүре ролен дә яратып кабул иттеләр.
─ Сезгә күп кенә баш рольләрдә уйнарга насыйп булган. Җырчы артисттан җырлы рольләр дә көтә бит әле тамашачы.
– “Зәңгәр кыңгыраулар” спектакленнән соң урамда тамашачылар туктатып, рәхмәт әйтәләр иде. Моннан ун ел элек театр җитәкчеләре ярдәме белән минем җырлардан торган диск чыкты.
– Сезне сәхнәдәшләрегез талантыгыз белән бергә ярдәмчел, кешелекле буларак та телгә ала. Илдус Әхмәтҗанов сезнең турыда: “Зөлфирә башкалар өчен утка-суга керергә әзер”, – дисә, партнерыгыз Әсхәт Хисмәтов: “Үзе ач калса кала, синең тамагыңны туйдыра ул”, – дип тикмәгә генә әйтмидер.
– Әйе, андый гадәтләр бар миндә. Яшьтән батыр йөрәкле, кыю булганмын. Хәтта биеклектән дә курыкмый идем. Бервакыт күршеләр ишекләрен ача алмый аптырады. Шул чакта балкон аша кереп, фатир ишеген ачып биргән идем. “Сиңа артист түгел, каскадер гына буласың калган”, – дигәннәре дә булды.
Гастрольләрдә йөргәндә төрле хәлләрдә каласың. Кемнеңдер акчасы бетеп китә иде. Шунда акча биреп торырга да, булган ризыклар белән бүлешергә дә туры килде. Яхшылык белән телгә алулары өчен хезмәттәшләремә рәхмәт.
– “Люстра” спектаклендә инвалид арбасына утырып сәхнәгә чыккан идегез. Күңелегездә курку булдымы ул чакта?
– Андый хәлдә сәхнәгә чыгу куркыта шул. Аннары режиссер миңа ул рольне аягыма басып уйнарга рөхсәт итте.
– Шактый гына фильмнарда да тамашачы яратып карады үзегезне...
─ “Ялгыз тәкәрлек”, “Тузган торактан күчкәндә”, “Бөркетләр” һәм башка фильмнарда төштем. Быел Әтнәдә Нурихан Фәттах әсәре буенча “44нең май аенда” дигән фильмда уйнадым. Сугышта ирен, балаларын югалткан, фаҗигале язмышлы Камилә әби ролен яратып башкардым. Бәлки көз айларында экраннардан күреп булыр.
– Үзегезнең тормышта да кайгы-хәсрәт, югалтулар шактый булган шул.
– Әйе, язмыш сынады мине. Иң авыры – якын кешеләрне югалту. Өлкән улымны да җирләргә туры килде.
– Бүген таяныр кешегез бармы?
– Иң зур ярдәмчем, киңәшчем – улым Энгель. Ул Казан дәүләт техник университетын тәмамлады. Без фатирда ремонтны, бакчадагы эшләрне аның белән бергәләп эшлибез. Хатыны да уңган. Бергә тату яшәүләре сөендерә. Оныгым Радмирга 4 яшь.
– Яраткан шөгыльләрегез дә бардыр. Аларга вакытыгыз каламы?
– Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыктым. Пластилиннан төрле сыннар әвәләп куя торган идем. Элек туган көннәргә эпиграммалар язгаладым. Аннары укырга бик яраттым. Авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр. Бигрәк тә Чыңгыз Айтматов әсәрләрен елый-елый укый идем. Еллар үткәч, аның әсәре буенча куелган спектакльдә уйнармын, дип кем уйлаган бит.
Хәзерге вакытта ул шөгыльләремә вакыт та калмый. Җәен бакчада эшләргә яратам. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.
– Зөлфирә ханым, хыялланып та алыйк әле. Әгәр сезгә кайбер байлар сыман акчагызны кая куярга белми аптырарга туры килсә, нишләр идегез?
– Хастаханәләр, фабрикалар төзетеп, эшсезләр өчен эш урыннары булдырыр идем.
Әңгәмәдәш – Люция Хәбибуллина
Комментарийлар
0
0
айбат
0
0
1
0
Золфирэ Зарипова,Фирая Экбэрова,Эсхэт Хисмэтов,Наилэ Гэрэева,Ринат Тэжетдиновларнын уйнауларын улеп яратам.Тагын бар эле алар,барын да язып бетермэдем..Искиткем матур уйныйлар,жаным-тэнем белэн моккиббэн китеп карыйм мин аларны. Равил абый Шэрэфиев калган.. Исэнлек-саулык телим мин аларга!!!!
0
0
1
0
Бик яраткан артистым Зөлфирә апа. Аңа сәләмәтлек , озын гмер, бәхет, иҗади уңышлар телим!
0
0